Урманга җиләккә барабыз
(1 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья)
Гөлсинә ЗАҺИДУЛЛИНА,
Чистай районы Гаделша урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат:
– ашарга яраклы һәм ашарга ярамый торган җиләкләр турында яңа мәгълүмат бирү;
– җиләк-җимешләр турында белемнәрен системалаштыру;
– игътибарлылыкны, хәтерне, сөйләм сәнгатьлелеген, фикерләү сәләтен үстерү;
– алган белемнәрен уеннар барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү;
– туган як табигатенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхескә карата: үзара дуслык, җылылык атмосферасы булдыру, дәрестә актив, тәрбияле, ихтирамлы булу.
Метапредмет нәтиҗәләр:
танып белү УУГ: биремнәрне мөстәкыйль эшли белү, предметларны төркемнәргә аеру, дәреслектә ориентлаша, андагы мәгълүматлар белән эшли белү, нәтиҗәләр ясау аша модельләштерү;
коммуникатив УУГ: төркемдә эшләгәндә, бер-берсен тыңлый белү, бүлдермәү, сөйләшү барышында үз фикерен җиткерә алу, алган белемнәрне куллана белү;
регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштыру, үз алдыңа максат кую, нәтиҗә ясау, игътибарлы булу.
Предмет нәтиҗәләр:
– урман җиләкләрен таный, ашарга ярый торган җиләкне агулысыннан аера белү; аларны тотып, күреп үзенчәлекләрен тасвирлау;
– туган ягыбызның байлыгын, гүзәллеген раслау.
Дәрес төре: иҗади-эзләнүле дәрес.
Дәрес тибы: яңа белем үзләштерү.
Дәрес барышы
- Оештыру, мотивлаштыру
Уңай психологик халәт тудыру. (3,4нче слайдлар)
Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, балалар!
Хәерле көн, агачлар!
Хәерле көн, кошлар!
Хәерле көн, табигать!
Хәерле көн,дуслар!
Күз алдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар, ди. (башларын тотып утыралар)
Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә. (Укытучы балаларның башларыннан сыйпап йөри.)
Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый. (Балалар, кулларын күтәреп, өскә күтәреләләр.)
Сабак үсә. (Балалар тартылалар, җилкәләрен турайталар.)
Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә. (Балалар чәчәк таҗлары ясап, кулларын күтәрәләр.)
Чәчәкләр матурланганнан матурлана. (Бер-берсенә елмаялар.)
Чәчәкләр кояшка тартыла, ә чәчәктән тәмле җимешләр үсеп чыга. (Аяк очларына басалар һәм утыралар.)
Укытучы. Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Белем өйрәнүнең җимеше дә татлы була.Сезнең дә күп беләсегез, күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы?
- Актуальләштерү
Укытучы. Өйдә сез “Җәйнең яме җимеш белән” дигән темага рәсемнәр ясарга тиеш идегез. Ясалган рәсемнәрегезне тактага элеп куябыз, һәрберебез күрә алсын. Менә бит нинди оста рәссамнар икәнсез! (Рәсемнәрдән күргәзмә ясау.) Табигать җәен нинди матур, нинди гүзәл икән! Күпме җиләк өлгергән!
III. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы. Хәзер игътибар экранга. (Экранда җиләк-җимешләр чыга. Укытучы текст укый.)
“Җәен җылы кояш нурларында кызарышып пешәләр, мине аша, мине өзеп ал, диеп дәшәләр. Алар бик тәмле, баллы, татлы, файдалы матдәләргә бай. Кыш көне организмыбызга витаминнар җитмәгәндә, аларны кулланабыз. Аларда А, В, С витаминнары күп.”
– Нәрсәләр икән болар? Кем төшенде? (Җиләк-җимешләр.)
– Әйе, балалар, бик дөрес уйлыйсыз. Димәк, без бүген ашарга яраклы һәм ашарга ярамый торган җиләк-җимешләр турында сөйләшәчәкбез. Аларны танырга өйрәнербез. Ә дәресебез гади дәрес түгел, эзләнү-тикшеренү дәресе.
– Ә нәрсәне аңлата соң бу сүз? (Нәрсәне дә булса тикшерү, өйрәнү, ачыклау.)
– Шулай. Ә менә Ожогов сүзлегенә карасак, тикшеренү ул нәрсәне дә булса фәнни яктан тикшерү, эзләү, табу дигәнне аңлата икән. Кызыкмы сезгә бу яңалык? (Кызык.)
– Балалар, экранда тагын язу чыкты бит әле, укып карыйк әле.
– “Гомерең булганча яшә, гомерең буе өйрән”. Бу җөмләне ничек аңлыйсыз? (Сөйләшү.)
– Бу – безнең дәресебезнең девизы булыр, чөнки кеше гомере буе укый, өйрәнә, акыл җыя. Девизыбыз булды, ә максатыбыз юк. Экранга карыйк әле, нәрсә диеп язылган? (Сораулар ярдәмендә максатны китереп чыгаралар.)
Белергә… (җиләкләр турында, таный белергә)
Үстерергә… (акылны, белемне, сөйләмне)
Кабатларга… (белгәннәрне)
Контрольдә тотарга… (үзебезнең эшчәнлекне)
– Булдырдыгыз, балалар! Сезнең алда кызыклы биремнәр, мавыктыргыч эшләр тора. Матур җәйләр җиткәнче, без җиләкләр турында күбрәк белергә тиешбез.
IV.Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы. Җиләкләр турында мине бер сорау борчый. Шул сорауга сез җавап биреп карагыз әле. Бүре җиләге, карга күзе, эт шомырты – бу җиләкләрне ашарга ярыймы икән?
Укучылар. Әйе, юк.
Укытучы. Мин ничә сорау бирдем?
Укучылар. Бер.
Укытучы. Бер сорау – ике җавап. Нигә шулай булды соң әле? (Җаваплар.)
Укытучы. Әйе, балалар, сез боларны ьлегә белмисез. Бик тиздән бу сорауга җавап таба алырсыз.
– “Чылбыр” буйлап белгән җиләкләребезне әйтеп чыгыйк. Әйтелгән җиләкне кабатламыйбыз. (Җаваплар.)
– Менә бит күпме җиләк исемнәрен беләсез икән!? Кайда үсәләр соң бу җиләкләр? (Бакчада, урманда.)
– Бик әйбәт. Тагын нинди җиләкләр барлыгын белү өчен, әйдәгез, китаптагы материалны да өйрәник. (Китаптагы җиләк-җимеш рәсемнәрен карап, исемен укыйлар, төсләрен чагыштыралар, ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз җиләкләр белән танышалар.)
Музыка астында динамик пауза
Укытучы. Хәзер инде, җиләкләр белән танышканнан соң, төркемнәрдә проект эше эшләп алыйк. Ике өстәлдә – конвертлар, конвертларда –биремнәр:
1 нче бирем. Табышмакның җавабын табарга.
2 нче бирем. Җавабы буенча тактадан рәсемнәр арасыннан шул җиләкне табарга.
3 нче бирем. Шул җиләк турында мәгълүматны укып, файдасы турында сөйләргә. (Бергә эшлиләр, бер укучы такта янына чыгып сөйли.)
Укытучы. Алан тулы җиләк! (Өстәлдә җиләк рәсемнәре.) Балалар! Әйдәгез, булышыгыз миңа җыярга! Кызлар – ашарга яраклы җиләкләрне, ә малайлар ашарга ярамый торган җиләкләрне җыялар.
Эталон буенча тикшерү. Үзбәя
Ашарга яраклы җиләкләр | Ашарга ярамый торган җиләкләр |
Җир җиләге | Эт шомырты |
Каен җиләге | Карга күзе |
Нарат җиләге | Бүре җиләге |
Кура җиләге | Энҗе чәчәк җиләге |
Кара җиләк | |
Миләш | |
Шомырт | |
Гөлҗимеш |
Укытучы. Молодцы! Булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә, балалар! Сез булмасагыз, мин җыеп бетерә алмаган булыр идем. Хәзер инде урманда да җиләк җыя аласыз. Ләкин урманда җиләк җыюның үз кагыйдәләре бар. Нинди кагыйдәләр икән алар? Уйлап карагыз эле. (Җаваплар.)
– Әйе, бик дөрес әйтәсез.Урманга үзең генә барырга ярамый, урманда кычкырырга, агачларны сындырырга, чәчәкләрне, җиләкләрне тамырлары белән җыярга ярамый, кошларны куркытмаска, җиләкләрне таптамаска, чүп калдырмаска. Матурлыкны, гүзәллекне саклый белергә кирәк. Агулы җиләкләр белән бик сак эш итәргә кирәк. Аларны җыярга ярамый. Бу җиләкне ашаган кеше агулана, аның косасы килә, башы әйләнә, эче авырта. Шуңа күрә бу җиләкләрне истә калдырырга кирәк. Кешеләр өчен агулы булсалар да, аларны өзеп, ташлап, таптап калдырырга ярамый, алар белән хайваннар туклана. Алар урманга ямь бирә. (Экранда күрсәтелә.)
– Ә менә җыйган җиләктән нәрсәләр ясарга була?
– Тагын нәрсә өчен кирәк алар? Бу сорауларга җавапны интеллектуаль картага тутырабыз. (Тактада җиләк рәсеме, шуңа балалар, уклар чыгарып, өстәлдән тиешле рәсемне алып ябыштыралар.)
– Бик әйбәт килеп чыкты! Молодцы! Сезгә ошадымы бу бирем? (Җаваплар.)
– Тикшерү эшебезне дәвам итеп “Дәвам ит” уенын уйнап алыйк әле. Мин җөмләне башлыйм, сез дәвам итегез. (15 нче слайд)
- Үзеңә таныш булган җиләкләрне генә… (җый).
- Җиләкләрне… белән өзмә. (тамырлары)
- Ашар алдыннан җиләкләрне… (ю).
- Юл буеннан җиләк җыярга… (ярамый).
- Агулы җиләкләрне дә… ярамый. (өзәргә, таптарга)
Экранда эталон буенча тикшерү
Укытучы. Булдырдыгыз! Барыгыз да бик актив булдыгыз. Дәресебез башында бирелгән сорауга әйләнеп кайтып, җавап биреп карыйк әле, эт шомырты,карга күзе, бүре җиләкләрен ашарга ярыймы инде? (Юк, алар агулы җиләкләр.)
– Әйе. Җавап табылды.Эзләдек, таптык, күп биремнәр эшләдек.
- Вербаль рефлексия
Укытучы. Балалар! Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Сезнең өчен нәрсә яңалык булды? Бу дәрес тормышта кирәк булырмы икән?
Сенсор рефлексия
– Ә хәзер балалар, тактада сезне “Белем җимеше” агачы көтә. Кәефләрегезгә карап, агачка яфраклар элщргә кирәк. Кәефегез әйбәт икән, яшел яфраклар эләсез, үзегезне начар хис итсәгез, кызыл яфраклар ябыштырасыз.”Белем җимеше” агачы сезгә күп итеп белем китерсен.
– Дәрес тәмам, балалар. Барыбыз да сау-сәламәт булып, елмаеп, көлеп яшик.