Яңа төрле сәхнәләштерү алымнары куллану аша балаларның сөйләм телен үстерү

№ 107

Гөлгенә ФӘЙЗРАХМАНОВА, 

Казандагы 54 нче балалар бакчасының беренче квалификацион категорияле тәрбияче        

Бүгенге көндә балаларның сөйләм телен үстерү бик актуаль күренеш. Сөйләм телен үстерүдә эффектив алымнарның берсе булып театраль эшчәнлек тора.

 Әкиятләрне театральләштерү балаларның әхлак тәрбиясен дә ныгыта: балалар өлкәннәр белән бергә исәнләшергә, саубуллашырга өйрәнәләр, ягымлы сүзләр белән бер – берсенә эндәшәләр. Театральләштерү эшчәнлеге алып барганда һәр бала үзенең  кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтергә өйрәнә.

Без үзебезнең балалар бакчасында сәхнәләштерү эшчәнлегенең яңа алымы — бияләй курчаклар ярдәмендә театр күрсәтүне киң куллана башладык. Бияләй — курчак театрында катнашып безнең  балалар тирә – юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланып куелган сораулар балаларны  анализларга,  уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Бияләй курчак театрын куя башлауга без балалаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну артканын күрдек. Бияләй курчак театры балаларның хәрәкәт үсешенә бик нык йогынты ясый, алар  балаларның игътибарлыгын, күзәтүчәнлеген, артттырырга, күрү — ишетү әгъзаларының камилләшүенә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары – барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә.

Яңа төрле сәхнәләштерү алымы — бияләй курчаклар ярдәмендә театральләштерү эшчәнлеге — балаларга бик кызыклы. Кечкенәләр белән эшләгәндә, без аларның үзләренә охшаган курчакларны  сайлап алып шул рольгә кереп китүләренә игътибар итәбез. Курчакларның киемнәрен алыштырып, аларны үзгәртү балаларда бик зур кызыксыну уята. Балаларның кул чукларын һәм бармакларны хәрәкәтләндерергә, җитезлекне арттырырга өйрәтүдә “бияләй уеннары” зур урын алып тора. Бу хисле тойгылы һәм мавыктыргыч уен. Ул әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны, җәнлекләрне, кешеләрне, аларның эшчәнлеген, табигать күренешләрен чагылдыра. Уеннар барышында балалар, өлкәннәр ни эшләсә, шуны кабатлап, кулларын тиз-тиз хәрәкәтләрендерәләр һәм җитезлекне арттыруга уңай йогынты ясый.

Бияләй курчаклар ярдәмендә без төрле әкиятләрне сәхнәләштерәбез. Кайбер әкиятләрне үзебез дә иҗат итәбез. Шундый әкиятләрнең берсе – “Әйдә барыйк, күлне карый”.

“Әйдә барыйк, күлне карыйк”

(Кыз белән малай керә, музыка куела)

Кыз:Сәлам, Булат!

Малай:Сәлам, Иркә!

Кыз:Нишләп йөрисең, дустым?

Малай: Ял итәргә килдем әле.

Кыз:Әйдә, бергә күл буена барабыз.

(Күл буена китәләр)

Малай:Ай-яй, бигрәк матур икән монда!

Кыз: Әйе шул, әйдә яр буена утырып ял итик.

Малай: Менә минем тәмле конфетларым да бар. Сыйлыйм әле үзеңне.

Кыз: Кара минем конфет кәгазем ничек еракка очты.

Малай: Ә минем шешәм ничек су өстеннән сикереп узды.

(завод эшләгән тавыш ишетелә, интерактив тактада завод рәсеме, күкне кара болытлар каплый)

Кыз: Булат, бу нинди кара болытлар? Мин куркам! Дөньялар караңгыланып китте.

Малай: Әйдә, якынрак барып карыйк, нәрсә икән ул. (китәләр)

(Музыка яңгырый. Алтын балык чыга)

Алтын балык: Ой, тиздән дусларым да килеп җитәр. Минем бүген туган көн, күлгә шатлык тулган көн!

Балык: Хәерле көн, Алтын балык!

Алтын балык: Хәерле көн!

Балык: Туган көнең белән сине!

Алтын балык: Рәхмәт.

Балык: Синең белән уйнарга дип иртәрәк килдем. (биегән хәрәкәтләр ясап уйный башлыйлар. Шулвакыт бака сикереп керә)

Бака: Ква-ква, квалала

           Ике сикерәм алга

             Бер сикерәм артка

             Алтын балык миннән сиңа ква –ква.

Алтын балык: рәхмәт бака малай . Без җәен балык белән уйнап суда йөзәбез , син дә безгә кушыл.(Өчәүләп уйный башлыйлар).

Су күсесе: Дусларым, дусларым фаҗига. Качыгыз! Коткарыгыз!

Алтын балык: фаҗига.

Бака: ква-ква коткарыгыз.

Алтын балык: Ни булды күсе бабай? Нинди фаҗига?

Су күсесе: Безнең күлебезне кемдер пычырата , чүпләр ыргыта. Тиздән күл төбе чүплеккә әйләнәчәк.( музыка торбадан кара су ага)

Бака: Әнә менә бу торбадан ниндидер  пычырак су ага.Тиздән  барыбызда  юкка чыгачакбыз, әйдәгез яр буена чыгыйк  ярдәм сорыйк.

Балык: Хы-хы мин бөтенләй сулый алмыйм. Коткарыгыз. (шулвакыт балалар кире күл кырыена киләләр).

Кыз: Ай, Булат, су никтер каралган, бик нык дулкынлана. Ни булды икән?

Малай: Белмим шул, ишетәсеңме кемдер ярдәм сорый.

Бака, алтын балык, су күсесе: ярдәм , коткарыгыз.

Малай, кыз: Ни булды?

Бака: Безнең суны чүпләделәр ква – ква, ярдәм итегез тиздән юкка

чыгып бетәчәкбез. Күлебез бик  нык кайгырып кара төскә керә башлады.

Малай: нишләдек без. Нинди матур күлебезне ямьсезләп чүпләр ыргыттык.

Кыз: Булат әйдә, чүпләрне җыйып алыйк. ( сачок белән җыялар).

Малай: Минем әти экология инспекторы,булып эшли.Әйдә аннан ярдәм сорыйк ( телефоннан әтисенә шалтырата) .

Әти, әти безнең зәңгәр күлебезгә заводтан пычырак су агызалар. Күлебезне  саклап калырга  кирәк. Безгә  ярдәм ит әле. (телефонны куя, чүп җыялар, матур музыка уйный, кара яулыклар алына).

Кыз: Ур-раааа, күлебез чистара башлады.

Малай: димәк әтинең ярдәме тиде.

Балык: ничек рәхәт чиста суда йөзәргә.

Бака: ква – ква рәхмәт.

Су күсесе: Ял итәргә рәхим итегез, ләкин үзегез артыннан чиста

табигать калдырыгыз.

Малай: Күл буйлары ямьле була.

             Яшел камышы белән,

             Сандугач  моңнары белән,

             Бака тавышы белән.

Кыз: Кешеләр, табигать сезгә бирелгән байлык , аны саклагыз!