Остаханәгә сәяхәт
№ 182
(Зурлар төркемендәгеләр өчен шөгыль)
Эльмира ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,
Казандагы 167 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Гүзәлия ГАЛЛӘМОВА,
Казандагы 167 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле мөдире
Максат. Балаларны халык декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, һөнәрчелекнең барлыкка килү тарихы белән таныштыру.
Бурычлар:
– халык иҗатына кызыксыну уяту;
– милли әйберләрнең үзләренә генә хас үзенчәлекләрен ачыклау;
– бизәкләрне дөрес урнаштыру сәләтен үстерү;
– халык сәнгатенә мәхәббәт, милләтара дуслык тәрбияләү;
– сүзлек запасын активлаштыру һәм баету.
Җиһазлау. Пумала, гуашь, агач матрешкалар, алъяпкычлар, салфетка, подставка, мольбертлар, күргәзмә өчен пыяла, тимер, салам, таштан ясалган әйберләр.
Эшчәнлек барышы
(Балалар кунакка остаханәгә киләләр. Анда бер оста өстәл артында утыра.)
Оста. Әйдүк, балалар, исәнмесез. Әйбәт кенә килеп җиттегезме? Әйдәгез, рәхим итегез. Килүегез бик әйбәт булган. Үзегезне остаханә тормышы белән якыннанрак таныштырыйм әле. Монда элек күп кенә халык осталары хезмәт куйган. Карагыз әле, осталар кулы белән эшләнгән нинди матур әйберләр! Нәрсәдән эшләнгән соң болар?
Балалар. Агачтан.
Оста. Ә монысы?
Балалар. Балчыктан, пыяладан, саламнан, таштан…
Оста. Менә шундый матур әйберләр тудыручы кешеләр хөрмәткә лаек. Гомерләрен уенчык ясауга багышлаганнар. Алар онытылмый да, буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп, бүгенге кадәр кыйммәтләре саклана. Бер сүз белән әйткәндә, аларны йөзек кашы дияргә була. Балалар, сезгә тагын бер оста турында сөйлисем килә. Әйдәгез әле, иркенләп утырыгыз да тыңлагыз.
Бик күптәннән, борынгы заманнарда булган бу хәл. Бер авылда агач эшләре остасы яшәгән, куллары алтын булган диләр. Гади генә агач пүләненнән кашык дисеңме, сандык, уенчык дисеңме – ялт итеп ясап куя торган булган. Шулай бервакыт имән агачыннан кызык уенчык кыра: йомры гәүдәле, зур башлы, гаҗәп кызык бер уенчык килеп чыга. Оста бу уенчыкны рәссамга илтеп биргән дә болай дигән: «Я, менә бу уенчыкны матур итеп бизә әле». Рәссам: «Кара әле, нинди гаҗәп уенчык килеп чыккан! Ярар», – дигән дә пумала алып бизәргә керешкән. Ул аның иң элек күзләрен ясаган, аннары елмаеп торган иреннәрен. Башына яулык «бәйләтеп», өстенә күлмәк кигән сыман бизәп тә куйган. Һәм рәссам: «Нинди исем бирим икән сиңа?» – дип уйлый икән. Рәссам озак уйлап тормаган: «Мин сиңа Мәтрүнә дип исем бирим әле», – дигән. Менә шул заманнардан аны ягымлы, йомшак итеп Мәтрүнә дип атаганнар. Дөньяга иң беренчеләрдән булып рус матрешкасы барлыкка килгән. Бөтен илгә шушы курчак турында сүз таралган. Һәрбер халыкның остасы тырышып, бу курчакны форма, бизәү ягыннан үзенчә ясарга омтылган.
Оста. Аны халык телендә «гаҗәп уенчык» дип атыйлар. Балалар, әйтегез әле, нишләп шундый исем биргәннәр икән?
Балалар. Уенчыкны ничек кенә борып, кайсы яктан карасаң да бертөсле. Матрешканы ачкан саен кечкенә-кечкенә берничә матрешкалар чыга.
Оста. Тулы бер гаилә барлыкка килә. Тора бара матрешкаларны милли киемнәр «киертеп» бизәгәннәр. Нинди милләтләр барлыгын беләбез әле без?
Балалар. Рус, татар, мари, удмурт, мордва…
Оста. Халык бу уенчыкны үз итә, русныкы гына түгел, ә күпмилләтле булып санала. Менә бу рәсемнәргә карасагыз, алтын куллы осталар бөтен күңелен биреп, һәрбер элементны җиренә җиткереп бизәгәннәре сизелә. Алар үз эшләренә җаваплы караганнар. Үз эшләренең остасы икәнлекләре күренә.
Балалар, менә без сезнең буяу, гуашь белән рәсемнәр ясыйбыз. Ә менә бик борынгы заманнарда, элек алар булмаган. Рәсемнәрне яшелчә ярдәмендә ясаганнар. Һәрбер яшелчәнең үз төсе булган. Чөгендердән нинди төс алып була?
Балалар. Куе кызыл.
Оста. Кишердән?
Балалар. Сары, әфлисун төсе.
Оста. Яшелчәләрдән генә төс алмаганнар. Агач кайрысын, суган кабыгын, төрле үләннәрне кайнатканнар да башка төсләр китереп чыгарганнар. Мин дә сезгә бүген вакытлыча кул остасы булырга тәкъдим итәм. Миңа ярдәм итегез әле. Карагыз әле, менә монда моңсу гына курчаклар басып тора. Мин аларны бизәргә өлгермәдем, өсләрендә «киемнәре» дә юк. Әйдәгез әле, шушы уенчык матрешкаларга төс кертик. Елмаеп басып торсыннар. Бу эшне парлап башкарабыз. Кайсы милләт вәкилен ясавыгыз анысы сезнең теләктә. Орнаментларны рәсемнәрдән карый аласыз.
(Балалар алъяпкыч кия. Алар үзләре теләгән матрешкалар рәсемен барып алалар һәм өстәлдәге подставкага кыстыралар. Буяу эшенә керешәләр. Эш барышында мәкальләр әйтелә.)
Ашыккан ашка пешкән.
Эш сөйгәнне ил сөяр.
Эш кешене кеше иткән.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Оста. «Эш беткәч, уйнарга ярый», – дигән бөек шагыйребез дә Г.Тукай. Яле, балалар, сезнең курчакларыгызны карыйк әле. Матрешкаларны бик матур итеп бизәгәнсез. Рәхмәт, балалар. Татар халкы әйтүенчә, «Эш остадан курка» мәкале сезгә туры килә. Кайсы милләт вәкилен «ясадыгыз»?
Балалар. Мари, удмурт һ.б.
Оста. Афәрин, балалар! Остаханәмдә мин сезне янәдән көтеп калам.