Йомры икмәк һәм җәяүлеләр юлы

№ 199

(Икенче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган шөгыль)

Гөлшат ФАТЫЙХОВА,

Балтачтагы 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: җәяүлеләр юлы турында күзаллау булдыру.

Бурычлар:

– җәяүле һәм җәяүлеләр юлы дигән төшенчәләре белән таныштыру;

– машиналар юлы турында күзаллау булдыру;

– юл йөрү кагыйдәләрен бозу нинди аяныч хәлләргә китереп чыгарырга мөмкинлеген балаларның хәтеренә салу;

– сүзлек запасын баету: җәяүлеләр юлы, машина юлы, җәяүле.

Җиһазлау: урам макеты,уенчык машиналар (йөк машинасы, җиңел машина), кеше фигуралары, йомры икмәк уенчыгы, «Йомры икмәк» әкияте.

Эшчәнлек барышы

(Балалар тәрбияче янында торалар.)

Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар! Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаеп карыйк. (Балалар бер-берсенә елмаялар.)

Тәрбияче. Күрдегезме, без бер-беребезгә елмаеп карагач, хәтта төркем бүлмәбез дә яктырып китте. Кышның салкын көннәре дә җылынып киткән кебек булды. (Шулчак телефон шалтыраган тавыш килә. Тәрбияче телефоннан сөйләшә.) Әйе,бу кем булды? Йомры икмәк?!

– Балалар, Йомры икмәк аңа ярдәм итәргә куша. Ул сәяхәткә чыгып киткән һәм адашкан, үзенең кая эләккәнен дә белми. Әйләнә-тирәдә машиналар, зур-зур йортлар, күп кешеләр, ди.

– Сез Йомры икмәкнең кая эләккәнен белдегезме? (Урамга.)

– Әйе, дөрес, ул шәһәр урамына эләккән. Әйдәгез, Йомры икмәккә булышыйк, аның белән берәр күңелсез хәл килеп чыкмасын. Булышабызмы? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Әйдәгез, өстәл янына килик әле. (Анда урам макеты.)

– Нәрсә микән бу, ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары.)

– Дөрес, бу урам. Шәһәр урамы. Урамда нәрсәләр күрәсез? (Йортлар, җиңел һәм йөк машиналары, агачлар, кеше фигуралары.) Урамда бик күп кеше. Урамнан баручы бөтен кеше җәяүле дип атала.

– Урамда юл бар.Ул берничә өлештән тора. Бүген без сезнең белән шул юлның бер өлеше – җәяүлеләр юлы турында сөйләшербез. Җәяүлеләр юлы – машиналар йөри торган юлның бер яки ике як кырыенда урнашкан махсус җәяүлеләр өчен ясалган юл. (Тәрбияче макетта җәяүлеләр юлын күрсәтә.) Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк: җәяүлеләр юлы.

– Юлның җәяүле кеше йөрүче өлеше нәрсә дип атала? (Балаларның җаваплары.)

– Җәяүлелер юлыннан кемнәр йөри? (Җәяү йөрүче кешеләр.)

Тәрбияче (макет кырыеннан Йомры икмәкне чыгара). Әәә, менә икән бит безнең Йомры икмәк кайда йөри! (Тәрбияче Йомры икмәкне машиналар юлыннан тәгәрәтә.)

– Балалар, безнең Йомры икмәк дөрес юлдан барамы? Бу юлдан барырга ярыймы соң? (Юк, аны машина таптап китәргә мөмкин.)

– Ә кайдан йөрергә тиеш соң ул? (Җәяүлеләр юлыннан.)

Ял минуты

Горур полицейский тора, (Урында атлау.)

Кешеләргә: «Йөрмә», – ди! (Кулларны як-якка – өскә, як-якка – аска күтәрү, төшерү.)

«Монда – машина юлы, (Кулларны алга сузу.)

Җәяүле, син тукта», – ди. (Кулларны як-якка сузу.)

«Хәзер инде барыгыз! (Урында атлау.)

Машиналар, туктагыз! (Кул чабу.)

Җәяүлеләргә юл бирегез!» (Урыннарда сикерү.)

«Кем кайда?» уены

Тәрбияче (балаларга юл макетында кеше һәм машиналарны дөрес урнаштырырга куша. Машиналарны – машиналар юлына, ә кешеләрне җәяүлеләр юлына). Дөрес, балалар, булдырдыгыз!

– Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! Урам буйлап йөргәндә, юл кагыйдәләрен белү кирәк. Әйдәгез әле, шул кагыйдәләрне тагын бер кат Йомры икмәкнең исенә төшерик әле.

– Кешеләр кайдан йөри? (Җәяүлеләр юлыннан.)

– Җәяүлеләр юлыннан йөрүче кешеләр кем дип атала? (Җәяүле.)

– Машиналар юлыннан җәяүле кешегә йөрергә ярыймы? (Юк.)

– Исегездә калдырыгыз, балалар, һәм, Йомры икмәк, син дә: машиналар юлыннан җәяүле кешегә барырга ярамый! (Йомры икмәк балаларга рәхмәт әйтеп китә.)

Тәрбияче. Хәзер инде Йомры икмәк үзенең дусларына да без сөйләгән юл кагыйдәләрен өйрәтер. Сез аңа бик булыштыгыз. Әйдәгез, үз-үзебезгә кул чабыйк әле. Сез бик тырыш булдыгыз, балалар!