Һөнәр сайлау

(9 нчы сыйныфта татар теле дәресе)

Гөлнара ХӘЙРУЛЛИНА,

Яшел Үзәндәге 10 гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес барышы

  1. Оештыру
  2. Актуальләштерү

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Дәресне башлыйбыз.

– Әйдәгез, бер видео карап китик әле.

– Укучылар, бүген нинди темага сөйләшәбез?

– Әйе, дөрес, без бүген һөнәр сайлау турында сөйләшәчәкбез.

III. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Дәреслекне ачабыз, 45 нче бит, 6 нчы күнегү.

– “Ялкын” журналында басылган Ләйлә хаты белән танышыйк. Әйдәгез, хатны укыйбыз һәм шул темага сөйләшүне дәвам иттерербез. (ТДИда текстны уку һәм аңлау биремнәре бар.)

Экрандагы хат буенча сораулар:

– Хат нәрсә турында?

– Хатның авторы кем?

– Һөнәр сайлау турында Ләйлә нәрсә уйлый?

– Җир йөзендә нинди һөнәрләр бар?

– Соңгы вакытта нинди яңа һөнәрләр барлыкка килде?

– Ләйләнең әнисе кем булып эшли?

– Аңа һөнәре ошыймы?

– Ләйләнең әтисе кайда эшли?

– Ул нинди уку йортын тәмамлаган?

– Ләйлә хатка нинди нәтиҗәләр ясады?

Дөрес җавап вариантын күрсәтегез. Укажите  правильный вариант ответа (ТДИда 17 – 20 нче биремнәр) (Экранда.)

  1. Хатта нәрсә турында язылган?

а) мәктәптә яхшы уку турында; ә) һөнәр сайлау турында; б) гаиләсе турында.

  1. Ләйләнең әнисе кем булып эшли?

а) укытучы; ә) тәрбияче; б) инженер.

  1. Ләйләнең әтисе нинди уку йортында укыган?

а) Казан федераль университеты; ә) Кама политехника институты; б) Яшел Үзән механика көллияте.

  1. Хәзерге вакытта нинди яңа һөнәрләр барлыкка килде?

а) эшмәкәр; ә) очучы; б) табиб.

Укытучы. Ә хәзер, балалар, ситуатив күнегүләр өстендә эшлибез. (ТДИда 29 – 32 нче биремнәр.) Демоверсиядә һәм әзерлек брошюрасындагы ситуатив биремнәрне карап чыктым һәм бүгенге дәрескә һөнәр турында ситуатив биремнәрне сайладым. Әйдәгез әле, шуларны карап китик әле. (Слайд)

– Сообщите другу (подруге), что на следующей неделе будут проводиться  подготовительные курсы по татарскому языку.

– Спросите у друга (подруги), кем он (она)хочет стать.

– Спросите у друга (подруги), что он (она) знает о будущей профессии.

– Посоветуйте одноклассникам побольше узнавать о профессиях.

– Скажите маме, что после 9 класса хотите поступить в медицинское училище.

Укытучы. Укучылар, ситуатив биремнәрне эшләгәндә, без җөмләне эндәш сүздән башларга тиешбез.

Интерактив  бирем. Тәрҗемәне туры китерергә.

Дустым – мой друг (подруга)

Дусларым – мои друзья

Сыйныфташларым – мои оноклассники

Әнием – моя мама

Әтием – мой папа

Әбием – моя бабушка

Укытучым – мой учитель

Апам – сестра, тетя

Абыем – брат, дядя

Сеңлем – сестренка

Энем – братик

Укытучы. Ә хәзер әйдәгез , ситуатив биремнәрне тәрҗемә итик. 33 нче бирем карап китик. (Хат язу күнекмәләрен булдыру.)

Вы получили письмо от друга (подруги). Напишите ему (ей) письмо объемом не менее 60 слов, ответив на его (её) вопросы.

Мин киләчәк тормышым турында уйланам. Һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный.

Син киләчәктә кем булырга телисең? Әти-әниең, туганнарың кем булып эшли, алар сиңа нинди киңәшләр бирәләр? Сиңа тагын нинди һөнәрләр ошый?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Карина хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең хатларың һәрвакыт кызыклы, мин аларны бик яратып укыйм.

Әйе, һөнәрне дөрес сайлау кеше тормышында зур роль уйный.  Хәзерге вакытта бик күп һөнәрләр бар: укытучы, табиб, сатучы, инженер, шофер һәм башкалар. Менеджер, брокер, эшмәкәр кебек яңа һөнәрләр дә барлыкка килде. Миңа күп һөнәрләр ошый . Ләкин киләчәктә табиб  буласым килә.  Мин бик тырышып биологияне һәм физиканы  өйрәнәм, башка фәннәрдән дә яхшы укырга тырышам.

Минем әти-әнием – югары белемле белгечләр. Әнием – тәрбияче, әтием – инженер. Алар үз эшләрен яраталар һәм миңа да үзем яраткан эшне сайларга киңәш бирәләр.

Мин сиңа бик күп яздым. Үзеңнең хәлләрең ничек? Ничек укыйсың, имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Әти-әниең авырмыймы? Шулар турында яз, дустым.

Синнән хат көтеп, дустың Карина.

24 нче май, 2024 нче ел

Хатның 3 өлештән торганы аңлатыла. 1 нче һәм 3 нче өлешләре һәр вариант өчен дә бертөрле булырга мөмкин, шуңа күрә аны истә калдырырга кирәк.

Интерактив бирем. Расположите предложения в нужном порядке.

(Сорауларга җавапны укучылар битләрдә язалар яисә сорауларга телдән җавап бирәләр.)

Укытучы. Укучылар, һөнәр сайлау – һәркемнең тормышында бик мөһим нәрсә. Һәрбер кеше үзенең күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлый һәм аңа гомерен багышлый.

Без бүген һөнәр темасына сөйләштек. Имтиханнарда һөнәр белән бәйле биремнәр туры килсә, сез аларны, һичшиксез, бишле билгесенә башкарачаксыз, дип ышанам.

Ә хәзергә дәрес тәмам. Рәхмәт сезгә дәрестә актив булганыгыз өчен. Билгеләр … Сау булыгыз.