Ил язмышы – ир язмышы» бүлеген йомгаклау дәресе
№ 191
(7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
Ләйсән АБАКАЕВА,
Казандагы 187 нче күп профильле лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
белем бирүдә:
– текстта ориентлашырга һәм шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү;
– сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру;
фикер сәләтен үстерүдә:
– хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү;
– күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны арттыру;
тәрбияви:
– укучыларны сугыш чоры язучыларының ижатына мәхәббәт, шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту;
– поэзиягә уңай мөнәсәбәт, тормышны, туган илне ярату кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү;
– сугыш чорында яшәгән кешеләргә карата ихтирам, аларның батырлыгын онытмаска чакыру.
Предмет буенча нәтиҗәләр: язучыларның тормыш юлларын искә тошереп, аларның шигырьләрен аңлап, сәнгатьле уку, анализлау.
Төп төшенчәләр: нәсер, шигырь.
Эшне оештыру: индивидуаль, төркемнәрдә, парларда эш.
Чыганаклар: дәреслек (Мотигуллина А.Р., Ханнанов Р.Г., Мулласалихова Г.Г. Татар әдәбияты. 7 нче сыйныф).
Җиһазлау: презентация, аудиоязма, документ-камера, К.Латыйп китаплары, кластер өстендә эшләү өчен кирәкле мәгълүмат.
Предметара бәйләнеш: татар теле, тарих.
Дәрес барышы
- Дәресне оештыру
Эшкә кызыксыну тудыру (дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру).
- Актуальләштерү
Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.
(«Кирәкми безгә сугыш» җырын тыңлау һэм презентация карау. Тактага язып куйган эпиграфны уку.)
Батырларны барлыйм, дисәң,
Тарих битләрен актар… (Укучылар укыйлар, укучыларның җавабы тыңланыла.)
III. Уку мәсьәләсен кую, яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү
Укытучы. Балалар, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә нәрсә турында һәм кайсы чор турында сөйләшербез?
– Дөрес, укучылар, бугенге дәресебез «Ил язмышы – ир язмышы» бүлеген йомгаклау дәресе булып тора. Бүгенге дәрестә Бөек Ватан сугышы вакытында ижат иткән язучларыбыз турында сөйләшербез. (Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (темасын) һәм максатларын формалаштыру.)
IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы. Бөек Ватан сугышы елларында, бөтен совет язучылары кебек, татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән дошманны тар-мар итүгә катнашалар, хәрби корал һәм ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм итәләр. Татар әдәбияты бу елларда үзенең тарихында тулы бер этап үтә.
Бүгенге дәрестә сезгә мөстәкыйль рәвештә эшләү мөмкинлеге биреләчәк. Ул шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗатына багышланган проектлар яклау дәресе буларак үтәр.
– Бүгенге эшне без сезнен белән торкемнәрдә оештырырбыз.
1 нче төркем – Сибгат Хәкимнең иҗат эшчәнлеген өйрәнүчеләр төркеме.
2 нче төркем – Гадел Кутуй иҗат эшчәнлеген ойрәнүчеләр төркеме.
3 нче төркем сезгә бик үк таныш булмаган шагыйрь Кави Латыйпның иҗат эшчәнлеген өйрәнүчеләр төркеме булачак.
Кави Латыйп иҗаты безнең уку программасына кертелмәсә дә, безгә аның турында белми калу бер дә яхшы булмас иде. Чөнки Кави Латыйпнын оныгы – сезнең сыйныфташыгыз да әле. Бу – Нияз Абитов. Нияз бүген ззенең карт бабасының тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында берничә сүз әйтеп китәр дип уйлыйм. (Укучыларны цч төркемгә бүлү. Укыйлар, кирәкле мәгълүматны схема рәвешендә язалар. Кластерлар өстендә эшлиләр. Укучылар үзлектән укыйлар, сәнгатьле укырга әзерләнәләр. Һәр төркем, бирелгән эшне җиренә җиткереп эшләп, калган төркемнәр алдында чыгыш ясый.)
- Белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану
Белемнәрне кластер аркылы камилләштерү, укучыларның тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.
(Төркемнәргә әзерләнер өчен вакыт бирелә. Вакыт чыккач, һәр төркемнең җавабы тыңланыла.)
1 нче төркем – Сибгат Хәкимнең иҗат эшчәнлеген өйрәнүчеләр төркеме чыгышы.
2 нче төркем – Гадел Кутуй иҗат эшчәнлеген өйрәнүчеләр төркеме чыгышы.
3 нче төркем – Кави Латыйпның иҗат эшчәнлеген өйрәнүчеләр төркеме чыгышы. (Нияз Абитов чыгыш ясый.)
Үзбәя (Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру.)
«5» ле – мин сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирдем.
«4» ле – мин сорауларга тулы итеп җавап бирдем, ләкин бер-ике урында хата җибәрдем.
- Рефлексия
Уку эшчәнлегенә нәтиҗә, дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү, үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.
– Дәрес сезгә ошадымы?
– Аеруча нәрсә кызыклы булды?
– Нинди яңалык белдегез?
Укытучы. Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.
VII. Өй эше
(Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.)
«Булмасын җирдә сугыш!» дигән темага сочинение язып килергә.