Һади Такташның «Алсу» поэмасын өйрәнүне дәвам иттерү

№ 198

(7 нче сыйныф. Рус төркеме. Татар әдәбияты дәресе)

Гөлнара САФИНА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең I  квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Русалина МИХАЙЛОВА, 

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Максат:

– Һади Такташның «Алсу» шигырен өйрәнү;

– поэманы  аңлау, эчтәлекне үзләштерү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү;

– укучыларда белемгә омтылыш уяту, җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Предметара бәйләнеш: рус теле.

Җиһазлау: дәреслек (Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К., Гыйззәтуллина Л.М. Татар әдәбияты. 7 нче сыйныф, 2015), компьютер, экран, проектор, презентация.

Эшчәнлекне оештыру формасы:  парлап, төркемнәрдә эш.

Метод: проблемалы ситуация тудыру.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Планлаштырылган нәтиҗә
I. Оештыру- мотивация

1 нче адым: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру

– Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез әле, кулларыбызны тотышыйк та күңелдән генә бер-беребезгә изге теләкләр телик, дәрестә бер-беребезгә ярдәм итик. Бер-беребезгә карап, елмайыйк әле, бүлмәбез шатлык хисе белән тулсын.

– Укучылар, әйтегез әле, бер-берегезгә нинди теләкләр теләдегез?

– Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыйк, бер-беребезгә ярдәм итеп, актив катнашыйк.

Укучылар кулларны-кулга  тотынышалар, күңелдән генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр, бер-берсенә карап елмаялар.

 

 

 

 

 

Берничә укучы теләкләрне кычкырып әйтә.

Коммуникатив: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. (Укучылар, бер-берсенә теләкләр теләп, уңай атмосфера тудыралар.)

Шәхси: яхшы укучы сыйфатын аңлау.

2 нче адым: эшкә кызыксыну уяту. Әсәрне өйрәнергә әзерләү

 

 

 

 

 

– Укучылар, үткән дәрестә кем иҗатын өйрәндек?

– ҺадиТакташ кем ул?

– Без аның нинди әсәре белән таныштык?

– «Алсу» әсәре нинди жанрга карый?

– Нәрсә ул поэма?

Укучылар Һ.Такташ турында белгәннәрен сөйлиләр. Тест сорауларына җавап бирәләр.

 

– «Алсу» поэмасы.

– Поэма – лиро-эпик жанрга карый. Анда сурәтләнгән вакыйгаларны, төрле хәлләрне аерып алып, хикәяләп сөйләп була. Шул ягы белән ул эпик әсәрләргә ошаган. Тик анда хис-кичерешләр көчле. Лирик әсәрләргә хас ритм һәм интонация сакланганга күрә, ул көчлерәк тәэсир итә.

Коммуникатив: бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

үз фикерләренә ышандыра белү.

 

 

 

 

3 нче адым: уку мәсьәләсен кую

Максат: белгәннәр нигезендә ачыклап     бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую.

– Хәзер, тактадагы рәсемнәргә карагыз.

– Бу иллюстрацияләр каян алынган? Поэманың кайсы   урынына туры килә? Шул урынны дәреслектән табып укыйк.

– Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Кем өсти?

– Бүген без Һ.Такташның «Алсу» поэмасын өйрәнүне дәвам иттерербез. Поэмага анализ ясап, эчтәлеген табарбыз. Автор фикерен ачыкларбыз.

 

 

 

– «Алсу» поэмасыннан.

 

 

(Бер укучы укый.)

 

– Әйе, юк, килешмибез…

 

 

Парларда эш.

 

 

Регулятив:

– дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

– укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

II. Уку мәсьәләсен чишү

Максат: поэманың эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табу;

аңлау өчен шартлар тудыру.

– Бүген без сезнең белән  Һ.Такташның «Алсу» поэмасын укуны дәвам итәрбез.

– Укучылар, игътибар белән экраннарга карыйк әле. Бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

– Укучылар, сез ничек фаразлыйсыз? Өзегебез ни турында булыр икән?

– Яхшы, укучылар. Хәзер сүзлек белән дә танышыйк. Өзекне уку вакытында нинди аңлашылмаган сүзләр очрады?

Сүзлек өстендә эш.

Сүзләрне дөрес уку, әйтү, тәрҗемәсе белән танышу, сүзлек дәфтәренә язып кую.

Ирексездән – поневоле

Каһәр суккан – проклятый

Кызый – девка, девочка

Карты – любимый человек, старик

Күңел ярсуы – душевная ярость, раздражение

Ачуым килмәгәе – зла не хватает

Керфекләр бер ноктага төртелүе – уставиться в одну точку

Канга тоз салу – портить кровь, раздражать

– Ә хәзер өзекне укуны дәвам итәбез. Кулларыгызга карандашларны алып уку вакытында очраган тагын нинди таныш булмаган сүзләр очрады, асларына сызып барыгыз

– Укучылар  сез бу бүлеккә нинди исем куяр идегез?

 

 

 

– Хыялый Алсу.

 

 

 

– Алсуның хыялыйланып, хат язуы.

 

 

(Мәгънәләре ачыклана, сүзләрне аңлаталар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.)

 

 

(Аңлашылмаган сүзләрне аерып алалар, укыйлар. Сүзлек өстендә эш татар теленең аңлатмалы сүзлеген һәм татарча-русча сүзлек  кулланып оештырыла.)

 

 

 

(Укучылар, чылбырлап, поэманы укып чыгалар,  таныш булмаган сүзләрнең астына сызып баралар.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

(Исемнәрне тәкъдим итәләр.)

Шәхси:

укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;

– парларда һәм төркемнәрдә  эшли белү.

Регулятив:

– уку бурычларын кую;

– максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү:

– тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

– төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау.

Коммуникатив:

– башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

үз фикерләреңә ышандыра белү.

III. Рефлексия

Максат: дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

 

– Дәрестә нинди уку максаты чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?

– Укучылар, Алсу беренче бүлектә нинди иде, ә икенче бүлектә? (Алсуга характеристика бирелә.)

– Эш дәфтәрләрегезгә язып куегыз әле: Алсу 1 нче бүлектә, Алсу икенче бүлектә диеп…

 

 

 

 

 

 

– Без бүген дәрестә Һ.Такташның «Алсу» поэмасын өйрәнүне дәвам иттердек. Әсәрнең эчтәлеген ачыкладык.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар:

а) дәрестә нинди уку максаты чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?

– Сорауларга үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – «5»ле;

– куелган сорауларга җавап тулы булмаса – «4»ле;

– «Дәрестә нинди уку максаты чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?» дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә  – «3»;

– укытучы яисә иптәше ярдәме белән  дә сөйләп бирә алмаса – «2».

Коммуникатив:

бүтәннәрнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау;

үз фикерләреңне тулы, төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

IV. Дәрескә гомуми бәя

 

– Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.

 

Укучылар гомуми билге куялар. Регулятив:

– дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү:

– үзара контроль булдыру;

– үз эшчәнлекләрен бәяләү.

V. Өй эше бирү

 

 

Өйгә эш:

I. вариант. Еракта яшәүче дустыгызга хат языгыз.

II вариант. Сыйныфташларыгыз белән бергә төшкән фоторәсемнәрне туплагыз Аларга аңлатма биреп, альбом эшләгез.

 

  Регулятив:

үз эшчәнлегең белән идарә итү;

– өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итә белү.