Йорт хайваннарын яратабыз
№ 184
(Уртанчылар төркемендәгеләр өчен шөгыль)
Зөлфия ГАЛИЕВА,
Мамадыштагы 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Төп белем бирү эшчәнлеге: танып белү.
Максат:
– йорт хайваннары һәм аларның балалары турында белем бирү;
– йорт хайваннарына карата миһербанлылык тәрбияләү;
– тышкы билгеләренә (зурлыгына, тавышларына) карап, хайваннарны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү;
– йорт хайваннарын һәм балаларын таный һәм аера белергә, җөмләләрдә сүзләрне дөрес итеп төзәргә өйрәтү;
– балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен дидактик уеннар, хәрәкәтләр аша ныгыту;
– балаларда күтәренке кәеф булдыру, күмәк эшләрдә бер-берсенә юл куеп, тату итеп эшләргә өйрәтү.
Бурычлар:
тәрбияви: йорт хайваннарына сак караш тәрбияләү;
үстерелешле: бәйләнешле сөйләм, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны үстерү;
белем бирүдә:
– характерны билгеләре буенча хайваннарны сурәтли белү;
– җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү;
– салфетканы бөтәрләп таплар ясарга өйрәтүне дәвам иттерү.
Индивидуаль эш: Йосыф, Лия, Максим, тәрбияче артыннан сүзләрне дөрес итеп кабатлау.
Көтеләчәк нәтиҗә: дидактик уеннар, җырлар, хәрәкәтләр аша балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.
Методик алымнар: такмаклар өйрәнү, дидактик уеннар, җырлы- хәрәкәтле уеннар уйнау, сорауларга җавап бирү.
Сүзлек өстендә эш: сыер-бозау, сарык- бәрән, тавык-чеби, кәҗә-бәти, эт-көчек, песи-песи баласы, ат-колын.
Җиһазлау: «Йорт хайваннары», «Нәрсә юк?», «Әнкәсен тап» дигән дидактик уеннар, бозау рәсеме, җилем, ак кәгазь, проектор, «Нәрсә артык?» уенына презентация.
Шөгыль барышы
I. Оештыру өлеше
II Төп өлеш
III Йомгаклау өлеше |
Тәрбияче.
– Хәерле иртә сиңа, Хәерле иртә миңа, Хәерле иртә безгә, Хәерле иртә сезгә, Хәерле иртә һәммәбезгә дә. – Балалар, кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле, без сезнең белән авылга кунакка кайтыйк. Көн матур, кояш елмая, күңелләр күтәренке. Беләсезме, миңа бүген Мөслимә әбидән хат килде. Хәзер мин аны укыйм.Ул безне авылга кунакка чакырган. Сезнең авылга барасыгыз киләме? Ә сез нәрсәгә утырып барыр идегез? (Автобус, поезд, машина.) Ә мин сезгә тылсымлы келәмгә утырып барырга тәкъдим итәм. Сез ризамы? (Балалар келәмгә утыралар һәм күзләрен йомалар.) Тәрбияче. 1, 2, 3! Келәм, авылга оч! (Күзләрен ачалар.) Менә, балалар, без авылга килеп тә җитттек. (Экранда авыл куренеше.) Ишетәсезме, нинди тавышлар килә? (Балалардан сорыйм.) «Йорт хайваннарының тавышын таны» уены (Фонограммада йорт хайваннары тавышы ишетелә. Балалар һәрбер йорт хайванының тавышын танып әйтәләр.) Тәрбияче. Ни өчен аларны йорт хайваннары дибез? Алар кайда яши, нәрсә ашыйлар? Кешеләр аларны ни өчен асрыйлар? Ничек кайгырталар? Балалар. Хуҗалары алар турында кайгырталар ашарына бирәләр, алар яшәгән урынны җыештыралар. Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Ә алар кешегә нинди файда китерәләр? Балалар. Ат йөк ташый, эт йорт саклый, песи тычкан тота, сыер сөт бирә, сарык йон һәм ит бирә, кәҗә сөт, йон, ит бирә. Тәрбияче. Балалар хәзер без сезнең белән уен уйнап алабыз. «Нәрсә җитми?» дип атала ул. Бу уенда сезгә бик тә игътибарлы булырга кирәк. Мин монда хайваннарны куям, игътибар белән карыйк һәм саныйк. Барлыгы ничә хайван? (5) Ә хәзер барыбыз да күзләрне йомабыз, ачабыз, нинди хайван юк икәнен беләбез. Нәрсә юк? (Ат) Бик дөрес. Ә хәзер миңа әйтегез әле: ничә йорт хайваны калды? (4) «Баласын әйт» дигән уен (Уен туп белән уйнала. Тәрбияче сорау белән туп бирә, бала туп белән җавап кайтарырга тиеш.) – Сыерның баласы. (Бозау) – Сарыкның баласы. (Бәрән) – Кәҗәнең баласы. (Кәҗә бәтие) – Атның баласы. (Колын) – Песи баласы. (Песи баласы) – Этнең баласы. (Көчек) Тәрбияче. Ә хәзер сезнең белән тагын бер уен уйнап алырбыз. «Нәрсә артык?» дигән уен булыр ул. Мин сезнең каршыгызга хайваннар сурәтләнгән картина өләшәм. Ә сез, аларның кайсысы артык икәнен белеп, кәгазь белән каплап куярга тиеш буласыз. (Уен уйнала.) Тәрбияче. Ә хәзер өстәл янына якынрак килдек. Безнең йорт хайваннары балаларын югалткан. Алар бик борчыла. Әйдәгез, аларга ярдәм итик. Ә сез балаларын әниләре янына дөрес итеп куярга тиеш буласыз? Ә нәрсәнең баласы юк? (Сыерның) Әйе, балалар, сыер баласын югалткан? Әйдәгез, без аңа сезнең белән балалар ясап бирик. Нәрсә әле сыерның баласы? (Бозау) Сезнең алдыгызда бозау рәсемнәре. Алдыгызда ак кәгазь, шул ак кәгазьне кул белән йомарлыйбыз һәм шул йомарлаган кәгазьне буяуга манып, бозауга таплар ясыйбыз. Ә тоякларын, койрыгын таякчыклар ярдәмендә буйыйбыз. (Балалар бозау рәсеме ясый.) Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер кәгазьләрегезне кырыйга куегыз. Хәзер безгә тылсымлы келәмгә эләгергә кирәк. Моның өчен сезнең белән бер күнегү ясарбыз. Ике адым алга, Биш тапкыр сикерергә. Бер адым артка, Бер адым кырыйга Үз тирәли әйләнәбез. Менә келәм янына килеп тә җиттек. Ә хәзер безгә, келәмгә утырып, бакчага кайтырга кирәк. Тәрбияче. Балалар, килегез әле, келәмгә утырышыйк, күзләрне йомдык. Тәрбияче. 1, 2, 3! Келәм, бакчага оч! Балалар, сезгә авылда ошадымы? Нәрсәләр белдегез? Нинди яхшылыклар эшләдегез? Диләрә. Без бүген йорт хайваннары турында сөйләштек. Солтан. Хайваннар безгә зур файда китерә. Самира. Без хайваннар турында кайгыртып торырга тиеш. Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Йорт хайваннары безгә бик зур файда китерә, шуңа күрә без алар турында һәрвакыт кайгыртып торырга тиеш. Кулларны тотышабыз. Бергә без молодцы! Эш беткәч, уйнарга ярый. |