Серле күл. Ясалма исемнәр

 («Табигатьне яратам» бүлеге)

(5 нче сыйныфта Татарстанның дәүләт телен өйрәнүче төркем өчен дәрес эшкәртмәсе)

Ирина МАКАРОВА,

Казандагы 144 нче урта  мәктәпнең

 югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: табигать, һөнәрләр, тормыштагы геройлар турында белемнәрен ныгыту, сыйфат сүз төркеменнән исем сүз төркеме ясый алу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет: таныш сүзләргә нигезләнеп бирелгән текстның эчтәлеген аңлау; ясалма исем турында белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту.

Шәхси: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә алу, үзара дуслык хисен тәрбияләү.

Метапредмет:

Регулятив: дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үзеңнең эшчәнлегеңне куелган максатка нигезләнеп төзи алу.

Коммуникатив: җибәрелгән хаталарны булган белемнәргә нигезләнеп төзәтә алу, башкаларның сөйләмен тыңлый, аңлый алу.

Танып белү:

– укучыларның сыйныфташлары һәм укытучы белән  эшчәнлеккә йогынты ясау;

– проблемалы биремнәр ярдәмендә укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Тел күнекмәләре:

– сүзләрнең  мәгънәсен белү;

– җөмләдә сүз тәртибен белү;

– сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү;

– сорау формаларын куллана белү.

Универсаль уку күнекмәләре:

Шәхескә кагылышлы:

– дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

– үз фикереңне әйтә белү;

– парларда килешеп эшли белү;

– иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

– фикереңне дәлилли белү.

Регулятив:

– уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

– куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;

– барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү.

Танып белү:

– язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

– тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

– өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

– гомумиләштерү.

Коммуникатив:

– сөйләмнең диалогик һәм монологик формасы белән эш итә белү;

– хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

– үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

– бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Предметара бәйләнеш: тарих, география, җыр.

Дәрес төре: катнаш дәрес.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль, фронталь, парлап эшләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, таратма карточкалар, «Сәлам» сайты.

Дәрес барышы

  1. Оештыру-мотивлаштыру
  2. Уңай психологик халәт тудыру.

– Исәнмесез, укучылар! Бер-беребез белән исәнләшәбезме?

Көтелгән җавап:

  • Сәлам, дустым! Хәлләр ничек?

Кайда булдың? Мин сагындым.

Син килдең. Мин бик шат!

–  Бездә кыш, кар ява,  Африкада ничек икән? Җырлыйбызмы? («Зоопаркта» җыры)

  • Бу нинди рәсем? Нәрсәләрне күрәсез?

Көтелгән җавап. Бу – Казан шәһәре. Кабан күле. Камал театры. Камышлар үсә. Фонтаннарны күрәбез. Эскәмияләр бар. Педагогика университеты.

– Дөрес. Без үткән дәрестә нинди текст укыдык?

Көтелгән җавап.  Кабан күле турында риваять.

  1. Өй эшен тикшерү.

– Сүзләрне ничек ятладыгыз икән. Туп ыргытам. Сүзләрне тикшерәм.

Легенда – риваять.

Хан сарае – ханский дворец.

Сокровище – хәзинә.

Алтын – золото.

Богатство – байлык.

Враг – дошман.

Яуларга – завоевать.

Башкала – столица.

  1. Актуальләштерү

– Кабан күле кайда урнашкан?

Көтелгән җавап. Казан шәһәре уртасында.

– Казан шәһәре элек нинди булган?

Көтелгән җавап. Бик зур, бик матур һәм бай булган.

– Хан сараенда нәрсәләр күп булган?

Көтелгән җавап. Хәзинәләр, байлыклар, алтыннар күп булган.

  • Дошманнар нигә килгәннәр?

Көтелгән җавап.  Казанны яуларга килгәннәр.

  • Казан ханы алтыннарны кая ташлаган?

Көтелгән җавап.  Кабан күленә ташлаган.

– Син риваятькә ышанасыңмы?

Көтелгән җавап.  Әзрәк ышанам, әзрәк юк. Тарихта Казан ханы бай булган, Казанны дошманнар яулаганнар. Ә алтыннарны күлгә ташлаганына ышанмыйм.

III. Уку мәсьәләсен кую

Сезгә рәсемнәр тәкъдим ителә. Нишләргә кирәк?

Көтелгән җавап. Аларны текст эчтәлеге буенча дөрес урнаштырырга һәм сөйләргә кирәк.

 

–Укучылар, сезнең алда рәсемнәр. Уйлагыз, нәрсә турында укырбыз икән?!

Көтелгән җавап. Урман турында. Хайваннар турында. Күл турында. Кабаннар турында. Табигать турында.

–Хәзер беләбез. Өстәлләрдә карточкалар. Биремнәрне үтибез.

  1. Текстны укып чыгыгыз.

  Элек Кабан түгәрәк күл булган. Күл буенда куе таллар үскән. Күл тирәсендә куе урманнар, сазлыклар урнашкан. Урманда гел төн кебек караңгы булган. Анда еланнар, хайваннар яшәгән.

     Кешеләр дә урманга керергә курыкканнар. Күлгә кабан дуңгызлары гына килеп, су эчкәннәр, ди. Менә шуңа күрә аны Кабан күле дип атаганнар.

  1. Аңламаган сүзләрнең астына сызыгыз.
  2. Исем бирегез. Язып куегыз.
  3. Текст нәрсә турында?
  4. Көтелгән җавап. Кабан күле турында.
  5. Бу текст хикәяме? Риваятьме? Каян белдең?
  6. Көтелгән җавап. Бу – риваять. Монда ди дигән сүз бар. Фигыльләр барысы да билгесез үткән заманда.

–Аңламаган сүзләр булдымы?

Көтелгән җавап.

Түгәрәк – круглое.

Сазлык – болото.

Куе – густ.

Атаганнар – назвали.

(Текст укыла. Диктор (укучы)  тәрҗемә итеп бара.)

  • Текстны ничек исемләдегез?

Көтелгән җавап. Кабан күле.

  • Укучылар, бу рәсемнәр ни өчен бирелгән?

Көтелгән җавап. Текст буенча урнаштырырга.

  • Әйе, эшлибез. 1 минут вакыт бирәм.

Көтелгән җавап. 2 нче рәсем беренче була.

– Әйе, җөмләсе ничек?

Көтелгән җаваплар (берничә бала җавап бирә):

Элек Кабан түгәрәк күл булган.

  • 4 нче рәсем икенче. Күл буенда куе таллар үскән.
  • 5 нче рәсем өченче. Күл тирәсендә куе урманнар, сазлыклар урнашкан.
  • 1 нче рәсем дүртенче. Анда еланнар, хайваннар яшәгән.
  • 3 нче рәсем бишенче. Күлгә кабан дуңгызлары гына килеп су эчкәннәр, ди. Менә шуңа күрә аны Кабан күле дип атаганнар.
  • Бик дөрес. Бер укучы килеп чыккан текстны укый.

Текстка сораулар уйлыйбыз.

Көтелгән җаваплар. Кабан күле нинди булган? Анда нәрсәләр үскән? Күл тирәсендә нәрсәләр урнашкан? Урманда якты булганмы? Кешеләр урманга кергәннәрме? Ә нәрсәләр күлгә килгән? Алар ни өчен килгәннәр? Ни өчен бу күл Кабан күле дип аталган?

– Бик яхшы! Без бүген нинди темага сөйләшәбез соң?

Көтелгән җавап. Табигать турында.

  1. Белем, күнекмәләрне системалаштыру, ныгыту

– Дөрес. Сез табигатьне яратасызмы? Табигатьтә сәяхәт итәсезме? Кая бардыгыз?

Көтелгән җавап. Мин табигатьне яратам. Без гаилә белән походка бардык. Анда гитарада уйнадык. Шашлык пешердек…

  • Ягез, без дә сәяхәткә барыйк әле. («Энем белән икәүләп» җыры.)
  • Укучылар, экранда нинди сүзләр? (Экранда зур, киң, биек, озын, тирән сыйфатлары.)

Көтелгән җавап. Сыйфатлар.

  • Әйе. Зур – большой. Үзгәртәбез. Величина ничек була?

Көтелгән җавап. Зурлык.

  • Ничек ясалган?

Көтелгән җавап. лык ясалма кушымчасы (суффиксы) белән.

(Шушы үрнәк нигезендә барлык сүзләр дә ясала. Һәр сүз бер баладан сорала.)

Зур – зурлык – величина.

Илнең зурлыгы – величина страны.

Кырның зурлыгы – величина, площадь поле.

Болынның зурлыгы – величина луга.

Киң – киңлек – ширина.

Елганың киңлеге – ширина рек.

Юлның киңлеге – ширина дороги.

Биек – биеклек – высота.

Тауның биеклеге – высота горы.

Агачның биеклеге – высота дерева.

Озын– озынлык – длина.

Елганың озынлыгы – длина реки.

Юлның озынлыгы – длина дороги.

Тирән – тирәнлек – глубина.

Күлнең тирәнлеге – глубина озера.

Суның тирәнлеге – глубина воды.

  • Сыйфаттан нинди сүзләр ясалган?

Көтелгән җавап. Исемнәр.

  • Дөрес. 40 нчы бит, 3 нче күнегү. Нишләргә кирәк?

Көтелгән җавап. Диалогны укырга кирәк.

(Укучылар  укый. Диктор тәрҗемә итеп бара.)

  • Укучылар, хәзер шушы информацияне кулланып, диалогны үзгәртәбез.

Үрнәк:

  • Кичә Россия картасыннан карадым.
  • Нәрсәләр белдең?
  • Иң зур күл – Каспий күле, аны диңгез дип йөртәләр. Ул Евразиядә урнашкан. Аның зурлыгы 371 мең кв.км.
  • Ә иң тирән күл турында беләсеңме?
  • Беләм! Байкал. Ул Себердә урнашкан. Аның тирәнлеге 774 м.
  • төрле диалог төзелә.
  • Табышмакларның җавабын табабыз, рәсеме белән тоташтырабыз.

Әкрен – медленно.

Сай – мелкий (не глубокий.)

Тозлы – солёный.

Ага – течёт.

1.        Ул ага. Ул тиз дә, әкрен дә ага. Аның суы тозсыз. Анда балыклар яши. Ул нәрсә?

2.       Ул бик зур. Аның суы тозлы. Анда балыклар, медузалар, краблар яши. Ул бик тирән. Бу нәрсә?

3.       Ул зур да, кечкенә дә, тирән дә, сай да була. Аның суы тозсыз. Ул акмый. Анда балыклар һәм бакалар яши. Бу нәрсә?

Чылбыр буйлап бер-беребезгә сорау бирәбез. Җавап бирә алмаса, башка кешегә күчәбез.

 

– Нәрсә ага?

  • Күл агамы?
  • Елга ничек ага?
  • Күлнең суы нинди?
  • Диңгезнең суы тозлымы, тозсызмы?
  • Диңгездә нәрсәләр яши?
  • Елга саймы, тирәнме?
  • Диңгез сай буламы?
  • Балыксыз диңгез буламы?
  • Күлдә нәрсәләр яши?

 

  • Булдырдыгыз! Мин табышмак әйтәм. Ул зур да, кечкенә дә була. Анда агачлар, чәчәкләр, үләннәр күп. Кешеләр анда ял итәләр. Ул нәрсә?

Көтелгән җавап. Урман.

  • Дөрес. Кем табышмак уйлый?
  • Җаваплар тыңлана.
  • Укучылар, табигатьне яратучы кешеләр нинди һөнәргә өйрәнә?

Көтелгән җавап. Геолог, биолог, сәяхәтче, зоотехник, агроном, урманчы, ветеринар, умартачы, эколог.

  • Дөрес. Аларга нинди сыйфатлар кирәк?

Көтелгән җавап. Игътибарлы, максатчан, иҗади, ярдәмчел, гадел, ягымлы, акыллы, батыр, җаваплы, җитди, тыйнак, тырыш, эшчән, игелекле булырга кирәк.

  • Табигатьтә төрле хәлләр була. Янгын булса, суга батсаң, авырсаң нинди һөнәр кешеләре ярдәм итәчәк?

Көтелгән җавап.  Коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, табиблар.

  • Балаларны кемнәр укыта?

Көтелгән җавап. Укытучылар.

  • Табигатьтәге чүпләрне кемнәр җыя?

Көтелгән җавап.  Җыештыручылар.

– Сез дә һөнәр сайлыйсыздыр. Ягез, «Нинди һөнәр сайларга» җырын җырлыйк әле.

  1. Рефлексия

– Афәрин. Укучылар, без бүген ниләр эшләдек?

Көтелгән җавап.  Укыдык, рәсемнәрне таптык, тәрҗемә иттек. Сөйләдек, җырладык, сораулар уйладык,  диалог төзедек, сыйфаттан исем ясадык һ.б.

  • Нинди темага сөйләштек?

Көтелгән җавап.  Табигать темасына.

– Яхшы. Өй эшен сайлап язып куегыз:

  1. Табигать турында кызыклы факт табарга.
  2. Табигать турында үрнәктәге кебек табышмак уйларга.
  3. Табигать турында диалог төзергә.
  4. Бәяләү, йомгаклау
  • Кемнәр барысын да аңлады, кул күтәрегез?
  • Кемнәр әз генә аңлап бетермәде?
  • Кемнәр бик күп аңламады?
  • Кемнәргә дәрес ошады, шәп булды?
  • Кемнәргә ошамады, начар булды?
  • Кемнәргә яхшы булды?
  • Рәхмәт. Өстәлегездәге смайликка исемегезне һәм үз эшегез өчен билге куегыз, чыкканда тактага элегез.
  • Сау булыгыз!