«Яшьлегем хатирәләре»н укыгач
№ 179
Миңзифа ТАҖЕТДИНОВА,
Чүпрәле районы Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Районыбызның Кече Чынлы авылында туып үскән, хезмәт юлын шунда башлаган, бүгенге көндә КФУның географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов бөтен яшәеше, бөтен эшчәнлеге белән яшь буынга рухи-әхлакый, экологик тәрбия бирү үрнәге булып тора. Без укучылар белән әлеге күренекле якташыбызның тормыш юлын, география фәне буенча эзләнү эшләре алып бару нәтиҗәсендә барлыкка килгән хезмәтләрен өйрәнәбез. Аның хезмәте Мәскәүдә, хәтта чит илләрдә дә югары бәяләнә: алтын медальләргә лаек була.
Җәүдәт Абдулла улының туган ягыбыз географиясе турында да шактый гына хезмәтләре бар. IX сыйныфта татар теле дәресендә «Топонимика» бүлеген үткәндә, «Сөенеч» түгәрәгендә туган як табигате белән танышканда, туган ягыбыз табигате буенча сәяхәт иткәндә, туган ягыбыз табигате турында фәнни-эзләнү эшләре башкарганда, без якташ галимебезнең хезмәтләреннән файдаланабыз. Үзенең туган авылы мәктәбе базасында һәм башкалабызда Җәүдәт Хөсәенов җитәкчелегендә оештырылган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрдә укучыларыбыз чыгыш ясый.
Җәүдәт Хөсәеновның «Мәйдан» журналының быелгы март санында басылып чыккан «Яшьлегем хатирәләре» дигән исемле истәлекләр язмасын укучыларым белән бик яратып укыдык.
«Яшьлегем хатирәләре»ндә татар халкына, туган төбәгебезгә, аерым алганда, Кече Чынлы авылына хас булган гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр якташыбызның хәтерендә яңартылып, бүгенгедәй күз алдына китереп бастырыла. Якташыбызның сабый чагындагы вакыйгаларны бөтен нечкәлекләре белән бүгенгедәй хәтерендә саклый алуына һәм аны искиткеч камил тел белән яза алуына; чынбарлыкны, беркемнән дә курыкмыйча, кыю итеп әйтә алуына чиксез сокландык!
«Үлгәнче яшәгез!» бүлегендә «Аулак өй»ләр үткәрү, яшь парлар өчен өмә белән «дуен кирпече» әзерләү, «дуен кирпече»ннән өйләр төзү, кышка таба исә кунак мәҗлесе үткәрү тәртипләре тәфсилләп сурәтләнгән.
«Телеграмм баганасы чәчәк аткач кайтабыз» бүлегендә исә нәни галимнең җиде айдан әнисе белән бертуган Нурулла абыйсы гаиләсендә тәрбияләнеп үсүе, ак яулыклы Нуриҗамал әбисе турындагы истәлекләре барлана.
«За Нуркай!» бүлегендә «Боз озату» йоласы, солдат хезмәтеннән кайтучы Камалның кыю гамәле тасвирлана.
«Урман» бүлегендә тәрбиягә алган әтисенең күрше хатынына йортка керүе, кабат әйләнеп кайтуы, Бөек Ватан сугышы ивалиды булуына карамастан, бик уңган балта остасы булуы, бригада җитәкләп, алты яшьлек улын да ияртеп, Олы Тархан районында агачтан йортлар, биналар төзеп йөрүе, дәвамлы яңа мәхәббәт тарихы турында бәян ителә; нәни якташыбызның шунда беренче тапкыр чын урманны күреп, аның мәһабәтлегенә сокланауы сурәтләнә.
«Авылым мәзәкләре» бүлегендә Назыйм әбзәй, Егор дәдәй, Фәизләр белән булган юмористик вакыйгалар сөйләнелә.
«Пәкең кая?» бүлегендә Нәҗипнең югалып калмавы, ятимлек ачысы, Фәниянең чын дуслыгы, укытучыларның мәрхәмәтлелеге чагылып үтә.
«Яшьлегем хатирәләре»н укучыларым белән укыгач, әдәбият теориясенә нигезләнеп анализлагач, нәтиҗәләр дә ясадык.
М.Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» исемле повесте стилендәрәк язылганга күрә, «Яшьлегем хатирәләре»н без кечкенә күләмле повесть дип атадык. Чөнки ул, гади истәлекләрдән аермалы буларак, сурәтләү чараларына бик бай, хикәядән аермалы буларак, катнашучылары күп.
«Яшьлегем хатирәләре» әсәре аша без зыялы галимебезне яңа яктан ачтык. Күренекле якташыбыз Җәүдәт Абдуллович Хөсәенов проза өлкәсендә Әмирхан Еникиләр, Мөхәммәт Мәһдиевләр кебек көчле телле икән! Сабый чагыннан ук ул кул арасына кергән, хезмәт чыныгуы алып үскән, табигатьнең матурлыгына самими соклана белгән икән! Мәктәптә уку алдынгысы, тәртипле укучы булган!
«Яшьлегем хатирәләре»ндә гаиләгә җитди караш, гаиләне саклау проблемасын да тотып алабыз.
Сизгер галим, үткен телле язучы җылылык-салкынлык контрасты аша геройларның холкын чагыштырып бирә: гаилә җанлы Камал әнә, тизрәк сөекле хатынын күрү өчен, бозлы суга сикерүдән дә тайчынмый; ә Абдрахман, Нурулла кебекләр җылы өйдән дә чыгып киткәннәр.
Рәхәт тормыш эзләп, гаиләләрен ташлап китүчеләр матур тормышка ирешә алмыйлар: әнисен, ике баласы белән хатынын ташлап, төп йорттан чыгып киткән Абдрахман, читтә үз бәхетен таба алмыйча, вакытсыз вафат була; күршегә йортка кергән Нурулла яңадан үз хатыны янына кайта.
Нинди генә кыенлыклар булса да, тәрбиягә алган баласын ташламаган Бибинур безнең күз алдыбызга көчле, мәрхәмәтле, киң күңелле, тыныч холыклы булып килеп баса. Бездә бу олы йөрәкле татар хатынына карата тирән ихтирам, чиксез соклану хисләре туа.
Ятимлек ачысын үз йөрәге аша үткәргән якташыбыз Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов: «Кеше гомере аккан суга тиң… Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, кадерле бер мизгел булып уза да китә», – дип, гомернең, гаиләнең, кешеләрнең, табигатьнең кадерен белергә, аларны сакларга чакыра төсле…
Туган якка, аның халкына, табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш, башкаларга экологик тәрбия бирү теләге! Менә кайдан килә икән ул тойгылар! Тирәннән! Сабый чактан ук! Туган җир җылысыннан җыйган күңел төпкеленнән!
Рәхмәт, кадерле якташыбызга! Талантлы, нечкә хисле язучыбызга! Гаять акыллы галимебезгә! Тырышлыкларының әҗере олы булсын.
Җәүдәт ага Хөсәеновның «Яшьлегем хатирәләре»ндә Кече Чынлы халкының уңганлыгы, кунакчыллыгы, җыр-биюгә осталыгы аерым бер хөрмәт, ярату белән сугарылган. Елатты да, көлдерде дә безне бу истәлекләр. Ятимлекнең бөтен ачысын татыган чагын, әтиләренең судлашып ташлап китү вакыйгасын укыганда, күзләребез яшьләнде; солдат хезмәтеннән кайтучы Камалның «За Родину, за Сталина, за Нуркай!» – дип, бозлы суга сикерүеннән, Егор дәдәйнең ураза тоту вакыйгасыннан көлке хисе туды.
Кадерле дуслар! Әле сез дөнья күләмендә танылган профессорыбызның автобиографик хикәясен укыдыгызмы? Укымаган булсагыз, менә сезгә дә укырга тәкъдим итәм.