7 саны һәм 7 цифры

№ 196

(Зурлар төркемендә математик күзаллаулар формалаштыру буенча белем эшчәнлеге шөгыле)

Алсу БАҺАВЕТДИНОВА,

Казандагы 321 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: 7 цифры һәм саны белән таныштыру.

Бурычлар:

– 7 санының ясалышы һәм төзелеше белән таныштыру;

– 7 цифры белән таныштыру;

– 6 саны, бөтен һәм өлеш арасындагы бәйләнеш турындагы белемнәрне ныгыту;

– ишетеп санауны камилләштерү;

– хәтерне, логик фикер йөртүне, иътибарны, мөстәкыйльлекне, моториканы үстерү;

– чисталыкны, пөхтәлекне, төгәлекне тәрбияләү.

Җиһазлау:

күрсәтмә материаллар: куян, керпе йомшак уенчыгы; домино; төсле түгәрәкләр; төсле тасмалар (кызыл, кызгылт-сары, сары, яшел, күк, зәңгәр, шәмәхә); салават күпере, кәшәкә таягы, чалгы сурәтләнгән рәсемнәр; саннар сурәтләнгән карточкалар, магнитлы такта, магнитлар;

балаларга таратыла торган материаллар: төсле түгәрәкләр (сары, кызыл, яшел, зәңгәр); төсле тасмалар (кызыл, кызгылт-сары, сары, яшел, күк, зәңгәр, шәмәхә); альбом бите, җилем, домино; 7 саны төшерелгән карточкалар; эш дәфтәрләре, төсле карандашлар.

Шөгыль барышы

  1. Кереш өлеш

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, санауны кабатлап алыйк әле. Кулларны үз алдыбызда тотыйк, бармакларны бөгеп, барасын да онытмыйбыз.

Киттек – 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10. Хәзер кирегә –10, 9, 8, 7, 6, 5, 4, 3, 2, 1. (Балалар бармакларын бөгә бөгә башта әкрен, аннары тизрәк тизлектә, туры һәм кире санауны кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, күзләрне йомдык. Мин хәзер өстәлгә таяк белән сугам, сез мин ничә тапкыр сукканны үз эчегездән генә санагыз. Игътибарлы булыгыз! (Балалар ишетеп санауны камилләштерә. Кем күпме санады, шундый сан әйтә. Берничә тапкыр кабатлана.)

7 санының ясалышы

Тәрбияче. Без 1, 2, 3, 4, 5, 6 саннары белән, аларның ничек язылганнары, төзелешләре белән таныш инде.

Ә бүген нинди сан белән танышабыз?

Көтелгән җавап. 7 саны.

Тәрбияче. 7 саны ничек ясала икән? Мин сезгә мәсьәләләр әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

1 нче мәсьәлә. Куян Керпе дустын очраткан.

– Кая бардың син болай?

– Менә кышка алма җыям, өемдә инде алтау. Тагын берне алып кайтам.

Куян уйга калган. Дусты ничә алма җыйган?

Тәрбияче. Балалар, сезнең алда төсле түгәрәкләр тора, аларны алыгыз әле. Керпе өендә ничә алма? Алар сары булсыннар, ди. Әле алып кайта торганы кызыл булсын. Керпенең ничә алмасы инде?

 

+

6+1=7

2 нче мәсьәлә. Өч дус: Алинә, Марат, Динә уйнау өчен очрашканнар, һәрберсендә туплар бар. Алинәдә – 3 сары, Маратта – 2 яшел, Динәдә – 2 кызыл туп. Дусларның өчесендә бергә ничә туп бар?

Тәрбияче. Балалар, төсле түгәрәкләрне алыгыз әле. Үз алдыгызга куя барыгыз. Түгәрәкләр саны ничә килеп чыкты?

 

3+2+2=7

7 цифры.

Тәрбияче. Балалар 7 цифрын нәрсәгә охшатасыз?

Көтелгән җавап. Чалгы, кәшәкә, кисәү. (Балаларга чалгы, кәшәкә, кисәү рәсемнәре күрсәтелә.)

Тәрбияче. 7 цифры тагын нәрсә белән бәйләнгән әле? Атнада 7 көн. Исебезгә төшереп алыйк әле.

Көтелгән җавап. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе җомга, сишәмбе, якшәмбе.

(Балалар алдында алдан әзерләнгән төсле тасмалар (кызыл, кызгылт-сары, сары, яшел, күк, зәңгәр, шәмәхә); альбом бите, җилем.)

Тәрбияче. Сезнең алда төсле кәгазь тасмалар бар. Хәзер без, атнаның һәр көненә бер төс билгеләп, шул төстәге тасмаларны альбом битенә ябыштырып барыйк.

Атна нинди көннән башлана?

Дүшәмбе – кызыл тасма;

сишәмбе – кызгылт-сары;

чәршәмбе – сары;

пәнҗешәмбе – яшел;

җомга – күк;

шимбә – зәңгәр;

якшәмбе – шәмәхә.

Хәзер карагыз, нәрсә килеп чыкты?

Көтелгән җавап. Салават күпере!

Тәрбияче. Әйе, салават күпере. Балалар, салават күпере дә 7 саны белән бәйле икән, анда 7 төс.

Елның җиденче аен кайсыгыз әйтеп бирә ала?

Көтелгән җавап. Июль ае.

Тәрбияче. Кемнең туган көне 7 сендә?

Физкульминут

7 санын учка бармак белән «язу». (Һавада уйланма пумала, дириҗёр таягы белән «язу», комга бармак белән, аяк белән «язу». Бер-берсенең аркасында бармак белән «язу».)

Бармакларга гимнастика 

Аш пешерәбез,

Башлап яшелчәләрне юабыз. (Учны учка чәбәкләргә.)

Хәзер кәбестә турыйбыз. (Кулның сыртына икенче кул белән кисү хәрәкәтләре ясарга.)

Бәрәңге әрчибез. (Уң кулның сыртын сул кул белән сыйпарга.)

Кишерне уабыз. (Уу хәрәкәтләре ясау.)

Ә хәзер, помидорны тураклыйбыз. (Кулның учына икенчесе белән кисү хәрәкәтләре ясау.)

Ашыбызга тоз салыйк. («Тозлау».)

Кабып карыйк! Ай тәмле!

7 саны турындагы белемнәрне ныгыту

Дәфтәрләрдә эш.

1 нче күнегү. 7 санының ничек ясалышын домино төймәләрен санап табу.

2 нче күнегү. 7 цифрын, штрихланган үрнәк буенча йөртеп, дөрес язарга өйрәнү.

Йомгаклау

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бүген нинди сан, цифр белән таныштык инде? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Сезгә өй эше бирәм, әти әниләрегездән 7 саны белән бәйле булган җыр, шигырь, әкият, күк җисемнәре, табышмаклар, әйтемнәр һәм башкалар турында сорап килегез. Без киләсе шөгыльдә алар турында сөйләшербез.