Халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә

№ 188

Тәнзилә НӘҖИПОВА,

Яшел Үзәндәге   5 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Эзләнү эшенең темасы.  Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев иҗатына күзәтү.

Теманың актуальлеге.  Яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев иҗаты әле тирәнтен өйрәнелмәгән.

Максат һәм бурычлар. Шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнергә, иҗат юлына тирән күзәтү ясап анализларга, үзенә генә хас үзенчәлекләрен аерып чыгарырга, “Ризасызлык” шигырьләр җыентыгына гомуми күзәтү ясау.

Фәнил Фаил улы Гыйләҗев 1987 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туа. Чирмешән районының Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында үсә. 2005 елда Чирмешән районының Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан Дәүләт Университетының журналистика һәм социалогия факультетына читтән торып укырга керә. Студент елларында «Әллүки» түгәрәгенә йөри. 2010, 2011 елларда «Иделем акчарлагы», «Таян Аллага» яшь язучыларның әдәби бәйгеләрендә Гран-при иясе була, 2012 елны ТАТМЕДИА үткәргән бәйгедә 1 урын яулый. 2011-2014 елларда «Шәһри Казан» газетасында журналист булып эшли. Шигырьләре Республика матбугаты битләрендә, шулай ук «Ак юл» күмәк җыентыгында урын ала. 2014 елда Татарстан китап нәшриятында «Ризасызлык» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 2015 елның февраленнән «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире булып эшли башлый .

«Җәй көне балык тотарга, төрки илләргә сәяхәт итәргә яратам. Шигырь язуны хоббига саныйм. Язу — ул күңел таләбе. Кумирларым юк. Стимулны күңел халәте, һәртөрле кичереш-тәэсирләр бирә. Бүгенге көнне матбугат битләрендә басылучы шигырьләрне кызыксынып укып барам. Бигрәк тә үземнең яшьтәшләрнең иҗатын яратып күзәтәм» — ди шагыйрь.

Ф. Гыйләҗевнең бер генә шигыре дә укучыны битараф калдырмый, күңел кылларын тибрәндерә, дулкынландыра. Алай гына да түгел, бер дулкын булып үзенә алып кереп китә.

Шагыйрь “Тукай китабы”, “Татар теле” шигырьләрендә туган тел проблемаларын күтәрә.

Тукай багып ачы көләр сыман,

Көләр сыман бездән кычкырып.

Һәм ютәлләр ил ютәле белән:

«Бетәсез бит, – диеп, – тончыгып».

Хәзерге заманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма без туган телдә  иркен аралашырга  тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт.

“Татар теле”

«Татар теле – туган тел ул!» – дибез.

Тууын ул үзе туган да,

Яши бирә, никтер, бер «почмакта»,

Оялчан ул, чыкмый урамга.

Шагыйрьнең милли темага кагылышлы шигырьләрендә татар тарихы һәм аны барлау,  милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлану ачык тоемлана. Ул борчыла, үз халкын горур, көчле, ирекле итеп күрергә тели.

«Исхакый кабере» шигырендә шагыйрь гомер буена халыкка хезмәт иткән, үз бәхете өчен түгел, ә халкының, милләтенең бәхете өчен көрәшкән әдип белән сөйләшә.

Танып алдык сине әллә каян,

Кабереңнән якты нур балкый!

Чытырманлы зират ватаныннан

Күп сәламнәр сиңа, Исхакый.

Син дә безне таныдыңмы икән?

Син язганнар безгә көч бирә.

Бер кайтырсың, диеп, бөек улын

Көтә әле, көтә Яуширмә.

Һәркем үзенең нәсел тамырларын, кан кардәшләрен, ата-бабаларының кем булуын белергә тиеш бит. Үз ата-бабаларыңның, халкыңның, илеңнең чын тарихын, тормышын өйрәнү, белү – һәркемнең бөек бурычы.

“Хәтер җиле” шигыре шуңа дәлил.

Алар тез чүкмәде, буйсынмады…

Шуңа алар исән бүген дә.

Баш бирмәгән яугир халкым минем –

Горурлыгым күңел түремдә.

Шул дәвердән киткән йола белән

Мин дә дәшәм: «Халкым, исәнме?!»

Чорлар аша хәтер җиле исә:

«Мәңге исән, улым, без мәңге!»

Ә “Исемсез ташлар” шигырен үткәннәрне, бүгенгене һәм киләчәкне күз алдына китереп иҗат итә.

Чалгы чыжлый. Печән арасыннан

Ташлар калка анда-санда ауган.

Дала уртасында һәйкәл булып

Исмен җуйган ташлар гына калган…

Татар халкын авылларсыз күз алдына китерү бик авыр. Авыллар гомер буе әхлакый-тәрбияви сыйфатлар бирүче изге урын булган. Кызганычка каршы авылларның күбесе җир йөзеннән мәңлеккә юкка чыкты… Авыллар белән бергә хәтер, тарих, ядкәрьләр югалды. Күпме матурлыклар, күпме гаилә истәлекләре, үрнәк яки гыйбрәт булырлык язмышлар, тарих кайнаган нигезләр гасырлар чоңгылына күмелде. Авыллары юк ителгән кешеләрнең кайтып сыеныр почмаклары, зиратларында әрвахлары катында баш ию мөмкинлеге калмады. «Авыл янган», «Җуелган киртәләр» шигырендә Фәнил Гыйләҗев шушы проблемаларны күтәрә.

Авыл янган

Эшсезлектән түгел,

Чарасызлыклардан янган ул.

Тыныч кына,

Утсыз-төтеннәрсез

Хәрәбәләр булып калган ул…

Хәдистә болай диелгән: «Ризыгы киң һәм гомеренең озын булуын теләгән кеше туганнары белән элемтәне өзмәсен».

Ә күренекле галимебез Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” исемле хезмәтендә менә шушындый юллар бар “Туганнарыгыз ата–аналарыгыздан соң иң якыннарыгыздыр. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз. Олы яшьтәге туганнарыгызга итагатьле булыгыз, сүзләрен тыңлагыз. Кечкенәләренә карата рәхим–шәфкатьле булыгыз”. Шушы фикерләргә таянып булса кирәк, “Туганнар” шигыре язылган.

Туганыңның сүзе рәнҗетми ул –

Чит тукраннар каты томшыклы.

Тукраннарың булу бәхет бит ул –

Үзе чукый, читтән ышыклый…

Һәр кеше бу дөньяга бәхет өчен яратылган. Гомер юлы бик озын тоелса да, тиз үтә. Шуңа күрә һәрберебез тигез юлдан тайпылмыйча, изге гамәлләр генә кылып яшәсәк иде. “Ялвару” шигырендә шагыйрь, барчабыз исеменнән Ходайга ялварып, гөнаһларыбызны кичерүне үтенә.

Йа Ходаем, рәхмәтең киң,

Кичерүче Син үзең!

Дөньялык ваклыкларыннан

Арындыр күңел күзем…

Яшьләр арасында милләтне, кешелекне борчыган сорауларны күтәреп чыгучы шагыйрь кем дип сорасалар, һич тартынмыйча, Фәнил Гыйләҗев исемен атар идем.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, Фәнил Гыйләҗевнең шигырьләре актуаль, популяр, халыкчан. Безгә тагын шунысы да ачык: ул һәрвакыт бөтен җаны-тәне белән үзенең укучылары язмышы өчен янып яши, аның тормыш- көнкүрешен яхшырту турында кайгырта, телебез, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү өчен тырыша. Табигый таланты, гаять зур тырышлыгы, ил язмышы белән яшәве аны республикабызның әйдәп баручы шагыйрьләре рәтенә бастырыр. Шагыйрь шәхесе һәм иҗаты җентекләп, кызыксынып, үз итеп, якын күреп, зурлап өйрәнүгә лаек.