Вакланмаларга мәсьәләләр
№ 133
(V сыйныфта математика дәресе)
Сүрия ӘХМӘТОВА,
Мөслим районы Баланны төп мәктәбенең математика укытучысы
Дәрес тибы. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Максат. Вакланмаларга мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту һәм бу күнекмәләрнең кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге практик әһәмиятен үзләштерү.
Бурычлар:
– вакланмаларга мәсьәләләр чишү күнекмәләрен формалаштыру, исәпләү күнекмәләрен ныгыту;
– анализ ясау, чагыштыру, нәтиңәләр ясау күнекмәләрен, телдән сөйләмне үстерү;
– үз фикереңне әйтә, башкаларны тыңлый, диалогта катнаша белү, позитив хезмәттәшлеккә сәләтлелекне формалаштыру;
– универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру:
шәхескә бәйле УУГ: сорауларга нигезле җаваплар бирү, диалог вакытында башкалар фикерен ихтирам итү, чишелешне язмача күрсәтү осталыгы, бәяләү һәм үз бәяләү үткәрү;
регулятив УУГ: планлаштыру – азаккы нәтиҗәне күз алдында тортып, ике арадагы максатларның эзлеклелеген билгеләү, план төзү, эш тәртибен билгеләү;
коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшнең гамәлләре белән җитәкчелек итү;
танып белүнең УУГ: мәсьәләләрне төрле алымнар белән чишүгә омтылыш, модельләштерү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
фән нәтиҗәләре:
– укучыларның санның өлешен табуга һәм өлеше буенча санны табуга мәсьәләләр чишү алымнарын белүләре;
– үзләштергән информацияне, аргументлар табып, дәлилләве. Вакланмаларга мәсьәләләр чишү;
шәхескә караган нәтиҗәләр:
– уй-фикерне телдән һәм язма формада аңлешлы, төгәл итеп белдерү;
– математик мәсьәләләр чишкәндә креатив фикерләү, инициатива, зирәклек, активлык күрсәтү;
метапредмет нәтиҗәләр:
максат кую – үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую;
планлаштыру – азаккы нәтиҗәне күз алдында тотып, ике арадагы максатларның эзлеклелеген билгеләү, план төзү, эш тәртибен билгеләү;
сораулар кую – информация эзләү, туплауда хезмәттәшлек, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
үзрегуляция;
башкалар фикерен тыңлау, ихтирамлы булу. Үзеңә һәм башкарган эшеңә таләпчәнлек
Фәнара бәйләнешләр: туган тел һәм әдәбият.
Эш формалары: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш.
Дәрес барышы
I. Оештыру этабы (3 мин.)
1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
– Исәнмесез, укучылар! Мин сезне күрүемә шатмын, сез дә мине күрүегезгә шаттыр дип уйлыйм. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаябыз да дәресне башлыйбыз.
2. Тема, максат, бурычларны билгеләү.
– Дәресне ребус чишүдән башлыйбыз.
Ребус чишү.
Дәреснең темасын язабыз.
3. Дәреснең максатын формалаштыру.
Укытучы. Без вакланмалар белән күптөрле мәсьәләләр чиштек.Теманы өйрәнүне төгәлләп киләбез. Бүген дәрестә үз алдыгызга нинди максат куяр идегез? (Максатны формалаштыралар.)
Укучылар. Вакланмаларга мәсьәләләр чишүне кабатлау. Мәсьәләләрне төрле алымнар белән чишү. Мәсьәләләр төзү. Мәсьәләләр чишү осталыгын төрле ситуацияларда куллану.
Укытучы. Бүгенге дәресебез гадәти генә түгел, без сезнең белән «Әкияти мәсьәләләр иле»нә сәяхәт итәрбез. Сәяхәт вакытында «Телдән исәпләү» шәһәрчегендә булырбыз, «Ял минуты» станциясенә керербез, «Кабатлау һәм гомумиләштерү» йортында булып чыгарбыз, ә аннан соң «Әкиятләрдән мәсьәләләр» каруселендә әйләнербез.
Бүгенге дәрестә һәрберегезнең үзе теләгән нәтиҗәгә ирешүен һәм яхшы билге алуын телим. Ә билгеләр үзбәядән, дустым (үзарабәя) һәм укытучы билгесеннән җыела. Бәяләү бите белән танышыгыз. (Һәр укучының өстәлендә.)
Мин (үзбәя) | Дустым (үзарабәя) | Укытучы | Барысы | |
«Телдән исәпләү» |
|
|||
Мәсьәләләрне такта янында һәм дәфтәрдә чишү |
|
|||
«Әкиятләрдән мәсьәләләр» каруселе (төркемнәрдә эш) |
|
Төркемнең эшен бәяләү
15 – 20 балл – «5»ле 11 – 14 балл – «4»ле 7 – 10 балл – «3»ле |
||
Гомуми билге |
|
II. Белемнәрне актуальләштерү
«Телдән исәпләү» шәһәрчеге
1. Игътибарлылыкны тикшерүгә бирем (бирем берничә минут күрсәтелә, аннан соң каплана һәм укучылар исләрендә калганча сорауларга җавап бирәләр).
Сораулар:
- Нинди геометрик фигуралар исегездә калды?
- Әйләнә эчендә нинди вакланма? Әйләнәнең төсе?
- Санаучысы 1 булган вакланма бар идеме?
- Ул нинди фигурада?
- Шул вакланманы әйтегез.
- Квадратның төсе нинди?
- Өчпочмакның төсе?
- Аның эчендә нинди вакланма?
Телдән исәпләү.
1. Мөслим районы җирлегендә 68 сулык бар. Шуның 6/17се – күлләр, 5/17 се – эре елгалар, калганы – буалар. Мөслим районы җирлегендә ничә буа бар?
2. Мөслим районы җирлегендәге мәдәният оешмаларының һәр бишенчесе Мөслим районы үзәгендә урнашкан һәм райондагы барлык мәдәният оешмаларының 1/10 ен тәшкил итә. Мөслим районы җирлегендәге барлыгы ничә мәдәният оешмасы бар?
3. Логик мәсьәлә
(Укучылар дәреснең бу этабы буенча үз-үзләрен бәяли.)
Ял минуты
– Безне «Ял минуты» станциясе каршылый. Җаваплы эш алдыннан бераз ял итү комачауламас. (Музыка астында)
Бигрәк уңган инде без, тик тормыйбыз бер дә без.
Кулларны күтәрәбез, аннары төшерәбез.
Чүгәлибез, торабыз, башны уңга борабыз .
Аннан сулга карыйбыз һәм сикерә башлыйбыз.
Шул арада иелеп, басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз Һәм эшли дә башлыйбыз.
III. Өйрәнелгән материалны гомумиләштерү
– «Кабатлау һәм гомумиләштерү» йортына юнәләбез:
1. №903, №907.
(Укытучы белемнәрне ныгыту һәм. мәсьәләләрне чишкәндә куллануны оештыра.)
Сораулар:
– Мәсьәлә нәрсә турында?
– Нәрсә табарга кирәк?
– Мәсьәләдә нәрсә билгеле?
– Нинди кагыйдә кулланып була?
– Мәсьәләне чишүнең башка ысулы бармы?
2. №902, 908 нче мәсьәләләрне ике укучы такта янында чишә, санның өлешен һәм өлеше буенча санны табу кагыйдәләре ныгытыла. (8 – 10 мин.)
3. Сорауларга җавап бирәләр. Кагыйдәне табалар. Кагыйдәне әйтеп карыйлар.
4. Кагыйдәләр:
1) Әгәр санның өлеше вакланма белән күрсәтелгән булса, санның өлешен табу өчен бу санны вакланманың ваклаучысына бүләргә һәм нәтиҗәне санаучыга тапкырларга кирәк.
2) Өлеше буенча санны табу өчен, бирелгән санны вакланманың санаучысына бүләргә һәм нәтиҗәне ваклаучыга тапкырларга кирәк.
«Әкиятләрдән мәсьәләләр» каруселе (төркемнәрдә эш)
Үткәрү тәртибе: өстәлгә биремнәр язылган битләр куелган. Һәр торкем башта сайлап алып билгеле вакыт эчендә бер мәсьәләне чишә. Анысын чишкәч, килеп икенче мәсьәләне(түгәрәк буенча) ала. Эш барлык мәсьәләләр беткәнче яки кимендә 3 мәсьәләне чишкәнче дәвам итә. Чишелешнең дөреслеген компьютердагы презентация буенча яки укытучыдан белеп була. Укучылар мәсьәлә тексты белән әдәбиятның бәйләнешен күрәләр, мәсьәләнең тибын ачыклыйлар, кагыйдәне кулланалар.
Төркемнәр өчен биремнәр
1 нче төркемгә. Өч кыз» әкияте буенча мәсьәләләр.
1 нче мәсьәлә. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз кер юа иде. 3 чалбар юар өчен –3; 6 күлмәк һәм 1 чалбар юар өчен – 4; 9 оекбаш һәм 4 күлмәк юар өчен 5 сабын тотыла. 1 чалбар, 1 күлмәк һәм 1 оекбаш юар өчен ничә сабын кирәк булыр?
2 нче мәсьәлә. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, җеп эрли икән. 1 айга ул 36 м җеп эрли. Ә 1 атнага кыз күпме җеп эрли?
3 нче мәсьәлә. Тиен тәрәзәсен какканда, кече кызның камыр баскан чагы икән. Кече кызның камырының массасы – 900 г. Камырның өлешен он, өлешен су һәм өлешен йомырка алып тора. Һәр продуктның массасын табыгыз.
4 нче мәсьәлә. Тиен шундук чыгып чапкан. Аннан Зур кызларның өйләренә кадәр ара 12 чакрымга тигез. Зур кызга кадәр ара барлык юлның өлешен тэшкил итә. Урта кызга кадәр калган юлның өлешен йөгерергә тиеш. Кече кызга кадәр юлның озынлыгын табарга.
Кече кыз, камырлы кулларын сөртеп тә тормыйча, әнисе янына чыгып йөгергән.
2 нче төркемгә. «Алтын бөртек» әкияте.
1 нче мәсьәлә. Әтиләре үлгәч, әни кеше биш улына мирас итеп калдырылган 80 пот бөртекне бүлеп бирә. Иң зур улына ул алтын бөртекләрнең – өлешен, ә калган дүрт улының һәрберсенә өлешен бирә. Калган бөртекләргә әниләре улларына базардан кием алды. Әниләре улларына ничә пот бөртек биргән һәм күпмесенә кием алган?
2 нче мәсьәлә. Әнисе улларына биргән алтын бөртекләрне чәчәргә кушкан. Бөртекләрнең өлешен, ягъни 12 пот бөртекне иң олы малае чәчкән, барлык бөртекләрнең өлешен – икенче һәм өченче малае, өлешен дүртенче һәм иң кечкенә улы чәчкән, калган бөртекләрдән он ясаганнар. Ничә пот бөртектән он тартканнар?
3 нче мәсьәлә. Уллары кайтканда әниләренә төрле төстәге 49 чәчәктән торган букет алып кайта. Сары чәчәкләр – букетның өлешен, кызыл чәчәкләр – , шәмәхә чәчәкләр – өлешен, калган өлешен ак чәчәкләр тәшкил итә. Букетта ничә сары, кызыл, шәмәхә һәм ак чәчәк булган?
4 нче мәсьәлә. Биш малай 90 капчык бодай суккан Өлкән малай –барлык унышнын ен, икенче жыеп алган. Өченче малай ен жыйган һәм дүртенче малай калган уңышның ен жыеп алган . Ә төпчек малай барлык уңышның калганын жыеп алган. Һәр малай ничә капчык уңыш җыеп алган?
3 нче төркемгә. Компьютерда тест. (Образовательные тесты, математика 5 класс)
http://testedu.ru/test/matematika/5-klass/obyiknovennyie-drobi-5.html
(Эшне тизрәк төгәлләүче төркем дә тест эшләргә мөмкин.)
IV. Белемнәрне бәяләү (2 мин.)
Бәяләү битләрен тутыралар: үзбәя, үзара бәя, укытучы билгесе. Баллар исәпләнә.
V. Рефлексия
(Укучылар дәрестәге үз эшчәнлеген анализлый.)
Миңа дәрестә кызык булды, чөнки…
Миңа дәрестә авыр булды…
Мин эшли алдым…
Мин гаҗәпләндем …
Дәрестә мин тормышта кирәкле … өйрәндем
Мин тагын … телим
VI. Өй эше
Өй эшен сайлап алалар:
1. № 901, 906.
2. № 909.
3. Иҗади бирем. Үзең яраткан татар халык әкияте буенча ике мәсьәлә төзергә.
VII. Дәресне йомгаклау
Укытучы. Менә дәресебез ахырына да якынлашты Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, укучылар. Дәрестә без вакланмаларга мәьәләләрне кабатлап кына калмадык, ә үзебезнең яраткан әкиятләребез буенча да күп мәсьәләләр чишәргә өлгердек.