Яз килә

№43

(Әйләнә-тирә белән таныштыру буенча эшчәнлек конспекты)

Мәдинә ХӘМЗИНА,

Кама Тамагы районы Келәнче авылы “Айгөл” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, кыргый хайваннар турында белемнәрне ныгыту;

сүзлек запасын баету;

күтәренке кәеф булдыру.

Материал: зонт, тычкан, куян, аю, керпе уенчыклары, карга киеме, ярма, алма, кишер, җиләк яки бал, хат, тартма эчендә урман макеты.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп, кәефләребезне тагын да күтәрик. Балалар, бу елның кайсы фасылы?

Балалар. Яз!

Тәрбияче. Әйе, хәзер урамда яз. Карагыз әле, бүген көн нинди матур. Күктә кояш елмая. Ул җирне җылыта. Хәзер, әйдәгез, күзне йомыйк та кулларны кояшка сузыйк. Кояш нурлары безнең кулларыбызны җылытып иркәли. Әйдәгез, кояш нурларын кочагыбызга алыйк. (Куллары белән үз-үзләрен кочалар.) Кояш безне генә түгел, бөтен нәрсәне дә җылыта, ул карны да җылыта, һәм боз эри башлый. Кояш шулай ук агачларны да җылыта. Шуңа күрә алар кояшка таба сузылалар. Кояш җылысына үрелеп үсәләр алар. Әйдәгез, үләннәрнең ничек үсүләрен күрсәтик әле. (Балалар, чүгәләп, үләннәрнең кечкенә булуларын һәм үрелеп ничек үсүләрен күрсәтәләр. 2–3 тапкыр кабатлана.)

Балалар, агачларга, үләннәргә кояш җылысы гына түгел, яңгыр да кирәк. Алар яңгыр суында рәхәтләнеп коеналар һәм суны туйганчы эчәләр дә. Әйдәгез, бергәләп яңгыр чакырыйк.

Балалар.

Яңгыр яу, яу, яу.

Тәмле ботка бирермен.

Тәмле ботка казанда.

Тәти кашык базарда.

Балалар сикереп уйныйлар

Тәрбияче (зонтын ачып). Яңгыр ява.

Балалар зонтик астына керәләр.

Тәрбияче.

Кояш, чык!

Болыт кач!

Без уйнарбыз, җылыткач.

Кояш чыкты.

Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

Кара карга керә.

Карга.

Кар-кар-кар!

Канатымда хат бар.

Буең җитсә,

Тартып ал.

Тәрбияче. Яле, хатны алыйк әле.

Кара карга үзенең канатларында яз хәбәрен алып килә.

Тәрбияче (хатны укый). “Урманга барып, җәнлекләргә яз килгәнен хәбәр итегез.

Киң итеп җәеп колач,

Килде яз, килде яз.

Елмаеп тора кояш,

Көн аяз, көн аяз”

Әйдәгез, балалар, кабатлап карыйк та җәнлекләргә яз килгәнен хәбәр итәрбез. Аларга күчтәнәчләр дә алыйк.

“Кемгә – нәрсә?” уены уйнатыла. Шигырь 2–3 тапкыр кабатлана.

Тәрбияче. Әле урманда кар эремәгән икән. Әнә Тиен килә, әйдәгез, аңа яз киләсен әйтик һәм күчтәнәч бирик. (Шигырь әйтелә.)

Тәрбияче.

Түм-түгәрәк

Энәле йомгак

Килә юлдан, тәгәрәп.

Ул нәрсә икән? (Керпе.)

Әйе, Керпе. Керпе дус, чык өеңнән, тиздән яз килә, без сиңа шуны әйтергә килдек. (Бергәләп шигырь әйтелә.) Керпене алма белән сыйлыйк.

Тәрбияче.

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

Ул нәрсә? (Куян.)

Әйе, Куян. Куян, без сиңа яңа хәбәр китердек. Тиздән яз килә. Сиңа туныңны алыштырырга кирәк. (Шигырь әйтелә, күчтәнәч бирелә.)

Балалар, карагыз әле, кар астында нәрсә кыбырдый анда? Ә бу Аю икән. Нишли ул анда? (Йоклаган.)

Тәрбияче. Әйе, ул анда кыш буе йоклап яткан. Әйдә, Аю дус, уян инде. Яз килә! (Шигырь укыла.) Менә без сиңа бал алып килдек, тәмле җиләкләр өлгергәнче, шуны ашый тор. Балалар, безнең тагын нинди урман җәнлекләре бар?

Балалар. Төлке, бүре.

Тәрбияче. Әйдәгез, үзебезнең бакчага кайтыйк.