Якташ әдибебез – горурлыгыбыз

№58

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевкә – 70 яшь

Халидә САБИРОВА, 

Азнакайдагы  4 нче лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Марсель Баян улы Галиев – шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстанның халык язучысы (2012), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2006), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).

М.Галиев 1946 елның 8 октябрендә Азнакай районының Балтач авылында туа. Азнакайдагы 1 нче татар урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү-монтаж идарәсендә эшли. 1965-1968 елларда армиядә хезмәт итә, анда кече авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый.

1969 елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1974 елдан 1983 елга  кадәр Татарстан Язучылар берлегенең әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли.

1982 – 1984 елларда ул Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтының Югары әдәби курсларында белем ала.

Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә. Матбугатта аның әсәрләре узган гасырның 70 нче еллары башында күренә башлый. 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Бу җыентыклар икесе дә әдәби тәнкыйть һәм укучылар тарафыннан уңай бәяләнә. Аның әсәрләре интеллектуаль укучыны күздә тотып языла һәм ассоциатив чагыштыруларга, яңача көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы, теле, стиле белән дә аерылып тора.

М.Галиев – юмор-сатира остасы да. «Кәефең шәпме?», «Арыслан йокысы» җыентыкларына кертелгән чәнечкеле хикәяләре, мәзәкләре, «чәк-чәк фикерләре» әлеге жанрда иҗат ителгән.

М.Галиев балалар әдәбияты өлкәсендә дә актив иҗат итә. Бала күңеленең бар нечкәлекләрен тоеп иҗат ителгән «Ак рәсем», «Шүрәле һәм җил» исемле шигъри җыентыклар, «Җиңәсем килде» исемле нәни хикәяләр авторы да. Ул шулай ук халкыбызның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган  популяр җырлар иҗат итүче дә. «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту», «Казанымның җиде капкасы» кебек җырлары халкыбызның күңел түренә мәңгелеккә кереп урнашкан.

М.Галиев драма әсәрләре авторы буларак та яхшы билгеле. Әдипнең «Исемсез утрауда» драмасы – 1983 елда Минзәлә татар драма театры, «Әлегә соң түгел» драмасы – 1985 елда Татарстан Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә куелып, тамашачы күңелен яулый.

Әдип тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Ул азәрбайҗан язучысы Әкрәм Әйлислинең, япон язучысы Әкөтөгаваның аерым әсәрләрен, калмык галиме Ирәнҗән Хара-Дауанның Чыңгыз хан турындагы тарихи монографиясен татар теленә тәрҗемә итә.

М.Галиевнең 1998 елда татар мемуар жанры әдәбиятында үзенчәлекле бер яңалык булып торган «Догалы еллар» исемле әдәби-публицистик әсәре дөнья күрә. Китапта тупланган әсәрләр язучының күңел дөньясын – уй-гамьнәрен, әрнү-шатлыкларын, өмет-кичерешләрен, заманның һәм үткәннең тарихи вакыйгалары фонында күренекле шәхесләрнең, үз чордашларының җанлы портретларын бирә. «Догалы еллар» әсәре басылып чыккан елны ук «Татнефть»нең «Рухият» яңарыш фонды оештырган әдәби конкурста  җиңеп, I дәрәҗә дипломга лаек була.

М.Галиев – төрле елларда үткәрелгән иң яхшы балалар җыры, иң яхшы юмористик хикәя, иң яхшы лирик хикәя, иң яхшы  публицистик әсәрне билгеләү конкурсларында җиңүче дә. Иң күп укыла торган китаплар конкурсында «Туфан Миңнуллин: истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр» һәм рус теленә тәрҗемә ителгән «Поэзия духа – Рух» китаплары җиңүчеләр рәтендә.

2011 елда М.Галиевнең 6 томлык әсәрләре басылып чыкты.

Әдипнең әсәрләре Европа һәм Азия халыклары телләренә тәрҗемә ителгән. Аерым әсәрләре рус, поляк, украин, осетин, каракалпак, үзбәк, казах, чуваш халыклары телләрендә яңгырый.

М.Галиев – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул шулай ук Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Язучының иҗатын югары бәяләгән күп мәкаләләр дөнья күрде.

Якташыбыз, халкыбызның хөрмәтле әдибе Марсель абый Галиевне олы юбилее белән ихлас күңелдән укытучылар һәм укучылар исеменнән тәбрик итәбез. Аңа саулык, иҗади уңышлар, гел шулай егетләрчә җитез булуын, халык хөрмәтен тоеп, хатыны Динә, кызы Зөлфия, гаиләсе назында-ихтирамында рәхәтләнеп яшәвен телибез.