Урал экономик районы

(9 нчы сыйныфта география дәресе)

Рифат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең география укытучысы

Максат:

укучыларны районның составы, районның ЭГПсы, табигый шартлары һәм ресурслары, белән таныштыру;

укучыларның төрле географик чыганаклар, карталар белән эшләү күнекмәләрен үстерүне дәвам иттерү;

– аларда танып белү сәләтен камилләштерү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнуү дәресе.

Җиһазлау: атласлар, контурлы карталар, төсле карандашлар, интерактив карта-Урал, презентация-Урал, таратма материаллар, тестлар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Актуальләштерү

Әңгәмә һәм карта белән эш.-

– Россия ничә экономик  районга бүленә? (11 (8 экономик район көнбатыш зонада һәм 3 – көнчыгышта.)

Районны контуры буенча белергә.

– Без сезнең белән нинди экономик районнарны өйрәндек? Районнарның контурлары буенча исемнәрен белергә. (Төньяк, Үзәк, Идел-Вятка, Төньяк-Көнбатыш, Идел Буе, Үзәк Кара Туфраклы, Төньяк Кавказ.)

III. Яңа материалны өйрәнү

Укытучы. Без бүген дәрестә Урал экономик районын өйрәнүне башлап җибәрербез (УЭР) Укучылар, сезнеңчә-Урал нәрсә ул? Без бүген дәрестә районның составы, ИГУ, табигый шартлары, ресурслары белән танышырбыз. Сез дәрес барышында Урал экономик районының сәнгате һәм авыл хуҗалыгы үсеше өчен шартлар җитәрлекме икәнен билгеләргә  тырышып утырыгыз.

Карта белән эш

– Атлас карталарыннан файдаланып УЭР га нинди субъектлар керүен билгеләргә. (Ике республика: Башкортстан (Уфа) и Удмуртия (Ижевск), Пермь крае, (4 өлкә: Свердловск өлкәсе (Екатеринбург), Чиләбе өлкәсе (Чиләбе), Курган өлкәсе (Курган) һәм Оренбург өлкәсе(Оренбург.)

Контурлы карталарга районның чикләрен төшерергә.

Укучыларның чыгышлары:

  1. Башкорт республикасы;
  2. Удмурт республикасы;
  3. Свердловск өлкәсе;
  4. Чиләбе өлкәсе;
  5. Оренбург өлкәсе;
  6. Курган өлкәсе;
  7. Пермь крае.

Контурлы карталарга әлеге субъектларның чикләрен төшерергә.

Уралның ИГУ ны билгеләргә. Слайд

Районның икътисади-географик урынын(ИГУ) характеристикалау планы:

  1. Мәйданы һәм халык саны буенча Россия күләмендә тоткан өлеше.
  2. Илнең кайсы төбәгендә урнашкан (үзәктә, көнбатышта, көнчыгыш өлешендә һ.б.)
  3. Чиктәш экономик районнары нинди, үзәккә карата якын яки ерак урнашканмы.
  4. Нинди океан һәм диңгез сулары белән юыла.
  5. Табигый ресурс базаларына карата торышы.
  6. Транспорт юлларына карата торышы.
  7. Районның ИГУ турында нәтиҗә.

(14% халык өлеше, 4.85% мәйданы. Урал икътисади районы Россиянең Европа өлеше һәм Азия өлеше кушылган урында урнашкан. Район Идел Буе районы, Идел_Вятка районы, Төньяк районы һәм Көнбатыш Себер районы белән чиктәш. Көньяктан Казахстан белән чиктәш. Урал икътисади районы территориясеннән турыдан-туры диңгезләргә чыгып булмый, ләкин Урал, Кама, Идел һәм каналлар системасы аша Каспий, Азов һәм Кара диңгезләргә чыгырга мөмкин. Көнбатыштан һәм көнчыгыштан килүче транспорт юлларының кушылуы. Россиянең Азия өлешендәге чимал чыганакларына якын ятуы. Күрше районнарның икътисади яктан яхшы үскән булуы). Слайд

(Районның иктисади географик урынының файдалылыгы турында нәтиҗәне укучылар бирелгән план буенча, төркем белән, технологик карталарда ясыйлар.)

Табигый шартлары

Укытучы. Районның икътисади үсеше өчен географик урыннан тыш табигый шартлар да зур йогынты ясый. Уралның климатын искә төшерик. Слайд

Районның табигый шартлары төрле.  Урал тавы районның климатын өч төрле юнәлештә үзгәрергә мәҗбүр итә (Т-К, Кб-Кч, һәм тау итәгеннән тау башына күтәрелгәндә).Төньякта – күпеллык туңлык, көньякта  –уңдырышлы туфрак. Урал алдында явым-төшем Урал артына караганда күп ява. Шулай итеп һава шартлары  Урал алды һәм Көньяк Уралда уңайлырак.

(Укучылар технологик карталарда төркем белән  Уралның табигый шартлары турында нәтиҗә ясыйлар. Ни өчен климат т-к һәм кб-кч үзгәрүен билгелиләр.)

Урал экономик районының табигый ресурсларына бәя бирү (Укучылар атлас карталары ярдәмендә һәм бирелгән текст ярдәмендә технологик картада эшлиләр.)

 

Табигый ресурслар Тасвирларга (мисаллар)
Туфраклары  

 

Урман ресурслары  

 

Эчке сулары  

 

Минераль ресурслар Мисаллар Исеме.Чыганаклары
1.

2.

3.

 

 
Нәтиҗә  

 

 

Әңгәмә

– Табигый ресурслар арасыннан кайсысы Урал өчен иң әһәмиятле? (Минерал)

(Укучылар төркемнәрдә чиратлашып таблицаны тутыралар һәм хәр пункт буенча нәтиҗә ясап баралар. Нәтиҗәне таблицага язалар.)

Нәтиҗә. Уралның табигый ресурслары 300 елдан артык файдаланыла. Шул сәбәпле алар бик нык ярлыланганнар. Ләкин әле файдаланып була торган ресурслар, чыганаклар бик күп, бары тик аларны рациональ кулланырга гына кирәк.

  1. Ныгыту, укучыларның белемен тикшерү (БДИ формасында тестлар)

Тестлар

  1. Урал экономик районына керүче субъектлар саны:

А) 8

Б) 7

В) 6

  1. Урал экономик районының кайсы субъекты Казахстан белән чиктәш:

А) Курган өлкәсе

Б) Пермь крае

В) Удмуртия республикасы.

  1. Урал экономик районы буенча ага:

А) Иртыш

Б) Печора

В) Кама.

4.Урал экономик районының көнчыгыш өлешендә өстенлек итә:

А) Уртача континенталь климат тибы

Б) Кискен континенталь климат тибы

В) Континенталь климат тибы.

  1. Екатеринбург шәһәре нинди елга буенда урнашкан.

А)Тобол

Б) Исеть.

В) Тура

  1. Районның субъекты белән башкаласын туры китер.

А) Свердловск өлкәсе                     1) Уфа шәһәре

Б) Башкорт республикасы              2) Екатеринбург шәһәре

В) Пермь крае.                                 3) Пермь шәһәре

  1. Минераль ресурс һәм аны чыгаручы субъектны туры китер.

А) Күкерт                   1) Свердловск өлкәсе

Б) Бокситлар              2) Оренбург өлкәсе

В) Ташкүмер.             3) Пермь крае

  1. Райондагы субъектны тасвирламасы буенча бел.

Өлкәнең исеме башкласының исеме белән туры килә. Башкаласы эчке агымлы бассейн елгасы буенда урнашкан. Өлкәнең күп өлеше далалар табигый зонасында урнашкан һәм анда кара туфрак өстенлек итә. Өлкәдә газ чыгару һәм текстиль  сәнәгате тармаклары үсеш алган.

  1. Өй эше бирү
  • 56 ны укырга, «Урал» темасының контурлы картасындагы биремнәрен эшлә.
  1. Дәресне йомгаклау

Укучылар дәрес башында куелган «Районның сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы үсеше өчен шартлар җитәрлекме?» дигән проблемалы сорауга җавап бирергә тырыша.