9 май – Җиңү көне

9 май – Җиңү көне

(Балалар бакчасында патриотик  тәрбия бирү алымнары)

 

Наилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,                                                

Казандагы

129 нчы катнаш төрдәге

балалар бакчасы тәрбияче

 

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм сагышлы, моңсу бәйрәм… 9 май  Җиңү көне! Тиздән  Бөек җиңүнең 80  еллыгын билгеләп үтәрбез. Без – тәрбиячеләр, балалар бакчасында тәрбияләнүче, үсеп баручы яшь буынга, балаларга  җиңү көненең асылын  аңлатуны, патриотик тәрбия бирүне  иң мөһим бурычыбыз дип саныйбыз.  Бөек Ватан сугышы һәм  Җиңү бәйрәме темасына балалар белән әңгәмәләр уздырабыз, әсәрләр укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз, әти-әниләр катнашында  Җиңү көненә багышланган күргәзмәләр оештырабыз, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрәбез, сюжетлы-рольле, дидактик һәм хәрәкәтле уеннар уйныйбыз.

                                                      

Дидактик  уеннар

 

  1. «Рәсемнәрне җый».

Материал: сугыш, тынычлык, җиңү бәйрәме турындагы рәсем  кисәкләре.

Максат: кисәкләрдән тулы бер сюжетлы рәсем җыю; балаларның күзаллауларын, сөйләм телен үстерү, сүз байлыкларын активлаштыру; Бөек Ватан сугышы турында, Җиңү көне турындагы белемнәрне системалаштыру.

Уен  барышы: балалар кирәкле кисәкләрне табып, рәсемне  җыялар; шул рәсем турында хикәя төзеп сөйлиләр. Уен рәсемнәр җыелып беткәнче уйнала.

  1. «Кемнең формасы»

Материал: хәрби формалар сурәтләнгән карточкалар.

Максат: хәрбиләр турындагы белемнәрне ныгыту һәм үстерү; хәрби кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү; илне саклаучылар булырга теләк уяту.

Уен барышы: балаларга карточкалар таратып чыгыла. Алар берәм-берәм алга чыгып, карточкада сурәтләнгән хәрби форманың кемнеке булуын аңлаталар.

 

  1. «Нәрсә үзгәрде?»

Материал: уенчык солдатлар, танк, хәрби машина, самолет, вертолёт, корабль.

Максат: хәрби техникалар турындагы белемнәрне ныгыту; аста, өстә, кырыйда, янында, уңда, сулда кебек сүзләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү; тулы җавап бирергә өйрәнү.

Уен барышы: өстәл өстенә предметлар тезеп куела. Бер бала ишек артына чыгып тора, яки артына борыла. Өстәл өстендәге бер яки ике әйбернең урыны үзгәртелә. Бала, игътибар белән карап, нәрсә үзгәргәнне таба. Аның элек кайда торганын, хәзер кайда урнашуын тулы җөмлә белән аңлатып бирә. Уенны икенче бала дәвам итә.

  1. «Хәрби транспорт»

 Беренче вариант

Материал: мини-музей почмагындагы хәрби техника макетлары.

Максат: хәрби техника турындагы белемнәрне ныгыту; сөйләм телен һәм хәтерне үстерү.

Уен барышы: бер бала чыга һәм үзе теләгән техниканы сайлап ала. Аның турында сөйли, аның сугышта катнашкан техникамы яисә яңа модельме икәнен әйтә. Теләгән бала сөйләгәннәрне тулыландыра. 4 – 5 бала сөйли.

Икенче вариант

Материал: хәрби техника һәм аларның күләгәсе ясалган рәсемнәр.

Максат: балаларның логик фикерләү сәләтен  һәм хәтерне үстерү; танып белү күнекмәләрен үстерү; уй-фикерләреңне дәлилләп күрсәтергә өйрәтү.

Уен барышы: өстәл өстенә хәрби техника рәсемнәре куела, тактага аларның күләгәләре эленгән. Бер бала өстәл янына чыгып бер рәсемне сайлап ала, аннан соң, такта янына барып, ул рәсемнең күләгәсен таба. Ул, чынлап та, бу техниканың күләгәсе икәнен дәлилләп бирә. Бала ялгышса, бүтән балалар аны төзәтәләр. Күләгәсе табылган рәсем читкә куела. Уен рәсемнәр беткәнче дәвам итә.

Өченче вариант

Материал: совет һәм дәшман армиясе техникасы,  солдатлары сурәтләнгән карточкалар.

Максат: совет армиясе техникасын, сугышчыларын  танырга өйрәтү; игътибарлылыкны һәм күз хәтерен үстерү; танып белү күнекмәләрен ныгыту.

Уен барышы: бу уенны ике командага бүленеп тә уйнарга була. Яки бер бала карточкаларны ике рәткә бүлеп тезә. Нинди билгеләргә карап  совет яки дошман армиясен тануын әйтеп бирә. Авырсынган балаларга башкалар булыша. Уен 3 – 4 тапкыр уйнала.

 

  1. «Сугышчан бүләкләр»

Материал: орден һәм медальләрнең фоторәсемнәре.

Максат: Бөек Ватан сугышы чорында бирелгән орден һәм медальләр белән таныштыру; сугышчан бүләкләргә сак караш һәм хөрмәт тәрбияләү.

Уен барышы: балалар фоторәсемнәрне игътибар белән карап, үзләренең исендә калган берәр орден яки медаль турында сөйлиләр. Уенда теләгән балалар катнаша, бөтен сугышчан бүләкләрне истә калдыру мәҗбүри түгел.

 

  1. «Тарих тәгәрмәче»

Материал: сугыш күренешләре, Җиңү бәйрәме, хәрби парад сурәтләнгән рәсемнәр.

Максат: балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен ныгыту һәм үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; халкыбызның үткәне белән кызыксыну һәм хөрмәт  тәрбияләү.

Уен барышы: өстәл өстенә аска таба каратып рәсемнәр, аларның өстенә төрле төстәге фишкалар куела. Санамыш ярдәмендә балаларга да шундый ук фишкалар өләшенә. Балалар үзләренеке төсле фишка торган рәсемне алалар һәм анда нәрсә сурәтләнгәнне сөйлиләр. Уенда 4 – 5 фишка өләшенә, фишка эләкмәгән балалар тыңлап утыралар һәм башкаларның сөйләгәннәрен тулыландыралар.

 

                                            Сюжетлы-рольле уеннар

 

  1. «Чик буенда»

Максат: балаларны чик сакчылары хезмәте белән таныштыру; сюжет уйлап чыгаруда мөстәкыйльлек булдыру; тизлек, җитезлек, кыюлык, командаларны төгәл үтәү күнекмәләрен ныгыту.

Атрибутлар: санитар сумкасы (эченә мамык һәм бинт салынган), фляжка, котел, кружка, телефон, бинокль, карта-схема.

Сүзлек өстендә эш: штаб, застава, шпион, разведчик, санитар.

Хәзерлек эше: Б.Окоровның «Пограничники» картинасын карау.

Катнашалар: тәрбияче – застава командиры, балалар – чик буе патруле, разведчиклар, санитарлар, шпионнар булалар.

Уен барышы: патрульләр сакта тора, разведчиклар командир биргән карта буенча әйләнә-тирәне тикшерәләр, санитарлар яралыларга ярдәм күрсәтергә әзер торалар, шпионнар сиздермичә генә чик буена үтеп керергә тырышалар. Буш вакытларда чик буе сакчылары хәрби хәзерлек үтәләр: сикерү, шуышу, йөгерү, «граната» ыргыту буенча ярышалар, командирның әйткәннәрен төгәл үтиләр.

  1. «Моряклар»

Максат: балаларны морякларның эше, тормышы белән таныштыру, уенның сюжетын төзүгә үз өлешләрен кертергә өйрәтү; үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү; рольләрне бүлгәндә уртак фикергә килү, юл куя белү; патриотик хисләр тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: капитан, боцман, кок, якорь, штурвал, трап, рулевой, радист.

Атрибутлар: капитан фуражкасы, моряк якасы, ак халат, медицина приборлары, радионаушниклар, якорь, штурвал,  бинокль.

Уен барышы: капитан (тәрбияче) командасы белән моряклар корабльдә үз урыннарын алалар. Рулевой  штурвал артына баса, кок командага ашарга пешерә, радистлар маршрут төзиләр, доктор команданың сәламәтлеген кайгырта, боцман корабльдә эш барышын тикшерә, матрослар чисталык, тәртип урнаштыралар. Корабль бер утрауга килеп чыга, утрауны тикшерәләр, көтелмәгән хәлләргә юлыгалар (балалар тәкъдиме белән уенның сюжеты үзгәртелеп тора), кыенлыкларны җиңеп, корабль үз юлын дәвам итә.

 

  1. «Очучылар»

Максат: балаларны хәрби һөнәрләр белән таныштыруны дәвам итү; сүз байлыгын һәм диалог төзи белү күнекмәләрен үстерү.

Сүзлек өстендә эш: штурман, бортмеханик, юл хәрәкәтен көйләүче.

Атрибутлар: кызыл һәм яшел флаглар, уенчык самолетлар.

Хәзерлек эше: юл хәрәкәтен көйләүче хезмәте белән танышу, флаглар ярдәмендә самолетларга сигнал бирергә өйрәнү.

Уен барышы: бортмеханиклар самолетларның төзеклеген тикшерәләр, очучы үз урынын ала, штурман карталар ярдәмендә маршрутны билгели, юл хәрәкәтен көйләүче флагларын алып, очу полосасы каршына баса. Аның командасы белән самолетлар очып китә һәм урыннарына кайталар.

 

  1. «Госпиталь»

Максат: балаларны хәрби госпиталь белән, сугыш чоры врачларының  авыр тормышы белән таныштыру;  аларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү; диалогик сөйләм күнекмәләрен үстеү.

Атрибутлар: «Шифаханә» почмагы, ак халат һәм башлыклар (косынка), уенчык медицина приборлары, бинт.

Хәзерлек эше: сугыш чорындагы госпиталь күренешләрен, шул чордагы врачларның эш киемнәрен рәсемнән карау.

Катнашалар: баш врач – тәрбияче, балаларның  кайберсе врач, кайберләре  авырулар була.

Уен барышы: госпитальгә авырулар кабул итәләр, баш врач аларны карап, төрле врачларга җибәрә; врачларның кайсысы авыруларга дару бирә, кайберсе, яраларын бәйли, анализ ала, укол ясый.

                                             Хәрәкәтле уеннар

 

1.«Төз атучылар»

Максат: ком тутырылган капчыкны вертикаль максатка басып, тезләнеп, ятып ату күнекмәләрен үстерү; үз максатыңа ирешү сыйфаты булдыру; түземлелек тәрбияләү.

Җиһазлау: ком тутырылган капчыклар.

Уен барышы: балаларга снайперлар булып уйнарга тәкъдим итү, аларның төз атучылар икәнен аңлату, уенга кызыксыну уяту.

 

«Без – сугышчылар»

Максат: йөгерү, сикерү, шуышу, үрмәләү  буенча күнекмәләрне ныгыту; батыр, көчле буласы килү теләге булдыру; түземлелек тәрбияләү.

Атрибутлар: ком тутырылган капчыклар, дуга, озын бау, кыршау, шакмаклар.

Катнашалар: командир – тәрбияче,  солдатлар – балалар.

Уен барышы: командир командалар бирә, солдатлар командирның приказын төгәл үтиләр. Солдатлар тиз генә стройга тезеләләр, шуышып разведкага китәләр, йөгереп атакага баралар, төрле каршылыклар: ауган агач (дуга) астыннан  үрмәләп чыгалар, сазлыктан  түмгәкләргә сикереп чыгалар,  туннель (кыршаулар) аша үтәләр.