Тел кешене дус итә
№ 192
(Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган әдәби-музыкаль кичә)
Әлфинә РИЗВАНОВА, Гөлназ ЗАКИРОВА, Гөлнара НОГМАНОВА, Гөлнара ЗАКИРОВА, Гөлнара МУРЗИНА,
Әгерҗедәге 1 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Кичә барышы
(Кичәдә гимназия укучылары, укытучылар катнаша. Укучылар мари, татар, рус, удмурт милләтләрен тәкъдим итә. Залда – татар, рус, мари, удмурт милли өйләре күренешләре. Алар әлеге милләтләрнең тормышын чагылдыра. Кичә 10 нчы сыйныф укучысы Әдилә Гобәйдуллина башкаруында “Әссәламәгаләйкүм” җыры (Г.Садә сүзләре, Р.Ахиярова көе) белән башланып китә.)
1 нче укытучы. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
2 нче укытучы. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.
3 нче укытучы.
Үз ана телем – минем өченматур, иң тәмле тел,
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.
4 нче укытучы.
Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам.
Шул анам теле белән: “Бала”, – диләр анам-атам.
1 нче укытучы.
Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,
Шул тел аркылы укып, белеп, булырмын чын адәм.
2 нче укытучы.
Мин бала чактан ук: “Әти-әни”, – дидем шул тел белән.
Һәм дә әнкәм дә миңа:“Бәбкәм, – дигән шул тел белән.
3 нче укытучы.
Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.
1 нче укучы.
Барлык милләтләр дә җирдә
Бер үк төрле җырласа,
Бер үк төрле биесәләр,
Милли хисләр калмаса,
Яхшы булыр идеме соң?
Әйт син менә алайса!
2 нче укучы.
Барлык агачлар да җирдә
Бер үк төрле шауласа,
Барлык кошлар да дөньяда
Бер үк төрле сайраса,
Әйбәт булыр идеме соң?
Әйт син менә алайса.
3 нче укучы:
Җирдә барлык җанварлар
Бер үк аваз чыгарса,
Барлык чишмә сулары
Бер төсле чылтыраса,
Яхшы булыр идеме соң?
Әйт син менә алайса!
4 нче укучы.
Милләт горур булсын өчен,
Дөнья халкына, димәк,
Үзе тудырып үстергән
Бергә. Барлык телләр дә кирәк!
1 нче алып баручы.Татарстан Республикасының иң зур байлыгы, горурлыгы – аның халкы. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән.
2 нче алып баручы. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
1 нче алып баручы. Һәр милли тел, һәр халык – дәүләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Димәк, Татарстан –дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле.
2 нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, “Тел кешене дус итә, бер-берсенә беркетә” дигән бәйрәм кичәсен ачып җибәрергә рөхсәт итегез!
1 нче алып баручы. Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүз район мәгариф идарәсеҗитәкчесе Вәсилә Гарәфетдин кызы Сафиуллина белән методист Миләүшә Рәшит кызы Шәйхетдиновага бирелә.
1 нче алып баручы. Безнең районда татарлар, руслар, марилар, удмуртлар яши. Алар, бер зур гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәрен, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бергә эшләп, бәйрәм итеп, үзара дус-тату яшиләр.
2 нче алып баручы. Әлбәттә, шулай. Безнең гимназиядәдә бүген әнә шундый дуслык бәйрәме. Дүрт милләт вәкиле бүген зирәклектә, кыюлыкта, осталыкта көч сынашачак. Әйдәгез, барлык командаларны да алкышлыйк!
1 нче укытучы.
Туган җирең – Идел буе,
Һәртелнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
2 нче укытучы.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
3 нче укытучы.
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле!
1 нче алып баручы.
“Без – татарлар!
Шушы исем белән
Жирдә яшәү үзе зур бәхет,
Яшибез без туган җиребездә,
Бар халыклар белән берләшеп”, – диләр үзләре турында татар милләте вәкилләре. Рәхим итегез! (9нчы сыйныф укучысы И.Хәсәнов, гармунда татар көе уйнап, укучыларны алдан әзерләнгән татар өенә озата.)
(Фон өчен мари музыкасы. Мурзиннар гаиләсе мари телендә шигырь сөйли.)
2 нче алып баручы. Гореф-гадәтләрне, мәдәни мирасны өйрәнү буенча мариларга тиңнәр юк. Милләтне саклауда алар кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Без бүген мари халкының тырыш, оста куллы, үҗәт булуына тагын бер кат инанырбыз. Укучылар бүген мари милләтен тәкъдим итә.
1 нче алып баручы.
Заман миңа: “Югары мен!” – дип,
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе – татар теле,
Икенчесе – бөек рус теле.
1 нче алып баручы.
Если хочешь судьбу переспорить,
Если ищешь отрады цветник,
Если нуждаешься в твердой опоре –
Выучи ты русский язык!
Он – твой наставник великий, могучий,
Он – переводчик, он – проводник.
Если штурмуешь познания кручи –
Выучи ты русский язык.
Рус милләте вәкилләре, рәхим итегез!
2 нче алып баручы. Районыбызның күпмилләтле булуы – ул зур байлык. Бер мәйданда татар, мари, руслар белән бергә удмурт халкы да бәйрәм итә, күңел ача.
1 нче алып баручы. Ут күршеләребез удмуртларга сүз бирик. Удмурт өенә рәхим итегез, укучылар! (Гимназия укытучысы В.Екимов татар, рус, удмурт телләрендә “Эх сез, матур кызлар” (П.Кубашев көе, Н.Васильев сүзләре) җырын башкара.)
5 нче укучы.
Без – бер илнең балалары,
Барыбыз да дуслар без.
Татарлар, удмурт, марилар,
Чувашлар һәм руслар без.
6 нчы укучы.
Без – татарлар! Шушы исем белән
Жирдә яшәү үзе зур бәхет,
Яшибез без туган җиребездә,
Бар халыклар белән берләшеп.
7 нче укучы.
Наш Татарстан
Дружбой славится,
Нам жить в Татарстане
Очень нравится.
8 нче укучы.
Ут күршеләр булып яшик гөрләп,
Охшаш безнең язмыш, гадәтләр.
Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,
Уртак булсын матур теләкләр.
9нчы укучы.
Милли киемнәр киеп,
Йөрибез җырлап-биеп.
Атадык без бу бәйрәмне
“Дуслык күпере” диеп,
“Дуслык бәйрәме” диеп.
10 нчы укучы.
Кайсы якта яшәсәк тә,
Чикләр юктыр дуслыкка.
Дуслык булса янәшәдә,
Дошманлык чыгар юкка.
11 нче укучы.
Иптәшләрең әйбәт булса,
Кыскара озын юл да.
Бергә булыйк, бердәм булыйк
Дуслыкның көче шунда.
12 нче укучы.
Ярдәмләшеп, җырлап-көлеп
Яшик кояшлы елда.
Бергә булыйк, бердәм булыйк
Дуслыкның көче шунда.
13 нче укучы.
Юлдаш булып йөр, дуслык,
Илче булып кил, дуслык,
Һәрбер өйгә кер, дуслык,
Безнең белән тор, дуслык,
Барысы бергә. Дуслык, дуслык, чын дуслык!
(3 нче сыйныф укучылары “Тынычлык”җырын башкара.)
2 нче алып баручы. Барлык милләтләр дә үз урыннарында. Бәйгене бәяләү өчен сезне мәртәбәле жюри белән таныштырып үтәсебез килә.
2 нче өлеш
1 нче алып баручы. Ниһаять, конкурсларны башлап җибәрәбез:
“Дуслык белән көчле без”дип аталган беренче конкурсның шартлары белән таныштырабыз. Һәр мәктәп үз милләтен татар телендә тәкъдим итә, аның үзенчәлекләрен ача. (6 Б кл укучылары татар халык биюен башкара.)
Сүз татар милләтен тәкъдим итүче укучыларга бирелә. Рәхим итегез! (Чыгыш.)
2 нче алып баручы. Сәхнәдә – мари милләте вәкилләре. (Чыгыш. Мари биюе. Настя биеп чыга. Төркемне чакыра.)
– Айста, кушталтына!
– Салам лиҗе! Йолташ влак!
– Уярня пайрам дэнэ!
Марилар – фин- угор халыклары төркеменнән, Мари Эл республикасының төп халкы. Үз атамалары – мари, татарлар аларны чирмешләр дип атыйлар.
Кайда яшәүләренә, тел һәм мәдәният үзенчәлекләреннән чыгып, аларны өч этник төркемгә бүләләр: тау ягы марилары, болын ягы марилары, көнчыгыш тараф марилары.
Безнең районда мари халкы, бер төбәк булып, Пелемеш, Бима, Күләгеш, Ташлы, Ошбуй, Байтуган авылларынңа яши.
Россия Федерациясендә мариларның саны 547 мең. Шул исәптән Мари Эл Республикасында 290 мең, Башкортстанда 103 мең һәм Татарстанда 19 мең мари. Алар, башлыча, Әгерҗе, Арча, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарында гомер итә. Безнең район халкының 8,2 % ы мари милләтеннән, ә мәктәптә 20 мари баласы укый.
Мари халкы гомер-гомергә татарлар, чувашлар, руслар белән тыгыз элемтәдә торган. Бу – аларның гореф-гадәтләрендә, телләрендә, мәдәниятләрендә чагылыш тапкан. Мәсәлән, бик күп татар һәм мари сүзләрендә охшашлыклар бар: бәйрәм – пайрэм, тискәре, кыяр – кияр, кишер – кэшер, зәңгәр –заңгар, әрдәнә, артана…
Мари йортларында рус традицияләре йогынтысында бүлеп алынган аш-су әзерләү урыны, рус миче, сәндерәләр булган йортлар өстенлек итә. Мари өенең эчке күренеше татар интерьерын хәтерләтә: казаны сылап ябыштырылган мич, түр дивар буенда киң сәке, бүлеп алу өчен чаршаулар элү һ.б.
Мариларның традицион кием үзенчәлекләре хатын-кызлар киемендә ачыграк чагылыш тапкан. Күлмәкләр тегеп, бигрәк тә чигеп купшы итеп бизәлә. Аларга өстәмә рәвештә күпсанлы зәркән бизәмәләр кулланыла. Билбау, күкрәк, муен, колак бизәмәләре сәйләннәрдән, кабырчык, тәңкәләрдән эшләнә.
Мариларның традицион ризыклары – чумарлы аш (лашка), ит яки эремчек пилмәне (подкогыльо), ит, терлек мае һәм ярма кушып пешерелгән казылык (сокта), өч катлы белен (коман мелна), көлчә (эгерче), төче солы икмәге (шергинде).
Мариларга гына хас кайбер ашларны әзерләгәндә тиен, керпе, тузбаш, зәһәр елан ите, балык оны,киндер орлыгы кулланылган.
Мариларның үзләренә генә хас йола-бәйрәмнәрендә аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын күрергә мөмкин:
– булачак иген уңышы, терлек үрчеме турында багулар урын алган ел бәйрәме – Уйярня. Ул – руслардагы Май чабуга охшаган бәйрәм;
– җәйдә “явыз рухларны куу” йоласы уздырылган “сурем” бәйрәме;
– яңа уңыш ашлыгыннан йола ризыклары пешереп гыйбадәт кылу – “угинде пайрэм” билгеләп үтелә;
– үлгән туганнарны искә алу һәм алардан хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышка фатиха сорау бәйрәме – “Семык”.
Хәзер сезгә мариларның яз көне үткәрелә торган иң матур, иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Уярняның бер өлешен тәкъдим итәбез. (Агач куелган. Аңа төрле төстәге тасмалар эленәчәк.)
– Бездә бүген Уярня! Уярня!
— Бар табигать уяна!
– Әйдәгез, Уярняга!
– Игеннәр мул булып үссен, дөньяларыбыз имин булсын дип үткәрелгән бу бәйрәм.
– Кызлар, егетләр, яз җитә. Теләк агачыбыз яфрак яра башлады.
– Теләгән теләкләребез кабул булсын өчен!
– Игеннәр мул булсын!
– Дөньяларыбыз имин булсын!
– Яңгырлар вакытында яусын!
– Кояш гел җылытып торсын!
– Явыз көчләр иярмәсен!
– Ил-көннәр тыныч булсын!
– Якыннарга саулык, гаиләләргә бәрәкәт!
– Әйдәгез, каен тирәли әйлән-бәйлән уйныйбыз. (“Сигезле” уенын уйнау.)
1 нче алып баручы.
Марилар – күңелле халык,
Бииләр карты, яше.
Үз милләтен хөрмәт итеп,
Марилар матур яши.
– Сүз рус милләтенә бирелә. Рәхим итегез!
– Удмурт милләте вәкилен сәхнәгә чакырабыз.
2 нче алып баручы. Киләсе конкурс “Милли ризык – өстәл күрке”дип атала. Ул милләтнең бүгенге көндә бренд ризыгы булмаган (онытылып баручы) бер ризыгына видеопрезентация әзерләү һәм әзер ризыкны тәкъдим итүдән гыйбарәт. (Татарлар (угыз төплекәе), марилар (коман менла), руслар (белен), удмуртлар (перепечь) милли ризыкларын тәкъдим итә.)
1 нче алып баручы. “Остаханә” конкурсында милли киемгә аксессуар ясау кирәк булачак.
2 нче алып баручы. “Матурлык сәхнәсе” конкурсы. Заманча милли киемгә дефиле.
Йомгаклау
1 нче укучы.
Торсак та без төрле җирләрдә,
Без яшибез дуслык илендә;
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.
2 нче укучы.
Бердәмлекнең көче – океан,
Океаннан да хәтта көчлерәк.
Без күтәргән дуслык байрагы
Гасырларга барыр җилфердәп.
(Шигырьләр укылганда, төрле төстәге тасмалардан “Дуслык күпере” төзелә.)
1 нче алып баручы. Фестивальнең эмблемасы – дүрт халык – дүрт таҗ бер чәчәккә берләшкән, аның уртасында халыкларның һәрберсенә дә бер дәрәҗәдә яктылык сибүче кояш тора.
2 нче алып баручы.Традицион милли символлар, милли киемнәрнең ачык төсләре дә фестивальгә килгән халыкларның тормышы һәм гореф-гадәтләре турында бик күп мәгълүмат бирде. (Фестиваль «Туган телем” җыры белән тәмамлана.)
Бергә. Халык бердәмлеге ул – җиңелмәс көч!