Яшь тәрбиячеләрне тормышка әзерләү – һәр остазның бурычы

Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 39 нчы «Салават күпере» балалар бакчасының югары квалификацияле өлкән тәрбиячесе, Татарстанның атказанган укытучысы

Беребезгә дә сер түгел: уку йортын яңа тәмамлаган кеше китапча фикерли, китапча эшли. Әгәр дә ул төп эшебез – тәрбия һәм белем бирү өчен кирәк саналган педагогика һәм психология фәннәрен тиешенчә үзләштергән булса. Нигез төшенчәләре белән «дөрес коралланган» яшь белгеч, әлбәттә, моның белән генә чикләнми, калган яңалыкларны да үз тырышлыгы, фикерләве белән табарга, тулыландырырга тиеш була. Һәм бары тик шул чакта гына аның сайлаган һөнәре ныклы, мәгънәле, кадерле һәм кызыксындыручан була.    Кызганыч, сайлаган һөнәрне беренче көннән дөрес башкару, ярату бар кешегә дә җиңел бирелми.

Моны дәлилләү өчен берничә мисал китерү дә җитә. Беренче көн эшкә килгән тәрбияченең тәрбияләнүчеләрен шәхес буларак кабул итүе, ике арада ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен дөрес һәм мөһим юллар табуы, башкача әйткәндә, сабыйлар йөрәгенә ачкыч яратуы, беренче көннән үк   балаларның яшь үзенчәлекләрен, социаль активлыкларын, рухи һәм физик сәламәтлекләрен исәпкә алып, тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыруы, замана таләбенә ияреп эшчәнлек төрләрен дөрес һәм шартына китереп оештыруы, Интернет челтәрендә шәхси кабинетын, сайт булдыруы, портфолио тутыруы, тǝрбия һәм белем бирү процессында интерактив методлар, заманча технологияләр куллануы, шулай ук тәрбия эшендә ата-аналарның актив катнашуларын булдыру, бакча тормышы белән кызыксыну дәрәҗәләрен үстерү, җәлеп итүе һ.б. Моннан эшкә алынган яшь белгечнең,  яңа коллективка керүе, ияләшүеннән тыш, зур әзерлекле булырга тиешлеге дә ачык күренә. Менә шуңа да мин балалар бакчасына эшкә керергә җыенган кешегә, кем булуына да карамастан, тәрбиячеме, психологмы, музыка белгечеме, аңа алдан ук гомумкешелек кыйммәтләренә зыян китерми балалар бакчасы тормышы белән танышырга киңәш итәр идем. Башкача әйткәндә, алар да үз чиратында сабый балалар сыман адаптация узарга мәҗбүр була. Җиңелрәк һәм тизрәк ияләшсен өчен, тәрбияче балаларны беренче көннән алып 2 – 3 атна буе «җайлый-көйли», ягъни, махсус төзелгән план аша адаптация узарга ярдәм итә. Гадәттә адаптацияне никадәр җитди оештырылуына карамастан кайсыбер бала барыбер авыр кичерә, балалар бакчасына озак ияләшә. Бу инде һәрберебезнең дә төрле холыклы булуына, эчке табигый көчләрнең үсешенә бәйле. Яшь белгечләр дә нәкъ шулай. Берсе ансат кына коллективка керү юлын тапса, икенчесе озак ияләшә, балаларны да тыңлата алмый, ата-аналар сынап карый… Менә шундый кыенлыклар тумасын өчен, вакытында чарасын күрү күпкә яхшырак. Ягъни эшкә урнашыр алдыннан яисә медицина тикшерүе узган арада практика узу мәслихәт. Практика  дигәч тә, кайберләрегез минем белән килешмәс, педагогия көллиятендә укыган чорда  узганнар, тагын нинди практика диючеләр булыр. Тик укыган чакта узган практика ул фәкать билге алыр өчен корылган.   Ә инде эшкә керер алдыннан, үзе урнашасы балалар бакчасында узган «практика» нәкъ шул «адаптация» узу белән бер дияр идем.

Интернет челтәрендә республикабыздагы һәрбер балалар бакчасының сайты урнаштырылган. Әлбәттә, аннан кирәкле балалар бакчасының эш юнәлеше, еллык эш планы, коллектив белән читтән торып та танышырга мөмкин. Тик «мең кат ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең күпкә мәслихәт» дигән гыйбарәне күздә тотып, 1–2 атна чамасы практика узсаң, күпкә яхшырак һәм җиңелрәк булыр иде, минемчә. Монда тагын бер каршылык булыр, медицина тикшерүе узмаган килеш балалар бакчасына керергә ярамый диярсез. Андый очракта эшли башлаган көннән алып, ягъни беренче сменадан соң 1 – 2 сәгатькә калып, икенче сменага бераз алданрак килеп тә кирәкле тәҗрибә тупларга мөмкин. Теләге булган кеше җаен да, мөмкинлеген дә таба, минемчә. Һәм тагын шунысы мөһим: бу гамәлне тормышка ашыруда, бакча мөдире һәм өлкән тәрбиячедән тыш, педагогларның барысы да үзләреннән өлеш кертергә тиеш. Һәрбер тәҗрибәле тәрбияченең әйтер сүзе, күрсәтер эше булган кебек, аз стажлы  белгечнең дә үз башыннан кичергән җитешсезлекләре булуы ихтимал, һәм андый очраклар яңа килүчегә зур сабак буларак кабул ителер, ул кыенлыкларны читләп узар.

Бәлки минем югарыда әйтелгән фикерләрем белән килешмәүчеләр дә табылыр. Әйтерләр ничек инде без яңа гына һөнәр үзләштергән, дипломлы педагогны өйрәтергә тиеш, кирәк булса, остазы я булмаса бер төркемдә эшләүче тәрбияче   өйрәтсен диярләр. Өстебездән бурыч төшерү күпкә җиңел бит, уйлап баш ватасы юк.

Бүгенге күзлектән караганда, педагогик коллективның бер гаилә сыман дус-тату, бердәм эшләве ныграк хуплана. Тырыш хезмәтнең көтелгән нәтиҗәсе – күңел өчен тантана. Һәм гадәттә андыйлар күбрәк уңышка да ирешә, шуңа да «бердәмлектә – көч» дип әйтәбез. Тырышып уку, белем туплау һәркемнең үзе өчен булса, эш – коллективның йөзе, нәтиҗәсе буенча бәяләнә, ә нәтиҗә тырышлыктан һәм җаваплылыктан тора.

Тәрбияче ул – элек-электән аеруча җитди, җаваплы саналган һөнәр, шуңа да без – педагоглардан күпне таләп итәләр. Без балалар бакчасына йөргән сабыйларны гына түгел, төрле сәбәпләр аркасында йөри алмаган,  мөмкинлекләре чикләнгән мәктәпкәчә яшьтәге нарасыйларны да тәрбияләргә җай табарга  тиешбез.   Белем һәм тәрбия бирү чаралары да баланың психик-физиологик мөмкинлекләрен, сәләтләрен истә тотарга мәҗбүр итә. . Кайчан гына карасаң да (5, 10, 20 ел … узгач) кылган яхшылыкларыбыз да, уңышсызлыкларыбыз да аермачык күренә. Тик эш узгач, үкенүдән файда юк шул, шунысы бик аяныч. Менә шуның өчен дә бездән бердәм булу яңа килгән кешегә зур ышаныч белдерү сорала. Нигә әле син үзең белгәнне башкалар белән бүлешмәскә? Нигә әле син үз белемеңне арттырмаска, яшь кадрларны үстермәскә тиеш? Белгәнне башкалар белән уртаклашу – кешеләрнең иң күркәм сыйфаты, ул аралашуны җиңеләйтә, татулыкны арттыра һәм тәраккыйне тизләтә. Тәҗрибәң белән уртаклашып, кемгәдер ярдәмең тия икән, өлгергәнлегең раслана. Димәк, син категорияңне күтәрергә әзер. Моннан чыгып, остазларга да әйтер киңәшебез бар: өйрәткәнең, сөйләгәнең сүздә генә калмасын, конспект төзе, чыгыш әзерлә, хезмәтләреңне туплап, җыентык булдыр. Хезмәттәшләрең   белән шәһәр яки республика күләмендә уздырылган берләшмәләрдә уртаклаш, әйтәсе  фикереңне  матбугатта бастыр. Бергә эшләүче хезмәттәшләреңә хөрмәт күрсәт, ышаныч белдер. Кешеләргә ышану – бигрәк тә яшь белгечләрнең үз-үзләренә биргән бәяләрен арттыра, хезмәткә дәрт уята, ә ышанмау, киресенчә, кимсетә, эшчәнлекне киметә.

Кабатланмас шәхесләр тәрбияләү өчен балалар бакчасы мөдире белән өлкән тәрбияче уңайлы шарт тудырса, нәтиҗәле эш формалары, метод һәм алымнар белән таныштырса, үз белемен үстерү өчен тема сайларга, куелган максатка һәм бурычларына ирешү өчен, этапларга бүлеп биш елга план төзергә булышса, ә тәҗрибәле педагоглар осталыкларын күрсәтү йөзеннән ачык шөгыль, мастер-класс, презентация күрсәтергә, я булмаса, режим буенча ниндидер эшчәнлек төрен (уен, хезмәт, эксперимент һ.б. ) күзәтергә мөмкинлек тудырырга тиеш булалар. Бары тик шулай эшләгәндә генә без яшьләрне үстерә, гадел, эзләнүчән, таләпчән, иң мөһиме җаваплы тәрбияче «әвәли» алырбыз.

Һәрбер балалар бакчасында «Яшь белгечләр»  мәктәбе  матур гына эшләп килә, башкарган эш планы гадәттә еллык планга кертелә. Тик күпчелек очракта җаваплылык билгеле бер тәрбиячегә йөкләнә. Бер генә кешегә аударып калдыру, эшне ел буена сузу  дөреслеккә бик үк туры килми, минемчә. Ничектер, бер-берсенә җәза биргән сыман тоела. Ә инде күмәкләшеп эшләгәндә иң мөһим кагыйдәләрне хәтта бер ай дигәндә үзләштерергә була. Яшь белгечләрне тиешле белем белән коралландыру өчен «Остазлар мәктәбе» булдыру зарур. Чөнки кешенең аңы һәм осталыгы үсешендә тырышлыкның хәлиткеч урын тотуы – үзе зур күрсәткеч. «1 процент талант һәм 99 процент тырышлык кешене даһи итә!» Иҗади төркем составындагы педагоглардан аермалы буларак, һөнәре буенча аерым казанышларга ия булган, югары категорияле тәрбиячеләрдән торган «Остазлар мәктәбе» һәрбер очрак өчен дөрес дип табылган карарларны сайлап алырга да, эш барышында туган проблемаларны чишәргә дә ярдәм итәр. Әгәр дә яшь кадрларны үстерү өчен шартына китереп, конкрет эш юнәлешләре күрсәтелгән юл картасы, проекты булдырылса. Бары тик шундый «Остазлар мәктәбе»н узган яшь белгеч каршында бернинди кыенлык да тумас, ул шәхси кабинетын да булдырыр, аттестация һәм эксперименталь мәйданчык эшенә дә җайлы гына кушылыр, озак та үтмәс үзе ачык шөгыль күрсәтер, һөнәри бәйгедә дә көчен сынар, сайлаган һөнәренең остазына әверелер.