3 гамәл белән чишелә торган мәсьәләләр

3 гамәл белән чишелә торган мәсьәләләр

Алия СИПИЕВА, 
Казандагы Ш. Мәрҗани исемендәге

2 нче гимназия укытучысы

 

Максаты: 3 нче сыйныфта укучыларда 3 гамәлле мәсьәләләрне чишү күнекмәләрен формалаштыру,  исәпләү күнекмәләрен камилләштерү,  игътибарлылык, күзаллау, пөхтәлек тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗә:

1. Предмет күнекмәләр: укучылар 3 гамәлле мәсьәләләрне чишүне өйрәнәчәкләр.

  1. Метапредмет күнекмәләр:
  • регулятив – куелган максат буенча үз эшеңне оештыра белү, белемеңне бәяләү;
  • танып белү – төрле формада бирелгән мәгълүмат (текст, таблица, схема, модель һ.б.) белән эшли белү;
  • коммуникатив – башкаларның фикерен тыңлый һәм үз фикереңне математик төшенчәләр кулланып дәлилли белү.
  1. Шәхси күнекмәләр: 3 гамәлле мәсьәләләрне чишәргә өйрәнү.

Дәрес барышы

  • Исәнмесез, укучылар!

Математика – төгәл фән,

Киләчәкнең тоткасы.

Шуңа күрә һәр укучы

Бик нык өйрәнсен аны.

– Балалар, дәрес уңышлы үтсен өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Укытучыны игътибар белән тыңлый белергә, биремнәрне  тиз һәм төгәл эшләргә.)

  • Әйдәгез, математик диктант эшләп алыйк. Җавапны өтер аша языгыз.

Математик диктант.

– 4 һәм 3 саннарының тапкырчыгышын табыгыз. (12)

– Бүленүче 60, бүлүче 6, өлешне табыгыз. (10)

– 5 не  3 тапкырга зурайтыгыз. (15)

– 5 не 3 кә арттырырга. (8)

– 34 килеп чыксын өчен, 9 га нинди санны киметергә кирәк? (43)

– 28 һәм 17 саннарының суммасы ничәгә тигез? (45)

–  20 не 4 тапкырга киметегез. (5)

– 20 не 4 кә киметегез. (16)

– 35 һәм 25 саннарының суммасын 6 га бүлегез. (10)

  Хәзер җавапларын тикшерик. Бик яхшы. (Математик диктантның җаваплары экранда чагылдырыла.)

  • Әйдәгез, мәсьәләләр чишеп китик.
  1. Рәсемнәр күргәзмәсенә бишенче сыйныфның 8 укучысы 2 шәр рәсем биргән. Күргәзмәгә бишенче сыйныф укучылары барлыгы ничә рәсем биргән?

2 * 8 = 16 (р.)

Җавап. Бишенче сыйныф укучылары 16 рәсем бирде.

 – Мәсьәләнең җавабын нинди гамәл белән таптык? (Тапкырлау.) Афәрин.

 –Алдагы мәсьәләне эшлик.

  1. Рәсемнәр күргәзмәсенә алтынчы сыйныфның 5 укучысы 3 әр рәсем биргән. Күргәзмәгә алтынчы сыйныф укучылары барлыгы ничә рәсем биргән?

3*5 = 15 (р.)

Җавап. Алтынчы сыйныф укучылары 15 рәсем бирде.

  • Мәсьәләнең җавабын нинди гамәл белән таптык? (Тапкырлау.) Бик яхшы.

 Хәзер әлеге ике мәсьәләне берләштерик.

Рәсемнәр күргәзмәсенә бишенче сыйныфның 8 укучысы 2 шәр рәсем, ә алтынчы сыйныфның 5 укучысы 3 әр рәсем биргән. Күргәзмәгә бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары барлыгы ничә рәсем биргән?

 – Барлыгы ничә рәсем икәнен табыйк. 1 нче гамәл итеп 5 нче сыйныф биргән рәсемне табабыз (2*8=16 рәсем), 2 нче гамәл итеп 6 нчы сыйныф биргән рәсемне табабыз (3*5=15 рәсем),  хәзер барлыгын табу өчен килеп чыккан рәсемнәр санын кушабыз (16+15=31 рәсем). Димәк, барлыгы 31 рәсем. Укучылар, дөрес җавап белән танышыгыз, хаталарыгыз юкмы?

1) 2 · 8 = 16 (р.) – 5 нче сыйныф укучылары биргән.

2) 3 · 5 = 15 (р.) – 6 нчы  сыйныф укучылары биргән.

3) 16 + 15 = 31 (р.)

Җавап. Барлыгы 31 рәсем.

– Бу мәсьәләнең чишелешен аңлатма белән дә язып була: 2*8+3*5=31(р.) Әлеге мәсьәләне ничә гамәл белән чиштек? (3)

 – Димәк, дәреснең темасы «3 гамәл белән чишелә торган мәсьәләләр».

 –Укучылар, искә төшереп китик әле, мәсьәлә чишү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

*Мәсьәләне игътибар белән укырга.

*Мәсьәлә шартын билгеләргә һәм соравына игътибар итәргә.

*Мәсьәлә бер гамәл белән генә чишелмәсә, аны өлешләргә бүләргә.

*Чишелешнең дөрес гамәлен сайларга.

*Чишелешне язарга.

* Җавапны язарга.

Хәзер 64 нчы биттәге 2 мәсьәләне карап китик.

Әни килограммы 10 ар сумнан 3 кг бәрәңге һәм килограммы 20 шәр сумнан 5 кг алма сатып алды. Алмалар өчен әни бәрәңгегә караганда ничә сумга күбрәк түләгән?

  • Сорауларга җавап биреп, мәсьәләне чишәбез.

 

  1. Әни бәрәңге өчен ничә сум түләгән?

10 · 3 = 30 (с.) – бәрәңге өчен.

  1. Әни алма өчен ничә сум түләгән?

20 · 5 = 100 (с.) – алма өчен.

  1. Алмалар өчен әни бәрәңгегә караганда ничә сумга күбрәк түләгән?

100 – 30 = 70 (с.)

Җавап. Алмалар өчен әни бәрәңгегә караганда 70 сумга күбрәк түләгән.

– Хәзер дөрес җавап белән танышыгыз, хаталарыгыз юкмы?

  • 10 3 = 30 (с.) – бәрәңге өчен.
  • 20 5 = 100 (с.) – алма өчен.
  • 100 – 30 = 70 (с.)

Җавап. Алмалар өчен әни бәрәңгегә караганда 70 сумга күбрәк түләгән.

 

 –Укучылар, 3 гамәлле мәсьәләләрне чишү белән танышып чыктык. Сезне дәреснең практик өлешендә көтеп калам.

 

2 нче (практик) өлеш

  • Укучылар «3 гамәлле мәсьәләләрне чишү» дип аталган дәресебезнең практик өлешен дәвам итәбез.

1 нче бирем

Буш шакмакларны тутыр һәм мәсьәләне чиш.

Әби 7 гөмбә, малай 6 гөмбәгә күбрәк,  әби белән малайга караганда кыз 3 тапкырга күбрәк гөмбә тапкан. Кыз ничә гөмбә тапкан?

Әби —    ? г.

Малай — ?,       гөмбәгә күбрәк

Кыз –?,  3 тапкырга күбрәк

1) 7 + 6 = 13 (г.) – малай

2) 7 + 13 = 20 (г.) – әби һәм малай

3) 20 • 3 = 60 (г.) – кыз

Җавап. Кыз 60 гөмбә тапкан.

 –Дөреслеген тикшерик: кыз 60 гөмбә тапкан.

2нче бирем

 –Мисалларны чагыштыр.

2·(3+5)….2·3+2·5              (9+6):3….9:3+6:3

4·(5-2)….4·5-4·2                (14-8):2….14:2-8:2

  • Нәрсә искәрергә була? (Паузадан соң бирелә әлеге сорау.)
  • Әйе, барлык аңлатмалар үзара тигез.
  • Дөреслеген тикшереп китик : 2·(3+5)=2·3+2·5              (9+6):3=9:3+6:3

4·(5-2)=4·5-4·2                (14-8):2=14:2-8:2

 Укытучы. Укучылар, бу дәрескә әзерләнгән биремнәр тәмам. Алга таба сезгә уңышлар телим. Сау булыгыз!