Яңа ел маҗаралары

(Мәктәпкәчә яшьтәге зурлар төркеме балалары өчен квест-уены)

Раилә ХИСМӘТУЛЛИНА, Фәридә ШИХМОРАТОВА,

Казандагы 16 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре 

Максат: балаларда креатив фикерләү сәләтен үстерү.

Бурычлар:

– балаларны Яңа ел маҗарасына җәлеп итү;

– санау күнекмәләрен ныгыту; шул санга туры китереп, предметлар санарга өйрәтү;

– логик фикер кулланып, гади арифметик мәсьәләләрне чишү күнекмәләрен ныгыту;

– кәгазь битендә ориентлаша белү, кызыксыну сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен формалаштыру;

– коллективта эшләү сәләтен үстерү; кешеләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен, бергәләп шөгыльләнү гадәтен тәрбияләү.

Җиһазлау: биремнәр ясалган карточкалар, геометрик фигуралар: өчпочмаклар, квадратлар, трапецияләр, түгәрәкләр, һәр балага эстафета өчен медальләр, хайваннар сурәтләнгән  карточкалар, “кар аланы” ясалган санлы карточкалар, “Куянкай” персонаж-уенчыгы, күчтәнәч-әтәч конфеты.

Уен барышы

Тәрбияче. Бүген без Яңа ел сәяхәтенә Куянкайга кунакка китәбез. Ул тылсымлы кыш урманында яши. Куянкай безне көтә һәм безгә бүләкләр әзерләгән. Ул безгә, адашмас өчен, карта җибәргән. Картада, саннар белән биремнәр яшерелгән урыннар күрсәтелгән. Без аларны үтәргә тиеш.

Барлык кыенлыкларны да башкарып чыга алырбызмы?

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Алайса, барыгыз да бирегә килегез, нәрсә генә булмасын, без ант бирәбез.

Балалар һәм тәрбияче.

Без дус булырга ант итәбез.

Күз яшьләре түкмибез.

Кыенлыкларны елмаеп каршылыйбыз.

Барысын да кыюлык белән җиңәбез!

Тәрбияче. Әйдәгез әле, башта сезнең кыенлыкларны җиңәргә әзерлекне тикшереп карыйк.

Тәрбияче. “Бүре һәм кәҗәләр” әкиятендә ничә кәҗә бәтие булган?

Балалар. 7.

Тәрбияче. Белоснежканы ничә гном үзендә калдырган?

Балалар. 7.

Тәрбияче. Квадратның ничә почмагы бар?

Балалар. 4.

Тәрбияче. Алма түгәрәкме әллә өчпочмаклымы?

Балалар. Түгәрәк.

Тәрбияче. Нәрсә күбрәк: бишме яки сигезме?

Балалар. 8.

Тәрбияче. Балалар бакчасында ял көне якшәмбе яки дүшәмбе көнме?

Балалар. Шимбә һәм якшәмбе.

Тәрбияче. Светофорда ничә төсле ут бар?

Балалар. 3.

Тәрбияче. Кайсы кимрәк: алтымы әллә өчме?

Балалар. 3.

Тәрбияче. Афәрин! Ә хәзер юлга!

Тәрбияче. Биремнәр языган сурәтләрнең аерым өлешләрен эзләрбез, бөтен уен буенча аларның саны 8 булачак. Без барлык биремнәрне үтәгәч, өлешләрдән бер картина җыябыз һәм шуннан соң бүләк алачакбыз!

Тәрбияче. Картага игътибар белән карыйк. Кайсы биремнән башлыйбыз? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. 1 нче бирем. Барлык тәкъдим ителгән фигуралар кулланып, йорт төзү – 8 өчпочмак, 8 квадрат, 8 трапеция, 8 түгәрәк.

2 нче ирем: Әйдәгез, хәзер Куянкай калдырган биремнәрне тыңлыйк һәм чишеп карыйк.

Тәрбияче. Акбай исемле этнең 2 ак һәм 1 кара песи балалары туган. Акбайның ничә песи баласы туган?

Балалар. Берәү дә түгел.

Тәрбияче. Өстәл өстендә 4 кишер һәм 3 кыяр ята. Өстәл өстендә ничә җиләк-җимеш бар?

Балалар. Берәү дә түгел. Алар – яшелчәләр.

Тәрбияче. Син һәм мин, һәм без синең белән. Без ничәү?

Балалар. 2.

Тәрбияче. Атна көннәре исемнәреннән һәм саннардан файдаланмыйча, 3 көнне рәттән әйтегез.

Балалар. Кичә, бүген, иртәгә.

Тәрбияче. Картага карыйбыз һәм 3 нче бирем яшерелгән урынны эзлибез.

3 нче бирем эстафета. Ике командага бүленәбез һәм куяннар кебек сикерәбез. (Балалар биремне үти. Эстафетаны тәмамлагач, тәрбияче барлык катнашучыларга да медальләр тапшыра.)

4 нче бирем. Уен игътибарлылыкка. Экранда күрсәтелгән барлык предметларны истә калдырырга кирәк, аннан соң предметлар экраннан юкка чыга. Юкка чыккан барлык предметларны да атарга кирәк.

Балалар. Чыршы, яңа ел шарлары, мишура, куян, бүре, гирлянда, шәмнәр.

5 нче бирем. Карталарда ике экземплярда хайваннар сурәтләнгән: куян, эт, мәче, аю, төлке һ.б. Күпме карточка, шуның кадәр катнашучылар саны. Катнашучылар карточкаларны тартып чыгаралар, ләкин бер кешегә дә бернәрсә дә күрсәтмиләр. Аларның бурычы: мимика, ишарәләр белән үзләренә эләккән хайванның нинди дә булса хәрәкәтләре ярдәмендә, башка катнашучылар арасында үз парын табу. Команда буенча барысы бергә үз хайванын сурәтли һәм үз парын эзли башлый. Бер-берсен тапкан кеше читкә китә һәм шулай соңгы парга кадәр уен дәвам итә. Ахырда, парда төрле хайваннар килеп чыкмасын өчен, карточкаларны тикшереп карарга кирәк.

6 нчы бирем – “Кар аланы” уены. Карточкада саннар яшерелгән, аларны табарга һәм фломастер белән әйләндеререп алырга кирәк. (Балалар карточкаларда яшерелгән саннарны эзлиләр һәм аларны фломастер белән әйләндереп алалар.)

Тәрбияче. Афәрин! Бүген без барыбыз да яхшы эшләдек. 7 нче биремнең генә  кайда яшерелүен карыйсы калды. Анда Куянкайның бүләге! (Балалар картага карыйлар һәм яшерелгән бүләкне табалар.)

Тәрбияче. Барлык катнашучылар өчен Куянкайдан бүләкләр – әтәч конфетлары.