XIX гасырда математика дәресе

№ 134

(Дәрес-реконструкция)

Нурхат ҖӘЛӘЛЕТДИНОВ, Артур ИВАНОВ,

Казандагы 4нче гимназия-интернатның математика укытучылары

Әлеге дәресне күренекле мәгърофәтчебез Каюм Насыйриның 1899 елда нәшер ителгән «Хисаблык» китабына нигезләнеп төзедек. Бу сабак хәзерге вакытта математиканың арифметика бүлеге булып тора.

Бу дәреслектәге мәсьәләләр тормыштагы хәлләргә таянып кулланышлы итеп төзелгән. Балаларга аңлаешлы булу максаты белән Каюм Насыйри гарәп терминнарына гаять уңышлы итеп тәрҗемә ясаган. Шуның белән беррәттән әхлак-тәрбия мәсьәләсенә дә аеруча әһәмият бирелә. Матур итеп эндәшүләр: «Күземнең нуры – углым, җаным – углым» кебек сәлам бирүләр, «көн дә бер итек киюче бала» турындагы мәсьәләләрдәге кебек кисәтүче үрнәкләр белән укучыларга матур әхлакны аңлаткан.

Галимебез К.Насыйриның бу һәм башка китаплары, әлбәттә, ул вакыттагы мәктәп-мәдрәсәләрдәге дәреслекләр өчен бик әһәмиятле әсәрләр булып торган.

Дәрес барышы

Укытучы. Әссәләмүгаләйкүм, укучыларымыз! Гыльме Хисаб сабагын галимемез Ризаэддин бине Фахреддиннең сүзләре илә башларга телим: «Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык караңгылыкны бетерер. Олы дәрәҗәләргә дошманнарга каршы корал булыр. Гыйлем – галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, караклардан куркусыз дәүләт вә һич бетми торган байлыктыр».

Ошбу байлыктан файдалануны дәвам итик.

Шәкертләремез, бу уку елында без җәмг, тәфрик, дарб, тәксим гамәлләрен өйрәндек. Бу гамәлләрне тәкрар ошбу мәсьәләр илә искәртик. Бу мәсьәләләремез «Хисаблык» китабының 81 нче битендә.

1.      Бер кеше үзенең углы туган вакытта 29 яшендә икән. Углы, атасы 80 яшенә йиткәч, ничә яшьтә булыр?

2.      Падишаһымыз Әликсәндер второй 1818 елда туган. 1873 елда аңа ничә яшь була?

Алдагы мисалларны ләүхтә истихраҗ кылыйк.

3.      46 аршын киндер аршыны 17 тиеннән бары ничаклык була?

4.      774 сумны 3 кешегә бүлеп биргәч, кеше башына ничәшәр сум тия?

Гаять яхшы истихраҗ кылдыныз, Афәрин!

Инде алдагы мевзумузны дәфтәргә языйк: «Эре гадәдләрне вакландыру».

Бөтен гадәдләрне кәсер гадәтләргә кайтару кәзалик дарб гамәле белән истихраҗ кылынадыр. Мисал:

7 пот 18 кадак 25 лот эчендә ничә мискал бардыр?

Ошбу рәвешчә:

1 потта ничаклык кадак бардыр?

1 кадакта ничә лут бар?

1 лутта ничә ничә мискал булыр?

Бу төрле гамәлне инде без тормышта куллана аламызмы, укучыларым?

Китабымызның ахырына килдек. 83 нче биттәге мәсьәләләрне шулай ук ләүхтә истихраҗ кылыйк.

1.      Бер җиде яшәр бала атасыннан сорады: «Әткәй, син ничә яшьтә?” диде. Атасы әйтте: «И күземнең нуры – углым, үзеңнең яшең янына 29 ны кушсаң, мин ничә яшҗтә икәнен белерсең»? – диде. Атасы ничә яшьтә булырга кирәк?

2.      Бер балага әнисе 26 тиенгә итек сатып алып бирде. Углы итекне киде дә китте. Бөтен көн былчырак сөреп йөрде. Иртәгесен нишләсен: итекне аягына кияргә хәле юк – итек аякка керми каткан. Бала анасыннан: «Тагы яңа итек алып бир», – дип сорый башлады. Ул баланың бер тутасы бар иде, моны ишетте дә энесенә әйтте: «Синең хәтереңдә бармы, әби безгә бервакыт бер сүз әйткән иде: сүз шул иде – елда 365 көн дигән иде. Син кер дә исәпләп исәбенә чык әле. «Көн дә син сораган саен яңа итек алып бирсәк, ничаклы акча кирәк булыр?» – диде.

3.      Кышларга киткән казлардан бер төркем каз очып килгәндә ул казларга каршы бер каз очрап аларга әйтте: «Әссәләмүгаләйкүм, йөз каз» – диде. Ул төркем казларның берсе җавап биреп әйтте: «Юк, без йөз каз түгел, без булыр идек йөз каз шул чагында, әгәр дә безнең чаклы тагы да бер булса, тагы да безнең яртымыз чаклы казлар булса, тагы да безнең чирегемез чаклы булса, аның өстенә син бер каз килеп кушылсаң, йөз каз булырмыз» – диде. Инде ул төркем казлар эчендә ничә каз бар иде белергә кирәк.

4.      Бер кеше бер җиргә барырга сәфәргә чыкты. Үзе белән бер бүресе бар, бер кәҗәсе бар йинә бер кәбестәсе бар. Бара торгач, бер идел аркылы чыгарга кирәк булды. Бер кечкенә генә көймә бар. Бүрене, кәҗәне, кәбестәне – һәммәсен берь юлы төяп чыгарга хәле юк – бары шул өч нәрсәне берәм-берәм чыгармак кирәк. Болай итеп чыгару бик читен булды инде – ни эшләргә кирәк? Әгәр әүүәл бүрене икенче якка чыгарып куйса, кәҗә белән кәбестә бу якта кала, кәҗә кәбестәне ашый. Әгәр кәбестәне элгәре чыгарып куйса, бүре белән кәҗә бергә кала, кәҗәне бүре ашый. Әгәр кәҗәне элгәре чыгарып куйса, икенчесен чыгарганда кәҗә катына бүрене яки кәбестәне чыгарып куймак кирәк була. Әгәр кәбестәне кәҗә янына чыгарып куйса, кәбестәне кәҗә ашый. Әгәр бүрене чыгарып куйса, бүре кәҗәне ашый. Ул кеше ничек итеп кечкенә идел аркылы бүреләр, кәҗәләр, кәбестәләр белән чыга ала?

Укучыларымыз, бу уку елында хисаблык сабагын гаять яхшы итеп укыдыгыз, инде имтиазларымызны да тапшыру вакыты йитте.

Бу имтиазда ниләр язылган? Укыйк әле.

«Тырышты бу бала, чын ләззәт алды инде тәхсилдән;

Югары булды урны «афәрин»нән һәм дә «тәхсин»нән.

Ни кушсаң да укый алды, ни әйтсәң шуны язалды;

Балаларның арасында үзенә «имтияз» алды.

Беренче кәррә мөмтаз булса бер инсан туганнан соң,

Фәхерле имтиязларны алыр үскәч тә аннан соң».

Гыйлме хисап сабагын тәмам кылыйк.

Әссәләмүгаләйкүм, кадерле укучыларымыз.