Ярдәмче балдаклар

№ 91

(Сөйләм телен үстерү буенча мастер класс)

Фрида ВӘЛИТОВА,

Чүпрәле районы, 1 нче номерлы “Кояшкай” балаларбакчасытәрбиячесе

Максаты:тәрбиячеләрне бу алымның текстлар ятлаганда ярдәм итүенә төшендерү һәм үзләренә кулланып карарга тәкъдим итү.

Җиһазлау:рәсемнәр, саннар белән  балдаклар.

– Безнең телебез бик бай. Ләкин, ничек кенә тырышсак та, балаларда дөрес, матур, төзек итеп сөйләшү әле бер проблема булып тора. Шуңа, мин үз эшемдә сөйләм телен үстерүгә  зур игътибар бирергә  тырышам. Бүген мин сезгә үзем еш кулана торган «Ярдәмче балдаклар» дип исемләнгән алымны тәкъдим итәм. Балалар балдаклар белән бик теләп уйныйлар, нәтиҗәсе дә күренә.

Төп өлеш

Балдаклар  балалар санына карап, кәгазьләрдән ясала. Зуррак төркем балалары аларны ясаганда булыша ала.

«Ярдәмче балдаклар»дан файдаланып, шигырь ятлау тәртибен карап китик. Шигырьдәге басым ясарга кирәкле сүзләрне табабыз, болар кабатлана торган сүзләр,я булмаса синонимнар, исемнәр булырга мөмкин. Безнең шигырьдә алар исемнәр.

1 этап. Шигырь сәнгатьле итеп укыла.

Көз, көз, әйт әле,

Кәрҗинеңдә ниләр бар?

Кәрҗинемдә алмалар,

Помидор һәм кыярлар.

Шигырьдә сүз нәрсәләр турында бара?(Яшелчә, җимешләр турында.Алар турында кыска әңгәмә үткәрелә. Аңлашылмаган сүзләр булса, аңлатып китәргә кирәк, сүзлек өстендә эш.)

2 этап. Шигырь озын булса, берничә  кисәккә бүленә.

3 этап. Куллар өстәлдә,учлар аска карап тора. Шигырьдәге исемнәрне ишетү белән, бармакларга шундый рәсем ябыштырылган балдакларны кия  барабыз. Чәнти бармактан башлыйбыз. Бергәләп сүзләрне кабатлыйбыз.

4 этап. Тәрбияче белән бергә кабатлана. Балалар үзләре генә кабатлый.

5 этап.Балдакларны салабыз,шигырьне кабатлап барабыз.

6 этап.Йомгаклау.Шигырь балдакларсыз гына кабатлана.

Балдаклар белән эшләү балаларга бик ошый. Шуңа мин алар белән эшләүне саннар өйрәнгәндә дә файдаланам. Мисал өчен,санны әйткәч,бала шул сан куелган балдакны табып кияргә тиеш. Авазлар белән танышканда ярдәм итә алар. Мәсәлән, исемнәрендә С авазы кергән рәсемле балдакларны табарга кирәк. Шулай ук хәрефләр белән танышканда да кулланырга мөмкин аларны.Бармак уеннары уйнаганда да,балалар балдаклар белән эшләүне яраталар. Монда төрлечә уйнап була. Кечкенә балалар  әкият геройларын лабиринтлар, яки эзләр буенча йөретү белән кызыксыналар.

Шулай итеп, «Ярдәмче балдаклар» кулланып түбәндәге  нәтиҗәләргә ирешергә  мөмкин:

– Балаланың  әкиятләрне сөйләргә, шигырьләр ятларга теләкләре арта;

– Тирә-юнь белән танышу мөмкинлеге зурая;

– Сүзлек запасы арта, сүзләрне аңлаешлы, дөрес итеп әйтүгә  ирешелә;

–Балаларда оялчанлык,каушау, югалып калу билгеләре кими, алар үзләрен кыюрак һәм иркенрәк тотарга өйрәнә.