Минем дустым

№ 185

(Әдәби уку дәресе. 4 нче сыйныф. Рус төркеме)

Алсу ШАКИРОВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Максат:

– дусты турында сөйли, дустының уңай һәм тискәре сыйфатлары турында әйтә белү күнекмәләрен формалаштыру, диалогик, монологик сөйләмгә чыгу;

– логик фикерләү, күзәтүчәнлек, хәтер үсешенә уңай йогынты ясау;

– коллективта эшләү, үзара ярдәмләшү, дуслык хисен тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет күнекмәләре: «Минем дустым дигән текст белән танышу; укучыларның аңлап укуларына ирешү; әдәби укуга кызыксыну тәрбияләү.

Метапредмет күнекмәләре:

танып-белү: текстның төп темасын табу; телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;

коммуникатив: иптәшләреңне тыңлый, аңлый, үзара хезмәттәшлекне оештыра белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету;

регулятив: тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү;

шәхси: текстагы төп геройның сөйләме аша дус кешене күз алдына китерә белү; дусларга карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, сәнгать.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү, текстны анализлау.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар, таратма материал, дәреслек (Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 4 нче сыйныф. 2 нче бүлек).

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Уңай халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Утырыгыз. (Дежур укучы рапорты.) (1 нче слайд)

Укытучы. Тактага карагыз әле. Кояш безгә елмая. Безнең дә дәресебез кояш кебек якты, кызыклы булыр дип уйлыйм!

Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куярсыз. Шуңа күрә дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез – иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

П. Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, хәзер тыңлап аңлау күнегүләрен эшлибез. (Укучылар җавап бирә.)

Укытучы. Хәзер, укучылар, җыр тыңлап китик. Җырны игътибар белән тыңлагыз. Бу җыр кем турында?

Укучылар. Дуслык, дуслар, дустым турында.

Укытучы. Яхшы. Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?

Укучылар. Дуслар турында.

Укытучы. Әйе, дәресебезнең темасы – «Минем дустым».

Укытучы. Укучылар, үзегезгә җавапларыгыз өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

Үзбәя

Укытучы. Әйдәгез әле, «Яхшы дус нинди була?» дигән бер уен уйнап алыйк. Сезнең парталарда –алмалар. Һәр алмага сыйфатлар язылган. (2 нче слайд) Яхшы дусны характерлый торган сыйфат сүзләре язылган алмаларны гына тактадагы агачка куегыз. Выберите только такие яблоки, качествами которых обладает хороший друг.

– Яхшы дус әйбәт була.

– Яхшы дус ярдәмчел була.

– Яхшы дус батыр була.

– Яхшы дус игътибарлы була.

– Яхшы дус юмарт була.

– Яхшы дус эшчән була.

– Яхшы дус тәртипле була.

– Яхшы дус тырыш була.

Укытучы. Ни өчен сары алмаларны элмәдегез? Димәк, яхшы дус нииди булмый? (3 нче слайд)

Укучылар. Яхшы дус ялкау булмый. Яхшы дус куркак булмый һ.б.

Укытучы. Әйдәгез, без ул алмаларны агач астына куябыз. Безнең алмагач та начар сыйфатлы алмаларны яратмый. Шуңа күрә алар коелган. (Агач астына сары алмаларны беркетәләр.)

Укытучы. Димәк, яхшы дус нинди була? Хор белән укыйбыз.

Укучылар (хор белән). Әйбәт, ярдәмчел, игътибарлы, эшчән, батыр, юмарт, тәртипле, тырыш.

Укытучы. Дөрес. Сезнең дусларыгыз да шундый сыйфатларга ия булсын.

Укучылар, үзегезгә җавапларыгыз өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

Үзбәя

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

Укытучы. Сезнең парталарда карточкалар бар. Аларда диалог бирелгән. Парларда диалогларны язып бетерегез. (Парларда эшләү.)

  1. – Синең дустың бармы?

– …

– Аның исеме ничек?

– …

– Ул ничәнче сыйныфта укый?

– …

– Дустың нинди?

– …

  1. – Синең дустың бармы?

– …

– Аның исеме ничек?

– …

– Сез кайда дуслаштыгыз?

– …

–  Ул нинди?

– …

  1. – Синең дустың бармы?

– …

– Аның исеме ничек?

– …

– Ул кайда яши?

– …

— Дустың нинди?

–  …

(Һәрбер төркемнән берәр пар җавапларын чыгып укый.)

Укытучы. Укучылар, үзегезгә диалог төзегән өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

Үзбәя

Укытучы. Яхшы. Бүгенге дәрестә без, дуслык, дуслар турында сөйләшүне дәвам иттереп, яңа сүзләр белән танышырбыз, текст та укырбыз.

Сүзлек өстендә эш (4 нче слайд)

Укытучы. Әйдәгез, яңа сүзләр белән танышыйк. Игътибар белән экранга карагыз, сүзләрне бергәләп укыйбыз, авазларны дөрес әйтергә тырышабыз.

Бер өйдә – в одном доме

Заманча – современный

Бию түгәрәге – танцевальный кружок

Сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып куялар.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез яңа сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк. (Укучылар җавабы.)

Текст белән эш

Укытучы. Укучылар, 8 нче биттәге «Минем дустым» дигән текстны табыгыз. Текстны игътибар белән тыңлагыз. Авазларның әйтелешенә игътибар итегез.

– Текстның аудиоязмасын тыңлыйк.

– Текстны чылбыр буенча  укыйбыз.

– Яхшы, текстны барыгыз да аңладыгызмы?

Укытучы. Сорауларга җавап бирәбез.

Кызлар кайда дуслашты?

Кызлар кайда яши?

Кызлар бергә нишлиләр?

Укытучы. Ә хәзер, кем минем белән ризалаша – шул укучылар басалар, ә кем ризалашмый – утырып калалар.

– Кемнәрнең дуслары бар?

– Кем шәһәрдә дуслашты?

– Кем авылда дуслашты?

– Кем балалар бакчасында дуслашты?

– Ә кем мәктәптә дуслашты?

Ял вакыты

Укытучы. Укучылар, бастык, ял итеп алыйк. «Чын дустым» көенә биибез.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы. Мин сезгә русча җөмләләр әйтәм, ә сез тексттан шул җөмләләрне табып укыйсыз. Найдите в тексте предложения, где говорится о том, что …

– Мы с ней подружились на летних каникулах в деревне.

– Меня зовут Айсылу.

– Айгуль и я живем в Казани, мы живем в одном доме и учимся в одной школе.

– Она учится в пятом классе, а я в четвёртом.

– Мы ходим вместе в танцевальный кружок.

– Айгуль очень трудолюбивая.

– После уроков мы вместе катаемся на лыжах, вместе делаем уроки.

Укытучы. Укучылар, үзегезгә җавапларыгыз өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

Үзбәя

Укытучы. Дәреслектәге 7 нче күнегүне табыгыз. Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз. (5 нче слайд) 2 минут вакыт бирәм. Сезнең алда карточкалар бар, шуларга җөмләләрнең саннарын хикәя эчтәлеге тәртибендә языгыз. (Язып бетергәч, укучылар партадашлары белән битләрен алмашалар да тикшереп чыгабыз, билге куялар.)

  1. Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык. 2. Без бергә чаңгы шуабыз, дәрес әзерлибез. 3. Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез. 4. Без –бик дуслар. 5. Мин сезгә дустым турында сөйлим. 6. Аның исеме – Айгөл.

Балаларның җаваплары (6 нчы слайд)

1 нче җөмлә: 5. Мин сезгә дустым турында сөйлим.

2 нче җөмлә: 6. Аның исеме – Айгөл.

3 нче җөмлә: 1. Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык.

4 нче җөмлә: 4. Без – бик дуслар.

5 нче җөмлә: 3. Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез.

6 нчы җөмлә: 2. Без бергә чаңгы шуабыз, дәрес әзерлибез.

Укытучы. Укучылар, үзегезгә җавапларыгыз өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

Үзбәя

Укытучы. Укучылар, без бүген дәрестә дуслар турында сөйләшәбез. Кайсыгыз план-схема буенча үзенең дусты турында сөйли ала? (Индивидуаль эш.)

Минем дустым

  1. Минем дустым … исемле.
  2. Аңа … яшь.
  3. Ул … сыйныфта укый.
  4. Без … (мәктәптә, балалар бакчасында, урамда) дуслаштык.
  5. Минем дустым … (яхшы, ярдәмчел, юмарт, эшчән, игътибарлы).
  6. Без бик дус. Без бергә … .

(Һәр төркемнән бер укучы җавап бирә.)

  1. Рефлексия
  2. Нәтиҗә ясау.

Укытучы. Без бүген дәрестә кемнәр, нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар. Дуслар, дуслык турында.

Укытучы. Сез нинди яңа сүзләр өйрәндегез? Какие новые слова запомнили? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Шулай итеп, укучылар, өйрәнгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясыйбыз. Чын (яхшы) дус нинди була?

Укучылар. Ярдәмчел, игътибарлы, юмарт, әдәпле һ.б.

Укытучы. Бик дөрес әйтәсез, укучылар! Чын дус һәрвакыт ярдәм итә. Без укыган хикәя дә – моңа мисал. Сез дә дуслыкның кадерен белегез. Дусны табуы җиңел, саклавы авыр.

Үзбәя (таблицасын тутыру).

Укытучы. Укучылар, кайсыгыз үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип уйлый, алар үзләренә «5»ле куя.

Кем барысын аңладым, тик азрак җавап бирдем дип уйлый, алар – «4»ле, ә кайсыларыгыз аз аңладым,  шунлыктан бик аз эшләдем дип уйлый, шул үзенә «3»ле билгесе куя.

  1. Өй эше

Укытучы. Өй эше экранда. Сайлап алыгыз һәм көндәлекләрегезгә язып куегыз. (7 нче слайд)

  1. Дустың турында сөйләргә. Рассказать про своего друга.
  2. Дәреслекнең 8 нче битендәге текстны укырга, эчтәлеген сөйләргә. Читать тест на стр. 8, №5, пересказать.
  3. Укырга, сорауларга җавап бирергә. Читать текст, ответить на вопросы на стр. 9, №6.