«Зоопаркка сәяхәт» ([ л] авазын өйрәнү)

№ 120

Алия ГАЛИЕВА,

Саба районы 5 нче  “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: ”Кырыс”һәм “ягымлы”аваз төшенчәләрен ныгыту. Балаларда  сүздән авазны   интонация белән аерып алу һәм, авазның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан  аерып әйтү күнекмәләрен үстерү. Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү. Җәнлекләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  интерактив такта, зоопарк макеты, предметлы рәсемнәр,  “Л”хәрефе, “киселгән” леопард рәсеме, уенчык маймыл, туп, пыяла мольберт такталар, гуашь, кисточкалар.

Укыту-методик әдәбият: Шәехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1.-18-19 битләр. -Казан: Хәтер,2011.

Шөгыль барышы:

-Хәерле иртә, балалар! Бүген бездә кунак апалар бар. Исәнләшик әле алар белән. Әйдәгез, бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итеп елмаешыйк та, шөгылебезне башлыйк. Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Мин сезне сәяхәткә чакырам.  Кая дисезме? Ә хәзер беләбез! Мин сезгә шигырь-табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Бар шундый бакча

Койма белән уратылган.

Анда бик күп җәнлекләр

Әйтерсең бер туганнар.

-Нинди бакча икән соң ул, балалар? (Зоопарк). Әлбәттә, зоопарк. Димәк без бүген кая барабыз? (Зоопаркка) Бүгенге сәяхәтебез күңелле булыр, шул ук вакытта без белемнәр дә алырбыз, яңа аваз белән танышырбыз. Шуңа күрә сез бик игътибарлы булыгыз.  Ә зоопарктабез үзебезне ничек тотабыз әле?(кычкырып сөйләшмәскә, җәнлекләр янына якын бармаска, аларга ашарга бирмәскә, хайваннарны котыртмаска, куркытмаска…)

Молодцы! Дөрес әйтәсез. Без җәнлекләрне сакларга, аларга яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш.

Без барасы зоопарк ерак, шуңа күрә самолетка утырып барыйк. Сез ризамы?

Самолет нинди тавыш чыгара? Кузгалып киткәндә: у-у-у; килеп туктаганда: л-л-л.Әйдәгез юлга кузгалыйк. (Самолет тавышы)

Менә килеп тә җиттек. Зоопаркта нинди хайваннар яшәгәнен табышмактан белерсез?

-Нечкә билле, көлтә койрыклы. Ул нәрсә? (Төлке)Төлке турында нәрсә беләсез?Төлке сезгә бер бирем әзерләгән. Рәсемнәргә карагыз һәм әйтегез, сез нәрсәләр күрәсез?

Хәзер мин бу сүзләрне кабат әйтеп чыгам. Мин нинди авазга басым ясадым?

-Бу рәсемдәге сүзләрдә нинди аваз кабатлана? ([л авазы]). Әйе, дөрес әйтәсез. Димәк, без бүген Л авазы белән танышабыз икән. Л авазы менә шушындый хәреф белән күрсәтелә.

[л] авазын әйткәндә иреннәр елмая, тел өске тешләргә тиеп тора, һава телнең ян- якларыннан өрелеп чыга.  Әйдәгез әйтеп карыйк.

[л] авазын сузып карыйк әле? Сузыламы? (Сузылмый, тартык аваз икәнен ачыклыйбыз).

л] һәм [ль] авазлары «туганнар». Алар бик тә охшаш, шул ук вакытта бер-берсеннән аерылалар да. [л] авазы – кырыс, [ль] авазы ягымлы итеп әйтелә.

Балалар, төлке сүзендз [л]авазы бармы? Ул сүзнең кайсы җирендә урнашкан? (сүз уртасында)

Тәрбияче: –  Юлыбызны дәвам итик. Зоопаркның икенче хайванын нинди икәнлеген белер өчен, сезгә өстәл янына килергә кирәк. Сезнең алда киселгән рәсемнәр, әйдәгез шуларны җыеп карыйк. Нинди хайван килеп чыкты?(Леопард). Леопард сүзендә [л]авазы бармы? (Әйе, сүз башында).

Леопардның да сезгә биреме бар. Бу биремне дәфтәрләрдә эшләрбез.

– Балалар, [л] авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне кырыс малай портреты белән, [ль] авазы кергән рәсемнәрне ягымлы малай портреты белән тоташтырыйк. (Балалар  мөстәкыйль дәфтәрләрдә эшлиләр,узара алмаштырып тикшерәләр.)Утырып аргансыздыр инде, әйдәгез ял итеп алыйк.

Физминутка (интерактив тактада)

– Молодцы! Юлыбызны дәвам итик.

– Алдагы читлектә нинди хайван яшәгәнен табышмактан белерсез.

Озындыр куллары,

Йонлачтыр тәннәре

Ботактан – ботакка сикерә

Нәрсә ул кем белә?

– Ой, бу нәрсә? (Маймыл). Ул нинди?( матур, зур, йонлач, банан ярата). Маймыл бик акыллы  һәм кызык  хайван. Ә беләсезме… Маймылларның  кайберләре бананны ашап та караганнары юк икән. Маймыллар кешеләр шикелле үзләрен чиста тотарга һәм бизәнергә яраталар. Маймыл сүзендә [Л] авазы бармы? Ул сүзнең кай җирендә урнашкан?  ([л] авазы сүзнең ахырында урнашкан )

Маймыл туп белән уйнарга чакыра. Әйдәгез без дә уйнап алыйк. “Кайтаваз уены”. Мин сезгә [л] һәм [ль] авазлары кергән сүзләрдә әлеге авазны табып аерып (көчәйтеп) әйтәм, туп ыргытам. Сез миңа нәкъ шулай кабатлап, тупны кире кайтарырсыз.(алма, шалкан, дельфин, болан, күбәләк, крокодил, челән, акула)

– Дәвам итеп сәяхәтебезне аквариум янына  килик.  Монда нәрсә булган? ( бер генә балык калган) Аңа күңелсездер инде. Сезнең дусларыгыз бармы, балалар? Алар булгач күңеллеме? Без балыкка ничек ярдәм итик икән? (Әйдәгез аңа дуслар ясыйк. Күңелен күтәрик.) Пыяла мольбертта балыклар ясыйк.

Иң беренче безгә парлашырга кирәк. Кем – кем белән эшлиячәк, киңәшләшергә һәм кара-каршы утырырга.

– Балалар, эшләребезне тәмамлыйбыз. Урыннарыбызны җыештырабыз. Кулларыбызны сөртик. Карыйк әле нинди матур рәсемнәр килеп чыкты сезнең. Нәни тылсымчыларым, сез балыкка бик нык булыштыгыз.

Молодцы, балалар? Булдырдыгыз.  Безгә инде кайтырга да вакыт җитте. Әйдәгез самолетларга утырыйк та, бакчага кайтыйк.

Рефлексия.

– Сезгә сәяхәт ошадымы? – Кайсы ягы белән ошады? Бүген без нинди аваз белән таныштык? Бүген күргәннәрне кемнәргә сөйләр идегез?

— Зоопаркка тагын барабызмы?  Балалар, рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!