Нәни сәяхәтчеләр

 № 182

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен күңел ачу чарасы)

Энҗе ВӘЛИЕВА,

Казандагы 146 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Максат. Балаларны Татарстан Республикасы районнары белән таныштыру.

Бурычлар:

– балаларның туган яклары турындагы белемнәрен киңәйтү, Татарстан районнары турында күбрәк белү теләкләрен үстерү;

– Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, татар һәм рус халык уеннарын искә төшерү, милли ашлары турындагы белемнәрен киңәйтү;

– татарча сөйләшү күнекмәләрен камилләштерү;

– туган илгә, телгә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Экран, проектор, Татарстан районнары рәсемнәреннән торган презентация, Татарстан картасы, гель белән тутырылган һава шары,татар орнаментлары белән бизәлгән башмак һәм читек,рус орнаментлары белән эшләнгән сарафан, бизәү өчен башмак һәм сарафан формалары,кишер,суган рәсемнәре төшерелгән маскалар,татар һәм рус халкының милли ризыклары төшерелгән рәсемнәр.

Әзерлек эше. Татарстан турында әңгәмәләр, шигырьләр ятлау, республикабыз табигате белән танышу, татар халык уеннарын өйрәнү.

Кичә барышы

Мин яратам сине, Татарстан!» җыры яңгырый. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары залга үтә.)

Алып баручы.

Татарстан!

Саумы, туган җирем!

Саумы, Казан – гүзәл башкала!

Һәр яңа көн иркен Идел-йортта

Дуслык җыры белән башлана!

Татарстан!

Сабантуйлар иле!

Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны!

Якты нурлар сибеп, балкып торсын

Илебезнең матур, ал таңы!

1 нче бала.

В России мест красивых много,

Но Татарстан – мне всех милей!

Царица здесь одна – природа,

Здесь много рек, озер, полей.

Алып баручы. Хәерле көн, балалар. Мин юкка гына бүгенге очрашуыбызны әлеге шигъри юллар белән башлап җибәрмәдем. Без бүген сезнең белән гүзәл туган җиребез – Ватаныбыз турында сөйләшербез. Мин сезне Татарстаныбыз буенча сәяхәткә чакырам. Сез нәни сәяхәтче булырга әзерме?

Балалар. Әйе, әзер.

Алып баручы. Бик яхшы. Татарстан табигатенең зур өлешен елга-күлләр, урман-үзәннәр, калкулыклар алып тора. Игътибар экранга. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, сез экранда нәрсә күрәсез?

Балалар. Букарта.

Алып баручы. Бик дөрес, бу – безнең Татарстаныбызның картасы. Анда яшел урманнардан, зәңгәр сулыклардан тыш шәһәр, авыллар да урын алган. Әлеге карта безгә сәяхәт итәргә ярдәм итәчәк. Балалар, ә сез нинди төр транспортларга утырып сәяхәткә чыгарга яратасыз?

Балалар. Машина, поезд, автобус, көймәдә…

Алып баручы. Әйе, без сезнең белән җир өсте, су транспортына утырып сәяхәткә чыга алабыз. Ләкин мин һава транспортын сайларга тәкъдим итәм. Сезне һава шарына утырып, сәяхәт итәргә чакырам. Җәй айларында саф һавада сәяхәт итү сезгә ошар дип ышанам. Зал уртасына рәхим итегез!

(Барлык балалар да зал уртасына чыга. Алып баручы һава шарын залга алып чыга. Балалар куллары белән гель тутырылган шарга бәйләнгән бауларга тотыналар. Тәрбияче кулында бинокль, ул балаларга да карарга тәкъдим итә. Музыка яңгырый. Балалар шигырь укый.)

2 нче бала.

Менә шарда очып барам

Якынлашкандай айга.

Ерактан җиргә карыйм:

Әй, кызык икән анда!

3 нче бала.

Әнә Бөгелмә, Казаным,

Күренә минем Ватаным!

Факеллар нурланып яна,

Күрәм нефть фонтанын.

4 нче бала.

Кама заводлары артта,

Идел дәрьясы уңда.

Әнә Зәйдә су керәләр,

Мин һаман юлда, юлда.

5 нче бала.

Тагын нефть вышкалары

Әлмәттә, Азнакайда.

Кырларда иген өлгергән –

Шатлык кына һәркайда.

Алып баручы. Менә, балалар, без сезнең белән Чаллы якларына килеп тә җиткәнбез. Монда җиргә төшеп, ял итеп алырга тәкъдим итәм.

Балалар, сез дә урыннарыгызга утырып, Чаллы шәһәрен күзәтеп алыгыз. Чаллы – зур, матур шәһәр. Ул ял итү урыннары, парклары, скверлары, спорт төзелмәләре белән дан казана. Чаллыда драма театры да, картиналар галериясе дә, концерт залы да бар. Кама автомобиль заводы – Чаллының алдынгы сәнәгать предприятиясе. Ул йөк машиналары, автобуслар чыгара. Әлеге машиналарны илебездә генә түгел, хәтта бөтен дөньядада беләләр. Ошадымы сезгә Чаллы шәһәрендә? Ә сез Чаллы турында нәрсә беләсез?

Балалар. КамАЗ машиналары Ралли-Дакар автоузышларында катнаша. Анда гел җиңүләргә ирешәләр.

Алып баручы. Дөрес. Чаллы шәһәрендә руслар һәм татарлар, шулай ук башка милләт кешеләре дус, тату яши. Әйдәгез, бергәләшеп рус халык уенын уйнап алыйк әле. Мин сезгә “Алтын капка” –“Золотые ворота” уенын уйнарга тәкъдим итәм. (Рус халык уены “Алтын капка” –“Золотые ворота” уйнала.)

Алып баручы. Менә шундый алдынгы заманча шәһәрдә булдык без. Сәяхәтебезне дәвам итеп, мин сезне Кукмара якларына чакырам. Киттекме?

Балалар. Әйдәгез, киттек. (Балалар, шарга утырып, сәяхәтне дәвам итәләр.)

6 нчы бала.

Татарстан!

Республикам минем!

Тынычлык һәм дуслык бакчасы!

Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың,

Авылларың ямьле барчасы.

Алып баручы. Менә без сезнең белән Кукмарада кунакта.

Кукмара үзенең итекләре белән дан тота. Кукмара киез итекләренең ниндие генэ юк монда! Агы, карасы, чиккәне, төрле бизәклесе. Шулай ук монда сыйфатлы өс киемнәре дә тегәләр. Ә сез тагы Кукмара турында ниләр беләсез?

Балалар. Кукмарада метал савыт-саба заводы бар. Анда заманча матур, сыйфатлы табалар, кәстрүлләр һәм башка савыт-саба җитештерәләр.

Алып баручы. Бик тә дөрес. Әле тагы Кукмарада татар халкының уеннарын яратып уйнаганнар. Шуларның иң яратып уйналганы – “Башмакчы” уены. Әйдәгез, без дә уйнап алабыз. (“Башмакчы” татар халык  уены уйнала.)

Алып баручы. Сезне җырлы-моңлы, шигъриятле төбәк – Арчага кунакка алып барасым килә. Әйдәгез әле, күренекле шәхесләр чыккан Арча төбәгенә юл тотыйк.

Арча үзенең бай музейлары белән җәлеп итеп тора. Анда мәдәният тормышы кайный. Шуңадыр да Арча – күренекле кешеләре белән горурланучы төбәк. Арчадан күп кенә җырчылар, артистлар, шагыйрьләр, язучылар, журналистлар чыккан. Сез Арчада туган күренекле шагыйрьне беләсезме?

Балалар. Арча районында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган.

Алып баручы. Дөрес. Нинди әсәрләрен беләсез? (Балалар җавабы тыңланыла.) 

Алып баручы. Тукайның иҗатын яхшы беләсез икән. Элегрәк Арча үзенең читекләре белән дә дан тоткан як иде. Балалар, мин сезгә татар һәм рус орнаментларын кулланып, читекләр, башмаклар, сарафаннар бизәргә тәкъдим итәм. Кемнәрнең теләге бар, бирегә чыгыгыз. (“Читек бизим, башмак бизим, сарафан бизим” дидактик уены уйнала.)

Алып баручы. Балалар, хәзер Буа якларына юл тотарга чакырам. Килегез әле, һава шарында үз урыннарыгызны алыгыз. Сезнең арада Буа якларына эби-бабасына кунакка кайтучылар бармы?

Балалар. Әйе.

Алып баручы. Әйдәле алайса, туган ягың турында бер матур шигырь сөйләп җибәр әле.

7 нче бала.

Һәркайдагы кебек таллар,

Наратлар, юкә, каен –

Ә шулай да син күпләрдән

Ямьлерәк, Буакаем.

Алып баручы. Ренат абыегыз Харис шундый матур сүзләр язган туган ягыбыз турында. Без сезнең белән Буага да күзәтү ясап алыйк.

Буа шәһәрендә туган якны өйрәнү музее, драма театры, сәнгать үзәге эшләп килә. Мәдәният өлкәсе белән бергә, сәнәгать өлкәсе дә зур үсеш алган. Буаның шикәр һәм чүпрә заводын белмәгән кеше юк. Шулай ук авыл хуҗалыгы да алдынгылар рәтендә. Кайсыбер авылларында күп итеп суган, кишер, чөгендер үстерәләр. Әйдәгез әле, без дә сезнең белән ”Бар матур бакча” җырын искә төшереп алыйк. Сез әзерме?

Балалар. Әйе

(Балалар, кулга-кул тотынып, түгәрәк ясыйлар. Бер баланың башына –кишер рәсеме, ә икенчесенә суган рәсеме төшерелгән маскалар кидерелә. Яшелчә булган бала уртада җыр барышында бию хәрәкәтләре ясый. Җыр башта – кишер, аннан суган сүзләре белән башкарыла.)

Бар матур бакча

Анда кишер үсә.

Менә шундый кишер зур,

Менә шундый кечкенә.

Кишер, кишер, кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Алып баручы. Бик матур җырладыгыз. Әле мин сезгә татар халкының “Яшелчәләр” дигән уенын уйнарга да тәкъдим итәм. (“Яшелчәләр” татар халык уены уйнала.)

Алып баручы. Булдырдыгыз, афәрин. Республикабызның тагын матур бер шәһәренә юл тотарга чакырам. Ул минем туган ягым.Мин әлеге районны бик яратам. Яшел Үзән турында ишеткәнегез бармы?

Ул матур, яшел табигатьле районнарыбызның берсе булып санала. Яшел Үзән шәһәренең үзендә күп кенә сәнәгать предприятияләре эшләп килә. Монда “Позис” исемле суыткычлар заводы, фанер заводы, Горький исемендәге суднолар төзелеше заводы уңышли эшли. Моннан тыш, бик күп предприятияләр үз эшләрен алып баралар. Шулай ук Яшел Үзән районына караган “Майский” совхозы яшелчәләр белән республикабызны тәэмин итә. Яшел Үзән шәһәрендәге ипи пешерү комбинаты район халкын хуш исле ипи, тәмле торт, чәкчәк белән көн саен сыйлап тора.

Балалар, мин тагын бер хәрәкәтле  уен уйнап алырга тәкъдим итәм. Бу уен “Самавыр” дип атала. Ә сез татар халкының нинди тәмле ризыклары белән чәй эчәргә яратасыз?

Балалар. Өчпочмак, чәкчәк, кош теле, бавырсак, бәлеш, гөбәдия, кыстыбый…

Алып баручы. Ә рус халкының нинди милли ризыкларын беләсез?

Балалар. Коймак, пәрәмәч, щи.

Алып баручы.Ой, ничек тәмле! Әйдәгез, тизрәк “Самавыр” уенына күчик. (“Самавыр” хәрәкәтле уены уйнала.)

Алып баручы. Балалар, безнең Татарстаныбыз – зур, көчле, ышанычлы республика. Без сезнең белән шундый республикабызда яшәвебез белән горурланабыз. Татарстан халкы тырышлыгы, дус яшәве, ярдәмчел һәм кунакчыл булуы белән аерылып тора. Сезнең белән бергә бүгенге чара шундый күңелле узды. Бүген минем сезне Яшел Үзәннең ипи пешерү комбинатында җитештерелгән бик тәмле һәм баллы чәкчәк белән сыйлыйсым килә. Сезгә дә бүгенге бәйрәм күңелегезгә хуш килгәндер дип өметләнәм.

Татарстаныбызда әле тагы күп шәһәрләр, районнар гөрләп эшли. Алар белән танышуыбызны киләсе күңел ачу чараларында дәвам итәрбез дип өметләнәм. Күңел ачу чарабызны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә.

Татарстан!

Нинди горур исем!

Яңгырыйсың матур җыр кебек!

Дөнья мәйданында даннар яулап,

Мәңге яшә шаулап, гөр килеп!