Җәйге чорда балалар бакчасында белем бирү эшчәнлеге

№215

(Зурлар төркеме өчен елның җылы вакытына перспектив план)

Ләйлә САФИНА, 

Казандагы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе  

  Дүшәмбе Сишәмбе Чәршәмбе Пәнҗешәмбе Җомга
Зурлар төркеме Логопедия 9.00 – 9.25

Физик тәрбия

10.10 – 10.35

Логопедия

9.00 – 9.25

Музыка

10.10 – 10.35

Логопедия 9.00 – 9.25

Физик тәрбия

10.10 – 10.35

Логопедия

9.00 – 9.25

Музыка

10.10 – 10.35

Логопедия 9.00 – 9.25

Физик тәрбия

10.10 – 10.35

Урамда: күзәтү, хәрәкәтле уеннар, кызыклы китаплар уку, сәяхәтләр оештыру, рәсем һәм әвәләп  ясау, хезмәт белән шөгелләнү(чәчәкләргә һәм яшелчәләргә су сибү, төпләрен йомшарту һ.б), балалар теләге буенча төрле кызыклы әкиятләр, хикәяләр  уку , комлыкта уеннар(замоклар төзү һ.б), һ.б. Эшчәнлекне УМК кулланып һәм ФДББС таянып алып бару.

 Бурычлар:

Укыту өлкәләренең интеграциясе
Физик тәрбия,

Сәламәтлек

Уен (сәхнәләштерүче) Тирә-як белән танышу
– Физик күнекмәләр белән шөгыльләрдә кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру

– Төрле формалар аша чыныгу

– Организмның физик функцияләрен һәрьяклап камилләштерү

– Тереклекне сакларга һәм балалар саулыгын ныгыту

 

– Уңай эмоцияләр белән рухи якны баету

– Инициативаны, күзаллау, иҗатны активлаштыру

– Төрле ситуацияләрдә аралашу күнегүләре: яшьтәшләре белән, педагоглар белән, ата-аналар белән

– Нәфис сурәт башкаруда балаларда башкаручылар осталыгын камилләштерү (уен-импровизацияләр)

 

– Яшьтәшләре, олылар белән аралашуны үстерү

– Биш тойгы әгъзаларын киң мөмкинлекләрдә куллануны тәэмин итү: күрү, ишетү, куллар белән тию, тәмне сынаү, тирә-яктагы төрле элементларны хис итү

– Балаларның кызыксынучанлыгын канәгатьләндерү, табигатькә карата кызыксынуны үстерү

Тематика блоклар:

 

Атна

Ай
ИЮНЬ ИЮЛЬ АВГУСТ
1 «Ямьле җәй!» «Яшелчәләр» «Янгын сүндерүчеләр»
2 «Минем батыр бабам!» «Җиләк-җимеш» «Һөнәрләрнең барысы да яхшы…»
3 «Кояшлы ил» «Болындагы яшәеш» «Әти, әни һәм мин – безнең гаилә»
4 «Җәйге спорт төрләре» «Урман байлыклары» «Шәһәрем бәйрәме!»
5   «Казаным минем, Казаным»  

Тирә-як белән танышу

ИЮНЬ 
АТНА  ТЕМА МАКСАТ
1. Ямьле җәй! Барлык балаларны җәй белән танышуны дәвам иттерү. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү. Урманда, су буенда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам иттерү.
2 Минем батыр бабам! Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларның батырлыклары белән таныштыру, патриотик тәрбия, ватанны ярату һәм илне саклау тынычлык темаларына шигырь, , җырлар өйрәнү. Илебезнең герой-шәһәрләре белән таныштыру. «Балаларга сугыш турында» дигән темага китаплар белән таныштыруны дәвам иттерү. Илебезнен хәрби техникасы турында белемнәрен тулыландыру.
3 Кояшлы ил Кояш турында белемнәрне камилләштерү, аның төп функцияләрен билгеләү – яктырта һәм җылыта. Кояшның уңай һәм тискәре якларын ачыклау: + якты, җылы; озак вакыт кояш астында торганда тән пешә, урманда янгыннар чыга, болыннарда чәчәкләр һәм үләннәр кибә.
4 Җәйге спорт төрләре Кешенең тормышында спортның зур урын алып торганын күрсәтергә; футбол спорт төре белән таныштыру. Спорт аркылы илләрнең дуслыгын күрергә өйрәтү.

Спортка, сәламәт тормыш рәвешенә карата уңай хисләр уяту. Салкын тию, төрле вирусларга , короновируска каршы көрәштә иммунитетны ныгытуда спортның кирәклеген төшендерү.

 ИЮЛЬ

АТНА  ТЕМА МАКСАТ
1 Яшелчәләр Яшелчәләр турында белемнәрне ныгыту; аларда витаминнарның күплеге турында аңлату.

Витаминнарның төрләре белән таныштыру: А витамины (кишер, помидор, кәбестә) – күзләр өчен файдалы; С витамины (суган, сарымсак, кыяр) – аппетитны яхшырта, иммунитетны күтәрә.

2 Җиләк-җимешләр Җиләк-җимешләр турында белемнәрне ныгыту; аларда витаминнарның күплеге турында аңлату.

Витаминнарның төрләре белән таныштыру: А витамины (абрикос, җир җиләге) – күзләр өчен файдалы; С витамины әфлисун, карлыган, лимон) – аппетитны яхшырта, иммунитетны күтәрә.

3 Болында Саф һава турында белемнәрне ныгыту.

Саф һавада кислород булуын аныклау, болында үсә торган чәчәкләр, дару үләннәре белән таныштыру. Бөҗәкләрне танырга өйрәтү.

4 Урманда Балаларга аңлату: урман – ул безнең планетабызның бизәге. Урманда төрле үләннәр, агачлар, гөмбәләр, җиләкләр үсә.

Уман – хайваннарның һәм кошларның йорты.

5 Гузэл минем башкалам Татарстан  тарихы белән танышу, татар халкының традицияләре, көнкүреше, киемнәре, милли ашлары турында белгәннәрне баету. Виртуаль күргәзмәләр аша Татарстанда яшәгән күренекле кешеләр, төрле милләтләр, шәһәрләр, тарихи урыннар белән таныштыру. Яңа җырлар, шигырьләр  өйрәтү.

 АВГУСТ

АТНА  ТЕМА МАКСАТ
1 Яшь янгын сүндерүчеләр Шырпыларның нәрсәгә кирәклеген күрсәтү; шырпылар – уенчык түгел.

Янгын чыкса, балаларны 01 номерына шалтыратырга өйрәтү. Янгын вакытында тормыш иминлеге нигезләре кагыйдәләрен искә төшерү.

2 Һөнәрләрнең барысы да яхшы… Балалар белән төрле эшче һөнәрләре турында сөйләшү.

Балаларда эшче һөнәрләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Татар халкына хас булган һөнәр ияләре белән таныштыру (агач эшкәртү, тимерче, шәл бәйләү, чигү осталары белән таныштыру)

3 Әти, әни һәм мин – без бер гаилә Гаилә – ул …

Гаилә әгъзаларын белергә һәм атарга өйрәтү, аларның эш урыннарын һәм профессияләрен, ата-аналарының һәм башка гаилә әгъзалырының шөгыльләрен атау

4 Шәһәрем бәйрәме! Туып үскән шәһәргә карата мәхәббәт уяту. Шәһәрнең тарихы, аның матур урыннары белән таныштыру.

Туып үскән шәһәрнең исемен, өй адресын атау.

Балалар бакчасы урнашкан урамны атау.

САФ ҺАВАДА КҮЗӘТҮЛӘР

Җансыз табигать Хайваннар дөньясы Үсемекләр дөньясы
ИЮНЬ
Күзәтү:

— кояш;

— кичке күк;

— ай;

— яңгыр;

— яңгырдан соң;

— җил һәм болытлар

Күзәтү:

— кошлар: чыпчыклар, каргалар;

— эт һәм көчек турында белемнәрне аныкларга, тышкы күренеш үзенчәлекләрен, аермаларын ачыкларга

Карау:

— агачлар;

— үләннәр;

— клумбадагы чәчәкләр;

— бархатлар;

Күзәтү:

— үләннәр: тузганак көндез һәм кич

 ИЮЛЬ
Күзәтү:

— һава торышы;

— кояшның хәрәкәте;

— кичке болытлар;

— кичке шәүләләр;

— салават күперен күзәтергә;

— җәйге яшенле яңгырны күзәтергә.

— Бөҗәкләр турында (чебеннәр, күбәләкләр, кырмыскалар) белемнәрне киңәйтү Карау:

— клумбадагы чәчәкләр;

— агачлар;

— яшелчәләр җәен ничек үсә.

Күзәтү:

— үләннәр;

— чәчәкләргә су сибү;

 АВГУСТ
Күзәтү:

— һава торышы;

— кояш;

— кояшның хәрәкәте;

— һава торышы үзгәрешләре

— бөҗәкләрне башка тере җан иясеннән аера белүне дәвам иттерү Күзәтү:

— ак каен;

— куаклыклар турында (кура җиләге, карлыган) белемнәрне киңәйтү

Хезмәт тәрбиясе

АЙ ЭШ
ИЮНЬ Территорияне җыештыру. Клумбадагы чәчәкләргә су сибү.
ИЮЛЬ Бакчада эш (чүп утау, су сибү). Участоктагы комны чистарту.
АВГУСТ Бакчада эш. Чәчәкләргә һәм агачларга су сибү. Участокны чиста тоту. Кечкенәләр төркеменә участоктагы комны чиста тотарга булышу. Чәчәкләрнең орлыкларын җыю.