Зиннур Хөсниярның «Тукран тәүбәсе» әкиятен өйрәнү

№ 129

(II сыйныф. Әдәби уку дәресе)

Венира ГАДЕЛШИНА,

Бөгелмәдәге 8 нче төп мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат һәм бурычлар:

– З.Хөсниярның тормыш юлы,иҗаты турында мәгълүмат бирү;

– укучыларны «Тукран тәүбәсе» әкияте белән таныштыру, әкият жанры турында белемнәрен тирәнәйтү;

– укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтен камилләштерү;

– аңлап, йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерү;

– укучыларда әйткән сүзендә тора белү, үти белү кебек сыйфатлар; кошларга карата саклык хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

танып белү УУГ: танып белү максатын аңлау, аңлап укый белү, укылган текстан кирәкле мәгълүматны табып аера белү;

коммуникатив УУГ: сорый, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү;

регулятив УУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлекне оештыра белү, үзбәя.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.

Предметара бәйләнеш: рәсем сәнгате.

Эшне оештыру: фронталь, индивидуаль.

Материал: Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х.. Әдәби уку. 2 нче кисәк. 2 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф- Вакыт, 2017.

Җиһазлау: проектор, ноутбок, иллюстрацияләр, презентация, эш дәфтэре.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Уку-укыту гамәлләре
I. Оештыру.

Мотивлаштыру

Уңай психологик халәт булдыру. Исәнләшү

– Исәнмесез укучылар. Хәерле иртә сезгә!

 

 

– Укучылар, без үткән дәрестә нинди хикәяне укыган идек?

– Мин сезгә табышмак әйтәм, сез, шул табышмакның җавабын табып, хикәяне искә төшерегез: «Җәен –соры, кышын – ак,

аңа шулай яхшырак»

 

 

– Исәнмесез ….

Хәерле иртә миңа.

Хәерле иртә сезгә.

Хәерле иртә безгә.

Хәерле иртә сезгә.

 

Әңгәмәдә катнашалар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Табышмакның җавабын табалар (Куян)

ШУУГ: укытучы һәм сыйныфташларны хөрмәт итү

 

 

 

КУУГ: диалогта катнашу,фикерләрне ачык һәм дөрес итеп әйтү

ТБУУГ: тыңлап аңлау

II. Белемнәрне актуальләштерү – Куян баласы Нуяк суыктан куркамы?

– Ни өчен курыкмый?

– Аңа ни өчен күңелсез?

– Куян баласы нинди?

– Буран ничек улый?

– Ни өчен куян баласы буранны җәнлек дип уйлый?

Укучыларның җаваплары; текстан кирәкле юлларны табып укыйлар ТБУУГ: тыңлап аңлау,укылган текстан кирәкле мәгълүматны табып аера белү

КУУГ: фикерләрне ачык һәм дөрес итеп әйтү

III. Уку мәсьәләсен кую – Мин сезгә табышмак әйтәм, табышмакның җавабын табыгыз әле: «Җәй шакылдый бер чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч?»

– Без бүген сезнең белән нәрсә турында укырбыз?

– Тукран турында безнең язучыларыбыз күп хикәяләр язганнар. Без язучы Зиннур Хөснияр иҗаты белән танышырбыз.

Тукран турында мәгълүмат бирү.

– Укучылар, тәүбә сүзе нәрсәне аңлата. Әйдәгез әле, бу сүзнең мәгънәсен татарча-русча сүзлектән табыйк әле.

Тәүбә – раскаяние, покаяние

Тәүбә итү – каяться,

раскаяться

Тукран тәүбәсе –судейский обет (зарок, пустая клятва, который много раз дается, но так и не исполняется)

 

 

 

 

 

Табышмакның җавабын табалар (Тукран)

Җавап бирәләр

 

 

 

 

Презентация карыйлар, тыңлыйлар (презентация)

 

 

Татарча-русча сүзлек белән эшлиләр

 

Уку мәсьәләсен фаразлыйлар, дәреснең темасын әйтәләр, танып белү максатын билгелиләр

ТБУУГ: уку мәсьәләсен аңлау, нәтиҗә ясау

РУУГ: фаразлау, уку мәсьәләсен куя белү

КУУГ: фикерләрне ачык һәм дөрес итеп әйтү

Ял минуты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

IV. Уку мәсьәләсен чишү

 

 

 

 

– Без хәзер ял итеп алабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сүзлек өстендә эш

Әкиятне укытучының укуы

 

Сораулар бирү

– Усак агачы ярдәмгә нәрсәне чакырды?

– Аю Әппәс тукранга нәрсә дип әйтте?

– Кошлар тукран янына килеп нәрсә турында ялвардылар?

– Аю Әппәс тукранга нәрсә дип әйтте?

– Тукран нәрсә дип җавап бирде?

– Агачларга, кошларга нәрсә булды?

– Аю Әппәс тукранга нәрсә дип әйтте?

–Тукран ничек җавап бирде?

– Нинди нәтиҗәләр ясыйбыз?

– Тукран турында эндәшләр дә бар:

Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам.

Агачтагы кортларны,

Барсын чүпләп бетерәм

 

 

 

 

 

 

 Физкульминутканың сүзләрен әйтеп, хәрәкәтләрне күрсәтәләр

– Кара әле, үскәнем, ничек куян сикерә?!

– Менә шулай, менә шулай, шулай куян сикерә!

– Кара әле, үскәнем,

ничек йөри аюлар?!

– Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар!

– Кара әле, үскәнем,  ничек кошлар очалар?

– Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар

Сүзләрне сүзлек дәфтәренә язалар

Әкиятне чылбырлап укыйлар

Сорауларга җавап бирәләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эндәшне кабатлыйлар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТБУУГ: уку мәсьәләсен аңлау, укылган тексттан кирәкле мәгълүматны табып аера белү.

КУУГ: уку-танып белү мәсьәләләре белән бәйле рәвештә бергәләп эшли белү, фикерләрне ачык һәм дөрес итеп әйтү.

РУУГ: үзрегуляция,

бәяләү

V. Рефлексия – Бу әкият сезгә ошадымы? Ни өчен?

– Бу нинди әкият?

Көнкүреш әкиятеме,

хайваннар турындамы,

тылсымлы әкиятме?

– Ни өчен әкият «Тукран тәүбәсе» дип атала?

Җаваплар тыңлана РУУГ: укытучы белән бергәләп үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү
VI. Өйгә эш 1. Әкиятне сәнгатьле итеп укырга, сөйләргә өйрәнергә

2. Китап тышлыгы ясап килергә

3. Тукран турында тизәйткечне укырга өйрәнергә

  Үз эшенне планлаштыру