Янып яшә һәм иҗат ит!

(Җирле төбәк шагыйрьләре иҗатын сыйныфтан тыш чарада куллану)

Рәмзия МИНҺАҖЕВА,

Алабугадагы 10 нчы урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

«Чулман» әдәби түгәрәге 1953 елда «Яңа Кама» газетасы редакциясе каршында оештырыла. Аның беренче әгъзалары – Алабуга педагогия институты һәм мәдәният училищесы студентлары, ә җитәкчесе Г.Әминов була. 1984 елда педагогки институтының әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов җитәкчелегендә әдәби берләшмә «Чулман» исеме астында киң колач җәеп эшли. Аңа Алабугадан Рәис Кашапов, Фердинант Шәехов, Ләлә Абдуллина, Гөлзадә Әхтәмова, Равил Шагин, Дамир Мәрданов, Дамир Әюпов, Гарәфи Әгъләмов, Фирдәвес Хуҗин; Менделеев районыннан Марсель Гыймазетдинов, Илгиз Абдуллин; Әгерҗедән: Әнисә Кәримова һ.б. язучылар йөриләр. Илдус Сәлахов, Владимир Мироваев, Валерий Әхмәтшиннар, көйләр язып, чулманлылар белән бик күп яңа җырлар иҗат иттеләр. Җитәкче булып Дамир Мәрданов эшләгән чорларда Морт, Илмәт, Иске Юраш һ.б. авылларда бик күп очрашулар була.

1993 елдан Фазыл Шәех түгәрәк җитәкче булгач, «Чулман» оешмасының эшчәнлеге нык җанлана. Ул 2000 елга хәтле эшли. 1997 елда «Чулман язлары» китабы басылып чыга. Анда 16 авторның әсәрләре басыла. Төрле елларда бер-бер артлы Фазыл Шәех, Рәис Кашапов, Гөлзадә Әхтәмова, Дибәҗә Каюмова, Саимә Гыйльметдинова, Гарәфи Әгъләмов, Фәридә Хәбибрахманова, Тәҗрия Җәләева, Тәслимә Кәримоваларның китаплары чыкты. Казан һәм Чаллы язучылары белән очрашулар күп булды. Фазыл Шәех 2001 елда якты дөньядан китү сәбәпле, 2000 – 2010 елларда «Чулман» әдәби-иҗат берләшмәсен Алабуга мәдәният училищесы мөгәллиме Фәридә Хәбибрахманова җитәкли. Төрле юбилейлар, әдәби кичәләр, күренекле язучыларның, шәһәребез шәхесләренең шигырь һәм музыка кичәләре югары дәрәҗәдә үтә. Анда Тәҗрия Җәләеваның да өлеше бик зур була.

2010 – 2013 елларда «Чулман» берләшмәсенең җитәкчесе булып Нәсих Әхмәдуллин эшли.

2015 елның 21 маенда Алабугада язучы, публицист, җәмәгатьэшлеклесе Фирдәвес Хуҗинның бенефисы була. «Алабуга нуры», «Мәдәни җомга», «Сөембикә», «Казан утлары» һ.б. газета-журнал битләрендә чулманлыларның шигырь һәм хикәяләре әледән-әле басылып тора, Чаллы һәм Казан язучылары белән иҗади кичәләр, яшьләр һәм әдәбият сөючеләр белән очрашулар булып тора. «Чулман» әдәби берләшмәсенең дүрт шагыйре – Фазыл Шәех, Марсель Гыймазетдинов, Гөлзадә Әхтәмова (ул 2012 елда Саҗидә Сөләймәнова премиясенә лаек булды), Фирдәвес Хуҗин Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителделәр. 60 елдан артык «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенең яшь буынны мили традицияләр, татар халкының гореф-гадәте һәм күркәм үрнәкләре буенча тәрбияләүдә роле әйтеп бетергесез.

Безнең мәктәбебез укучылары да актив рәвештә бу очрашуларда катнашалар. Үзем шәхсән татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә җирле язучыларыбызның иҗатын өйрәнүгә игътибар итәм, аларның үзләре турында мәгълүмат бирергә тырышам. Якташ әдипләребезнең иҗатын сыйныфтан тыш эшләрдә куллану укучыларның рухи дөньясын баетуда мөһим чара булып тора.

2016 елда «Чулман йолдызлары» проектын үткәрү барышында VI, VII, IX сыйныф укучылары белән Алабуганың күренекле шәхесләрен, аларның иҗатын өйрәндек. Шушы проект кысаларында VII Б, VII В сыйныфлары укучылары өчен Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова катнашында очрашу үткәрдек. Игътибарыгызга шушы әдәби кичәнең эшкәртмәсен тәкъдим итәм.

Тема. Янып яшә һәм иҗат ит!

Максат:

укучыларга Әхтәмова Гөлзада Хаҗи кызының тормыш юлы Һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү. Г.Әхтәмованың  туган җир төшенчәсен, туган як табигатен чагылдырган шигырьләрен уку, мәгънәсенә төшенү;

– туган як табигатен сурәтләгән, туган җир турындагы шигырьләрен сәнгатьле уку;

– төбәгебез шагыйрәсе Г.Әхтәмова шигырьләренең әһәмиятен исбатлау, иҗаты белән кызыксыну уяту.

Сыйныфтан тыш чарага эпиграф. Яшәргә дип килгәч, тик китәмме? Шигыремә салам уемны. (Г.Әхтәмова)

Җиһазлау. Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова иҗатына багышланган презентация, китаплары күргәзмәсе, проектор, компьютер.

Кичә барышы

Укытучы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле Гөлзада апа, укучылар! Без бүген җирле шагыйрәбез Гөлзадә Әхтәмованың иҗатына багышланган әдәби кичәгә җыелдык. Без төбәгебезнең күренекле шәхесе һәм аның иҗаты турында сөйләрбез.

Әхтәмова Гөлзада Хаҗи кызы Татарстанның сихри табигатьле почмагында – Әгерҗе районының Исәнбай авылында туып үскән. Гөлзада апа кече яшьтән үк туган халкына һәм үскән җиренә гашыйк. Нәфис, самими тел белән язылган шигырьләре дә газиз җиренә һәм милләтенә чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Гөлзада Әхтәмова 1941 елда Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында туа. Исәнбай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Сарапул шәһәрендә яши. 1969 елда Алабуга педагогика институтының филология факультетын тәмамлый. 1975 елга кадәр пединститут китапханәсендә библиограф булып эшли, аннары гаиләсе белән Себер якларына китә. Эвенкиядә нефтьчеләрнең геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик, урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1984 елда Алабугага кайта. Сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист булып эшли. 1986 елдан укытучы һәм китапханә мөдире булып эшли башлый. Сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист булып эшләү еллары тарихи эзләнүләргә олы этәргеч була. Алабуга рус шәһәре буларак танылган,Чулман ярындагы Шайтан каласы да русларның сугышчан корылмасы булып исәпләнгән бер чорда, Гөлзада апа аның тарихын өйрәнә башлый. «Алабуга бәете»н эзләп таба, Шишкин, Худяков язмаларын өйрәнә, таш юл итеп җәелгән, фундамент буларак салынган борынгы кабер ташларындагы язмаларны да калдырмый ул, олы яшьтәге кешеләрне күреп сөйләшә, шушы төбәктәге авылларның бәетләрен җыя һәм Алабуганың «Ак шәһәр» – манаралы, көмеш айлы, ак мәчетле, борынгы болгар бабаларыбыз нигез салган шәһәр икәнен исбат итә. Ләкин шагыйрь күңеле моның белән генә чикләнми, тарихи эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, аның туган халкына, туган җиренә, Алабуга төбәгенә, татар теленә карата чиксез сөю, аларның киләчәге өчен тоташ өзгәләнү белән сугарылган шигырьләр циклы да туа. Бу чорда ул күпме генә укучыга татар телен, татар моңын өйрәтмәгән дә, күпме генә шигырь язмаган!

Аның «Бүләк», «Алабугам минем», «Мәхәббәтле иреннәр», «Табигать сәйләннәре», «Гөлчәчәк», «Җәйге кар», «Зәңгәр хыял», «Йөрәгемдә яшен» китаплары дөнья күрде. Хәзер бер төркем укучылар Гөлзада апагызның шигырьләрен яттан сөйләп китәр.

1 нче укучы («Көз төсе» шигырен сөйли).

И гүзәл, мактаулы

Алтын көз!

Син әле ашыкма,

Бераз түз,

Яфрагың җирләргә

Сибәргә,

Бүләкләр бирергә

Җилләргә,

Без синең яфракка

Сокланыйк,

Урманга баргач та

Таң калыйк.

Җәй көне ямь-яшел

Яфраклар,

Көз җиткәч:

Кызыллар,көрәннәр,сарылар.

Барысын да төшерик кәгазьгә,

Күрсәт бер төсеңне син безгә.

2 нче укучы («Татар иле» шигырен сөйли).

Татар теле – туган телем,

Гасырларны кичкән тел ул,

Давылларны өзелмичә,

Төнбоектай үскән тел ул.

Татар теле мирас булып

Борынгыдан калган тел ул,

Байлыгына, муллыгына

Сокландыра алган тел ул.

3 нче укучы.

Татар теле җырлар аша

Уйлар чынга ашкан тел ул.

Сөю тулы йөрәкләрне

Җан дусларга ачкан тел ул.

Татар теле – дөнья теле,

Шундый камил, шундый матур.

Җирдә әле бик күпләрнең

Күңелләрен үзенә тартыр.

(«Тәнәфес» җыры (Владимир Мироваев көе, Гөлзадә Әхтәмова сүзләре) башкарыла.)   

Сизми ул, күрми ул – беләм мин.

Күз сирпеп карыйм мин үзенә.

Шулай да күңелле ул мизгел,

Шатлыклы елмаю йөземдә.

Тәнәфес, тәнәфес, тәнәфес!

Син, зинһар, яңадан очраштыр.

Тик күрше сыйныфта укый ул,

Ничек тә якыннан таныштыр.

Ни олы төркемдә күрсәм дә,

Аерам мин аны ерактан.

Уйларым, хыялым гел анда,

Әллә соң мин аны яратам?

Тәнәфес, тәнәфес, тәнәфес!

Син бит иң кыска ял вакыты.

Күрергә ашкынган йөрәккә

Кадерле синең һәр минутың.

Укытучы. Г. Әхтәмованың бер-бер артлы шигъри китаплары һәм тарихи чыганакларны өйрәнеп язылган «Борынгы Алабуга» һәм «Алабугам минем» исемле тарихи очерклары басылып чыга. 2004 елда исә Казанда аның сайланма лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре тупланган «Йөрәгемдә яшен» дигән күләмле җыентыгы дөнья күрә. Г.Әхтәмова – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2012 елның ноябрендә шагыйрә Гөлзада Әхтәмовага «Татнефть» ААҖ һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары нигезендә әдәбияттагы казанышлары өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия һәм «Лауреат» дигән күкрәк билгесе тапшырылды.

4 нче укучы. Шагыйрә иҗатында туган як, туган җирнең чагылыш үзенчәлекләрен күрсәтүне максат итеп куя. Туган як… Һәркемгә якын, кадерле, изге төшенчә. Беренче тапкыр бирегә аяк басудан алып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул безгә көч, таяныч бирә, онытылмас моң булып озатып йөри. Г.Әхтәмова шигырьләрендә туган як, туган җир сүзләренең эчке мәгънәсе моңарчы күрелмәгән яклары белән ачылып китә. Гөлзадә Әхтәмованың да шушы теманы чагылдырган шигырьләре бихисап: «Әгерҗе», «Исәнбаем», «Бүләк ит», «Алабугам», «Татар иле» шигырmлщре – шундыйлардан. Шагыйрә – җир, авыл баласы. Аның ата-бабалары да җирдә гомер иткәннәр:

5 нче укучы (шагыйрәнең «Әгерҗе» шигырен сөйли).

Бу серле борынгы якта,

Калган бабамнар эзе.

Бер җыр булып яңгырый

Бер матур сүз – Әгерҗе!

Укытучы. Г.Әхтәмованың һәрбер шигъри юлы олы мәгънә белдерә. Андагы һәр сүз, һәр деталь ул әйтергә теләгән фикерне ачыклауга хезмәт итә. Шигырьләре эчтәлек белән тәңгәл килүе, бердәмлеге ягыннан җәлеп итә. Лирик әсәрләренә үзенчәлекле интонация, ритм хас, алар музыкальлек белән аерылып тора. Шуңа да күп кенә шигырьләренә көй язылып, бүген дә яратып кабул ителә. Мәсәлән, «Татар иле», «Алабугам», «Абалачым», «Син борчылма, җаным» (В.Мироваев көе), «Аккошым» (Г.Ильясов көе) һ.б. Әгерҗе районының Исәнбай авылында шагыйрәнең теле ачылган, сабый чагы үткән, яшьлек хыяллары тормышка ашкан. «Авылым кояшы» шигыре – шуның бер дәлиле.

6 нчы укучы («Авылым кояшы» шигырен сөйли).

Иң беренче тапкыр таң атуын

Синдә күрдем, туган авылым,

Шундый назлап кояш уятканын

Беркайда юк әле тойганым.

Гел үзгәрә язмыш кояшлары,

Кайтып киләм бүген төньяктан.

Туган авылым, нәни кояшкаем,

Яктыртасың җанны ерактан.

(Хор башкаруында «Исәнбаем» җыры (Г.Әхтәмова сүзләре, В.Мироваев көе башкарыла.)

 

Әкрен генә, салмак кына

Ага Биме сулары.

Туган якка тартып тора

Дөньяның бар юллары.

Кушымта:

Исәнбаем, Исәнбаем,

Исәнбай авылкаем.

Синдә генә үсә бит ул

Җирдә иң зифа каен.

Матур син алсу таңнардай,

Авылым Исәнбаем.

Син минем күңел түрендә

Нур сипкән яктыаем.

Куш. Шул ук.

Синдә минем тәүге кабат

Җыр тыңлап үскән бишек.

Аяк очларына басып

Дөньяга ачкан ишек.

Куш. Шул ук.

7 нче  укучы (Г.Әхтәмованың «Серле Алабуга» шигырен сөйли).

Әкрен генә Чулман суы ага,

Дулкыннары текә ярга кага.

Серләреңне сөйлә әле, зинһар,

И борынгы гүзәл Алабуга!

Синдә бит ул гасырларны кичкән

Ак мәчетле бик борынгы үрләр.

Искән җилләр ташларыңны сыйпый,

Ә ул ташлар саклый күпме серләр?!

Шагыйрьләрең сиңа табындылар,

Рәссамнарың азмы данга күмде,

Ә шулай да серле йөрәгеңне

Кемнәр генә икән ача белде?

Укытучы. Ә хәзер сүзне бәйрәмебез кунагы, төбәгебезнең күренекле шәхесе Гөлзада апагыз Әхтәмовага бирәбез.

Гөлзадә Хаҗи кызы Әхтәмова. Без – Галибәкнекеләр. Мин үземнең шәҗәрәмне бик күп еллар һәм җентекләп өйрәндем. Һәр шәхеснең тарихын йөрәгемнән үткәрдем. Безнең тамырларыбыз Бачман Ханнан башлана. Ул –кыпчаклардан. Аннан соң мин нәселдә – 26 нчы, ә оныгым Юлия 28 нче буын булып килә. Бачман Хан Төркиядән килгән, XIII  гасыр башында Сакмар елгасы буенда шәһәр төзегән. Бу шәһәр Актүбә исемле булган һәм Оренбург шәһәре урынында торган. Алар тыныч кына яшәп ятканда, монгол явы басып кергән. Халык күңелендә Бачман турында риваятьләр сакланган. Ул бирелмәгән һәм күп еллар партизан булган. Тоткач, дошманнар аны тезләндерергә теләгәннәр. Ләкин Бачман хан нык торган: «Тезләремдә торырга мин бит дөя түгел», –дигән.

БАЧМАН ХАН (1237 елда үтерелгән) – БАЛЫМ СОЛТАН – КАЛДАР БӘК – КАМБАР БӘК – КАРА БӘК (1391 елда үтерелгән ) – ГАЛИ БӘК (1445 елда үтерелгән ) – АЛСУФИ БИ – САЙТАК БИ – ШАЙСУБ БИ – АЗАМАТ БИ – ҖАНАН БИ – АБДАЛ – ДӘҮЛӘТ СУФИ – МОРАД  ХУҖА – МОРАТ СУФИ – БУЗКҮЗ – КҮГӘЙ – БУРНАШ (1680 елда үлгән) – САКА – ИТКҮНӘ (1689 елда әле исән) – ИШ… ДА – КИНЗӘ – СӨЕНДЕК – ЙОСЫФ – ШӘМСЕКАМАЛ – ШӘМСЕҖАН – ҺӘДИЯ – ГӨЛЗАДА – МАРАТ, ЛИЛИЯ – ЮЛИЯ.

Сезгә үземнең  «Яшәү җебе» дигән шигыремне укып китәм:

Йөрәгемдә иң кадерле җир ул –

Туган ягым – Урал итәге.

Идел белән Урал арасында

Бабамнарның йөргән төбәге.

Болгар каны миндә, Ногай каны,

Бардыр каны кыпчак, хазарның.

Урманнарга качып, башы исән

Калган кызы бит мин татарның.

Мин төшемдә аргамакта киләм,

Бөркет кебек очам һаман да.

Буыннарның тирән тамырлары

Тынгы бирми әле канымда.

8 нче укучы (шагыйрәнең «Өлешләргә тигән көмешләр» шигырен сөйли).

И син, дөнья! Шаян, көләч Кояш!

Төнне яктыртучы Ай нуры!

Киң Иделем, чал Чулманым минем

Зәмзәмгә тиң серле, саф сулы!

Өлешләргә тигән көмешләр сез,

Ата-бабаларым сөйгән ил.

Җир һәм күкнең тәүге җыры булып

Колагыма иңгән туган тел.

Укытучы. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә: туган илеңне ярату, туган телеңне саклап калу-бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләсеннән санала. Тарихын, туган телен, туган туфрагын, гореф-гадәтләрен, рухи үзенчәлекләрен югалткан илнең, милләтнең, кешенең матур һәм бөек киләчәге юк бит. Г.Әхтәмова үзенең иленең тарихы белән кызыксына һәм киләчәк буынга да рухи мирас калдырырга тырыша. Янып яшәвегез, тормышыгызны укучыларыгызны рухи яктан баетуга багышлавыгыз өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Гөлзада апа! Әдәби кичәбезне бөек шагыйребез Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз.

Элеге дәреснең презентациясен биредә карый аласыз: ПРЕЗЕНТАЦИЯ