Җәйге чорда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү аша татар телен үстерү

Римма БАРИЕВА,

Казандагы 384 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Тормыш эшчәнлегенең куркынычсызлык нигезләрен формалаштыру бу теманың максаты булып  булып тора:

– балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен формалаштыру;

– балаларда шәхси иминлеккә һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлегенә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру;

– балаларның таныш булмаган кешеләр белән аралашканда дөрес тәртип турында белемнәрен киңәйтү һәм системалаштыру;

– балаларда урамда, юлда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту;

– куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыруда уеннар аша татар телен өйрәтү.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шартларында балаларның иминлеге һәм тормыш эшчәнлеге нигезләрен формалаштыру актуаль һәм әһәмиятле проблема булып тора, чөнки ул балаларга җәйге чорда куркынычсызлык, тәртип кагыйдәләре турында мәгълүмат бирүнең, аларның көнкүрештә куркынычсызлык тәртип тәҗрибәсе алуның объектив кирәклеге белән бәйле.

Шулай ук балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү – бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Туган телгә өйрәтү, сөйләм телен үстерү бурычларын чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Шуларның берсе –уеннар.

Уеннар барышында сөйләм теле үстерү белән бергә балаларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләте дә үсә, тормыш-көнкүрешкә һәм тирә-юньгә карата булган мөнәсәбәт формалаша, бала ана теленең матурлыгын тоярга, аның яңгырашын аңларга, яратырга өйрәтә.

Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, музыкаль, дидактик уеннар,үстерешле, танып белү уеннары һ.б. Уеннарның кайберләре физик тәрбия чарасы булса, икенчеләре эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә.

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше.

Белем бирү ситуациясен уен-сәяхәт яки уен-квесты формасында үткәрергә мөмкин. Балалар өчен кызыклы булган мондый форма шәһәр буйлап сәяхәт итү, урамда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштыра. Мәсәлән, балалар өчен бик кызыклы булган “Урманга сәяхәт” уенын тәкъдим итәм. Бу уен төркемдә яки уен мәйданчыгында үткәрелергә мөмкин. Уен вакытында урманда куркыныч хәлләр турында сөйләү аша табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаша, балалар үсемлекләр, гөмбәләр, бөҗәкләр, кыргый хайваннар һәм кошлар белән танышу аша туган телне ныгыта. Шулай ук “Шикле бүләк” уены аша балаларда терроризмга һәм экстремизмга каршы тору нигезләрен, балаларның куркыныч ситуацияләрдә, төрле предметлар турындагы күзаллаулары формалаша.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: уен ситуацияләрен модельләштерү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм күнекмәләрен үзләштерүнең мөһим этабы булып тора. Куркыныч предметлар белән эш итүне имитацияләү балаларда куркынычсызлык тәҗрибәсен формалаштыру мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, «Курчак өйдә ялгыз» уенын уйнаганда балалар өлкәннәр булмаганда, чит кешеләргә җавап биреп, ишеккә якын килергә, бигрәк тә аны ачарга ярамаганлыгын аңлыйлар.

Уенчыклардан төп урынны курчак алып тора. Мин аны үз эшемдә һәрвакыт кулланам. Курчак, балалар кебек, «туган телне өйрәнә». Аның белән төрле уеннар оештырам: «Курчакны юындыру», «Курчакны киендерү» һ.б.

Һәр уенда да телефоннан сөйләшү моментын кертергә тырышам. Моның нәтиҗәсе дә күңелле: матур сөйләмгә өйрәнү белән берлектә, әдәплелек сыйфатлары да арта.

Таныш яки таныш булмаган уен ситуациясендә балалар үзләренә таныш булмаган өлкәннәрнең аларга мөрәҗәгать итүләренә җавап бирүдән баш тартырга өйрәнәләр. Моннан тыш «Перекресток», «Светофорсыз урамны ничек кичәргә» уеннарында балаларда юлда тәртип күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итәбез, куркыныч ситуацияләр килеп чыгуның сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре турында күзаллаулар үстерәбез.

Әйтик, «Югалды» ситуацияле уены аша балаларда үзләренең өй адресын һәм фамилияләрен, якын туганнарының исемнәрен әйтү осталыгы ныгый.

«Иминлек» белем бирү эшчәнлеге буенча сюжетлы-рольле уен эшнең иң нәтиҗәле формасы булып тора. Балаларга, бигрәк тә малайларга, «ЮХИДИ инспекторы» һәм «Юл-патруль хезмәте» кебек уеннар ярдәмгә килә. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән эффектив таныштырыла.

«Айболит» яки «Хастаханә» кебек сюжетлы-рольле уен уйнаганда, балалар уен формасында авырмаска һәм кайбер авырулардан ничек сакланырга икәнен, шулай ук сәламәтлеккә сакчыл караш, сизгерлек, авыру кешегә карата кайгыртучанлык күрсәтә белү формалаша. Җаваплылык, дуслык, табиб һөнәренә хөрмәт тәрбияләнелә.

Дидактик уен – балаларда куркынычсыз тәртип формалаштыруны хәл итүнең бер чарасы.

Аның ярдәмендә кечкенә балаларны кызыклы эшчәнлеккә өйрәтү мөмкинлеге барлыкка килә.

Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана башлый.

Балаларны туган теленә өйрәткәндә дидактик уеннарны кулланып, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылам. Моның өчен миңа “Юлда йөрү кагыйдәләре», «Юл билгеләрен өйрәнәбез», “Юл хәрәкәте билгеләре конструкторы” дигән уеннар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Шулай ук “Өйдә кем яши?”, “Кем юк?”, “Нәрсә юк?”, “Тупны өлешләрдән җый”, “Бел, әйт, сана”, “Серле шакмак” кебек уеннар ярдәмгә килә.

Сулык янында ял иткәндә һәм экстремаль ситуацияләрдә эш итү өчен кирәкле белем, күнекмәләрен камилләштерәбез. Балаларда сулык янында ял иткәндә үз-үзеңне тоту тәртип кагыйдәләрен, судагы бәхетсезлек очракларын профилактикасын үткәрү, саклык һәм үз үзеңне саклау хисе тәрбияләнә. “Туп артыннан суга кермә”, “Дельфиннар”кебек уеннарны уйнап, яр буенда уйнама, үзең генә су буена барма тешенчәләре аша туган телне үзләштерәбез.

Ә инде “Күләгәсен тап” уенының төп максаты – тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган әйберләрне истә калдыруга күнегүләр ясау һәм балаларны куркыныч әйберләр белән саксыз эш итеп үзләренә нәтиҗәләр ясарга өйрәтү.

Шулай ук балаларның янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен ныгытып, аларның янгын сүндерүче кешеләрнең тормышын саклау буенча эше, кешеләргә янгынны сүндерергә ярдәм итүче техника турында белем формалаштырабыз. Янгын сүндерү вакытында кирәкле әйберләр турында күзаллау һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгын, янгын сүндерү машинасы, янгын сүндерүче сүзләрен ныгыту турында белемнәрен ныгыту безнең бурыч булып тора.

Моннан тыш, урман куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында онытырга ярамый. Проблемалы ситуацияләрне хәл иткәндә игътибарны, хәтерне, фикерләүне, үз-үзеңне саклау инстинктын үстереп, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт һәм җаваплылык тәрбияләү – төп бурычларыбызның берсе. Табигать белән аралашканда балалар күптөрле нәрсәләрне, бу искиткеч мохитне саклауның мөһимлеген аңлыйлар һәм искиткеч планетабызның намуслы хуҗалары булырга өйрәнәләр.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларның исендә калдыру өчен “Дүртенче артык” дидактик уены аша ныгытабыз.

Бу уенны уйнаганда балаларның сүз байлыгы арта, игътибарлык, иҗади фикерләү, хәтер, күзаллау, мөстәкыйльлелек тәрбияләнә. Шулай ук предметларны үзләренә генә хас булган билгеләре буенча төркемләъ һәм

балаларны куркыныч әйберләр (энәләр, качылар, шырпы, дарулар һ.б.) белән уйнамаска өйрәтү. Мәсәлән: Шырпы уенчык түгел, янгын чыгарга мөмкин һ.б.

Ә инде “Дөрес таркат” уенын уйнаганда балаларның ашыгыч хезмәт күрсәтү һөнәрләре турында белемнәрен ныгытабыз, аларның телефон номерларын, махсус машиналар һәм аларны кайсы вакытта чакырырга кирәклеге турында белемнәрен камилләштерәбез. Шулай ук исемнәрен татарча әйтергә өйрәтеп, сүз байлыгын арттырабыз.

Ахырда шуны билгеләп үтәргә телим: уен куркынычсызлык кагыйдәләре нигезләрен формалаштыру балалар өчен төп чара булып тора. Шуңа күрә мәктәпкәчә белем бирү – тәрбияченең мөһим бурычы. Уен аша балаларда төрле көтелмәгән тормыш ситуацияләреннән чыгу юлын табу, үз тормышын сакларга өйрәнү күнекмәсе формалаша.