Балалар бакчасында «Туган ягым – яшел бишек» бәйгесе

№ 196

(Зурлар төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА, Ләйсән ГАТАУЛЛИНА,

Әлмәт районы 64 нче Түбән Мактама балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Максат:

– балаларның туган ягыбыз турындагы белемнәрен ныгыту;

– милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру;

– татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Бурычлар:

– әңгәмә алып бара белү, үз фикереңне әйтеп бирү;

–кызыксыну, шатлык, соклану хисләре тәрбияләү.

Балалар эшчәнлеге төрләре: уен, коммуникатив, продуктив.

Белем өлкәсендә интеграция: аралашу, танып белү, музыка, нәфасәти иҗат, физик культура.

Балалар белән алдан үткәрелгән эш: балалар бакчасындагы музейга экскурсия, анда «Оста куллар» күргәзмәсе (чигүле сөлге, җәймә, мендәр тышы, камзул, яулык, кулъяулык, күлмәк, алъяпкыч, калфак, түбәтәй, читек һәм бизәнү әйберләре: алка, муенса, беләзек һ.б.).белән танышу. Төрле милләт киемнәрен карау, аларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылуларын ачыклап үтү.

Шөгыль барышы

Тәрбияче.

Хәерле иртә алсу таңнарга,

Хәерле иртә зифа талларга,

Хәерле иртә назлы җилемә,

Хәерле иртә туган илемә.

1 нче бала.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан.

2 нче бала.

Горурланам туган җирем белән!

Саф һавалы авыл, урманнар!

Гүзәл табигатьле болын кырлар,

Җиләкле бай җәйге тугайлар!

3 нче бала.

Әлмәтебез зур түгел –

Нефтькә ул башкала.

«Кара алтын» юллары

Әлмәтемнән башлана.

4 нче бала.

Тирә -ягына күз салсаң,

Үсә арыш, бодае.

Икмәк булса – табын ямьле,

Ә нефте – «җир мае».

Тәрбияче. Хөрмәтле тамашачылар, килгән кунаклар! Без бу бәйгебезне барыбызда да туган шәһәребезгә аның истәлекле урыннарына, изге җирләренә карата ярату һәм кайгырту хисләре барлыкка китерер дигән максат белән әзерләдек. Ә инде бәйрәм кичәбезне уен-бәйге формасында уздырырга булдык.

Хөрмәтле жюри әгъзалары белән танышып үтик (жюри белән таныштыра).

1 нче бирем – «Әйдәгез, танышыйк»

Тәрбияче. Уенда ике команда: «Йолдызчык» һәм «Кояшкай» катнаша.

Әйдәгез, командаларны түргә чакырыйк һәм алар белән танышыйк.

Сәламләү өчен сүзне «Йолдызчык» командасына бирәбез.

«Йолдызчык» командасы.

Йолдызларга тиң җитез өлгер без,

Матур эшләр, якты хыял белән үтә көнебез.

Тәрбияче. Сүзне «Кояшкай» командасына бирәбез.

«Кояшкай» командасы.

Кояшта күпме нурлар –

Шулкадәр безнең дуслар.

2 нче бирем – «Тел чарлау сәхифәсе»

(Командалар, чиратлашып, сорауларга жавап бирә. Жавап бирә алмасалар яки жаваплары дөрес булмаса, икенче командада катнашучылар жавап бирә.)

– Республикабыз ничек атала? (Татарстан)

Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Казан)

Татарстанның президенты кем? өстәм Миннеханов)

Сөембикә манарасы кайсы шәһәрдә? (Казанда)

Татар кызының милли баш киеме. (Калфак)

Татар егетенең милли баш киеме. (Түбәтәй)

Татарстанның иң зур елгасы. (Идел)

– Татарстандагы нинди шәһәрләрне беләсез?

– Татарстанның нефть башкаласы. ( Әлмәт)

Әлмәт шәһәре  башлыгы кем? (Тимур Нагуманов)

3 нче бирем – «Рәсемнәрдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгән?»

Тәрбияче. Балалар, Әлмәтнең нинди матур урыннарын беләсез? Карап китегезче.

– Әлмәт шәһәренең үзәк мәчете.

– Нефтьчеләргә һәйкәл.

– Тукай һәйкәле.

– «Юбилей» спорт сарае.

– Әлмәт татар драма театры.

– Әлмәт картиналар галереясы.

– Әлмәтнең Казан соборы.

– Мәдәният йорты.

Тәрбияче. Ә хәзер музыкаль пауза. Безнен сылу кызларыбыз «Каз канаты» биюен башкарыр. («Каз канаты» биюе.)

4 нче бирем

Тәрбияче. Туган ил турында нинди мәкальләр беләсез икән?

– Туган илем – … (алтын бишек).

– Туган илем (туган өем).

– Туган илем – … (туган телем).

– Туган ил бер генә, … (кадерен бел генә).

– Иң татлы тел – … (туган тел).

– Илсез кеше – … (телсез сандугач).

– Туган илнен кадерен … (читтә йөрсәң белерсең).

– Туган жирдәй жир булмас, … (туган илдәй ил булмас).

– Туган илем – … (иркә гөлем).

– Алтын-көмеш яуган җирдән … (туган үскән ил артык).

5 нче бирем – «Татар халкының милли бәйрәмнәре»

Тәрбияче. Татар халкының милли бәйрәмнәрен санап китегез. (Сабантуй бәйрәме, «Сөмбелә» бәйрәме, «Каз өмәсе» бәйрәме, «Нардуган» бәйрәме, «Карга боткасы» бәйрәме, «Нәүрүз» бәйрәме.)

Татар халкының милли бәйрәмнәренә карата сораулар

– Сабантуй бәйрәме кайчан үткәрелә? (Сабантуй бәйрәме – татар халкының язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә торган борынгы бәйрәме.)

– «Сөмбелә» бәйрәме? (Татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә – ул «башак» дигән сүз. «Сөмбелә» табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган.

6 нчы бирем – пазл җыю

Тәрбияче. Безнен командалар пазл җыйганда безнең сылу кызларыбыз «Су буенда» биюен башкарырлар. («Су буенда» биюен бииләр.)

7 нче бирем – «Капитаннар бәйгесе»

Тәрбияче. Дөрес жавапны табыгыз.

  1. Без яши торган шәһәр ничек дип атала?

а) Әлмәт; ә) Азнакай; б) Мамадыш.

  1. Безнең балалар бакчасы нинди урамда урнашкан?

а) Совет урамы; ә)Пушкин урамы; б) Киров урамы.

  1. Әлмәттә табыла торган файдалы казылма.

а) алтын; ә) нефть; б) тоз.

  1. Шәһәребезнең күренекле язучылар әйт.

а) Маяковский; ә) Муса Җәлил; б) Клара Булатова.

  1. Шәһәребезнең күренекле композиторын әйт.

а) Мансур Мозаффаров; ә) Зиннур Сафиуллин; б) Сара́ Сады́кова.

  1. Безнен шәһәребездә яшәүче кешеләрне ничек атыйлар?

а) әлмәтлеләр; ә) арчалылар; б) кайбычлылар.

  1. Без яши торган бистә.

а) Карабаш; ә) Актүбә; б)Түбән Мактама.

8.Түбән Мактамада нинди музей бар:

а) Туган төбәк музее; ә) Ризаэддин Фәхреддин музее; б) Елховой авыл тарихы музее.

8 нче бирем – «Милли ризыклар» (Өйгә бирелгән эшне тикшерү.)

Тәрбияче. Балалар, татар халкы элек-электән үк төрле милли ризыклар пешерергә яраткан. Сез нинди милли ризыклар беләсез?

Балалар (саныйлар). Чәкчәк, кош теле, бавырсак, бәлеш, вак бәлеш, пәрәмәч, гөбәдия һ.б. (Милли ризыклар турында сөйләү.) 

Гөбәдия – татар халкының табын күрке булган милли ризыкларның берсе. Гөбәдия ике төре була: итлесе, татлысы. Бүгенге көндә татлысы күбрәк кулланыла. Әлеге төр эченә корт, бүттергән дөге, ваклап тураган йомырка, йөзем, күрәгә, кара җимеш яки өрек салалар.

Чәкчәк – татар халкының милли ризыгы. Чәкчәк – татлы, тәмле ризык өстәлләрне бизәгән. Шуңа күрә безнең халык аны өстәленнән өзмәгән. Чәкчәк ямьле бәйрәм көннәрендә табынга куела. Халкым яраткан кунагын чәкчәк белән сыйлаган.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, сез безне үзегезнең белемнәрегез белән сөендердегез.

Ә без жюри командаларга йомгак ясаган арада җырлап алыйк. (Балалар ярым түгәрәккә басалар һәм «Гүзәл минем туган ягым» җырын җырлыйлар.)

Тәрбияче. Ә хәзер жюригә сүз бирәбез. (Жюри йомгак ясый.)

Тәрбияче. Сез үскәч тә, үзегезнең туган җирегезне яратырсыз, хөрмәт итәрсез дип ышанып калам.