Заманча «Өч кыз» әкияте

№ 129

(Башлангыч сыйныф укучылары өчен 2019 ел – Театр елына багышланган кичә үрнәге)

Альбина МОСТАФИНА,

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

                              Мәктәп еллары

(Сәхнәдә әни кеше балаларынын мәктәптән кайтканын көтә.)

Әни. И-и-ии! Әле кайчан гына бер-бер артлы дөньяга килгән өч кызым, үсеп җитеп, мәктәп бусагасын атлый башлады. (Тәрәзәгә күзе төшә.)

Кайталар! Кечкенәсенең йөзеннән нур бөркелә, димәк, бар да яхшы. Ай-яй, уртанчысы белән зурысының битләре кара көйгән. И Раббем, ни булды икән? (Бер-бер артлы кызлары килеп керә.)

Гөлшаһидә. Әнием, проект эше өчен «5»ле алдым! Шундый шатландым.

Әни. И-и-и, кызым, молодец та инде үзең.

Сөембикә. Әни, теге аждаһа сказала сиңа позвонить.

Әни. Ни булды, балам?

Сөембикә. Тукта. Успокоюсь. (Кулы белән кизәп күрсәтә.)  Кирәген бирдем бүген класстагы малайларның. Берсе миңа контроль эштә булышмаган өчен пострадал. Икенчесе столовкада котлетын җәлләп утырган өчен. А-ха-ха!

Зөләйха. Әни, надоело. Мәктәпкә бүтән бармыйм. Бүген дәрестә кулым төшмәде, рот не закрывала, «3» ле куйды.

Үземне вести не умею, ди. Математикадан Любовь Николаевна цифры местами меняет, от перестановки… әллә нәрсә не меняется, ди. (Бармагын башына куеп, ку-ку, ди.)

Гөлшаһидә. Апам, сиңа ярдәм итимме соң?

Зөләйха. Синме, молокосос!

Гөлшаһидә. Шулай да мин сиңа әйтәм. От перестановки слагаемых, сумма не меняется. Переметительный закон ич ул.

Зөләйха. Еще Гулечка эшләгән өй эше өчен сина «2»ле, ә апаеңа «5»ле, ди.

Сөембикә. Аягына бәрә-бәрә көлеп җибәрә.

Гөлшаһидә. Апаларым, минем бүген өй эшләрем бигрәк тә күп, иртәрәк утырыйк дәрес хәзерләргә!

Сөембикә. Хә-әзер менә, минем арттан мой милый килә, кафега барабыз. Завидуйте молча-а-аа!

Зөләйха. Ашап туймадың инде, лучше берәр бүләк сора. (Колагын, кулын күрсәтә.)

Сөембикә. Яра-а-ар бирән булсам! Апаем, теге малай мине үрти, маңгаена бир әле дип килгән чагында, исенә төшерермен әле бу сүзләреңне!!!

Гулечка, минем иртәгә биш дэрес, Ван, тю, фри, фо, фааааайф!!!! Ой, эшен эшләгәндә почеркыңны минекенә охшатыбрак яз!

Зөләйха. Ә минем иртәгә җиде дәрес. Ван, тю,фри, фо, файф, сикс, севеееен! По русскому сочинение язарга «Үскәч, кем буласың килә?» дигән темага.. Имей в виду: мин фотомодель булам!!!

Гөлшаһидә. Китап уку жаныма рәхәт! Эх, әнием, апаларым бер дә китап белән дус түгелләр!? Аннары рус телендә булган орфограммаларга шаккатып утыралар. Диктант, контроль эшләрендә «2» ле алгач, укытучыларына ачулары килә!

Әни. Кызым, син аларга булыш инде, гел төшеп кала күрмәсеннәр!

Гөлшаһидә. Аңладым, барын да эшлим!

                          Институт еллары

Гөлшаһидә. Әни, хәзер минем артымнан дустым Инсаф килә, без музейга барабыз. Син каршы түгелме?

Әни. Юк, балам, ничек инде яхшы эшкә каршы булыйм мин.

Гөлшаһидә. Аннары китапханәдә диплом эшем өстендә эшлибез. Озакламый кызыл дипломлы, яхшы кардиолог булырмын, дип ышанам.

Сөембикә. Мине ресторанга чакырдылар! Яңа ризык уйлап тапканнар, (Эчен сыпыра.) Тәме искиткеч, ди. (Бармакларын суырып үбә.) Аннары (каратэ алымы күрсәтә) крутой боевик карарга барабыз. Тагын берничә приемчик өйрәнеп кайтам. Училищеда берничә кеше ачуымны китерә. Иртәгә яңа приемчикларымны аларда испытаю. А-ха-ха!

Зөләйха. Ә мин бутикка, әни, акча бир әле. Дөньядагы иң матур күлмәкне сатып алам. Аннары дискотекага. Бүген шәһәрдән бер матур мажорик кайткан, диләр. (Салават бии-бии чыга, опа-опа-опапа сажигаем как всегда, дип кычкыра, акча чәчә.) Ул минеке булырга тиеш (Салаватка төртеп күрсәтә, култыклап китә). Вот парикмахер курсларындагы кызлар обзавидуются!!!!

                             Олы тормыш

Гөлшаһидә. Кадерлем, минем бүген бик катлаулы операция. Төнге дежурствога калам. Кызыбызны бакчадан алып, кайтышлый берәр җиргә алып кереп, күңелен күрсәң әйбәт булыр иде.

Инсаф. Анладым, жаным. Ничек әйтсәң, шулай булыр. (Кочаклый.)

Гөлшаһидә. Рәхмәт, кадерлем! (Кулыннан тотып, күзләренә туры карап әйтә.) Синең минем янымда булуына мин шундый шат!

(Сәхнәдә – кафе. Өстәл артында Илһам ашап утыра.)

Илһам. Официант, счет!

Сөембикә. Сездән 180 сум.

Илһам. Мәгез, 200 сум. Э-э-э, 20 сум сдача.

Сөембикә. (Йодрыгына төкереп, «50 не надо!» – дип сукмакчы була. Илһам куркуыннан чыгып чаба.) Ашап туймадылар инде, артларыннан жыештырып та куя алмаган нәстәкәйләр! (Котырып, өстәлдәге барлык савытларны коеп төшерә.)

(Уйга бата.) Э-з-х!!! Шушы кафеның хужасы булсам иде… (Телелефон шалтырый.)

Әни. Сөембикә кызым, башым әйләнә, күзләрем караңгылана, яныма килеп китә алмассыңмы икән?

Сөембикә. Ну, мама, даруларың бар бит инде, эчеп куй полегчает. Бүген кафеда бәйрәм, яхшы чаевые булырга тиеш, мин китә алмыйм. Надеюсь, син понимаешь.

                       Парикмахерская

Зөләйха. Ничек туйдым мин бу башларда-а-ан! Честное слово, берәрсенең чәчен пеләшкә кыркып ташлар идем. (Рөстәм «Чу-чу, не сметь!» – дип сикереп тора.) Мои пальцы, мои ногти все кривые стали!!! Бөтен борын, колак, өс башыма чәч тулып кайта. Хоть волком воу у-у-у-у!!!! (Уйга бата.) Эх, шушы салоннын хужасы булсам иде… (Телефон шалтырый.)

Әни. Зәйнәп кызым, башым әйләнә, күзләрем караңгылана, яныма килеп китә алмассынмы икән?

Зөләйха. Мамуль, мин бүген сменада-а. Өч яхшы гына заказым бар. Постянные клиентки. Надеюсь, син понимаешь. Если-что скорая помощь чакыр.

                    Операция бара. Больница

Гөлшаһидә. Коллегалар, операцияне башлыйбыз. Анастезеолог, наркоз бирегез. (Өстәлдә кеше ята, аңа карап.) Хәлегез ничек?

Илмир (анастезеолог). Бишкә кадәр санагыз! Бер, ике, өөөч, дүүүрт, биш! Йокыга китте, башласак була.

Гөлшаһидә. Скальпель, мамык, энә, жеп…

Операция тәмам. Ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә. Без тагын бер йөрәкне коткарып калдык. Пациентны реанимациягә илтегез.

Илмир. Голшаһидә ханым, сезнең телефоныгыз шалтырый.

Әни. Гөлшаһидә кызым…

Гөлшәһидә. Әнием, ни булды, нигә тавышың моңсу?

Әни. Кызым, башым әйләнә, күз алларым караңгылана…

Гөлшаһидә. Әнием, бәгърем, ятып кына тор, йөри күрмә. Хэзер Инсафка шалтыратам да, кайтып җитәбез. (Инсафка шалтырата.) Инсаф кадерлем, әнием чирләп киткән.

Инсаф. Аңладым, Гөлшаһидә жаным, хәзер килеп җитәм.

Гөлшаһидә. (Баш табибка шалтырата.) Конференция кичектерелә. Әнием чирләп киткән. Бернәрсәгә дә карамастан мин әнием янында булырга тиеш!

(Кызын ияртеп, Инсаф килеп керә.)

Инсаф. Гөлшаһидә, без әзер.

Гөлшаһидә. Ашыгыйк.

(Өйгә кайтып кергэндә әнисе түшәк өстендә башына сөлге урап, яткан була.)

Гөлшаһидә. Әнием, бәгърем, ни булды? (Әнисен кочаклап ала.)

Әни. Кызым минем, Голшаһидәм! Сагыш дигән яман нәрсә йөрәгемне каплап алды бугай. Рәхмәт, балам, игелек күр,тормышың гел бәхеттә узсын.