Юл билгеләре иленә сәяхәт

№ 116

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Гөлчәчәк АРДУАНОВА, Актаныш районы 4 нче «Әтәчкәй» балалар бачасы I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларның юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; фикерләү сәләтләрен үстерү; юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү; балаларның белемнәрен тикшерү, сәяхәт итү теләген үстерү.

Җиһазлар. Юл билгеләре, светофор, тәрәзәле Теремкәй, төсле баулар, транспорт рәсемнәре, серле чәчәк.

Тәрбияче: – Балалар, бүген без сезнең белэн сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәт иткәндә берничә тукталыш ясарбыз. Сәяхәтебезне төрле транспортка утырып дәвам итәрбез, ә хәзер поездга утырыйк та юлга кузгалыйк.

– Поезд нинди транспорт төренә керә? (тимер юл).

Балалар белән «Зәнгәр вагон дигән җырны җырлап барабыз»(1куплет).                                                                                                      Тәрбияче: – Балалар без беренче тукталышка килеп җиттек. Карагыз әле безнең каршыбызда нинди зур – Теремкәй. Сорыйк әле, Теремкәйдэ кемнәр яши икән?

Балалар берәм -берәм шакылтатып,

Теремкәйдн сорыйлар: – Терем-Теремкәй,

Теремкәйдә кем яши?

– Бу мин – юл билгесе. Минем нинди юл билгесе булуымны үзен уйлап әйт.

Тәрбияче: –Балалар, юл билгеләре безне сынарга уйлаганнар ахыры, әйдәгез әле, аларның һәрберсенең исемен дөрес итеп әйтеп бирик.

Теремкәй тәрәзәсендәге юл билгеләре бер-бер артлы алыштырылып торыла, балалар шул билгеләр турында сөйлиләр.

Тәрбияче: – Сәяхәтне нинди транспортта дәвам итәбез, балалар?

(Балалар транспорт төрен атыйлар.)

Тәрбияче: – Ярый, балалар, автобуста дәвам итәрбез. Автобус нинди транспорт төренә керә әле? (Коры җир транспорты.)

Тәрбияче: – Ә хәзер автобустагы урыннарга утырабыз да, юлыбызны дәвам итәбез (2 куплет).

Тәрбияче: – Балалар, безнең юлыбызны кызыл, сары, яшел төсләрдәге баулар белән бүленгәне күренә әле монда. Ни өчен мондый төсләр белән юлны бүлгәннәр икән? Ул төсләр тагын нинди кирәкле әйбердә бар?

(Балалар җавабы).

Тәрбияче: – Әйе, балалар, дөрес әйтәсез светофорда да шундый ук төсләр бар.Ә хәзер, балалар, светофор турында белгән шигырьләребезне сөйләрбез, җырларыбызны җырларбыз.

(Светофор янына чыгып, сөйлиләр, җырлыйлар.)

Тәрбияче: – Әйдәгез, балалар, юлыбызны җигүле транспортка утырып дәвам итик. Сез, ничек уйлыйсыз, нинди транспорт икән ул җигүле транспорт?

(Балалар җавабы.)

Тәрбияче: – Дөрес әйтәсез, балалар, атлар, дөяләр, ишәкләр – җигүле транспортка керәләр. Әйдәгез, без дә юлыбызны, атка утырып, дәвам итик.

(Балалар атта бару хәрәкәтләре ясыйлар.)

Каршыбызга Белмәмеш килеп чыга. Ул еламсырап бара.

– Исәнме, Белмәмеш.

– Исәнмесез.

– Ни булды сина, Белмәмеш? Бердә кәефен юк бугай? Әйдә безнең белән сәяхәткә ил гизәргә.

– Ничек кәефем булсын инде, дусларым, минем бик тә мәктәптә укыйсым килә, инде яшем дә мәктәпкә керү яшен узып китте, ә мин анда һаман бара алмыйм, чөнки мин берни дә белмим.

Тәрбияче: – Безнең балалар бакчага гына йөрсәләр дә күп беләләр. Бәлки алар сиңа ярдәм итәрләр. Кайгыңны безгә дә әйт, ни булды?

– Менә миңа шушы конвертны тоттырдылар да әйттеләр, монда күргән рәсемнәргә табышмаклар уйла диделәр, ә мин алай уйлый белмим.

Тәрбияче: – Кая, Белмәмеш, нинди рәсемнәр икән балалар белән карыйк әле (рәсемдә машина, велосипед, самолет, трактор).

Балалар үзләре уйлап, табышмаклар әйтәләр, кемнең әйбәтрәк килеп чыга, шуны Белмәмешкә тәгъдим итәбез.

– Рәхмәт сезгә, балалар, мин инде күп нәрсәгә өйрәндем сездән, мине хәзер мәктәпкә алачаклар.

Тәрбияче: – Әйдә, Белмәмеш, балалар белән бергә «Игътибарлы бул» дигән уенда уйнап ал, менә шунда күрербез күп нәрсә беләсеңме, юкмы икәнен.

Балалар һәм Белмәмеш белән «Игътибарлы бул» дигән уен уйнала.

Тәрбияче: – Мин юл хәрәкәтенә, транспорт – техникага кагылышлы сүз әйтсәм, сез кулларыгызны чәбәкләрсез, ә башка мәгънәдәге сүз әйтсәм, кулларны өскә күтәрерсез.

Уен уйнала, балаларның да, Белмәмешнең дә игътибарлылыгына нәтиҗә ясала. Белмәмеш рәхмәт әйтеп саубуллаша.

Тәрбияче: – Балалар, төрле транспортларга утырып күп йрдек, ә хәзер әйдәгез саф һава сулап, сәламәтлегебезне ныгытып, җәяү генә кайтыйк. Балалар, күрәсезме нинди матур чәчәкләр үсә биредә, карагыз әле алар арасында бер серле чәчәк тә үсә икән. Ни өчен серле дип уйлыйсыз аны?

(Балалар җавабы).

Тәрбияче: – Чөнки аны таҗлары төрле төсләргә буялган, ул таҗларга без белергә тиешле сораулар язылган. Әйдәгез әле, берәм–берәм шул таҗларны алыйк.

  1. Җәяүлеләр юлның кайсы өлешеннән йөрергә тиешләр?(Тротуардан, ә тротуар булмаганда юл кырыеннан.)
  2. Юл билгеләре ничә төргә бүленә? (күрсәтүче, кисәтүче, тыючы).
  3. Нәрсә ул «зебра»? (җәяулелэр юлны аркылы чыгар өчен күрсәтелгән махсус урын, ул ак сызыклар белән билгеләнә).
  4. Светофор булмаганда, яисә ул эшләмәгәндә аны кем алыштыра? (Хәрәкәт көйләүче полиция хезмәткәре – регулировщик.)
  5. Светофор ни өчен кирәк?(Җәяулеләргә һәм транспорт чараларына бер–берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк.)
  6. Ни өчен безнең авылга светофор куелмаган? (Чөнки бездә транспорт хәрәкәте шәһәрдәге кебек тыгыз түгел, шулай ук бездә кисешкән юллар да юк.)

Тәрбияче: – Бүгенге сәяхәтебез бик күңелле дә, файдалы да булды, балалар. Белемләребезне тагын да ныгытып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәндек. Юлларда сак булырга беркайчанда онытмыйк.

Кызыл, сары ут янганда

Сак булыгыз, балалар,

Хәвеф – хәтәр булмасын дип

Сезне кисәтә алар.

Белгәннәребезне онытмыйк,

Кулланма итеп алыйк.

– Юлыбызга ак җәймә, – дип

Бергә–бергә кузгалыйк.