Татар теле олимпиадасы алдыннан уйланулар       

№ 189                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 Рәмзилә АХМАДУЛЛИНА,

Казандагы 141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мин рус мәктәбендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. Берәүгә дә сер түгел: туган тел сайлау юлы белән укытыла. Ата-ана баласына тели икән туган тел итеп рус, уйласа, татар телен сайлый ала. Минемчә, туган телнең нинди булуы әни кешегә бәйле. Акча эшләгәндә, гаиләне матди яктан тәэмин иткәндә, әти кешенең роле зур булса да, кызганыч, туган телне сайлаганда әлеге мөһим кеше икенче урында кала.

Эшли башлаган чорларда, рус мәктәбе саналсак та, параллель сыйныфларда икешәр татар төркеме гөрләп тора иде. Ә хәзер чиста татар төркемнәрендә 4 – 5 укучы утыра. 10 – 12 бала рус төркеменә эләксә, укытучы өчен  бу – иң зур бәхет, чөнки төркем ачыла. Быел да эш булды дип, татар теле укытучысы сөенә-сөенә  мәктәбенә ашыга!

Татар телен туган тел итеп сайлаган укучыга «2»ле куюны күптән оныттык, «3»ле куярга Аллам сакласын! Шул ук көнне әти- әнисе  «Мы хотим в другую группу, нам очень сложно, почему поставили тройку?» – дип шалтырата. Әйе, бүгенге көндә татар теле укытучысының дәрәҗәсе шулкадәр түбән, никадәр горур булырга тырышсаң да, бик тиз урыныңны кайда икәнен күрсәтәләр. Күпме көч, энергия таләп иткәнен шул фәнне укыткан укытучы үзе генә белә.

Шулай булганына куанып эшләгән чорда тагын зур кыенлык килеп баса. Әлеге хәл белән  шәхсән үзем соңгы биш елда очрашам.

Мәктәпләргә октябрь-декабрь айларында олимпиада шаукымы килеп керә. Мин башка предметтан белем бирүче коллегаларыма чын күңелемнән кызыгам, чөнки никадәр генә тырышып укытсам да, укучыларым олимпиадада катнаша алмый. Мәктәптә һәр укытучыга бер татар төркеме эләгә. Алда әйткәнемчә, анда 4 – 5, күп булса 6 – 7 укучы утыра. Алары да татарча аңлый гына, бөтенләй сөйләшә белмәүчеләр дә бар, яисә “әйе”, “юк” сүзеннән башканы белми. Булганына шөкер итеп, шуларга “Исем”, “Сыйфат”, өлкәнрәк сыйныфларда “Катнаш кушма җөмлә төрләре”н өйрәтәсен. Мәктәпне тәмамлаганга барыбер алар өчен җ “Ж с хвостиком», ә  “Татарская э”, һ «Мягкая х» булып кала бирә, чөнки гаиләдә аралашу русча бара.

Кая мондый укучыны олимпиадада катнаштырырга мөмкин!? Күбегез миңа: “Шуның өчен акча аласың, укыт, эшең шул!” – диярсез. Тик атнага бирелгән бер дәрес эчендә нишләргә генә була соң? Башка фәннән бер дәрес эчендә җиңүче әзерләп булса да, бу – татар теленә кагылмый, телгә караш бүтән. Яшермим, татар төркеменә дә, бәхетең булса, татар җанлы, милли рухта тәрбияләнгән, чип-чиста туган телдә сөйләшүче, грамматтиканы тиз үзләштерүче бала эләгергә мөмкин. Кызганыч, шәһәр җирлегендә рус мәктәбендә мондый укучы меңгә бер генә була шул!

Бар игътибар рус төркеменә юнәлә, биредә исә катнаш яки татар гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр утыра. Монда да олимпиадада катнашырлык укучы табып булмый, чөнки  чиста рус гаиләләре туган тел итеп татар телен сайламаячагын һәр кеше белә. Рус төркемендәге укучыларны олимпиадада катнаштырып булмый, фамилия – татар, татар төркеме өчен дә бара алмыйлар, чөнки килеш, дәрәҗәне тирәнтен өйрәнмиләр бит! Менә шулвакыт алар миңа чын күңелдән үпкәлиләр.

Әлеге язмамны язуымның сәбәбе: эшемнән зарлана дип уйламагыз, әйтергә теләгән фикерем башка. Бәлки, рус төркемнәре өчен олимпиада биремнәрен үзгәртергә вакыт җиткәндер, шул төркемдә утыручы татарлар өчен биремнәр эшләргә кирәктер. Рус төркемнәре өчен булган олимпиада җиңүчеләр исемлегендә башкорт, казах, үзбәк, кыргыз фамилияле балалар еш очрый яисә яшь язуында әти-әнисе рус дип язылган исем-фамилиясе русча яңгыраган керәшен татары җиңә.

Мине гомерен балаларга татарча белем бирүгә багышлаган авылда эшләүче укытучы аңламас. Шулай да тамчы тама-тама бозны тишә, диләр.

Укытучының эшчәнлегенә, иң беренче чиратта, укучыларының олимпиадада алган урыннарына карап бәя бирәләр. Кызганыч, бик нык тырышсам да, мина бәйле булмаган факторлар аркасында бу дәрәҗәгә ирешү алдагы елларда да миңа эләкмәс шул.