Һәр карашың – гыйлем нуры синең, һәр сүзеңдә – синең изгелек

(Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан үзенең 60 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, Казандагы 55 нче мәктәпнең беренче директоры Әнәс Сәлах улы Сәлахов багышланган сыйныфтан тыш чара. 8 – 11 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.)

Нәфисә СӘМӘРХАНОВА, Әнисә САДЫЙКОВА,

Казандагы 55 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Кичә барышы

(Сәхнәдә укучылар хоры “Укытучыма” Э.Мөминова сүзләре, И.Хисамов көе) җырын башкара. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.)

1 нче алып баручы.

Укытучысыз кеше булмый,

Ул – һава кебек кирәк.

Укытучың булмаганда

Тибүдән туктый йөрәк.

2 нче алып баручы.

Гомеремнең тәүге язларыннан,

Әткәм-әнкәм белән янәшә,

Берәү яши һаман күңелемдә,

Үткәннәрдән кайтып эндәшә.

1 нче алып баручы. Гомеренең  60 елын Әнәс Сәлах улы Сәлахов балаларга багышлый. Бу шәхес сугышта булмаган, ә бүләкләре Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннардан да күбрәк. ”Почет билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, “Бөек Ватан сугышы елларында хезмәттә күрсәткән батырлыгы өчен”, “Хезмәттә күрсәткән батырлыгы өчен”, “Хезмәт өчен” медальләре. Барысы – 12 бүләк.Әнәс Сәлах улы Сәлахов – Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы булган шәхес. Ул – дәрәҗәле “СССРның халык укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек укытучы. Менә безнең мәктәпнең беренче директоры нинди кеше!

2 нче алып баручы. “Безнең республикада укытучы Әнәс Сәлахович эшли.Ул – үзендә укытучыда булырга тиешле бөтен сыйфатларны  булдырган шәхес”, – дигән бәя биргән иде республиканың беренче Президенты М.Ш.Шәймиев.

Ә аның укытучылык эшчәнлеге менә ничек башланып китте… (Алып баручылар кереп китә.)

1 нче күренеш

(Сәхнәдә авыл күренеше. Авыл халкы тыз- быз йөгерешә. Сәхнәгә 18 яшьлек, аксый-аксый,бер егет килеп керә.)

Әнәс. Исәнме, Шәмсинур апа. Нәрсә булды? Халык ник йөгерешә?

Шәмсинур апа. Сугыш, энем, герман сугыш башлаган. (Шәмсинур апа елап, Әнәсне кочаклап ала.) И балам, нишләрбез инде?

(Шулвакыт сәхнәгә гармун тотып, яшьләр чыга.”Герман” көен җырлап, сәхнәдән чыгып китәләр.)

2 нче күренеш

(Сәхнәдә райком кабинеты. Өстәл артында райком рәисе утыра, ишектән Әнәс килеп керә.)

– Исәнмесез, керергә ярыймы?

– Әйдәгез, әйдә, узыгыз.

– Рәшит абый, мин Үрнәк һәм Сабанчы авыллары мәктәпләрен, укытучылар һәм балалар белән бергә, яңа уку елына әзерләдем.

– Рәхмәт, энем. (Рәис Әнәснең җилкәсеннән кага.) Без сине Ямбахты авылына мәктәп директоры итеп җибәрәбез. (Әнәс, өстәл артына утырып, гариза яза, рәис янында басып тора. Сәхнә артыннан укучы сөйли.)

Укучы.

Уч төбенә куеп Җирне гүя,

Бүгенгесен аның, үткәнен

Күрсәтте ул безгә…

урап кайттык

Күрелмәгән илләр үтәли.

Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

Көрәшергә безне өндәде:

– Яратыгыз Җирне! – диде һаман,

Ләкин:

– Мине яратыгыз! – димәде.

Аңа бүген еллар аша карыйм:

Көлеп басып тора күңелдә…

Ах, хәйләкәр абый!

Җирне, кешеләрне яраттырып

Яраттырган икән үзен дә!

3 нче күренеш

(Укытучылар бүлмәсе. Өстәл артында, белдерүләр тактасы янында укытучылар. Икенче өстәл артында олы яшьтәге бер ир кеше өстәлдәге язуларны укый, ерта, чүп чиләгенә ыргыта. Ишектән Әнәс килеп керә.)

Әнәс. Хәерле көн. Исәнмесез! Менә минем дипломым һәм юлламам. Мине сезнең мәктәпкә директор итеп җибәрделәр. (Ир кеше Әнәскә игътибар итми.Үз эшен дәвам итә. Калган укытучылар исәнләшәләр.)

– Мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу апаң булам.

– Ә мин башлангыч сыйныфларда укытам, Сара апаң булам.

– Мин математика укытучысы  Фәния Саматовна. (Шулвакыт  ир кеше, өстәл артыннан чыгып, Әнәскә мөһер һәм штамп тапшыра.)

– Мә, иптәш директор, бу сезгә! (Әнәс мөһер һәм штампны оялып кына кесәсенә салып куя. Сәхнә артыннан Таһир Шәмсуаровның шигыре укыла.)

Мактауларга лаек укытучы!

Ул бит безгә белем бирүче.

Белем чишмәсенең күзе бит ул

Зиһеннәргә аңнар төрүче.

Укытучы! Күпме нәни күзләр

Карашларын аңа төбәгән.

Күзләр аша күңел түрләренә

Акыл сүзен җыеп төпләгән.

Тәүге хәреф, сүзне, җөмләләрне

Укытучы безгә өйрәтте.

Тукай теле аша туган матур,

Саф татарча шигырь сөйләтте.

Укытучым, аның дәресләре,

Туган мәктәп мәңге хәтердә,

Тәүге дәресемне күрер өчен

Кайтыр идем очып хәзер дә.

4 нче күренеш

(Укытучылар бүлмәсе. Укытучылар өстәл арттында утырган. Түрдә – Әнәс Сәлахов.)

– Коллегалар, менә 1944 елның уку елы башлана. Без сезнең белән зур эш башкардык. Балаларны ачлыктан саклап калдык. Без башлаган эшне киләчәктә дә дәвам итәрсез дип уйлыйм. Мин үземнең туган авылыма кайтам. Ялга кайткач, мәктәпнең, укучыларның хәлен күреп, йөрәгем әрнеде. Авылдашларыма ярдәм итәсем килә. (Укытучылар, торып, директор янына барып басалар, кемдер кочаклый, кемдер җилкәсеннән кага.)

– Рәхмәт, сезнең яхшылыкларыгызны мәңге онытмабыз.

1 нче алып баручы (Фәнис Яруллинның “Сез кирәк” шигырен сөйли).

Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң туры юлны

Сайлашырга сез кирәк.

Алда көрәшләр дә булыр,

Югалып калсак кинәт –

Егылганда тотынырга,

Көч бирергә сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк,

Күз яшьләрен сөртә-сөртә,

Юатырга сез кирәк.

Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк –

Сез кирәк, укытучылар,

Безгә һәрчак сез кирәк!

5 нче күренеш

(Бакча. Бакчада балалар уңыш җыя. Көлешәләр, сөйләшәләр. Барысының кәефләре күтәренке.)

– Абый, карагыз әле, быел кабак нинди зур! Күтәреп тә булмый.

(Икенче яктан ике бала бер чиләк алма күтәреп килеп керә.)

– Абый, хуш исле алмалар… Кыш буе рәхәтләнеп мәктәптә алма компоты  эчәбез икән.

– Әле пешекче апалар алма бәлеше дә пешерерләр! (Әнәс балалар белән уңыш җыя. Шулвакыт сәхнә артыннан.) “Колхоз биргән 80 гектар җирнең 3 гектарына алма бакчасы утырттылар.Үзләренең ярдәмче фермаларын булдырдылар. Анда дуңгызлар, кош-кортлар үрчеттеләр. Әнәс Сәлах улы 16 ел буе туган мәктәбендә директор булып эшли, тарих фәнен укыта. Ул җитәкләгән мәктәптән бик күп талантлы, алдынгы, уңышлы шәхесләр үсеп чыга”.

(Сәхнәдә “Мәктәп еллары” җыры (М.Минһаҗев көе, З.Минһаҗева сүзләре) яңгырый.)

2 нче алып баручы. 1961  елда Әнәс Сәлах улын Казанга күчерәләр. 68 нче мәктәпкә директор итеп билгелиләр.

(Балалар хоры “Казан кичләре” җырын (Х.Туфан сүзләре, С.Садыйкова көе) башкара. Ике пар вальс бии.)

1 нче алып баручы. 1970 елны 55 нче мәктәпне төзи башлыйлар. Әнәс Сәлах улы көне-төне төзүчеләр янында. Кирпеч ташый, обой ябыштыра. Мәктәп 4 ай эчендә төзелеп бетә. Әнәс Сәлах улы 18 ел 55 нче мәктәпне җитәкли.

2 нче алып баручы (Гөлфия Гыйззәтованың “Бәхет” шигырен укый).

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Яхшылыктан орлык сала алсам,

Һәр баланың сизгер йөрәгенә

Яратырлык ачкыч таба алсам,

Кирәк чакта шагыйрь, артист булып

Бала күңелләрен яуласам,

Сыйныфымда булган һәр баланың

Якын дусты булып кала алсам,

Ә балалар олыларны зурлап,

Кечеләрне кече итсәләр,

Үсеп җитеп, илгә хезмәт итеп,

Туган җирне өзелеп сөйсәләр,

Менә шушы инде олы бәхет:

Язмышларның тәңгәл килеше,

Әниемнән алган һөнәремнең –

Хезмәтемнең хәләл җимеше.