Яңа уку әсбабы ни хакта сөйли?

№ 127

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, 

Россиянең табигать белеме академиясе әгъза-мөхбире, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы

Яңа уку елына IV сыйныф өчен яңа «Әйләнә-тирә дөнmя» уку әсбабы нәшер ителде (Әйләнә-тирә дөнья. 4 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә /А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая, Җ.А.Хөсәенов; русчадан Ф.Г.Иштирәкова, Ч.И.Ялалова тәрҗ. – Казан: Татар кит. нәшр., 2019 (Перспектива).

96565895656

Әлеге уку әсбабының аерым үзенчәлекле якларын билгеләп үтү урынлы булыр. Биредә төп максат: укучыларның грамоталыгын үстерү. Шул сәбәпле аның идеясенең аерылгысыз өч состав өлештән торуын билгеләп үтү кирәк. Шуларның беренчесе әйләнә-тирә мохит, ягъни табигать үзе булса, икенчесе исә мәдәниятне үз эченә ала. Билгели ки, табигать һәм мәдәният кеше тормышын тулыландыра һәм алар бер-берләреннән һич кенә аерылгысыз.

Уку әсбабының эчтәлек материаллары укучыларның танып-белү активлыгын һәм эшчәнлеген үстерүгә нигезләнгән. Шул ук вакытта балалар, әлеге материлларга таянып, мөстәкыйль эш күнекмәләренә дә ия булачаклар.  Биредәге уку текстлары балаларның рухи-әхлакый үсешләренә дә зур йогынты ясаячак. Тәрбияви юнәлеш көн кадагында тора, чөнки тәрбиядән башка җәмгыять үсеше берничек тә барлыкка килми.

Яңа уку әсбабының тагын бер үзенчәлекле ягы шунда ки, укытучы бирелгән материаллар нигезендә балага дифференциаль якын килә ала. Дәреслек материалларын үзләштерү барышында  шәхси, предмет, метапредмет нәтиҗәләренә ирешү мөмкинчелеге тудырылган.

Әлеге уку әсбабы, башлангыч сыйныфта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләренә тулысынча җавап бирә. Ул русчадан татарчага тәрҗемә ителеп, Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең барлык субъектларындагы татар диаспораларына тарату мөмкинчелеген күздә тота.

Конкерет алганда, әлеге уку әсбабының аерым үзенчәлекләрен күрсәтеп китик. Аның барлык бүлекләре дә Ватаныбыз Россиягә, туган ягыбыз Татарстан Республикасына, аның үткәненә, хәзергесенә һәм киләчәгенә багышлана. Шулай итеп, уку әсбабының эчтәлек материаллары табигать, мәдәният һәм кешене бергә берләштереп, аны бербөтен итә.

Уку әсбабының аерым үзенчәлекләрен күрсәткән вакытта, «Россия – тигез хокуклылар берлеге» бүлегенә тукталыйк. Биредә «Без Татарстан Республикасында яшибез» темасы китерелә һәм аны бу бүлектә тулырак өйрәнүгә игътибар бирелә.

Билгеле булганча, Татарстанның үз дәүләт символлары – гербы, флагы, гимны бар. Татарстан Республикасының дәүләт гербында кызыл кояш фонында канатлы ак барс сурәте төшерелгән. Барс – байлык һәм көч гәүдәләнеше. Барсның ян-ягында – түгәрәк калкан, аңа кашкарый рәсеме ясалган. Калкан – саклауны, ә чәчәк озын гомерне аңлата. Яшел боҗра эчендә алтын белән татар орнаменты чигелгән, ул – матурлык һәм җиребезнең уңдырышлылыгы символы.

Татарстан флагы өч өлештән тора: өстәгесе – яшел төстә, астагысы – кызыл, ә уртада – ак. Кызыл – кояш, ут төсе. Безнең ата-бабаларыбызда бу төс көч-куәт билгесе булган. Яшел төс – терек табигать һәм яшьлек символы. Ак төс – чисталык, намус һәм тынычлык төсе. Татарстанның дәүләт гимнын Р.Байтимеров сүзләренә композитор Рөстәм Яхин язды. Татарстан гимнында туган ягыбыз халыкларының бердәмлеге турында сөйләнә:

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы,

Данлы илем, үзең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем, Татарстан!

«Дәүләт телләре – татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасының Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде», – диелә текст эчтәлегендә. Әлбәттә, текстны бизәмичә булмый, биредәге рәсемдә Татарстанның чибәр гүзәлләре кунакларны ипи-тоз белән каршы ала. Татар халкының милли бизәкләре дә үз урыннарын алып тора. Татарстан флагы һәм гербы да, Казан шәһәре күренеше дә уку әсбабын зәвыклы итә.

Туган ягыбыз – Татарстан хакында биредә киң итеп тукталына. Чөнки без Татарстан Республикасында яшибез. Ул 1920 елда оештырылы, Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) дип игълан ителә. 1992 елдан башлап Татарстан Республикасы исемен йөртә.

Татарстан Республикасы Конституциясендә «кеше, аның хокуклары һәм ирекләре иң зур кыйммәткә ия һәм Татарстан Республикасының бурычы –Татарстанда яшәүче һәрбер милләт һәм теләсә кайсы яшьтәге гражданнарның хокуклары һәм ирекләрен тану, саклау һәм яклау», – диелә.

Татарстан Россия Федерациясенең үзәгендә урнашкан. Республика территориясе аша дүрт зур елга: Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ ага. Татарстан уңдырышлы җирләргә, урманнарга һәм файдалы казылмаларга бай. Болар – нефть, газ, ташкүмер, торф, известьташ һ. б. табигый байлыклар.

Шулай да республикабызның иң зур хәзинәсе – аның халкы. Татарстанда бүгенгесе көндә 170 тән артык милләт вәкилләре дус һәм тыныч яши. Күпчелекне татарлар һәм руслар тәшкил итә. Шулай ук чуваш, удмурт, мордва, мари, украин, башкорт, казах, азәрбайҗан, үзбәк, әрмән, кыргыз, таҗиклар яши. Шуңа күрә Татарстан күпмилләтле республика булып санала. Татарстан халыклары күп гасырлар дәвамында үзара янәшә тату яши. Төрле милләт һәм төрле дин кешеләре бер-берсенә карата ихтирамлы. Татарстан – тынычлык, үзара бердәмлек, дуслык республикасы. Һәм без, Татарстан җирендә яшәүчеләр, горурланып, Россиянең башка төбәкләренә үрнәк күрсәтәбез. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай үзенең шигырь юлларында моны бик ачык күрсәткән:

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

Бер үк территориядә озак дәверләр бергә яшәп, Татарстан халкы бер-берсенә зур йогынты ясый, үзенең телен һәм мәдәниятен баета. Татарстан халкының уртак хезмәте белән безнең республика хәзер Россия Федерациясенең нык үсеш алган сәнәгать һәм мәдәният үзәгенә әйләнде.

Шулай итеп, дәреслек материалы укучыларны толерантлы булырга һәм  төрле милләт вәкилләре арасында дус, тату яшәүне беренче планга куя.

«Россиянең хәзинәләре һәм аларны саклаучылар» бүлеге дә «Туган телне белү – бөек сәләт» икәнлеге хакында сөйли.

Уку әсбабында «Тел байлыкларын саклаучылар» темасы аерым урын алып тора. Чөнки Туган тел байлыгын төп саклаучылар – шул телдә сөйләшүче кешеләр. Җанлы сөйләм теленең байлыгын һәм матурлыгын сакчыл кулланып, җырларны, әкиятләр, мәкальләрһәм халык иҗатының башка әсәрләрен нәселдән-нәселгә һәм телдән-телгә тапшыра барып, кешеләр халык рухын саклый.

Ләкин һәр тел үз байлыгын саклауның башка ысулына – язуга мохтаҗ. Шуңа күрә әлифбаны – туган телнең язма формасын һәм милли әдәбиятның нигезен булдыручылар – аеруча хөрмәткә лаек кешеләр. Мәсәлән, татар халкы өчен андый хәзинәләрне саклаучы кеше – Каюм Насыйри. Ул – татар галиме, мәгърифәтче. Авыл мөгаллиме гаиләсендә туа, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә һәм Казан университетында укып белем ала.

К.Насыйриның дөньяга карашлары рус педагогикасы, аеруча К.Д.Ушинский хезмәтләре йогынтысында формалаша. Ул беренче булып татар теле һәм аны укыту методикасын фәнни эшкәртү эшенә керешә: «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н, «Грамматика», «Дөрес язу кагыйдәләре» һәм «Иҗек яки әлифба» дәреслекләрен нәшер итә.

Тел белгече К.Насыйри рус телен өйрәнүгә зур әһәмият бирә. Ул Россиядә яшәүче барлык халыклар өчен, милләте нинди булуына карамастан, рус телен белү мәҗбүри дип исәпли. Электәге  мәктәптә һәм мәдрәсәдә укыту эчтәлеген үзгәртүгә һәм дөньяви белем бирү мәсьәләсенә игътибар бирергә өнди. Аның бу өлкәдә дә хезмәтләре күп.

Каюм Насыйри – яшь буынны тәрбияләүгә багышланган күп китаплар авторы, татар телендә язылган балалар әдәбиятына һәм фәнни-популяр әдәбиятка башлангыч бирүче.

Аның рус һәм көнчыгыш телләрдән татар теленә тәрҗемәләре күп. К.Насыйри мәктәптә укыту туган телгә нигезләнергә тиеш, дип исәпли. Ул фән һәм белемнең төрле тармаклары буенча бай әдәби мирас калдыра.

Әлеге тема туган телнең – бер халыкны икенче халыктан аерып торган тотрыклы билге булуын укучыларга җиткерә. Россия Федерациясе Конституциясе Россиянең барлык халыкларына ана телләрен саклауга һәм өйрәнүгә хокук бирә. Туган телне шул телдә сөйләшүче кешеләр саклый. Алар тел байлыгын һәм матурлыгын сакларга, аны милли язуны булдыручылар яраткан кебек яратырга тиеш. Россиядә яшәүче барлык халыкларның телләре – безнең уртак мәдәни хәзинәбез.

Уку әсбабындагы «Иҗади берлек» бүлеге туган телнең һәм традицион киемнең матурлыгын, ел фасылларына бәйле йолаларның һәм борынгы торакларның төзелешен, халык мәкальләре, хикәятләре, әкиятләре, җырларының тирән әхлакый мәгънәләрен – боларның барысы да мәдәни мирас, һәм ул һәр халыкның үз-үзен хөрмәтләүгә нигез булып торуын укучыларга искәртә. Шул ук вакытта бу – Россия халыкларының аерым-аерым гомумроссия мәдәни хәзинәсенә керткән өлеше. Төрле мәдәниятләрдә иң кадерлесен, иң изгесен аңлау, әлеге хәзинәләр белән үзара алмашу халыклар арасында бер-берсенә карата ышаныч һәм ихтирам уята, бер-берсе турында кайгыртырга һәм ватандашларыбызның эчке дөньясын баетырга булыша.

Шул нисбәттән чыгып, әлеге бүлектә татар халкының бөек улы – Муса Җәлил тормышы бәян ителә.

1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана. Татар халкының каһарман улы Муса Җәлил дә үз теләге белән фронтка китә. 1942 нче елның июнендә ул камалышта кала, каты яраланган хәлдә әсирлеккә эләгә. Аны төрмәгә ябалар, ләкин ул анда да Туган иленең азатлыгы өчен көрәшен дәвам иттерә, Ватанына турылыклы булып кала. Үлем җәзасына хөкем ителгәч тә, төшенкелеккә бирелми, ялкынлы шигырьләр язуын дәвам иттерә. Төрмәдә язу өчен әсирләргә кәгазь бирмиләр. Җәлилгә төрмәдә үзе белән утыручы чит ил дуслары булыша. Укырга рөхсәт ителгән газета битләренең читләреннән ул кечкенә дәфтәрләр – «Моабит дәфтәрләре» тегә һәм шунда үзенең мәңге үлмәс шигырьләрен яза. Ул дәфтәрләрнең берничәсе сугыштан соң Ватаныбызга әйләнеп кайта.

Ни кызганыч, герой-шагыйрь үзе әйләнеп кайта алмый. Ялкынлы шагыйрьне 1944 елның 25 августында үзенең унбер иптәше белән бергә җәзалап үтерәләр. Аларның үлгәндә дә нык торуларын күреп, гитлерчылар таң кала. Соңыннан төрмә палачларының берсе бу батыр егетләр турында: «Үлемгә барганда да, башларын горур тотып, җырлап атлаган әсирләрне үз гомеремдә беренче күрдем», — дип сөйли.

Бу сугышта илебезнең җиңеп чыгачагын М. Җәлил бөтен йөрәге белән тоя, ялкынлы шигырьләре аша да шуларны җиткерә. Соңыннан, 1956 елда, аңа фашист төрмәсендәге җиңелмәс рухы, батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, мәңге үлмәс шигырьләре өчен илебезнең ул вакыттагы иң зур бүләгенә – Ленин премиясенә лаек була.

Муса Җәлил иҗаты безне әхлаклы, кешелекле, тәрбияле булырга, үз Ватаныңны яратырга, аңа турылыклы булып ка­лырга өйрәтә. Бу сыйфатлар аның шигырьләрендә дә, үзенең шәхесендә дә нык чагыла. Шуңа күрә герой-шагыйрь Муса Җәлил илебез тарихында иң лаеклы урыннарның берсен алып тора. Уку әсбабында шагыйрнең «Моабит дәфтәрләре» рәсеме дә күрсәтелә.

«Археологлар белән сәяхәт итәбез» бүлеге дә туган як тарихына барып тоташа. Җир үз куенында борынгы кешеләр төзегән корылмаларны, аларның хезмәт коралларын, бизәнү әйберләрен, савыт-саба һәм сәнгать әсәрләрен саклаган. Бу җисми мирасны тарих фәне – археология өйрәнә, ул язу булмаган бик ерак үткәннәргә дә күз салырга мөмкинлек бирә. Археология шулай ук язу барлыкка килгән чорны өйрәнү өчен дә бик мөһим. Археологлар тапкан әйберләр язма чыганак мәгълүматларын да тулыландыра.

Без Татарстан Республикасы Спас районы территориясендә оештырылган Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында. Татар халкының күптәнге тамырлары – борынгы болгарлар тарихы һәм хәзинәләре белән танышабыз. Тарихи тыюлык – Татарстан хәзинәсендә чын энҗе бөртеге.

Моннан мең еллар элек Кама һәм Идел елгалары кушылган уңайлы һәм уңдырышлы җирдә Идел буе Болгар дәүләте төзелгән. Болгарлар Русь һәм башка илләр белән сәүдә иткән, үз язулары булган, тәңкәләр суккан, бөртекле ашлык иккән, шәһәрләр корган. Болгар халкы руслар һәм башка күршеләре белән дус яшәгән. Әмма бер-берсенә каршы яулар да булып торган. Бәрелешләр, гадәттә, солых килешүләре белән төгәлләнә торган булган. Шундый килешүләрнең берсендә болгарлар һәм руслар «таш суда калкып йөзгәнче, ә колмак суда батканчы тыныч яшәргә» вәгъдәләшкәннәр. Болгар-рус мөнәсәбәтләрендә сәүдә мөһим урын алып торган. Болгарларда сәнгать, мәдәният, мәгариф, фән үскән. Идел Болгары бай һәм чәчәк атучы алдынгы ил булган.

Музей-тыюлыгында саклана торган тарихи-архитектура һәйкәлләре, музей тупланмаларындагы бизәнү әйберләре, дөньядагы иң зур Коръән рәсемнәре уку әсбабында урын алган, үз чиратында алар да әлеге теманы тагын да тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итә.

«Идел Болгары эзләре буйлап» темасы татар халкының күренекле археологы А.Х.Халиков хакында сөйли. Альфред Хәсән улы Халиков (1929 – 1991) Идел Болгарын өйрәнүгә гаять зур өлеш кертә. Ул: «Болгарның үз территориясе XIII гасырның соңгы чирегеннән алып XIV гасыр уртасына кадәр чама белән түбәндәге күләмдә була: көньяктан төньякка – 440 км, көнчыгыштан көнбатышка – 500 км, гомуми мәйданы 225 мең кв. км», – дип яза. А.X.Халиков борынгы болгарларның авыл хуҗалыгы турында менә нинди нәтиҗәләр ясый: «Болгарның авыл хуҗалыгында игенчелек алдынгы урынны алып тора. Биредә игелгән ашлык күрше-тирә илләр өчен дә кирәк була. Болгарлар игенне ул вакытларда инде шактый камилләшкән эре ураклар һәм кәкре чалгылар белән җыеп ала. Иген бөртекләрен сугу өчен, тимер чылбырлар кулланыла, аннан соң бу бөртекләрне терлекләр ярдәмендә яки су көче белән әйләндерелә торган тегермән ташларында тарталар». Танылган галим барлык фәнни тикшеренүләрен һәм ясаган нәтиҗәләрен археологик табылдыклар белән раслый.

Галим борынгы болгарларның терлекчелек өлкәсен дә археологик нигездә өйрәнә: «Болгарлар терлекчелек һәм кошчылык белән актив шөгыльләнгән. Аларның көтүләрендә вак терлекләрнең күп кенә төрләре, мөгезле эре терлек һәм атлар зур урынны алып торган. Атларның күбесе атланып йөри торган булган, алар йөк ташу өчен кулай саналмаган. Йөк ташу һәм тарту өчен, үгезләр кулланылган. Мөгезле вак терлек арасында сарыклар күпчелекне тәшкил иткән. Кәҗәләрне дә шактый асраганнар, аларны югары сыйфатлы күн өчен үрчеткәннәр». Галим шулай ук, болгарлар яшәгән урыннарны казыганда, мәрсин, җумба, чуртан балыклары сөякләре дә табылуы турында яза.

А.X.Халиков археологик тикшеренүләрендә болгарларның табигатьне аңлап, аның белән бердәмлекне тоеп яшәүләрен дә раслый. Алар рөхсәт ителгән вакытта гына ауга йөргәннәр, буаз ана җәнлекләргә тимәгәннәр, кошларны да тамак туйдырырлык күләмдә генә аулаганнар. Изге дип саналган елга-күлләрдә, калкулыкларда, урманнарда аучылык һәм балык тоту бөтенләй тыелган.

Әлеге бүлек балаларга элекке заманнардан ук кешелекнең килеп чыгышын, борынгы чорларда төрле халыкларның ничек яшәвен һәм Җир шары буенча ничек таралып урнашуын белергә ярдәм итә. Чөнки кешелек тарихының күп серләре җир астында яшеренгән.

Биредәге «Тапкыр сайлау» бүлеге укучыларны тарихи нигездә, рухи-әхлакый яктан тәрбияләргә булышлык итә.

Халыклар арасындагы дуслык, хезмәттәшлек, мәдәни элемтәләр безнең ата-бабаларыбызга яхшырак яшәргә, алга барырга, рухи яктан үсәргә булыша. X гасыр башында (921 – 922 елларда) болгарлар – татар халкының борынгы бабалары – ислам динен кабул итә. Халыкның йолалары, гореф-гадәтләре Изге китап – Коръәнгә ярашып үзгәрә. Бу Китап кеше күңелен мин-минлектән, рәхимсезлектән, масаюдан һәм азгынлыктан арындыра. Татар халкы тоткан ислам дине кешене тирә-юнебездәге табигать һәм кешеләргә кара­та эчкерсез, рәхим-шәфкатьле, дус, мәрхәмәтле, киң күңелле булырга өнди. Һәр йөрәк өчен ислам кануннары яңгырый: «Яхшылык белән явызлык бер түгел. Яхшылык файда китерә, ә явызлыктан зарар туа. Әгәр сиңа берәү начарлык эшләсә сабыр ит, син аңа җавап итеп яхшылык эшлә. Соңыннан ул кеше үзенә карата начарлыгың булмавын белер, гафу үтенер, һәм сез якын дуслар булып китәрсез». Коръәндә  болай язылган: «Әгәр дә сез изгелек кыласыз икән, сез аны үзегез өчен кыла­сыз, әгәр дә инде яманлык кыласыз икән, анысы да үзегез өчен».

Ислам рәсми дин буларак очраклы төстә сайланмаган. Риваять буенча, X гасырда идарә иткән Алмыш ханның кызы авырып китә, һәм беркем дә аны дәвалап савыктыра алмый. Үз кешеләре дә, чит ил табиблары да авыруны җиңәргә тырышып карый, әмма файдасыз. Бары тик ханлыкка очраклы килеп кергән ике юлчы гына кызны дәвалый алган. Юлчылар ислам динен тоткан, һәм хан шушы динне кабул иткән, аны дәүләт дине дип белдергән.

Русьта да X гасырда бөек Киев кенәзе Владимир – Рюрик оныгының улы – ил халкын дин аша агарту юлына юнәлтмәкче була. Кенәз бу юлны бик җентекләп сайлый. Аңа үз диннәре турында сөйләргә Идел Болгарыннан илче килә. Кенәз үз илчеләрен башка илләргә дә җибәрә. Аларны грек җирендәге Царьград – Константинополь каласындагы чиркәү гыйбадәтханәсенең гүзәллеге аеруча сокландыра. Рәхимлелек һәм дөреслекне раслаучы гүзәллекне тою хисе Русьта христиан динен сайлауга сәбәп була. 988 елда кенәз чукыну кабул итә, аннары унике улын чукындыра, бераздан Киев халкы, бөтен Русь шәһәрләре халкы чукындырыла. «Крестьяннар» (христианнар) сүзе әнә шул вакыйгадан башлана.

Славян халыкларын белемгә этәрүче бертуганнар Кирилл һәм Мефодий славян алфавитын төзи, христианнарның төп китабы – Инҗилне (Евангелиены) славян теленә тәрҗемә итә. Чукынудан соң Русьта славян язуы керә. Монастырьларда китаплар яза башлыйлар. Яхшылык һәм яманлыкны аерырга өйрәткән, идеаль, изге кеше образын үрнәк итеп китергән, күп мәгълүматны үз эченә алган тәрбияви эчтәлекле китаплар югары бәяләнгән. Китапны сугышчы коралы һәм кораб җилкәне белән чагыштырганнар. Һәр кеше өчен йөрәккә барып җитәрлек дини кануннар яңгыраган: «Үтермә! Алдама! Якын кешеңнең байлыгына кызыкма! Сине тудырган әти һәм әниеңне хөрмәт ит! Якыннарыңны үзеңне яраткан кебек ярат! Гафу итә бел, һәм сине дә гафу итәрләр!»

Шулай итеп әлеге тема, Идел Болгары – ислам, Борынгы Русь христиан динен кабул иткәч, бу дәүләтләр, тигез хокуклы булып, Европа халыклары гаиләсенә керүне бәян итә. Ислам өндәгән һәм раслаган мәрхәмәтлелек, татулык, киң күңеллелек идеяләре христианлыкның яхшылык, гүзәллек, дөреслек идеяләре белән аваздаш булып тора. Әлеге идеяләр, Россия мәдәнияте белән  бер багланышта булып, хәзерге көнгә кадәр россиялеләр өчен әхлак нигезе буларак хезмәт итә.

«Россия империясе нигезләнү» темасында патша Пётр I үз дәүләтенең яңартылуын тели, шуңа да символик атамалы яңа башкала төзи. Пётр исеме «таш» мәгънәсен белдерә. Патша яңа Россияне таш – ныклы нигез өстендә төзергә, илне куәтле империя итеп күрергә тели.

Санкт-Петербург шәһәрен кору халык җилкәсенә авыр сынау булып ята. Аны төзүгә татар халкы да лаеклы өлеш кертә. Алар урман кисә, каналлар казый, яр буйларын төзекләндерә. Шул рәвешле Татар бистәсе барлыкка килә. Бүгенге көндә анда бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл дә куелган.

1704 елда Санкт-Петербургта Адмиралтейство төзү башлана. Эш бик авыр һәм катлаулы шартларда алып барыла. Кораблар төзергә шәһәрнең тирә-юнендәге агачлар гына җитмәгәч, Пётр I Адмиралтействога Казан губернасыннан агачлар җибәрүне оештырырга боера. Шул сәбәпле 1718 елда Казанның үзендә, Бишбалта бистәсендә икенче Адмиралтейство төзелә. Биредә Балтыйк һәм Каспий диңгезләре флотлары өчен суднолар һәм төрле кораблар ясый башлыйлар. Ул – Казансу тамагында, татар авылы булган Бишбалтадан ерак булмый. Анда яшәүчеләр элек-электән бик танылган балта осталары булган шуңа күрә дә авыл Бишбалта дип аталган.

Адмиралтейство урыны очраклы сайланмаган. Казан төбәге ул заманнарда имән һәм нарат урманнарына бай булган. Кораблар төзү өчен бүрәнәләрне Казан тирәсендә генә түгел, ә дистәләгән чакрымнар ераклыктагы урыннарда да әзерләгәннәр, аннары аларны елгалар буйлап Адмиралтействога кадәр агызганнар. Бу бик авыр хезмәт булган. Мондый бүрәнәләр белән урман кисүче крестьяннар шөгыльләнгән. Аларны лашманнар дип йөрткәннәр.

Хәзерге көндә Казанда Адмиралтейство (Бишбалта) бистәсен торгызу каралган. Аны шәһәрнең туристлык үзәгенә һәм уңайлы яшәү урынына әверелдерү күздә тотыла. Россия күләмендәге икенче Адмиралтейство территориясендә яр буе төзекләндереләчәк, верфь һәм монастырь торгызылачак, Россия флоты тарихы паркы корылачак.

Шулай итеп, ил тарихы белән шәхси бәйләнеш хисе һәм аны куәтле державага әверелдерү теләге император Пётр I не тәвәккәл һәм катгый үзгәртеп коруларга этәрә. Шул нисбәттән, Санкт-Петербург төзелешендә татарлар гаять мөһим роль уйнаган. Алар кулы белән Россия флоты өчен күпсанлы кораблар һәм биналар корылган.

«Рәсем сәнгате һәм әдәбиятның чәчәк атуы»  бүлеге татар халкының данлыклы улы Габдулла Тукайга багышлана.

XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы – татар әдәбияты чәчәк аткан чор. Үлемсез әсәрләр иҗат иткән, халыкның сөекле шагыйренә әверелгән Габдулла Тукай – әлеге чорның иң күренекле шә­хесләреннән берсе. Ул мәшһүр шагыйрь генә түгел, ә татар мәктәпләре өчен дәреслекләр язган педагог, олы тәрбияче дә. Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә туа. Биш айлык вакытында – әтисез, ә дүрт яшендә әнисез дә кала. Шуннан соң ятим бала Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзый гаиләсендә яши. Сабый чагында ук авыр кайгылар, бик аз шатлыклар кичерә һәм үз истәлекләрендә Кырлай авылын сагынып искә ала.

1907 елны Г.Тукай Казанга килә. Тиз арада җанын-тәнен биреп иҗатка керешә, яшьләр белән аралаша, милли татар әдәбиятын үстерү турында даими кайгырта. Халкына хезмәт итү рухы белән янып яши. Үз ана телен чиксез ярата, һәм бу сөю хисе аның мәңге үлмәс «Туган тел» шигыренә дә күчә:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел берлән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Г.Тукайның барлык шигырьләре дә моңлы милли көйләребездәй җырлап тора. Тормышында Г.Тукай зур кыенлыклар кичерә. Китап басучыларның үз әсәрләренә табыш чыганагы итеп кенә караулары аның эчен пошыра, шул ук вакытта яшәү рәвешенә битараф карый: тынчу типографиядә хезмәт итә, сәламәтлеге начар булуга карамастан, эшен һәм иҗатын һич тә ташламый. Гомеренең соңгы елларына чаклы халыкның авыр тормышы өчен борчыла, каршылыклы дөньяны бөтен күңеле белән тоя һәм аны кискен рәвештә тәнкыйтьли. Гаделлек, дөреслек эзләү юлында туган тирән мәгънәлеле шигырьләре шул хакта сөйли.

Олуг шагыйрь дөньядан 1913 елның 15 апрелендә – иҗади эшчәнлеге чәчәк аткан чорда япь-яшь килеш китеп бара.

Бөек Ватан сугышы чорына багышланган «Татарстанлыларның батырлыгы» бүлеге дә уку әсбабында аерым урын алып тора. Сугыш вакытының беренче көннәреннән үк Татарстан илебезнең иң мөһим тыл базаларыннан берсенә әверелә. Бирегә сугыш үзе килеп җитми. Әмма республикада яшәүчеләрнең сугышны җиңү белән тәмамлауга керткән өлеше зур була.

Сугыш елларында Татарстан үз территориясендә илебезнең үзәгеннән һәм көнбатышыннан эвакуацияләнгән 70 тән артык сәнәгать заводы һәм фабрикаларын кабул итеп ала һәм эшләтеп җибәрә. Алар арасыннан иң зурлары: Мәскәүдән – авиация, Ленинградтан авиация һәм металл эшкәртү заводлары.

Фронт 600 төрдән артык корал һәм сугыш кирәк-ярагы: снарядлар һәм шартлаткычлар, патроннар һәм бомбалар, авиация приборлары һәм парашютлар, десант суднолары һәм элемтә чаралары белән тәэмин ителә. Сугыш елларында чыгарылган һәр 6 хәрби самолётның берсе Казанда төзелә. Татарстан предприятиеләре көн саен тулы бер полкны кием-салым белән, тулы бер дивизияне аяк киеме белән тәэмин итеп тора. Уртак Җиңү өчен шәһәрләребез халкы үзләрен кызганмыйча хезмәт куя. Бездә Сергей Королёв, Андрей Туполев кебек атаклы конструкторлар эшли. Алар хәрби техника – самолетлар һәм ракета установкаларын төзүдә катнаша.

Татарстанның авыл хуҗалыгы да бик авыр хәлдә була. Хатын-кызлар, картлар һәм балалар көнне төнгә ялгап, ару-талуны белми хезмәт куя. Атлар аз кала. Сабан-сукаларга үгезләр һәм сыерларны гына түгел, кайчакларда хәтта кешеләр үзләре дә җигелә. Җәйге эссе көннәрдә уракка төшәләр, көзге салкын яңгырларда уңыш җыялар. Фермаларда йокысыз төннәр уздыралар, урман кисәләр. Үзләре ачлы-туклы яшәсәләр дә, фронтны икмәк, ит, сөт, бәрәңге белән тәэмин итәләр, күңел җылысын салып, фронттагы солдатларга төннәр буе оекбашлар һәм бияләйләр бәйлиләр. Үз акчаларына «Кызыл Татарстан», «Татарстан колхозчысы» исемле танк колонналары, «Совет Татарстаны» авиадивизиясе, бронекатерлар, бронепоездлар төзетәләр Донорлык хәрәкәте киң тарала, Кызыл Армия өчен бүләкләр җыю оештырыла.

Илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңүенә Татарстанның күпмилләтле халкы бик зур өлеш кертә. Һәркем, балалар һәм оныклар, – димәк, син дә, мин дә – бәхетле тыныч тормышта яшәсен өчен тырыша. «Үзең өчен һәм фронтта корал тотып Ватаныбызны саклаган иптәшең өчен эшлә!» – бу елларның төп лозунгы әнә шулай яңгыраган.

«Фронттан килгән хатлар һәм фоторәсемнәр» темасы укучыларның игтибарын нык җәлеп итәчәк. Чөнки биредәге солдат хаты сугыш  трагедиясенең барлык нечкәлекләрен ачып сала. 

Ул вакытта Һәр гаиләдә, якыннары белән аерылышу ачысын җиңәргә тырышып, фронттан хатлар көткәннәр. Ә фронтта солдатлар өйләреннән хәбәр көткән. Күп кенә гаиләләрдә әле бүген дә фронт хатларын кадерләп саклыйлар. Сугыш кырларында ятып калган туганнарының (бабасының, әтисе һ. б.) бердәнбер истәлеге итеп…

Дәфтәр битенең бер ягына – хат, өчпочмаклап бөкләгәч, тышкы ягына адрес язганнар. Кәгазь җитмәгән, конвертлар булмаган. Фронттан якынының исән-сау икәнен белдереп килгән бу хат-хәбәр ерак тылдагы аналарга һәм солдат ха­тыннарына яшәргә һәм эшләргә көч биргән. Дары исе сеңгән кәгазьләрдә – сугыш еллары сулышы, окоптагы көннәр кы­рыслыгы, солдатларның Җиңүгә ышанычы.

Мисал өчен, Казаннан Бөек Ватан сугышында катнашкан гади солдат хаты: «Мин исән-сау, үземне яхшы хис итәм. 22 майдан бирле фронтта, безнең пушканың төзәүчесе булып эшлим. Совет халкының Германия фашизмы белән Бөек Ватан сугышында катнашуыма шатмын. Немецлардан азат ителгән җирләр буйлап узганда, һәркайда фашистларның ерткычлыгы, алар ясаган җимереклекләр күзгә ташлана. Мәсәлән, мин әле бер генә исән-сау калган авыл да күрмәдем, халкы да тулысынча агулап үтерелгән. Авылларда бик сирәк кенә 1 – 2 сыер күрергә мөмкин. Әлегә фронтның без торган өлешендә актив сугышлар юк, әмма без ышанабыз: әгәр һөҗүм башланса, фашизмны еракка – көнбатышка кадәр куып барачакбыз. Минем өчен кайгырмагыз. Барлык дусларга һәм туганнарга кайнар сәламнәр белән, Газизов Рөстәм».

Һәр гаиләдәге Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләр – безнең рухи хәзинәбез. Бу хәзинә безне сугышта җиңгәннәрнең лаеклы варисларына әверелдерә.

«Бөек Ватан сугышыннан соң» бүлегендә без Татарстан Республикасының иркен сулыш алуын тоябыз. Республика Ватанны даими рәвештә «кара алтын» белән тәэмин итә, зур яңа төзелешләр башлана, искеләре исә реконструкцияләнә.

Илебез халыкларының гитлерчы илбасарларны җиңүе бик кыйммәткә төшә һәм күп корбаннар хисабына ирешелә. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы, хәрбиләрне һәм гади халыкны да исәпләп, 27 миллион кешесен югалта. Бу – илебез халкының дүрттән бер өлешен диярлек тәшкил итә. Шәһәр һәм авылларда эшче куллар җитешми. 1710 шәһәр һәм бистә, 70 меңнән артык авыл җимерелә, бик күп архитектура һәйкәлләре юкка чыгарыла. Сугыш вакытында ук, илебезнең берәр төбәге дошманнардан азат ителүгә, шунда ук төзекләндерү эшләре башлана.

Ил алдына сугыштан соңгы беренче биш ел эчендә сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын сугыш алды еллары дәрәҗәсенә күтәрү һәм аннары аны узып китү бурычы куела. Шул сәбәпле торгызу-төзекләндерү эшләре киң колач белән башкарыла. Фашистлар Германиясен җиңеп чыкканнан соң, Татарстан хезмәтчәннәре дә, илебезнең барлык халкы белән кулга-кул тотынышып, халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү эшенә керешә. Нефть сәнәгате югары темплар белән үсә башлый. 1948 елның җәендә «кара алтын» разведчиклары «Ромашкино» яңа зур нефть чыганагын таба. Татарстан киноплёнка, желатин, мех эшләнмәләр, киездән ясалган аяк киемнәре җитештерү буен­ча да алдынгы урыннарда бара. Сугыштан соңгы елларда 577 км га сузылган Әлмәт-Горький (хәзер Түбән Новгород) нефтьүткәргече төзелеп бетә. Ике ел үткәч, Горький шәһәре Татарстан нефтен файдалана башлый. Татарстан нефть сәнәгате үсешенә 39 милләт вәкиле үз өлешен кертә.

Нефтьчеләргә ярдәмгә Башкортстаннан, Казахстаннан, Украинадан һәм башка җирләрдән бик күп тәҗрибәле осталар килә. Нефть сәнәгате үсешенә бәйле рә­вештә Татарстанда Әлмәт һәм Лениногорск кебек яңа шәһәрләр төзелә.

1953 – 1957 елларда Казанда, шәһәргә терәлеп диярлек, яңа елга порты барлыкка килә. Завод, фабрика һәм башка предприятиеләр коллективлары, дүртенче бишьеллык планын срогыннан алда үтәп чыгу өчен, ярышта катнашалар. Бигрәк тә Казан киноплёнка фабрикасы, М. Вахитов исемендәге май комбинаты, җитен комбинаты һәм фотожелатин заводы аеры­лып тора.      Мәдәният һәм мәгариф оешмалары торгызыла. Белем бирүне үстерүдә дә зур уңышларга ирешелә. Яшьләрдә белемгә, мәдәни байлыкларны өйрәнү-үзләштерүгә омтылыш арта.

Бөек Ватан сугышыннан соң халык хуҗалыгының тиз арада торгызылуында Татарстан халкының фидакарь хезмәте, аларның тыныч тормышка тизрәк күчү теләге, илебез азатлыгына башка беркем дә беркайчан да кул сузмаслык, башкача сугышларны булдырмаслык итеп Ватаныбызны ныгытырга омтылуы зур роль уйный.

«Россиянең акыл көче» темасы сугыштан соңгы чордагы, тыныч елларның гигант төзелеше, республиканың горурлыгы – КамАЗ зур йөк автомобильләрен эшләп чыгару предприятиесенә багышлана. Танылган рус галиме М.В.Ломоносов фән белән сәнәгатьнең уңышлы хезмәттәшлеге үрнәген күрсәтте. Фән белән җитештерү өлкәсенең хезмәттәшлеге – бүгенге көндә дә Россиянең чәчәк атуын тәэмин итә торган дөрес юл ул. Татарстанда моның ачык үрнәге булып Чаллыдагы легендар КамАЗ заводы санала.

КамАЗ зур йөк автомобильләрен эшләп чыгару заводы 1969 елда төзелә башлый. Төп җыю урынында беренче автомобиль 1976 елда ясала. Шул вакыттан башлап дөньяның 80 нән артык иленә бик күп йөк машиналары эшләп чыгарыла.

КамАЗның төп билгесе – ялларын җилдә җилфердәтеп чабып баручы ат. Бу гади ат кына түгел, акылы һәм хуҗасына тугрылыклы булуы белән дан тоткан, максатчанлык, көч һәм тизлекне символлаштырган дала аты – аргамак. КамАЗның эмблемасы – ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм инде бөтен дөньяны яулап алган Татарстан автомобиленең югары дәрәҗәдәге техника казанышы булуын күрсәтүче билге.

Предприятие дистәләгән модельле йөк автомобильләре, тагылмалар (прицеплар), автобуслар, тракторлар, двигательләр һәм бик күп төрле инструментлар җитештерә.

Шулай итеп, Россиядә соңгы елларда фән үсешенә бәйле рәвештә яңа модельләр – шәһәр эчендә әйберләр ташый торган автомобильләрдән алып бик күп йөк күтәрә алырлык автопоездлар составы барлыкка килде.

Дөнья базарында автомобиль җитештерү куәте үскән булуга карамастан, Россиядә фәнни җирлек, оста белгечләр, ныклы техника булганга, дөнья базарында «КамАЗ» автомобильләре зур көндәшлеккә ия. Шул уңайдан Россия автомобиль җитештерү сәнәгатенә фәнни нигездә бертуктаусыз камилләшергә туры килә.

Бүген Вьетнам, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Пакыстан, Һиндстан кебек илләрдә «КамАЗ» машиналарын җыю предприятиеләре бар. Апарны җыю тулысы белән КамАЗның үзеннән килгән детальләр белән башкарыла.

Россия фәне үсү белән бәйле рәвештә «КамАЗ» йөк машиналары ышанычлы, сыйфатлы, гади, кулай бәядә, аз чыгымлы булулары белән таныла. Кама йөк машиналары универсаль, чыдам, теләсә нинди юлда һәм теләсә кайсы шартларда: бик салкын булган Ерак Төньяк районнарында, бик эссе булган тропикларда, дала зоналарында, биек тауларда да эшли алганга, алар бик күп сатыла.

Болардан тыш «КамАЗ-мастер» – Россиянең дөньякүләм автоузышларда катнашучы махсус командасы. «КамАЗ» маркалы автомобильләр, дөньяның башка автомобильләре белән ярышып, алдынгы урыннарны били. «Дакар» ралли-марафоннарында да күп тапкырлар җиңүче булдылар. Нәтиҗәдә «КамАЗ-мастер» дөнья автоспортындагы спорт йөк машиналары классында иң көчле команда булып танылды.

Биредәге хеземәт ияләренең эше, ялы, киләчәге хакында «КамАЗ» компаниясендә эшләүчеләрнең тормышы» темасы ачып бирә.

«КамАЗ» компаниясе җитәкчелеге бер үк вакытта үз хезмәткәрләре турында да кайгырта. «Торак» программасы кысаларында эшчеләрнең торак шартлары даими рәвештә яхшыртыла. Программаның үтәлеше өчен ел саен акча бүлеп бирелә. Чаллы шәһәрен һәм КамАЗ предприятиесе тирәсен яшелләндерүгә дә зур игътибар күрсәтелә.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк: «КамАЗ» ьщмгыяте республиканың «Социаль ипотека» программасына акча күчерүне дәвам иттерә, димәк, предприятие эшчеләре яңа йортларга, фатирларга ия була. Шулай ук КамАЗда яшь эшчеләргә дә зур игътибар бирелә, «Яшьләр» программасы нигезендә аларга финанс ярдәме каралган. Өлкәннәр дә игътибардан читтә калмый. «Кайгырту» программасы буенча компаниянең авыр хәлдә калган элеккеге хезмәткәрләренә финанс ярдәме күрсәтелә. Шулай ук меңләгән пенсионерларга компания бәйрәм уңаеннан бүләкләр тарата, акча бүлеп бирә.

«КамАЗ» компаниясе җитәкчелеге хатын-кызларның сәламәтлеген кайгырту нияте һәм аларны социаль яклау максаты белән «Ана» программасын гамәлгә куйды. Шуның нигезендә хатын-кызларга шифаханәләрдә һәм ял йортларында дәвалану һәм саулыкларын ныгыту өчен юлламалар бирелә.

«КамАЗ» җәмгыяте шулай ук, эшчеләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатында, төрле авыруларны кисәтү, аларның санын киметү бурычын куйды. Ул «Хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыту» программасы юнәлешендә тормышка ашырыла. Бирегә ирекле медицина иминияте һәм туклану бәясенә ташламалар ясау да керә.

«КамАЗ» җәмгыяте эшләүче хезмәткәрләренең киләчәген дә, пенсионерларны да кайгырта. Киләчәктә алыначак пенсия белән тәэмин итү буенча да эшләр алып барыла.

Шулай итеп, кешеләрнең сәламәтлеге, гомер озынлыгы, туучылар саны арту, күңел күтәренкелеге, эшлекле кәефе шәһәрдәге һәм авылдагы тормыш шартлары яхшыруга турыдан-туры бәйле. Россиялеләр, Ватаныбызның чәчәк атуы өчен, фәнни казанышлардан киң файдаланырга тиеш. Шулай ук, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен, Россиядә дә, чит ил халыклары белән дә дуслык һәм тугандашлык бәйләнешләрен үстерергә кирәк.

Соңгы «Үзеңннән башла» темасы безне бүгенге көн тормышына алып кайта. Татарстан Республикасы – Россия Федерациясе составындагы республикаларның берсе, 1920 елда ТАССР буларак оешкан һәм 2020 елда үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Илебездә барган үзгәрешләр республика тормышында да чагыла. Татарстанда, рус теле белән беррәттән, татар теле дәүләт теле дип игълан ителде. Һәм бүгенге көндә Татарстан – Россиядә икътисади яктан иң югары үсеш алган, куәтле сәнәгатькә ия төбәкләрнең берсе.

Үзенчәлекле географик урыны, бай тарихы һәм үзенә генә хас табигый байлыклары белән Татарстан Россиядәге туристик үзәкләрнең берсенә әверелде. Безгә Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, хәтта дөньяның күп кенә илләреннән кунаклар һәм туристлар килә.

Татарстан спортта да зур үсеш алды. Стадионнар, боз сарайлары, спорт комплекслары барлык теләгән кешеләр өчен дә ачык. Балалар-яшьләр спорт мәктәпләрендә булачак олимпия чемпионнарын әзерлиләр. Татарстанда Россия дәрәҗәсендәге генә түгел, дөньякүләм ярышлар да үтә. Казанда уздырылган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада безнең спортчыларның иң яхшылардан булуын бөтен дөньяга тагын бер кат раслады. Татарстанда шулай ук футбол, спортның су төрләре буенча да Бөтендөнья чемпионатлары үткәрелде. Бу ярышларга да бөтен дөньядан иң танылган спортчылар җыелды. Шуңа да: «Казан – Россиянең спорт башкаласы», – дип әйтәләр.

Россиядә 2019 елдагы иң мөһим халыкара вакыйга – WorldSkills – һөнәри осталык буенча XLV дөнья чемпионаты – Казанда үткәрелде. Бу ярышларда дөньяның 60 лап иленнән 1300 конкурсант 56 компетенциядә көч сынашты.

Республикабыз, спорттагы казанышлары белән генә түгел, Россиянең әйдәп баручы фәнни үзәкләренең берсе булуы белән дә хаклы рәвештә данлыклы. Математика, механика, физика, медицина, химия, биология, лингвистика буенча бүгенге Казан галимнәренең абруе бөтен дөньяда танылган.

Татарстандагы Иннополис – Россиядә иң кечкенә фән шәһәре. Бу шәһәрчекнең икътисади нигезе булып җитештерүнең барлык югары технологияле төрләре санала. Белем алу һәм карьера үсеше өчен бик әйбәт мөмкинлекләр, заманча инфраструктура, уңайлы экологик шартлар һ. б. Иннополиста яшәп калырга теләүчеләрне җәлеп итә. Шәһәрчекнең һәр бинасы – архитектура сәнгате шедевры. Сингапурдагы уникаль объектларның архитекторы Лиу Тай Кер проекты буенча төзелгән мәһабәт бина да таң калдыра.

Без, Россия гражданнары, Ватаныбызның киләчәген бәхетле, якты һәм аяз күкле итеп күрергә телибез. Моның өчен ата-бабаларыбыз туплаган байлыкларны тагын да арттырырга тиешбез. Бүген, югары технологияләр заманында, ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга ярамый. Тарихыбызның яңа битләрен ачу, фән һәм мәдәният өлкәсендә яңа уңышларга ирешү өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез дә бар.

Татарстанда балалар һәм яшүсмерләрнең һәрьяклы үсеше өчен бар шартлар да тудырылган. Республикабыздагы сәләтле балалар, халыкара фәнни олимпиадаларда катнашып, физика, математика, татар теле һ. б. предметлар буенча призлы урыннарны яулый.

Бүгенге көндә Татарстан балалары музыка, сәнгать, спорт мәктәпләрендә укый, секцияләргә йөри, республика ансамбльләренең фольклор түгәрәкләрендә шөгыльләнә.

Татарстан – барыбызга да яшәү, эшләү һәм уку өчен тиеш­ле шартлар тудырылган югары үсештәге республикаларның берсе. Киләчәгебез – үз кулыбызда. Хыялларыбызны тормышка ашыру өчен, яхшы укырга һәм алга куйган максатларга ирешергә тырышырга тиешбез.

Без, бүген яшәүчеләр, Россиянең, туган ягыбызның киләчәген һәркайсыбыз үзебезчә төзибез. Яраткан эшең белән шө­гыльләнеп, үз-үзеңне камилләштерү, «Зыян китермә!» принцибы буенча табигать һәм башка кешеләр белән дус, тату яшәү – Ватаның һәм үз киләчәгеңне төзү ул. Бер акыл иясе үзенең укучысына әйткәнчә: «Син яхшырак булган саен, дөнья да үзгәрә генә барачак!».

Биредә, һәр темада чагыла торган зәвыклы  картиналар, рәсемнәр, аерым бизәлешләр әлеге уку әсбабының кыйммәтен тагын да арттыра.