«Дуслык ярминкәсе» фольклор бәйрәме

№ 184

Галина АЛЕКСЕЕВА,

Мамадыштагы 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе  

Бурычлар:

– төрле милләт халыкларына хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү;

– балаларның акыл, логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

– Идел буе халыклары турында балаларның белемнәрен баету.

Сүзлек: дуслык, милләт, мари, керәшен, алъяпкыч, калфак, камзул, күлмәк, түшлек.

Җиһазлар: татар, рус, мари, керәшен костюмнары, аудиоязмада шушы халыкларның жыр һәм бию көйләре, чиккән алъяпкыч, савыт белэн бал, чабата, агач кашыклар.

Күңел ачу кичәсенең барышы

Тәрбияче.

Гостей давно ждем, поджидаем

И ярмарку без вас не начинаем.

Проходите, гости дорогие!

Рәхим итегез!

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар рус, керәшен, татар, мари костюмнарыннан җырлый-җырлый чыга.)

Балалар (җырлыйлар).

Барабыз, барабыз,

Ярминкәгә барабыз.

Рус, татар, керәшен, мари

Уеннарын карарбыз!

(Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.)

Раил.

Родина наша – это наш дом.

Где мы вместе дружно живем.

Но все мы мечтаем лишь об одном,

Бергә. Пусть будет мир в нашем доме родном!

Альберт.

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без,

Татарлар, руслар,

Керәшеннәр һәм марилар!

(Татар халык биюе башкарыла.)

Лёва.

Сегодня праздник нас собрал

На ярмарку – на карнавал!

Здесь праздник дружбы наступил,

Ребят всех в гости пригласил!

(Исполняется русская народная песня «Сережка».)

Софья.

Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар,

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

(Мари көе яңгырый.)

Слава.

Салам лийже, йолташ влак! (Сәлам, кадерле туганнар!)

Пагален ужина! (Рәхим итегез!)

Удервлак, лекса айда! (Әйдәгез. кызлар, биибез!)

(Мари халык биюе башкарыла.)

Азалия.

Сез дә килгәнсез икән,

Без дә килгәнбез икән.

Яхшы дуслар җыелганнар

Уйнап алыйкмы икән?

Чыгыгыз, карендәшләрем! Бер җыру сузыек әле!

(«Станок» җыры җырлап, керәшен халык биюен бииләр.)

(Дүрт бала, алга чыгып, ярминкәдә алган әйберләрен күрсәтеп , сөйли.)

Рената.

Тары-бары – растабары

Раскупили все товары,

Ложки золоченные,

Узоры крученные. (Хохлома бизәге белән бизәлгән агач кашыклар күрсәтә.)

Әдилә.

Купили вкусный мед –

Будет сладким весь год! (Жостов бизәге белән бизәлгән савытта бал күрсәтә.)

Софья.

Купили лапти:

Хоть по улице гулять,

Хоть работать,

Хоть плясать! (Чабата күрсәтә.)

Әдилә.

Краше нет татарской вышивки,

От души узоры вышиты. (Чиккән алъяпкыч күрсәтә.)

Бергә.

Все узоры хороши,

Что угодно для души!

(Балалар ярымтүгәрәккә баса, Зәринә уртада.)

Зәринә.

Әйдэгез, бергәләп

Куллардан тотышыйк. (Җитәкләшәләр.)

Җир шары уртак йорт –

Шул йортта дус яшик.

(Соңгы сүздә кулларны өскә күтәрәләр, бер кулларын алда баручының җилкәсенэ куеп, ә икенче куллары белән саубуллашып, җырлый-җырлый чыгып китәләр.)

Кайтабыз, кайтабыз,

Ярминкәдән кайтабыз.

Рус, татар, керәшен, мари –

Барыбыз да дуслар без!