Заманча технологияләр – иҗади эшләүче укытучының эш коралы

№46

 Мәдинә ТУКМАНОВА,

Казандагы 91 нче урта мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары

Дәрестә барлык педагогик алымнар кулланыла һәм тормышка ашырыла, укытучы һәм укучының аралашуы барлыкка килә.

Укытучы һәм укучының уңышлы белем алу эшчәнлеге турыдан-туры дәрес структурасына   бәйле.

Заманча дидактика тулысы белән К.Д.Ушинский күзаллаган классификациягә нигезләнә,  әмма аңа берникадәр ачыклык кертә.

ФГОС нигезендә яңа уку-укыту нәтиҗәсенә ирешү – системалы эшчәнлеккә якын килүне тормышка ашыру белән бергә белем алуны ачыклауга, укытуны проект формасында оештыру мәсъәләләрен  чишүгә юнәлдерелгән.  Моннан чыгып караганда, иң әһәмиятлеләре түбәндәгеләр:

• танып белүнең актив формаларын куллану; күзәтү, тәҗрибә, өйрәнү диалогы;

• рефлексиянең үсеше өчен шартлар тудыру: үз фикерләреңә һәм эшчәнлегеңә читтән карап төшенергә һәм аңларга өйрәнү, эшчәнлек нәтиҗәсе белән куелган максат мөнәсәбәтен чагыштыру, үзеңнең белү- белмәвеңне билгеләү.

Бүгенге көндә укыту процессында мөстәкыйль белем таба белүне,   информация җыюны, гипотезалар тәкъдим итүне, нәтиҗәләр чыгаруны күздә тоткан   метод һәм алымнарны куллану актуальләшә бара. Хәзер игътибар үзәгендә – укучы, аның шәхесе. Һәм хәзерге заман укытучысының төп максаты – укучыларга уку эшчәнлеге өчен метод һәм формаларны сайлап алу. Алар  исә шәхеснең үсеше  өчен куелган максат белән яраклы  булырга тиеш.

Хәзерге заман укучысы универсаль уку эшчәнлеген булдырырга тиеш, алар аңа мөстәкыйль эшчәнлекне оештыруны тәэмин итәчәк, ә укытучы метод һәм формаларны  укучының уку эшәнлегеннән аның мөмкинлегеннән чыгып сайларга тиеш.

Әгәр дә укытучы укучы эшен аңлаешлы планлаштырса; дәреснең темасын, максатын, бурычын формалаштырса;  проблемалы һәм эзләнүле ситуацияләр оештырса; укучыларны үз-үзләрен бәяләүгә активлаштырса, заманча дәрес уңышлы була.

Шул ук вакытта онытмаска кирәк: коммуникативлылык белем алуның стратегик нигезен тәшкил итә.

  1. 1.                Дәреснең гамәли  юнәлеше.         Дәрестә укытучы укучыларының осталык һәм сәләтләрен телне аралашу чарасы буларак куллануны оештыра.  Белемнең зарурилыгы (кирәклеге) таныла, ләкин ул ярдәмче шарт буларак кына.
  2. 2.                Аралашу мохите.       Мондый мохитне булдыру программаның максатыннан һәм укыту закончалыгыннан килеп чыга, һәм алар бары тик сөйләшкәндә, партнер булсалар гына, уңышлы тормышка ашырыла.
  3. Максатларның берлеге дәрес максатларның тулы комплексын тәшкил итә. Дәрестә телнең төрле аспектлары (фонетика, лексика, грамматика)  буенча эш алып барыла, һәм сөйләм эшчәнлегенең (тыңлап аңлау, уку, телдән һәм язма сөйләм буенча) осталыгын камилләштерә. Дәресне планлаштырганда, төп бер гамәли максат аерып алына. Ә калганнары бурыч буларак билгеләнелә, аларны чишү төп  гамәли максатка – күнекмә яки осталыкка.ирешүне тәэмин итә.

Укытучы һәм укучы яки укучыларның үзара  хезмәттәшлеге, дәреснең структурасына бәйле рәвештә, индивидуаль (шәхси), төркемләп, күмәк төстә  булырга мөмкин.

Дәрес темасы проблемалы ситуацияләр диалоглар аша тәкъдим ителә, һәм дәрестә һәр укучы өстенлекле максатларны һәм үзе ирешәчәк  нәтиҗәләрне ачыклау мөмкинлегенә ия була. Бары тик уку-укыту технологияләрен, белем бирү эшчәнлеге формаларын оештыру, укыту максатларын һәм чараларын  нәтиҗәле кулланганда гына, мәгарифтә оптималь нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге бар.

Иң яхшы дәрес нинди була, аны ничек кузалларга? Сүз дә юк, укучыларының  киләчәгенә дөрес юнәлеш бирә алган укытучы – иң яхшы укытучы. Бүген белем бирүнең сыйфатын күтәрүне яңа педагогик технологияләрдән һәм методлардан  башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Барлык илләрдә дә инновацион  технологияләрне иркен кулланган мәктәпләр  мәгариф системасында иң уңышлылары  дип санала. Аның әйдәп баручысы – укытучы. Ул – тәрбияче дә, яңа белем-күнекмәләр алу өчен мотив тудыручы да. Замана укытучысы – заманча укыту методикаларын яхшы  белгән, яңа технологиялә белән  коралланган тирән белемле, интуицияле, киң эрудициягә ия булган шәхес ул.

Соңгы елларда республикабызда сингапурча укыту киң җәелдерелде. Бу программаның максаты – укытучыларны заманча, дөнья күләмендә киң таралган алдынгы һәм нәтиҗәле интерактив укыту методикаларына өйрәтү.

Әлеге укыту методикасының асылы шуннан гыйбарәт: балага яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирелә. Укытучы баланы белем алырга мәҗбүр итми, ә аңа ярдәм генә итә. Сингапур укыту алымнарының асылына төшенеп, мәктәбебездәге һәр укытучы аларны үз эшчәнлегендә  иҗади якын килеп куллана. Дәрестә төркемләп эшләү, җаваплылык тою, хәтер, креатив һәм критик фикерләү сәләтен үстерүгә мөмкинлекләр күбрәк  булуы ачыклана. Сыйныфтагы һәр укучы бер-берсе белән фикерләшә, үзара аралашү оештырыла. Эштән читтә калырга омтылучы укучылар да бердәм хезмәттәшлек итә, балаларның аралаша белү күнекмәләре үсә.

Безнең һәр дәресебез мотивацион өлештән башланырга тиеш. Мәсәлән, «Сыйфат» темасын үтеп бетергәч, кабатлау дәресен проблемалы сорау куеп башларга мөмкин. Бирелгән дәрес өлешеннән күренгәнчә, сыйфатларны барлаганда, һәр укучы катнаша, алар үзара аралаша, фикер алышалар һәм, гомуми бер  нәтиҗәгә килеп, җавап бирәләр.

Дәрестә Round Robin – командада чылбыр буенча эш (өстәлгә куелган бер уртак кәгазь битендә генә башкарыла, һәр минут файдалы һәм нәтиҗәле булырга тиеш), парлы эш башкарыла; проект-эзләнү эшләре бирелә (төркемнәргә бүленеп эшләнелә).

Сингапур методикасын дәрестә бер өлеш буенча гына кулланырга була. Андагы алымнар  белән эшләргә өйрәнү укытучыга дәресне кызыклы һәм файдалы, нәтиҗәле оештырырга ярдәм итә.

Иҗади эшләүче һәр укытучы, үзенең эш системасында бу алымнарга охшаш ысулларны оста файдаланып, лаборатор-гамәли эшләрне парлап яки төркемнәрдә оештыра, фәнни танып-белүгә нигезләнгән гомумиләштерү таблицаларны төзи, дәреслектән тиешле материаллар эзләп табып, проектлар, иҗади эшләр башкара, комплекслы мәсъәләләр  чишә.

Гомумән, нинди генә технологияләрдән файдалансаң да, үзеңнең иң күркәм  эш алымнарыңны саклап калырга  кирәк. Мәктәп, укытучы, гаилә, бала багланышлары ныклы булганда гына, укучылар конфликтларны җинел хәл итәчәк, авыр ситуацияләрдән чыгу юлын таба алачак.