«Витаминнар иленә сәяхәт»

№ 141

Эльвира РӘХИМОВА,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:балаларны витаминнар белән таныштыру, аларның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату, яшелчәләрнең кулланылышын кабатлау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Бурычлар:

— балаларны А, В һәм С витаминнары белән таныштыру, аларның нинди продуктларда булуы, кеше сәламәтлеге өчен нинди роль уйнавы турында төшенчә бирү;

—  витаминнар булган файдалы продуктлар турында балаларга аңлату;

-балаларда ярдәмгә килү теләген тәрбияләү;

— С витамины булган яшелчә белән таныштыру, җиргә суган утыртырга өйрәтү;

—  витаминга бай суганны нинди шартларда да үстереп булуын аңлату;

— сәламәт яшәү рәвеше, файдалы, экологик яктан чиста һәм сәламәтлекне ныгыту өчен кирәкле яшелчәләр белән кызыксыну теләген тәрбияләү.

Җиһазлау:

Экран, ноутбук, проектор,пазл, салфетка, туфраклы стакан, суган, су белән лейка суган кыяклы стакан, ачкыч киндер-сюрприз савытыннан ясалган,эчендә сарымсак.

Шөгыль:

Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Мин Эльвира Григорьевна.Сезне мин шундый матур, көләч йөзле, яхшы кәефтән күрүемә бик шатмын. Афәрин! Бүген балалар бакчасына сез нинди кәеф белән килдегез?

Җаваплар: яхшы, күтәренке кәеф белән.

Иртән сезнең балалар бакчасына килгәндә миңа, Почтальоночрады һәм ул сезгә хат тапшырды. Сез ничек уйлыйсыз, кем җибәргән икән сезгә бу хатны? Әйдәгез хатны ачыйк та бергәләп белик. Бу хат Простоквашинодан песи Матроскин һәм Шарик язган. Менә нәрсә язалар безгә Матроскин һәм Шарик.

2 слайд

Хат:

«Исәнмесез, кадерле балалар!

Ярдәм сорап сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык.  Бәлки, сез безгә ярдәм итә алырсыз. Федор  абый эчми дә, ашамый да. Туңдырма да, пирожное да аны сөендерми. Нәрсә эшләргә икәнен белмибез. Ә сез, барыгыз да шундый матур, сәламәт, йөзләрегез дә алсу. Мөгаен, берәр серен белә торгансыз. Безнең белән дә, үзегезнең серегез белән бүлешегез, нәрсә эшлик икән, Федор абый сезнең кебек сәламәт булсын өчен. Тик тизрәк ярдәм итүегезне сорыйбыз, алайса аңа бөтенләй начар».

— Әйе, бик моңсу хат әле бу. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Фёдор абыйны дәваларга булыша алырбыз микән?

(Балалар җавабы тыңланыла).

— Балалар, Федор абыйга ярдәм итү өчен барыбызга да бик тырышырга кирәк, ул начар ашый һәм шуңа күрә аның организмына витаминнар аз керә.

Ә сез беләсезме, нәрсә соң ул витаминнар?

Витаминнарның нәрсә икәнен без кайдан карап белә алабыз?

(энциклопедиядан, китаплардан…)

«Витаминнар–кеше организмның нормаль яшәеше өчен кирәкле матдәләр».

Аларны баш латин хәрефләре белән билгелиләр А, В, С.

Мин сезгә бүген гаҗәеп матур «Витаминкино»авылына сәяхәткә барырга тәкъдим итәм. Ә анда эләгү өчен мин бөтенегезгә дә ачкыч бирәм, (сарымсаклы киндер савытын таратам) аларны иснәргә һәм күзләребезне йомарга кирәк.

3 слайд.

Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз. Менә без «Витаминкино»авылына килеп эләктек. Ә сез ничек уйлыйсыз, витаминнар кайда яши? (балаларның җаваплары)

-без көндә куллана торган азык-төлектә, ризыкта, җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә.

4 слайд.

Менә бу авылда өч А, В, С исемле урамнар бар икән.

Әйдәгез, без сезнең белән тукталыйк А витамины урамына.

5 слайд.

Карагыз әле, нинди продуктларда бар икән А витамины?

— помидор, алма, арбуз, сөт ризыкларында, борычта.

Ул ни өчен кирәк? (балалар җаваплары)

«Бу витамин үсеш витамины, ул — күрү сәләте һәм нык тешләр булсын өчен кирәк икән».

6 слайд.

Ә хәзер В витамины урамында тукталыйк.

Карагыз әле, нинди продуктларда бар икән В витамины?

— борчак, бәрәңге, банан, ипи, төрле чикләвекләрдә.

Ул ни өчен кирәк? (балалар җаваплары).

«Бу витамин баш мие һәм бөтен организм өчен мөһим икән. Әгәр сез телисез икән  көчле булырга һәм  яхшы аппетитка ия булырга, телисезме юк барга борчылмаска һәм еламаска һәрвакыт яхшы кәеф сезгә ярдәм итәчәк В витамины».

7 слайд.

«Витаминкино» ның соңгы урамы, витамин С.

Карыйк әле, нинди ризыкларда бар икән С витамины?

— карлыган, мандарин, гранат, лимон, кәбестә.

Ул ни өчен кирәк? (балаларның җаваплары)

Әгәр телисез икән, сирәгрәк салкын тиюен, тизрәк сәламәтләнергә, сезгә ярдәмгә С витамины килер. Ул — сәламәтлек витамины икән.

Федор абыйга нәрсә киңәш итә алабыз соң?

(балалар җавабы).

— витаминнар булган файдалы ризыклар ашарга.

— А, В,С витаминнарыннан тыш, хәзер без танышачак башка витаминнар да бар. Әйдәгез, «Аскорбинка һәм аның дуслары»уенын уйныйк.

(балалар пазл җыялар).

Уен: «ПАЗЛ»

8 слайд.

— Мин сезгә, бер сер ачам.

Халык телендә шундый әйтем бар: «Туган ягыңда үскән яшелчәләр сәламәтлегең өчен файдалы»диләр.

— Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, ә сез нинди яшелчә турында сүз барганын белергә тиеш.

Тураганда елата. Ни икән ул? (суган)

Слайд 9.

Суганда С витамины бар. Әлеге витамин кеше организмын салкын тиюдән, грипптан һәм башка авырулардан саклый икән.

— Өстәлдә нәрсә күрәсез? (суган). Карагыз ул нинди?

— нинди төстә? — ул алтынсу,

— формасы буенча нинди? — түгәрәк,

— аның халәте? — каты.

Бу суганны утыртсаң, аннан яшел кыяклар үсеп чыгачак һәм аларны суган кыягы  дип атыйлар.

Яшел суган кыягында да витаминнар бик күп. Суганның өске ягы бар (аны күрсәтергә), менә шуннан яшел кыяклар үсә. Суган кулыгызга алыгыз әле. Суган кайда үсә? Аны кайда үстереп була? (бакчада түтәлдә, өйдә тәрәз төбендә). Ә өй шартларында ничек суган үстерә алабыз? (стаканка я берәр савытка туфракка утыртып, суга төшерү)

Өй шартларында үскән суганны күрсәтәм һәм аны балалар белән карыйбыз.

Күрсәтегез, каян яшел суганның кыяклары үсә? Ә менә суганыннан төбе (күрсәтергә), әйтик, барысы бергә: «төбе». Суганыгызның төбе кайда? Суганны төбен белән аска каратып утыртырга кирәк. Карагыз әле миңа, мин ничек суганның төбен аска калдырып утыртам. Мин күпмедер көч белән утыртам. Мин стаканчикада суган нык утырсын өчен, суган төпчекләре пәйда булсын өчен һәм алар тирән җиргә китсен өчен, пыяла белән бераз тирәнәйтү ясыйм.

— Ә хәзер, әйдәгез, без аны утыртырбыз, дөрес ягы белән суганны алыгыз һәм һәркем үз стаканына утырта. Безгә, суган кыягы үсеп чыксын өчен су сибәсе калды.

— Су салынган стаканчыкка суганны төшерәм, ә сез яшел кыякның кайда тизрәк үсүен күзәтәчәксез.

— Без хәзер Матроскин һәм шарикка хат яза алабыз, аларга без әлеге савыттагы яшел кыяклы суганны тапшыра алабыз?

Ни өчен ул аңа кирәк? (балаларның җаваплары)

— тизрәк сәламәтләнү өчен;

— шаян, күңелле булсын өчен ул;

-аппетит барлыкка килсен өчен

— Балалар, суган нинди шартларда үсәчәк? (өй шартларында)

— Ә без йөри тораган балалар бакчабызда кайда урнаштырсаң яхшырак? (тәрәзәдә төбендә)

— Ә ни өчен? (яктылык, һава һәм кояш күп булсын өчен)

— Суган үссен өчен сезгә тагын нәрсә эшләргә кирәк? (су сибү)

Балалар, әйдәгез, хәзер кечкенә генә бакчабызга суган белән стаканнар куйыйк. Берничә көннән соң суганның беренче яшел кыяклары барлыкка киләчәк һәм сез үзегезнең балалар бакчагызда күзәтә алачаксыз,ничек суган сезнең бакчасында үсә, ә кайчан ул үсеп җитә сез аны ризык буларак куллана алачаксыз, чөнки анда нинди витаминбар?

— С витамины.

— Ә хәзер, әйдәгез, тагын ачкычны иснәп, күзне ябыйк. Күзләрне ачабыз һәм без янә үзебезнең безнең балалар бакчасында.

Җыр: Бар матур бакча