Валентина Осееваның «Уллар» хикәясе белән эшләүне дәвам итү

№47

(Рус төркеме. V сыйныф)

Нәфисә САБИТОВА,

Чистайдагы 4 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белем бирү максаты: яңа лексиканы ныгыту, өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белүне камилләштерү. «Уллар» хикәясе өстендә эшне дәвам итү, төп геройларның характер сыйфатларын билгели белергә өйрәтү.

Үстерү максаты: укучыларның хәтерләрен, игътибарлылыкларын арттыру, фикер йөртү операцияләре төре буларак чагыштыра, анализлый, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат: әниләргә, өлкәннәргә ярдәм итүгә омтылыш тәрбияләү; аналарга хөрмәт, мәхәббәт хисе уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси: үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү; парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә, башкаларны тыңлый, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү;

Предмет: дәреслек белән эшли белү, укучыларның психологик халәтләрен исәпкә алып, аралашырга өйрәтү.

Метапредмет: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәреснең тибы: диалогик-монологик сөйләм үстерү

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Техник җиһаз: дәреслек, эш дәфтәрләре, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал, смайликлар.

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү.

 

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

1.  Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Дежур белән әңгәмә.

− Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Минеке кояш кебек. Сезнеке дә яхшымы? (Балалар күрсәтәләр.)

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

‒ Бер-берегезгә елмаеп карап, дәресне башлап җибәрербез. Дәрестә барыгызның да актив катнашуын телим. Уңышлар сезгә!

‒ Бүген сыныфта кем дежур?

‒ Сыйныфта кем юк? Бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне?

2. Укучылар арасында һава торышы турында әжгәмә оештырыла.

II. Актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү. Укучыларның белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү. Фонетик күнегү: карточкаларда бирелгән сүзләрнең парларын табарга.

Хатын колодец

Кое ловкий

Сандугач кебек кувыркается

Мәтәлчек ата женщина

Җитез ничего особенного

Берегезнең генә как соловей

Искитәрлек берни дә только у одной

2. Укучылар җавапларны парлап укыйлар. Сүзләрне хор белән кабатлау, җавапларны тикшерү.

III. Уку мәсьәләсен кую

‒ Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? Сез аларны кайда ишеткәнегез бар? («Уллар» хикәясендә.)

‒  Әйе, без сезнең белән үткән дәрестә В.Осееваның «Уллар» хикәясен укыган идек. Димәк, без дәрестә нишләрбез? (Хикәя өстендә эшләрбез.)

Дәреснең темасы әйтелә.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Дәреслек белән эш (56 бит 1нче күнегү. Җөмләләрне хикәя эчтәлеге буенча урнаштыру.

2. Хикәя буенча сорауларга җавап бирү. Парлап эшләү.

а) Ничә хатын коедан су ала иде?

ә) Алар янына кем килде?

б) Беренче хатын улын ничек мактады?

в) Икенче хатын улын ничек мактады?

г) Өченче хатын нәрсә әйтте?

3. Бу җөмләләрне кем әйтә?

‒ Минем улым үзе җитез, үзе көчле. (Беренче хатын.)

‒ Минем улым искитәрлек берни дә эшләми. (Өченче хатын.)

‒ Минем улым сандугач кебек матур җырлый. (Икенче хатын.)

4. Ишетеп аңлау күнегүләре.

Кайсы раслау дөрес?

1.

а) Өч хатын коедан су ала иде.

ә) Ике хатын коедан су ала иде.

2.

а) Ике хатын да улын мактый.

ә) Өч хатын да улын мактый.

3.

а) Бабай хатыннар артыннан атлады.

ә) Бабай хатыннар каршысына чыкты.

4.

а) Хатыннар каршысына ике малай чыкты.

ә) Хатыннар каршысына өч малай чыкты.

5.

а) Бабай өч малайны да мактады.

ә) Бабай бер малайны гына мактады.

5. Карточкаларда бирелгән сүзләрне кулланып, Малайлар нинди? соравына җавап бирү: эшчән, тырыш, ялкау, ярдәмчел, эш яратмый, тырыш түгел, җитез, игътибарлы, эшчән түгел, мәтәлчек ата, әнисенә булыша, көчле, матур җырлый. Укучылар өч төркемгә бүленә, һәр төркем бер малай турында яза. (Мәсәлән, беренче малай ялкау, тырыш түгел, эш яратмый…)

6. Күзләр өчен электрон физкультминут.

7. Дәфтәрдә эш. Бирелгән җөмләләрне тулыландырырга.

Беренче малай …, чөнки … .

Икенче малай …, чөнки … .

Өченче малай …, чөнки … .

Беренче малай …, ә өченче малай … .

(Көчлерәк укучыларга индивидуаль эш бирелә, карточкаларда бирелгән ситуатив күнегүләр буенча җөмләләр төзергә.)

‒  Сезгә кайсы малай ошады? Ни өчен? (Җаваплар.)

Дәфтәрдә язылган җөмләләр тикшерелә.

8. Проблемалы сорау кую.

‒ Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бабай бер генә улны күрде? Кайсы улны күрде? Авторның безгә нәрсә әйтәсе килә? (Көтелгән җаваплар: Бабай өченче улны гына күрде, чөнки ул әнисенә булышты. Әниләргә булышырга кирәк. Өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Ярдәмчел, игътибарлы булырга кирәк. Әниләрне яратырга кирәк).

– Минем сезгә Роберт Миңнуллинның «Әни кирәк!» шигырен укып китәсем килә.

Көннәр якты булсын өчен,

Әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк!

Җил-яңгырлардан саклар өчен,

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,

Әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен,

Әни кирәк! (Р. Миңнуллин )

‒ Сез автор белән килешәсезме? Ә сез әниләрегезгә булышасызмы? Ничек булышасыз?

(Укучылар арасында диалог оештырыла.)

‒ Син әниеңә булышасыңмы? Ничек булышасың? (Әйе, булышам. Мин идән юам, тузан сөртәм, чүп чыгарам… )

V. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

1. Дәрескә гомуми бәя. Билгеләр кую.

‒ Дәрестә без нәрсәгә өйрәндек?

2. Өй эше.

1 нче төркем: хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

2 нче төркем: хикәянең ахырын үзгәртергә.

– Сезгә дәрес ошадымы? Миңа бик ошады. Мин елмая торган смайликны сайлыйм. Ә сез?

(Укучылар сайлаган смайликларын тактага эләләр.)

‒ Барыгызга да бик зур рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!