Такмаклы уеннар
№ 177
Гөлнур МОСТАФИНА,
Казан шәһәренең КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячесе
Шигъри такмаклы уеннарны балалар бик ярата. Бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. Уенның сүзләрен бер-ике уйнауда ук ятлату мәҗбүри тугел. Башта уенның тәртибе аңлатыла, аңлаешлы итеп сүзләре укып күрсәтелә. Сүзләрен өйрәнеп беткәч, балалар мөстәкыйль уйный алалар. Такмакны җиңел бер көйгә салырга мөмкин.
1 нче уен – «Туплы уен»
Түм-түгәрәк матур туп,
Ычкындырма – ныграк тот.
Кем төшерә кулыннан,
Чыгып тора уеннан.
Бу уен кечкенәләр төркемендә уйнарга уңайлы. Уен, түгәрәк ясап яки кара-каршы басып, тупны кулдан-кулга күчереп, сүзләрен бергәләп әйтеп башкарыла.
2 нче уен – «Кызыклы уен»
Туп-туры ике сызык,
Сикерүе бик кызык.
Уртада бар бер тасма –
Тасмага ялгыш басма,
Әгәр бассаң китереп –
Кырыйга чык сикереп.
Әлеге сүзләрне сикереп уйнаучы балалар түгел, ә читтә торучылар әйтә. Сызыклар арасы баланың яшенә карап, сикереп чыгарлык итеп сызыла, уртага төсле тасма куела.
3 нче уен – «Алтын капка»
Бу булыр алтын капка,
Ачык тот аны- япма.
Кереп-чыгып йөрегез,
Тукталмасын берегез.
Капкага җил кагылса –
Шап иттереп ябыла.
Көтеп торып керәсен,
Эләктерик берәрсен.
Балалар парлашып, җитәкләшеп бер-бер артлы басалар, шигырьне әйткәндә, «капка» ясап, кулларын өскә күтәрәләр, «капка»дан калганнары үтә. Сүзләрне «капка» ясаучылар әйтә. Алар «капка» эчендә калучыларны саныйлар, исемнәрен әйтәләр.
4 нче уен – «Песи һәм чыпчыклар»
Чырык-чырык чырыклар,
Килеп кунды чыпчыклар.
Җирдән җим чүпләделәр,
Песине күрмәделәр.
Песи йокыдан торды,
Мәкерле план корды.
«Шап» иттереп сикерде,
Бер чыпчыкны эләктерде.
Уенның сүзләрен тәрбияче белән бергә берничә бала әйтә.
5 нче уен – «Яңгыр»
Без уйныйбыз болында
Күктә болыт югында,
Нинди аяз зәңгәр күк,
Бүген яңгыр яумас күк.
Дөбер-дөбер дөбердек,
Күктән килде гөрелдек.
Шыбырдарга тотынды,
Кемнәр качып котылды?
Беренче куплетны – «болында» уйнаучы балалар, икенче куплетны тәрбияче яки аерым бала әйтә. «Яңгыр» булган бала шөлдерле барабан тотып утыра, ул иптәшләрен «юешләтергә» (кулы белән кагылып) тырыша.
6 нчы уен – «Куяннар һәм бүре»
Йоп-йомшак куяннар
Йокыдан уянганнар,
Нинди рәхәт аланда,
Шатланалар алар да.
Тик бүрене күрмиләр,
Читтәнрәк йөрмиләр,
Бүре бик явыз нәрсә,
Уйлап тормый һичнәрсә –
Аланга килеп җитә,
Куянны алып китә.
Башта «куяннар» «йоклыйлар», беренче юлны өйткәндә уяналар, сикергәлиләр, соңыннан «бүре»дән качалар.
7 нче уен – «Паровоз»
Нинди көчле паровоз,
Без артыннан барабыз.
«Тек-тек,тек-тек-тек»,
Менә кузгалып киттек.
Сез дә безгә карагыз –
Нинди кызу барабыз.
Чылбыр кебек төзелдек,
Кемдер калды өзелеп.
Соңгы куплетта «паровоз» тизрәк бара башлый, «вагоннар» өзелеп калмаска тырыша, өзелсә, уеннан чыгып кала
8 нче уен – «Әби һәм үрдәкләр»
Үрдәкләрем, көшегез,
Су буена төшегез,
Мине ныклап тыңлагыз,
Эләксәгез төлкегә,
Калырсыз сез көлкегә.
«Үрдәкләр» су буенда йөриләр.
Әби.
Ярда бер төлке ята,
Үрдәкләрне күзәтә.
Тизрәк очып кайтыгыз,
Оягызга качыгыз.
«Төлке» куа, үрдәкләр качалар.
9 нчы уен – «Чебешләр һәм тилгән»
Сары йомшак чебиләр
Йөгерешеп йөриләр.
Әни тавык җим таба.
Чебиләр килеп каба.
Тавыкның үткен күзе,
Як-якка карый узе,
Тилгәнне күреп ала,
Бар җиргә хәбәр сала:
«Тилгән-тилгән
Чеби алырга килгән,
Качыгыз, тиз булыгыз,
Йортка кереп тулыгыз».
Беренче куплетны – тәрбияче белән бергә берничә бала, икенчесен «тавык» әйтә, «чебиләр» кача, ә «тилгән» аларны куа.
10 нчы уен – «Күбәләк һәм балалар»
Яшел алан түгәрәк,
Очып йөри күбәләк,
Алан буе шау чәчәк,
Күбәләккә бик рәхәт.
Әле куна монсына,
Әле куна ансына.
Көне буе ял итә
Чәчәкләр арасында.
Яшел алан буена
Килеп җитә балалар,
Бер-берсен уздырып,
Күбәләкне куалар.
Күбәләк тә хәйләкәр,
Балаларга тоттырмый,
Очып китә югала,
Бер урында утырмый.
Балалар, түгәрәк ясап, җырлап әйләнәләр, уртадагылары чәчәкләр булып утыралар, «күбәләк» чәчәктән чәчәккә «куна». Читтән балалар килгәч, түгәрәктән чыгып качарга тырыша.