Татар матбугаты – рухи таянычыбыз һәм ярдәмчебез

№ 197

Зөлфия ЮЗИКАЕВА,

Чаллыдагы 118 нче «Алмакай» балалар бакчасы мөдире

Гөлфәния НИКИТИНА,

Чаллыдагы 118 нче «Алмакай» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

2021 ел Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Указы белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан бакчабызда, барлык төркемнәрдә «Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем» дип исемләнгән, туган телләргә багышланган чаралар уздырдык. Һәр төркем,  яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, үз эшен оештырды.

Туган тел ул – халкыбызның  рухи көзгесе. Буыннан-буынга гореф-гадәтләр генә түгел, тарихның үткәне, бүгенгесе дә туган тел аша тапшырыла. Шуңа күрә киләчәктә дә туган телне буыннар арасында саклау кирәк. Һәркем өчен үз туган теле якын, кадерле. Һәркемгә үз халкының тарихы үз теленең аһәңе, матурлыгы аша сеңдерелә. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре нәкъ шуны күз алдында тотып, ата-аналар белән берлектә, балаларга татар халкының гына түгел, Татарстанда яшәүче халыкларның да сәнгатен, гореф-гадәтләрен өйрәтү максатыннан, проект эшчәнлеген башлап җибәрде. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дигән республика күләмендәге грандта катнашып, анда җиңү бәхетенә ирештек.

Проектның актуальлеге нидә соң? Татарстаныбыз бай тарихлы мәдәнияткә ия. Аның мәдәнияте халыклар иҗатының күптөрлелеге белән аерылып тора. Без – аның бер өлеше. Үзебез дә балалар белән берлектә иҗат итүчеләр булып торабыз. Балаларда үз халкыңа гына түгел, янәшәдә яшәүче башка милләт вәкилләренә карата да хөрмәт тәрбияләү безгә йөкләнгән. Республикабызның башка шәһәрләреннән аермалы буларак, безнең Чаллыда җитмештән артык төрле милләт вәкиле яши. КамАЗ заводы төзү вакыйгасы аларны бердәм, тату гаилә иткән. Үз милләтеңнең тамырларын белмичә торып, башка халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнеп булмый. Бу эш үзара бәйләнешле булырга тиеш. Ә балаларда кызыксыну үзләренең иҗади эшләре, сәләтләре аша тудырыла. Проект эшчәнлеге барышында методик ярдәмлекләр, балалар энциклопедияләре, интернет чыганакларына мөрәҗәгать итсәк тә, без шактый гына көндәлек матбугат чараларыннан да файдаландык. Үзебезнең Чаллыда нәшер ителә торган «Көмеш кыңгырау» – безнең иң якын дустыбыз, киңәшчебез. Сүз уңаеннан әйтеп китәсе килә, төркемебездә үткәрелгән чаралар турында тәҗрибә уртаклашып язылган 26 язмабыз басылып чыкты анда! Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаннан анда бастырылган махсус чыгарылышларны кулланып, әңгәмәләр оештырдык, белем бирү эшчәнлекләре үткәрдек. Бергәләп фотолар карадык. Без бигрәк тә «Укучылар иҗаты»ндагы шигырь, әкиятләрне, «Кәүсәр чишмәсе», «Әдәби сәхифә», «Яраткан җырлар» дигән рубрикаларның яна чыгарылышларын көтеп алабыз.

Проект барышында төркемнәрдә белем, тәрбия бирүгә ярдәм итә торган тирәлекне тулыландырдык, баеттык. «Татарстан халыкларының сәнгать әсәрләре«, «Татарстан халыкларының милли киемнәре», «Халыкларның милли бизәкләре» дигән күргәзмәләребезне, «Идел буе халыкларының уеннары», «Татарстанда яшәүче халыкларның мәкальләре һәм әйтемнәре», «Идел буе халыкларының әкиятләре» дигән папкаларны баеттык. Балаларның, әти-әниләрнең иҗат эшләреннән күргәзмәләр оештырдык. Проект эшчәнлеге барышында төшерелгән фотолардан стенд ясадык. Бу эштә дә безгә газета-журналларыбыз ярдәмгә килде. Әниләр, әбиләр белән бергәләп, «Башкорт кызлары күлмәген бизәү» дигән кызыклы эш төре алган идек. Балалар әниләре, әбиләре белән берлектә нинди генә күлмәкләр иҗат итмәгәннәр! Шул эш вакытында әбиләребез хәтта иске «Ялкын» журналын кулланып, милли бизәкләр табуларын сөйләделәр! Россия күләмендә тарала торган “Түгәрәк уен” дигән бик эчтәлекле, төсле форматта чыгарыла торган журнал бар. Анда илебез буенча таралган милләтебезнең күңел җәүһәрләре тупланган. Күпме осталарның нинди генә калфак, түбәтәй, читек чигешләренең үрнәкләре юк анда! Төркемебездә рәсем ясаганда, кисеп ябыштырганда да бу үрнәкләрне кулландык без. «Алмакай» балалар бакчабызда үткәрелгән милли бәйрәмнәр – «Бәби туе», «Аулак өй», «Әкиятне үзебез язабыз һәм сәхнәләштерәбез» дигән язмаларны эченә алган күләмле сәхифә дә басылып чыкты бу журнал битләрендә.

Һәр мәктәпнең, һәр балалар бакчасының өстәл журналы булган «Гаилә һәм мәктәп» тә безнең һәрвакыт кул астында. Соңгы вакытларда аны кулланган эшчәнлек турында әйтеп китәсе килә. Бәйләү, чигү, тегү осталарын яктырткан сәхифәләр күп анда. Лилия һәм Фәрит Вафиннар гаиләсе турында «Күңелгә юл ихласлык аша салына» дигән  язманы укып, Лилиянең чиккән сөлгеләре үрнәгендә, балалар белән матур сөлге бизәдек. Россия күләмендә үткәрелгән бәйгедә безне җиңүче иткән «Балаларга тәрбия бирү өчен, үзеңнең тормыш тәҗрибәң булу кирәк» дигән язмабыз да басылган иде бу журналда.

Методик ярдәмлек буларак, «Магариф.РФ» электрон журналы материалларын да кулландык. Башка тәрбиячеләрнең дә тәҗрибә уртаклашып язган эшчәнлекләреннән үзебезгә кирәкле мәгълүмат алдык.

Проект барышында балаларга төрле халык уеннарын өйрәтү дә максат итеп куелган иде. Халык уеннарының кагыйдәләрен белү, аны өйрәнү, оештыру барышында балаларның мөстәкыйльлеген алга кую бурычларын үтәү өчен, төрле алымнар кулландык. Удмурт, чуваш, башкорт халыкларының уеннарын өйрәнеп кенә калмадык. Уен барышында балалар үз куллары белән төсле кәгазьләрдән ябыштырып ясалган удмурт халкының баш киемен киеп уйныйлар. Кызлар чуваш кызларының алъяпкычын, малайлар билбауны матур итеп бизәделәр. Чуваш уенын уйнаганда, балалар хәзер шуларны кия. Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Сөембикә» журналы һәр ай саен, аерым кушымтада төрле милләт турында күп мәгълүмат биреп барды. Югарыда әйтелгән халыкларның баш киемнәрен бизәгәндә, шул кушымталар ярдәмгә килде безгә. Балалар өчен чыгарыла торган «Тылсымлы куллар» журналы бар иде. Без аны эшчәнлекләребездә һәрчак куллана идек. Кызганыч, ул басма юкка чыкты.

Төрле халыкларның җырлы-биюле уеннарын өйрәнгәндә, «Салават күпере» журналының сайтын да кулланабыз. ”СалаваТIК” каналыннан аудио-, видеоязмаларны да бәйрәмнәр оештырганда ачып карыйбыз, тыңлыйбыз, бергәләп өйрәнәбез. Безнең «Алмакай» балалар бакчасы «Салават күпере», «Сабантуй» журналларын яздырып ала. Без алардагы шигырьләрне, әкиятләрне, уеннарны сөйләм үстерү, татар теле эшчәнлекләрендә даими  кулланабыз. «Бакчабызда Җиңү бәйрәме», «Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы» дигән язмаларыбыз бик күп матур фотолар белән сайтта урын алды.

Мәктәпкәчә балалар белән эшләгәндә көндәлек матбугатны куллану турында сөйлибез икән, үзебезнең  Чаллы шәһәрендә нәшер ителә торган  «Мәйдан» дигән әдәби журнал редколлегиясенә дә иң җылы сүзләрне әйтәсе килә. Чөнки алар һәр санда балалар өчен, тәрбиячеләргә эшләрендә кулланыр өчен, «Мәйданчык» дигән кушымта бүләк итә. Анда танылган шагыйрьләрнең шигырьләре генә түгел, безнең өчен, балалар өчен әлегә китаплары басылмаган, каләм чарлаучы яшь шагыйрьләрнең дә шигырьләре басыла. «Мәйдан» аларны да «Мәйданчык»ка күтәрә. Язучыларның әкиятләре дә төсле рәсемнәр белән бизәлеп чыга. Чаллыбыз журналы – безнең өчен зур ярдәм!

Тәрбия һәм белем татар телендә алып барыла торган төркем булганга күрә, татар телендә нәшер ителә торган балалар матбугаты белән еш очрашырга, аңа күп мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шуңа күрә шәһәребездәге Үзәк китапханә, 17 нче китапханә белән дә тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Китапханә хезмәткәрләре Роза Хәмидуллина, Резеда Гайнетдинова, Фирая Гыйззәтуллиналар нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, һәрчак ярдәм кулларын суза.

Балаларга белем һәм тәрбия, иҗат күнекмәләре биргәндә, журналдагы һәр матурлыкны күреп, җылылыгын тоеп, күңелеңә якынын сайлап ала белүче, эзләнүчән тәрбияче, укытучы булу кирәк шул. Тәпи басып, атлап киткән сабыйдан башлап, өлкәнәйгән әби- бабайларыбызның да яшәү сулышын тоеп, нинди рухи азык кирәген тоемлаган сизгер, мәрхәмәтле, олы җанлы, кече күңелле журналистлар эшли безнең газета-журналларыбызның редакцияләрендә!