О – ы хәрефләре
№ 198
(1 нче сыйныфта татар теле дәресе)
Нурия ГАЙНУЛЛИНА,
Мамадыш районы Тәкәнеш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, дәреслек (Мияссарова И.Х., Харисова Ч.М. Татар теле. 1 сыйныф), Исәнбәт Н. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен.
Дәрес тибы: иҗади эзләнү, яңа теманы аңлату.
Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья, уку, музыка.
Планлаштырылган нәтиҗә: о-ы хәрефләренең сүзләрдә язылу урыны белән таныштыру, бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес итеп укырга һәм язарга өйрәтү.
Максат :
белем бирүдә: «Сузык авазлар» темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру;
тәрбияви: татар теле дәресләрендә алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, предметара бәйләнешне күрсәтү.
Универсаль уку гамәлләре:
танып белүдә: кагыйдә формалаштыру, проблема кую, аны чишү, бирелгән алгоритм буенча сүзләрне дөрес итеп язу, нәтиҗә ясау;
коммуникатив: үз фикереңне тулы итеп әйтә белү, мәгълүмат туплаганда парларда, төркемнәрдә эшли белү, килешү һәм уртак фикергә, чишелешкә килү;
регулятив: иптәшеңнең, үзеңнең эшчәнлегеңне бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү, максат кую, эшне планлаштыру, игътибарлы булу;
шәхескә кагылышлы: татар теле, туган тел дәресләренә кызыксыну уяту, актив эшчәнлек алып бару.
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУГ |
I. Дәресне оештыру, мотивлаштыру | Уңай психологик халәт тудыру.
– Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? |
– Яхшы! – Күтәренке! |
Шәхси: укуга мотивация булдыру. |
II. Белемнәрне актуальләштерү | Табышмакларның җавапларын табу.
(2 – 3 нче слайдлар) *Йөгерә-йөгерә йөк төйи. (Орчык) *Чит-читләп менәр, Чит-читләп төшәр, Яшел тун тышлар. (Ылыс) – Табышмак җаваплары нинди авазларга башлана? Матур язу күнегүләре уздыру. (О, ы хәрефләрен – орчык, ылыс сүзләрен язу). (4 нче слайд) |
Күмәк эш.
Табышмакның җавапларын табу.
Сузык авазларны кабатлау. Мөстәкыйль эш |
Коммуникатив:
күмәк эшләү, тыңлый белү.
Индивидуаль эш. |
III. Уку мәсьәләсен кую | (5 – 6 нче слайдлар)
– Бүген безгә кунакка әкият героебыз –Төлке килгән. Ул, тырышып, дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнә. «Мин дә синнән калмаска телим», – ди Бүре дә. «Синең күп белергә омтылуың, тырышлыгың миңа бик ошый», – дип җавап бирә Төлке. – О яки ы хәрефләренең тиешлесен куеп яз. б…лын, ч…ршы, с…лы б…ргы, …лыс, т…ра б…лыт, ш…ма, к…яш б…дай, п…чкы, п…ши т…рм…ш, …рл…к, п…с…лка |
Укучылар слайдтан сүзләр укыйлар, төшеп калган хәрефләрне куярга тырышалар.(Авырлыклар белән очрашу) | Коммуникатив:
төркемнәрдә хезмәтттәшлек |
IV. Яңа белемнәр ачу (авырлыктан чыгу юлларны эзләү) | (7 нче слайд)
Дәреснең темасын ачыклау, максатын билгеләү, кагыйдә чыгару.
О-ы хәрефләренең язылу урыннары, алгоритм белән танышу |
Һәр укучы үз фикерен әйтә, бергәләп гомуми нәтиҗәгә килү:
– О хәрефе татар телендә сүзнең беренче иҗегендә генә языла, калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла. |
Регулятив:
укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек, теманы, максатны ачыклау. Танып-белү: кагыйдә формалаштыру. |
Ял вакыты | (8 нче слайд) Музыкага хәрәкәтләр ясау, бию. | Экраннан карап башкаралар. | |
V. Яна белемнәрне ныгыту | 1. 29 нчы күнегү (Р.Бәшәрнең «Өй салалар осталар» шигыре). Сорауларга җавап бирү, биремне үтәү (телдән).
2. 30 нчы күнегү. Алгоритмны кулланып, о, ы хәрефләренең тиешлесен куеп язу. |
Дәреслек белән эшләү (57 нче бит)
|
Коммуникатив:
тыңлый белү, партадашың белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне әйтә белү. |
VI. Яна белемнәрне системалаштыру | (8 нче слайд) М.Мазуновның
«Ялкау песи» шигырендә югалган хәрефләрне куярга, о хәрефләре астына сызарга. |
Мөстәкыйль эш. Иптәшеңнең эшен тикшерү (слайд буенча). | Регулятив: биремнәрнең дөреслеген тикшерү,үзконтроль, иптәшеңнең эшен бәяләү. |
VII. Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау | – Бу дәрестә үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз? Нинди кагыйдәне истә калдырдыгыз? | Үзбәя һәм үзара бәя куялар (Смайликлар ярдәмендә.)
|