Вакыт елгасы буйлап сәяхәт

№ 204

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү эшчәнлеге)

Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА,

Балтачтагы  2 нче  балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: «Танып белү» белем өлкәсе буенча балаларның белемнәрен ныгыту, актуалләштерү.

Бурычлар:

тәрбияви: биремнәрне эшләгәндә мөстәкыйльлек һәм кызыксынучанлык, үз илеңә, гаиләңә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү;

үстерелешле: сөйләм телләрен, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен, грамматик яктан дөрес диалогик һәм монологик сөйләмне, хәтерне, логик фикерләүне  үстерү.

Көтелгән уңыш: балаларның олылар һәм яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итә, бер-береңә карата дус мөнәсәбәттә, үз туганнарыңа, гаиләңгә карата ихтирамлы булу.

Сүзлек эш: дага, баһадир.

Җиһазлау һәм материаллар: «Нинди гүзәл минем Туган илем» презентациясе «Солдатлар», «Баһадирлар», «Вакыт елгасы», «Хәрбиләр һәм аларның кораллары» паннолары.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, түгәрәк ясап бастык. Уң яктагы күршебезгә елмаябыз, аннары сул яктагы күршебезгә елмаябыз. Хәерле иртә, балалар!

– Балалар, хәзер кышның ничәнче  ае  бара, ул ничек атала?

– Февраль ае сезгә бер нәрсә турында да әйтмиме?

– Әйе, балалар, тиздән 23 – февраль – Ватанны склаучылар көне җитә.

– Кемнәр соң алар – Ватанны саклаучылар?

– Әйе, туган илне саклаучы, яклаучыларны, туган илгә куркыныч янаганда кисәтүчеләрне Ватанны саклаучылар диләр. Алар – солдатлар, офицерлар, матрослар, танкистлар, десантниклар …

– Балалар, ә сезнең бик ерак, элекке вакытта, әле кешеләр корабльләр, самолётлар, танклар уйлап тапмаган чорда, илебезне дошманнардан кемнәр саклаганын беләсегез киләме?

– Килсә, мин бик теләп сезне үзем белән  «вакыт елгасы» буйлап сәяхәткә чакырам. Сез сәяхәткә барырга әзерме?

– Балалар, исегезгә төшерегез әле, «вакыт елгасы» буйлап, сәяхәткә нәрсә белән барып була? («Вакыт машинасы»нда.)

– Кемнең «Вакыт машинасы»нда барасы килә, шулар кулларны күтәрсен. Димәк, без элекке вакытка, хәзерге вакытка һәм киләчәк вакытка эләгә алабыз. «Вакыт машинасы» безне көтеп тора. Рәхим итегез.

– Сез гадәти булмаган машинага утырдыгыз. Бу машина җирдә генә хәрәкәт итми, ул оча да, йөзә дә ала.

– Сез әзерме? 10 нан кирегә саный башлыйбыз. 10, 9, 8, … 1. Киттек! (Космос музыкасы яңгырый.) «Вакыт машинасы»ның тизлеге бик көчле, игътибарлы һәм сак булыгыз.

– Балалар, без хәзер кайлардан, нәрсәләр өстеннән очканны беләсегез киләме? Минем бик килә. Килсә – бинокльләрне алдык, тәрәзәләргә карыйбыз. Карап, сөйләшеп барсак, вакытыбыз да узар, сәяхәтебез дә файдалы булыр. (Экранда – «Нинди гүзәл минем туган илем» презентациясе.) Башта үзебезнең авыл, аннан соң Татарстан республикасы, аннан соң Россия – туган илебез өстеннән очабыз. 1, 2 – табигать күренеше, шәһәр, истәлекле урыннар. Без кайлардан, нәрсәләр өстеннән очып барабыз? Нәрсәләр күрәсез? Без нинди ил өстеннән очып бардык? (Туган илебез – Россия.)

Тәрбияче. Балалар, сез туган ил сүзен  ничек аңлыйсыз? Нәрсә соң ул туган ил?

Балалар. Туган ил ул минем өчен туган авылым – Балтачым, минем гаиләм, минем бакчам, минем өем, минем өчен Татарстан республикасы, аның башкаласы – Казан, туган ил башкаласы – Мәскәү, тәрбияче апа, дусларым…

Тәрбияче. Әйе, Россия – ул безнең туган ил, Татарстан – безнең республикабыз,  анда безнең әби-бабайлар туган,  яшәгән, без шунда туганбыз, туган телебездә телебез ачылган, монда безгә бар да якын, бар да кадерле. Ул безнең Ватаныбыз! Ә ватанны саклау – һәр кешенең изге бурычы.

– Балалар, безгә таба нәрсә очып килә? (Таш. Метеорит.)

– Димәк, безгә очарга ярамый, бәрелешү була. Туктарга кирәк, 5 тән 1 гә кирегә саныйбыз. (Космос музыкасы яңгырый.)

(Машинадан төшәбез. Бер башы бәйләгән капчык тора. Капчыкка баһадир калканы салынган.)

– Капчыкта нәрсә булганын беләсегез киләме? Аның өчен табышмакка җавап табарга кирәк:

Очлы башлы тимер шапка,

Алдында озын томшык (шлем)

(Тәрбияче бер балага капчыкны чишәргә, андагы әйберне алырга тәкъдим итә.)

– Җавап дөрес булганмы? Дөрес. Димәк, без кайсы вакытка эләктек? (Бик ерак, элекке вакытка, әле ул вакытта хәтта безнең әби-бабайларыбыз да тумаган була.). Балалар, элекке вакытка юлыбызны дәвам иттерәбез. Карагыз әле: безне кемнәр каршылый? (Баһадирлар каршылый.)

– Сез аларны танымыйсызмы? (Добрыня Никитич, Алеша Попович, Илья Муромец.).

– Кемнәр соң алар баһадирлар? ( Баһадирлар – көчле сугышчылар, алар һәрвакыт үз халкын, үз гаиләсен, үзенең илен сакларга әзер.)

– Киемнәре турында күзаллауларны баетырга безгә табышмаклар ярдәм итәр. Табышмак – бездән, җавабы сездән, сез әзерме? Кем җавап таба, рәсемнән күрсәтә.

  1. Андый күлмәкне текмиләр, бәйләмиләр, аны тимер боҗралардан үрәләр. (Кольчуга-көбә кием.)
  2. Ул корал шундый авыр, аны күтәрү өчен баһадир булырга кирәк. (Меч-кылыч.)
  3. Ул түгәрәк, ялтыравыклы, авыр булуына да карамастан баһадир аны сул кулында йөртә. (Щит- калкан.)

– Баһадирлар турында сез каян беләсез? (Халык авыз иҗаты әсәрләреннән – мультфильмнардан, әкият, миф, легенда, хикәяләр, былиналардан…)

– Әйе,  баһадирлар, аларның батырлыклары турында мәгълүмат безгә халык авыз иҗаты әсәрләре аша буыннан-буынга күчеп килеп җитә.

– Баһадирлар безгә кайткач уйнарга «Нәрсә артык?», «Парын тап» дигән уеннар бирәләр. (Космос музыкасы яңгырый.)

– Балалар, «Вакыт машинасы» юлга чакыра. Баһадирларга рәхмәт әйтәбез дә юлны дәвам иттерәбез – 10 нан 100 гә кадәр дистәләп саныйбыз. (1 куплет марш яңгырый.)

Безне кемнәр каршы ала? (Солдатлар.) Сез ничек уйлыйсыз, без нинди вакытка җиттек? (Хәзерге вакытка.)

– Хәзерге заман армиясендә хәрби көчләр өч төркемгә бүленгән. Әлеге төркемнәр ничек атала? (Коры җир гаскәрләре, хәрби-һава һәм хәрби-диңгез көчләре.)

– Игътибар, экранга карыйбыз. «Хатаны тап» уенын тәкъдим итәм. (Экранда хәрбиләр һәм аларның хәрби кораллары, техникалары күрсәтелә. Бирем – хатаны табып, кайсы хәрби көчләр төркеменә кергәнен әйтергә кирәк.)

– Ватанны саклау бик җаваплы һәм авыр хезмәт. Хәзер безгә «Ватанны саклаучы нинди булырга тиеш?» дигән сорауга җавапны табарга «Мин башлыйм, син дәвам ит» дигән уен ярдәм итәр. Уенны мин башлыйм.

– Ватанны саклаучы көчле, гадел, җаваплы, ярдәмчел, таза, нык, рухи һәм физик яктан, сер тота белүче, чыдам… булырга тиеш.

– Вакыт бик тиз узган. Безгә бакчага кайтырга вакыт җиткән. Әйдәгез, «Вакыт машинасы»на утырыйк. (Космос музыкасы яңгырый.) Кайтып та җиттек. Балалар, без нинди сәяхәткә бардык? («Вакыт елгасы» буйлап.) Сәяхәттә күргәннәрне үзебезнең «Вакыт елгасы» панносында да билгелик. (Балалар үз теләкләре белән ике төркемгә бүленә, үзләре “вакытны” – борынгы, хәзерге сайлый, өстәл янында паннога рәсемнәрне туры китереп үз вакыты турысына ябыштыралар.һәр төркемнән бер бала эшләренә нәтиҗә ясый – нигә алар шунда ябыштырды.)

– Балалар, безнең вакыт машинасы, теләкләрне “булачак вакытка” да илтә ала.

– Сез нинди теләкләр теләр идегез киләчәккә? (Теләкләрне әйтеп, тартмага кызыл йөрәкләр аша “тутырып җибәрү”.) Мин киләчәктә күкләрнең гел аяз булуын телим. (Тәрбияче үзе башлый.) Шундый матур теләкләр белән без көнебезне дәвам иттерик.