Бергәләп уйнап, күңел ачыйк

№ 183

(Татар халкынын милли гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше аша балаларда шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү буенча зурлар төркемендә шөгыль)

Ләйсән МӨХӘММӘТҖАНОВА, Илзирә ХӘСӘНШИНА,

Казандагы 171 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре  

Максат. Балаларда туган илгә, туган җиргә,туган табигатькә,туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.Татар халык йола бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү,татар халкының-укымышлы,моңлы,биюле,уен көлке яратучы халык икәнлеген балаларга җиткерү, татар халкының тормышы,көнкүреше, үткәне белән танышырга теләк тудыру. Татар халкының гореф-гадәтләре тормыш көнкүреше аша балаларда шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Шөгыль барышы

(Капка төбе күренеше. Каен агачлары үсеп утыра. Авыл өе макеты, коймалар, утыргычлар куелган, пәрдәдә авыл күренеше сурәтләнгән.)

Тәрбияче. Исәнмесез, хәерле кич, әбиләр, әниләр, кунаклар! Әйдәгез әле, бүген сезнең белән яшь чакларга, татар халкының үткәннәренә әйләнеп кайтыйк, бәйрәмнәрне искә төшерик. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана дип уйлыйм мин, чөнки җыр-биюләр, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була бит. Алар сине кайда гына булсаң да, үз авылыңа, үз төбәгеңә тартып тора.

Җәйнең бер матур кичендә балалар авылның елга буендагы бер урамында яшел чирәмлеккә кичке уенга җыелдылар. Сөйләмим әле, үзегез карагыз, башладык!

(Ике малай керә, кулларындагы магнитофонны куялар, як-якка каранып, кызларны эзлиләр, магнитофонны онытып чыгып китәләр. Йорттан капка төбенә бабай чыга, магнитофонны күрә.)

Бабай. Нәрсә бу, каян килгән бу шайтан тартмасы монда? (Капшый торгач, бер төймәсенә баса, магнитофон көй уйнап җибәрә, көй белән бергә бабай заманча бии башлый, тавышны ишетеп, әби дә килеп чыга.)

Әби. Картым, нишлисең, нәрсә булды синең белән, җүләрләндеңме әллә? Абау-абау-у? (Әби дә биеп китә, бии-бии арыйлар, шуннан магнитофон шылт итеп туктый, әби белән бабай да шып итеп килеп утыралар.)

Әби. Хәлем бетте чистый, әле дә ярый, туктады әле каһәр суккан нәмәрсә! (Алъяпкычы белән җилләнә.)

Бабай. Туктамады ул, әнисе, ватылды, ваттык без аны, ничек итеп җавап бирербез икән инде хәзер?

Әби. Кемнеке иде соң ул, кем биргән иде сиңа?

Бабай. Малайлар узып киттеләр, кызлар карый-карый оныттылар бугай, әнә үзләре дә килә түгелме? (Каш өстенә кулын куеп карый.)

Әби. Әйдә, качабыз, картым, күрмәдек, тимәдек диярбез. (Койма артына качалар, ике малай, өч кыз керә.)

Әмир.

Уйнат, Ранэль, магнитофон.

Бераз сикереп алыйк.

Яшь чак килә бер генә,

Кадерен белеп калыйк.

Ранэль.

Хәзер, хәзер уйнаттырам,

Тик бер минут, җәмәгать.

Нәрсә булган, һич аңламыйм?

Эшләми бу әкәмәт.

Алия.

Эшләмәсә, бигрәк әйбәт.

Туйдырды сикерергә.

Менә гармун булса иде.

Рәхәтләнеп биергә.

Камилла.

Бөтен авыл балаларын

Җыеп шушы болында,

Рәхәтләнеп уйнар идек,

Җырлар идек без монда.

Ранэль.

Тик менә ни хәл итәсең?

Гармун уйный белмибез.

Магнитофон акырттырып,

Урам буйлап йөрибез.

Ләйсән.

Дусларым, сезгә бер тәкъдим:

Бүген болай эшлибез:

Әби белән бабайны

Бу уенга дәшәбез!

(Капкага барып шакылдаталар, кычкыралар.)

Балалар. Әбекәй, бабакай! Чыгыгыз әле бире, әбекәй,бабакай!

(Койма өстендә әби белән бабайның курыккан йөзләре күренә.)

Балалар. Исәнмесез, Хәйбулла бабай, исәнмесез, Наилә әби, хәерле кич!

Бабай. Исәнмесез, балакайларым, ни йомыш?

Ләйсән.

Әбекәем, бабакаем!

Безгә ярдәм итегез!

Гармун тотып, зинһар өчен,

Су буена төшегез.

Әби. Су буенда ни калган безгә?

Алия. Без, бүген су буена төшеп, кичке уен ясамакчы идек. Тик гармун уйнаучы егетләребез юк икән, гармун көенә уйнап, җырлап, күңел ачасыбыз килә.

Бабай. Сез нәрсә, балалар, минем су буенда кичке уеннарда йөрер вакытым үткән инде, билем дә авыртып тора. Ай-ай!!! (Билен тота.)

Әби. И балалар, барабыз, барабыз, гармунны да алабыз, хәзер, үскәннәрем. (Бабайга тертеп ала, пышылдап кына.) Кыланып утырма атасы, әйдә, җыен!

Бабай. Эһ, яшь чаклар, кесә тулы борчаклар, кая әле гармуным? (Гармунны ала.)

Әби. Балалар, су буена җырлап төшәбезме соң?

Балалар. Җырлыйбыз, җырлыйбыз!

Әби.

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,

Уйнаган гармуннарга.

Ал чәчәк күк яшик әле,

Бирешмик кайгыларга.

Бабай. Балалар, без яшь чакта ”Кап та коп” дигән уенны бик яратып уйный идек.

Балалар. Без аны беләбез, бабакай, ”Без, без, без” уены ул, әйдәгез, уйныйбыз.

Уен өчен җәзалар;

  1. Әтәч булып кычкыру.
  2. Шигырь сөйләү.
  3. Җыр башкару.
  4. Бию (бию барышында такмак әйтәләр).

1 нче бала.

Бие әле, бие әле,

Биегәнең юк әле.

Сине матур бии, диләр,

Биетеп карыйк әле.

2 нче бала.

Җитәр, җитәр уздырдың,

Бигрәк тузан туздырдың.

Аягыңны шакылдатып,

Колагымны тондырдың! (Көләләр.)

Биюче бала.

Әбиемнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә.

Биемәгәч, җырламагач,

Син монда нәмәстәгә?

Камилла. Әбекәй, син су буена кәрзин алып төштең, анда ниләр бар?

Әби. Кашыклар, сезне кашыкта уйнарга өйрәтим дигән идем.

Балалар. Беләбез без, әбекәй, анысын да булдырабыз.

Әби. Афәрин, мәгез алайса, алыгыз, уйнагыз. (Кашыклар өләшә, бабай гармунда “Әпипә” көен уйный башлый, балалар кашык сугалар.)

Камилла. Әбекәй, ә син биерсең. (Әби бии, такмак әйтә.)

Әби.

Су буенда вак таллык,

Вак таллыкта вак балык.

Шушылай матур күңел ачсак,

Бер сүз дә әйтмәс халык.

Бабай.

Тыпыр-тыпыр-тыпырдашып,

Бергә басаек әле,

Уйнап-көлеп, җырлап биеп,

Күңел ачаек әле. (Бабай биеп китә, әби такмак әйтә.)

Әби.

Бие, бие, Хәйбулла,

Биегән кеше бай була,

Биегән кеше бай булганчы,

Карт алаша тай була.

Бие, бие остарак,

Бер аягың кыскарак,

Ике аягың тигез булса,

Биер идең остарак. (Кызлар көлешәләр, көй туктый, бабай арып барып утыра.)

Әби. Балалар, сез татар халык уеннарын бик яратып  уйныйсыз икән, ә бүген мин сезгә  күмәк уен өйрәтәсем килә. Ул “Куш кулым” дип атала. Ике түгәрәккә басабыз, бер түгәрәк эчтә, берсе тышта, ике түгәрәктә дә балалар саны тигез булырга тиеш. Җырны җырлап әйләнәбез, бер түгәрәк – бер якка, икенчесе икенче якка әйләнә, җырның кушымтасында балалар парлашалар, хәрәкәтләр ясала, кушымта беткәч, яңадан түгәрәк ясала.

Урман буйларына менәм,

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны миндә бирәм,

Дус булырга мәңгегә.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Син бит минем якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

Алма бакчасына кереп,

Алма ашыйсым килә,

Син алмасы,мин чәчәге ,

Булып яшисе килә.

(Уен тәмамлана, балалар тезелеп басалар.)

1 нче бала.

Менә ничек уйнаганнар,

Биегән җырлаганнар.

Безнең бабай һәм әбиләр,

Безнең әти-әниләр.

2 нче бала.

Рәхмәт сезгә барыгызга,

Ямьләдегез бу кичне.

Шулай матур үткәрербез,

Алдагы көнебезне. (Балалар баш ия.)

Тәрбияче. Шуның белән ”Кичке уен” бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!