XXI гасыр укытучысы нинди ул?

Разия ЛАТЫЙПОВА,

Лаештагы 3 нче төп мәктәбенең югарыквалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

«Әгәр дә укытучы эшен яратса, ул яхшы укытучы булыр. Әгәр дә укытучыга әти-әни кебек ярату хисе генә хас булса, ул барлык китапларны укыган, ләкин эшкә дә, укучыларга карата дә ярату хисе булмаган укытучыдан яхшырак булачак. Әгәр дә укытучы эшне һәм укучыларны яратуны берләштерә икән, ул – камил укытучы».                                               (Лев Толстой)

Соңгы ун елда тормыш бик үзгәрде. Яңа технологияләр ярдәмендә без йөзләрчә километр ераклыкта аралаша, берничә секунд эчендә кирәкле мәгълүматны таба алабыз. Ләкин барысы да әйбәтме? Яңа заман яшьләре яңа технологияләрне һәм глобаль интернет челтәрен һәрвакытта да дөрес кулланамы?

Фәндә һәм коммуникация чараларында яңа күренешләр хәзерге заман балаларының гына түгел, инде аңнары, фикерләре камилләшкән кешеләрнең дә аңына, фикерләвенә бик нык тәэсир итә. Хәзер мәктәпләрдә дәресләр балаларның күбесенә кызык түгел. Алар интернет киңлекләре буйлап һәрнәрсәне белә һәм бар нәрсәгә дә ориентлаша алам, дип уйлыйлар. Ләкин алар анда алган белемнәрнең бик өстән һәм күп язмаларның субъектив булуын аңламыйлар, кайсыберләре дөреслекне бозып үзләренә зыян китерергә дә мөмкиннәр. Яңа гасыр яңа технологияләр һәм чиксез киң мәгълүмат кыры белән килде. Тормыш сизелерлек үзгәрде. Шулай булгач, хәзерге дөнья киңлекләре буенча балаларны һәм яшүсмерләрне кем әйдәп бара ала? Алар секунд саен интернет челтәрләреннән алган мәгълүматны эшкәртергә кем ярдәм итә ала? Минемчә, укытучы.

Укытучы – бүгенге көндә дә кирәкле булган иң борынгы һөнәр. Заманча технологияләр, мәктәп программалары кебек үк, бер урында тормый, ә елдан-ел үзгәрә, безне үзләренең гадәти булмаган чишелешләре, яңалыклары белән гаҗәпләндерә. Бары тик укытучыларның күңел сыйфатлары, балаларга карата булган мөнәсәбәтләре генә үзгәрми.

Әлбәттә, хәзерге заман укытучысы  уткән заман укытучыларыннан аерылып тора, чөнки хәзерге остазлар кызыклы уеннар, мультимедиа такталары, презентацияләр, компьютерлар һәм электрон китаплар белән коралландырылган һәм үзләренең дәресләрен күпкә кызыклырак итеп уздыра. Ләкин укытучы үз эшен яратмый икән, хәтта заманча технологияләр дә аңа игелекле булырга һәм баланың абруен яуларга ярдәм итә алмаячак.

Хәзерге укытучы бик күп күнекмәләргә ия булырга тиеш, ләкин, иң мөһиме, балалар белән элемтә таба белү, аларның мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын тоя белү, социаль иминлек турында кайгырту – укытучының төп бурычы. Нәкъ менә бу бурычны тормышка ашырган вакытта гына балалар укытучыга хөрмәт һәм ышаныч белдерә, үз-үзләрен күрсәтә алачаклар. Әлбәттә, укытучы йөрәгендә һәрвакыт мәхәббәт, ярату яшәргә тиеш! Үз һөнәреңне ярату, балаларга мәхәббәт, тормышка мәхәббәт. Балаларның киләчәге яннарында яратучы, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы кешегә – укытучыга бәйле.Хәзерге заман укытучысы һәрвакыт камиллеккә омтыла, ләкин уңышка коллективның барлык әгъзалары тырышлыгы белән генә ирешергә мөмкин. Аралашу культурасы, хезмәттәшләр ярдәме – боларның барысы да уңышның нигезе. Бердәм, тату коллективта гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була.Укытучы – һөнәр генә түгел, тумыштан килгән сәләт. Балаларны белем дөньясына алып бару өчен укытучы булып туарга кирәк. Укытучы булып һәркем эшли алмый. Укытучы – күңел байлыгы, сабырлык, балаларга чиксез, эчкерсез мәхәббәт, аларның иң яхшы сыйфатларына ышану сорый торган зур хезмәт.Минем өчен хәзерге заман укытучысы шундый укытучы – ул бик күп мәгълүмат дөньясында югалып калмый, мәгълүматны дөрес куллана ала, эшкәртә һәм тәкъдим итә ала торган һөнәр иясе. Дәресләре укучылар өчен күңелле һәм төрле эшчәнлек белән туенган кеше. Бу кеше эрудит булырга һәм төрле фикерләр кабул итәргә әзер булырга тиеш. Укытучы тикшерүче һәм экспериментатор булырга тиеш.Укытучы – ул сөйләүче түгел, ә алып, әйдәп баручы. Шулай итеп, укытучы –ул супер кеше, күпкырлы үсеш алган шәхес, үз эшенең Алиһәсе. Без –укытучылар – үз тәҗрибәбезне һәм белемнәребезне укучыларыбызга киләчәктә кеше булсыннар, югалып калмасыннар өчен бирәбез.

Үз язмамны мин Дмитрий Медведевның «Яңа мәктәп» милли мәгариф инициативасында чагылган фикере белән тәмамлыйсым килә: “Яңа укытучы – иҗади, бәйсез, конкуренциягә сәләтле, күпкырлы, мәдәни, әхлакый һәм рухи яктан үскән шәхес. Бу – үз эшен һәм тәрбияләнүчеләрен яратучы кеше. Бу – идеалга якын шәхес. Нәкъ менә балаларга мәхәббәт укытучының шәхесен уникаль итә һәм бу һөнәрне башкалардан аера. Аңлашыла, укытучы бөтенләй камил була алмый; ул билгеле бер кеше өчен генә булырга мөмкин. Гомумән, һәрбер кеше өчен һәрвакыт бу күренеш төрле».