Замана балалары «Аулак өй»дә

№168

(Мәктәпкә  әзерлек төркемендә музыкаль кичә)

Гөлнара ТОРУН,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Гөлсинә СӘЙФЕТДИНОВА,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам иттерү;

– балаларда гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт, ихтирам тәрбияләү;

– милли җырлы-биюле уеннар аша балаларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү;

– балаларның сүз байлыгын арттыру.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлә: чиккән сөлгеләр, өстәлдә самовар белән чынаяклар, йон эрли торган каба, шәл, түбәтәйләр, кульяулык.

Алдан эшләнгән эш: тарих, мирас, йола һәм йола бәйрәмнәре турында әңгәмәләр үткәрү, мәкальләр, халык җырларын, халык уеннарын өйрәнү.

Кичә барышы

(Әби йон эрли, кыз бала бер читтә ноутбуктан нәрсәдер карап утыра.)

Әби. Эх, бар иде яшь чаклар! Егетләр, гармун уйнап, җырлап, урам әйләнәләр иде. Хәзер яшьләр элекке – без уйнаган уеннарны оныттылар. Заманаларны «кесә телефоны», «компьютер» дигән зәхмәт басты. Безнең яшь чактагы «Аулак өй»ләрне дә оныттылар бит.

Кыз. Әбекәй, нәрсә соң ул аулак өй? Безгә дә сөйлә әле.

Әби. Кышның озын төннәрендә, берәр кызның әти-әнисе кунакка яки берәр эш белән китсә, бу өйдә аулак өй оештырганнар. Кызлар анда үзләре белән кул эшләре, тәм-томнар алып килгәннәр, шунда бер-берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, сыйланганнар, күңел ачканнар, үзләрен, осталыкларын күрсәткәннәр. Кызлар янына егетләр килгән. Шул чагында китә инде уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешү.

Кыз. Әбекәй, безгә дә өйрәт әле шул вакытта уйнаган уеннарны, җыр- биюләрне.

Әби. Бик рәхәтләнеп. Менә бүген әниләрегез кунакка китте. Бездә бүген аулак өй. Бар, кызым, иптәшләреңне чакырып кил. (Кыз дусларын чакырырга чыгып китә.)

Әби. Әйдәгез, кызлар, керегез, түргә узыгыз.

(Кызлар кереп, исәнләшеп кул эшләре эшли башлыйлар. (Егетләр җырлаган тавыш ишетелә.)

Эх, сез, матур кызлар, ник шаяртасыз?

Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

1 нче кыз. Кызлар! Кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?

2 нче кыз. Кертик, кызлар! Бераз утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр. Исәнмесез, кызлар-йолдызлар!

Кызлар. Исәнмесез! Егетләр, сезгә кем кирәк?

Егетләр. Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар, ачыгыз инде ишегегезне!

Кызлар. Ач булсагыз, ашап килегез, бер кочак акча алып килегез!

Егетләр. Акча бездә бер букча.

Кызлар.

Ишек бавы – бер алтын

Безнең кызлар – мең алтын!

Егетләр. Кызлар, кертегез инде.

Кызлар. Ярый инде керсеннәр! (Малайлар керәләр, такмаклар җырлыйлар.)

Малайлар.

Бие, бие, биюче, биюче син диюче,

Биючегә сүз әйтмәгез, биюче ул – беренче.

Кызлар.

Бие, бие, бие әле, биегәнең юк әле

Биегәнең булмаса да, матур биисең әле.

Малайлар.

Син дә бастың тактага, мин дә бастым тактага.

Бии белмәгән кызларны, пожалуйста, мактама.

Кызлар.

Бие, бие остарак, уң аягың кыскарак.

Ике аягын тигез булса, биер идең остарак.

Әби. Әйдәгез, татар халык уены – «Ефәк элдем читәнгә»не уйныйбыз.

(Кулга-кул тотынышып, кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәге балалар икенче рәттәга балалар каршысына таба барып җырлый.)

Ефәк элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

(Икенче сафтагылар, үз урыннарында торган килеш, кулларын җыр ритмына селкеп каршы җырлый.)

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап,

Кемне алырсыз икән?

(Беренче сафтагылар болай җавап бирә.)

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

(Җырлап килгән балалар каршыдагы рәттән бер баланы алып артка таба китәләр. Каршы як шуны ук кабатлый.)

Әби. И безнең яшьләр дә бик булдыра икән! Икенче уен – «Яулык биреш» уены. Әйдәгез.

( Түгәрәктә уйнала. Көй башлануга яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала шул җәза ала.

1 нче бала (мәкаль әйтергә тиеш). Кем эшләми, шул ашамый.

2 нче бала. (Санамыш.) Каенда – карга.

3 нче бала. (Татар халык биюен бии.)

4 нче бала. (Эндәш.) Тукран.

5 нче бала. (Табышмак әйтергә тиеш.) Теле юк, үзе аңлата. (Китап)

6 нчы бала. (Г.Тукайның «И туган тел»  шигырен сөйли.)

7 нче бала. (Көзге сынамыш.) Агач яфрагын коймыйча, кар яумый.

8 нче бала. (Санамыш әйтә.) Әке-бәке эремчек, син торып тор, ә син чык.

9 нчы бала. (Мәкаль әйтергә тиеш.) Иң татлы тел – туган тел.

Әби. Егетләр, кунакка килгәнсез икән, безгә осталыгыгызны күрсәтегез әле.

Татар халкының «Түбәтәйле» уены

(Уртада алты урындык, аларга түбәтәйләр куела. Егетләр урындыклар тирәли баса, көй башлануга, җиңелчә биеп йөри башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда, уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Уен ахырында бер урындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.)

Әби. Бүгенге бәйрәмдә яшьлегемә кире кайткан кебек булдым. Матур жырларыгыз, биюләрегез белән күңелемне күтәрдегез.

(Әби «Аулак өй» турында балаларның фикерләре белән кызыксына. Балалар белән бергә татар өенең бизәлешен карап, җиһазларны атыйлар, көнкүрештә кулланылышын искә төшерәләр.)

Әби. Рәхмәт сезгә, балалар, вакыт соң инде, өйгә кайтыр чак җиткән.

(«Сау булыгыз, дуслар!» җыры башкарыла.)

Сау булыгыз дуслар!

Матур гомер итик.

Ә без инде җырлып,

Өйгә кайтып китик.

Чиксез булсын бәхет –

Киң җәелгән кырдай.

Чыңлап торсын бәхет –

Безнең матур җырдай.

(Балалар залдан чыгып китәләр.)