Уңышларыбызның сере – тырышлыкта

Роза САЛИХОВА,

Алабугадагы 10 нчы урта мәктәп  директоры, Россиянең гомуми белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре

Алабуганың иң зур 4 нче мәхәлләсендәге белем бирү һәм мәдәни үзәге булган мәктәбебезнең 24 еллык тарихы бар. 1993 елның 1нче сентябрендә ул үз ишекләрен хәзерге 35нче балалар бакчасында башлангыч мәктәп буларак ача. Шул көннән бирле инде меңләгән бала фатиха алып, олы тормыш юлына озатылган, аларның 94е – алтын һәм көмеш медаль ияләре.

Мәктәбебез – «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проект җиңүчесе, «Мәктәп – дәресләрдән соң» республика гранты иясе, «Россия патриотлары тәрбиялибез» дигән Бөтенроссия бәйгесенең республика этабы лауреаты, «Татарстанның иң яхшы мәктәпләре» республика бәйгесендә «Социаль партнерлык» номинациясендә җиңүче. 2013 елдан алып һәр елны «Татарстанның иң яхшы 100 белем бирү учреждениесе» рейтингы, 2013 елда «Россиянең 500 иң яхшы мәктәбе» рейтингы исемлегендә лаеклы урын биләүче, 2014 елда «Белем бирү учреждениеләрендә 2014–2015 яңа уку елына иң яхшы әзерлек» республика смотр-бәйгесендә зона этабы җиңүчесе.

10 нчы мәктәп рус мәктәбе булса да, бездә республикабызда икенче дәүләт теле булган татар теленә зур игътибар бирелә, бүгенге көндә  татар сыйныфлары һәм  11 параллельның һәркайсында татар төркемнәре уңышлы эшли. Милли тәрбия бирү буенча да зур эш алып барабыз, укучыларыбыз, мәктәп, республика, Россия күләмендә уздырылган төрле чараларда катнашып, җиңүләре белән куандыра.

Мәктәбебездә (әйтергә генә ансат!) 1870 укучы белем ала. Алар арасында Алабуга муниципаль районы башлыгы, Татарстан һәм Россия Президентлары стипендиатларының булуы – бездәге белем бирү дәрәҗәсенең югары булуын күрсәтүче ачык мисал. Бу уңышлар нигезендә, әлбәттә, мөгаллимнәребезнең тынгысыз хезмәте ята. Бездә районыбызның йөзек кашы булган 122 педагог белем бирә, 27се –  югары һәм 61е – I квалификация категорияләренә ия. Алар арасында Татарстанның  атказанган укытучылары, РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре, «Мәгарифтәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе ияләре дә бар. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» дигән мастер-класс бәйгесендә җиңү яулаган Эльмира Закирова, Гөлнара Хөсәенова, «Ел хатын-кызы» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе Алена Павлова, «Ел китапханәчесе» республика бәйгесе лауреаты Елена Мишина да – хөрмәтле остазларыбыз.

Тынгы белмәс укытучы йөрәге эзләнүен һаман дәвам итә. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2016 – 2017 уку елында КФУның Алабуга институты педагогика кафедрасы мөдире .Л.Виноградов җитәкчелегендә 25 укытучыбыз «Проблемалы укытуның технологик картасы» темасына бердәм эксперименталь эш башлады.

Чаллы дәүләт педагогия университеты белән ике арадагы инновацион эшчәнлекне фәнни-методик үстерү турындагы килешү нигезендә 21 мөгаллимебез төбәкара мәйданчыкта хезмәт куя.

Мөгаллимлек эшчәнлегенә әле генә аяк баскан педагоглар да игътибар үзәгендә. Алар өчен мәктәбебездә «Яшь укытучылар мәктәбе» эшли. Анда 13 яшь белгеч тәҗрибә туплый.

Районыбызның иң яшь мәктәбе булуына да карамастан, бездә укытучылык династиясенә гасырлар буе тугры калган мөгаллимнәр белем бирә. Аларның әлеге һөнәргә булган мәхәббәтләренә сокланмый мөмкин түгел. Рәсимә Мәгафур кызы Фәттахова, Ирина Геннадьевна Шабалиналар – нәселләрендә педагоглык династиясенә нигез салучылар. Бүгенге көндә бу юлны, үзләре белән беррәттән, аларның кызлары да дәвам итә. Гаиләләре белән безнең мәктәптә хезмәт куючы педагоглар хакында да әйтми мөмкин түгел, икәүләп мәктәп эшенә чумып, мәктәп тормышы белән яшәүнең ни икәнен алар үзләре генә белә. Надежда Анатольевна һәм Сергей Трофимович Барановлар, Елена Павловна һәм Олег Александрович Попыриннар, Альфира Артыковна һәм Денис Сергеевич Пакшинцевлар, Маргарита Николаевна һәм Владмимир Сергеевич Кузьминнар, Галина Ивановна һәм Алексей Александрович Санниковлар – шундыйлардан.

Математика укытучыбыз Лилия Доронина әтисе белән бергә 73 еллык педагоглык стажына ия.

174 еллык педагогик хезмәткә ия нәсел дәвамчысы Зәйтүнә Хәсән кызы Әхмәтова инде озак еллар балаларга биологиядән белем бирә. Зәйтүнә ханым 40 ел үз хезмәтенә тугры калып, яраткан эшеннән бүген дә тәм табып, сөенеп эшләп йөри. Күрсәткән хезмәте өчен ул күп тапкырлар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, ике тапкыр Россия мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2012, 2013 елларда «Иң яхшы укытучыбыз» бәйгесендә җиңүгә ирешә.

Рус теле һәм әдәбияты укытучы Альбина Газиз кызы Шәйхлисламова  династиясенең дә гомуми педагогик стажы – 327 ел.

Инглиз теле укытучысы Зөлфия Шәфкать кызы Гатина – иң озын юллы династиянең дәвамчысы. Заманында Актаныш районында әбисенең әтисе, мәгърифәтче Әхмәтхафиз Дәүләтьяров ачкан юл буыннар буена дәвам итеп килгән һәм бүгенге көндә әлеге нәселнең гомуми педагогик стажы 582 елга тулган. Үзе дә 40 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган.

Шундый тәҗрибәле укытучылар һәм яшь буын киңәшләшеп эшләгәндә, дус яшәгәндә генә алга куелган максатларга ирешелә, югары үрләр яулана. Мәктәбебезне тәмамлаганнан соң, мөгаллимлек һөнәрен үзләштереп кабат безгә эшкә кайткан укучыларыбыз да – коллективның бердәмлеген күрсәтүче ачык дәлил.  

Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күргәндә генә күңел сөенә. Ә укытучының хезмәт җимеше – ул укучылар уңышы. «10 нчы планета» күгендә дә якты йолдыз булып балкучы укучыларыбыз шактый. Ел саен оештырылучы 250 баланы үз эченә алган «10 нчы планета» мәктәп яны лагере хакында да бары мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин.

Район, республикада узучы күпсанлы бәйгеләрдә яуланган җиңүләрдән тыш, Россия күләмендә узучы чараларда да без беренчеләр рәтендә. «Йолдызлы эстафета» дип исемләнгән фәнни-гамәли һәм сәнгать проектлары бәйгесе финалчысы Евгений Романов (2013), «Җанлы классика» Бөтенроссия бәйгесе финалисты Алина Минсадырова (2014), «Әдәби Россия» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Станислава Ельченкова (2016) күпләр өчен үрнәк. Соңгы биш ел дәвамында татар теле, физика, информатика, математика буенча төбәкара фәнни универсиада җиңүче һәм призерлары да – безнең мәктәп укучылары. Татар теленнән Аяз Хәнәфин, Айгөл Каюмова, экологиядән Резедә Әхтәмова һәм Валерий Ланцов, Абдуррахман Габделхаков, технологиядән Евгений Романов һәм Евгений Тукмачев та – Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика этабы җиңүчеләре һәм призерлары – мәктәбебез горурлыгы. «Яшь программист» республика бәйгесендә җиңү яулаган, РФ Президенты премиясе лауреаты Денис Шелестов турында да мактау сүзләре бихисап. Мәктәбебездә спорт өлкәсенә дә зур игътибар бирелә. Екатерина Краснованың бадминтон буенча республика спартакиадасында җиңү яулавы, 2016 елда йөзү буенча республика спартакиадасында мәктәбебез командасының, Алабуга данын яклап, призер булуы да – әлеге хезмәт нәтиҗәсе.

Мәктәбебез – 4 нче мәхәлләнең тәрбия һәм мәдәният учагы да әле ул, чөнки безнең укучылар катнашыннан башка биредә бер генә чара да узмый, ә бу, үз чиратында, аларны  һәрьяклап үстеререгә булыша. Укучыны шәхес итеп тәрбияләү өчен бу – бик мөһим, мәктәптә педагоглар алдына куелган иң беренче таләпләрнең дә берсе нәкъ шул. Моның өчен бар шартлар да тудырылган. Укучыларыбыз үз осталыкларын «Форпост», «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары», «Яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы», «Волонтер», «Әйдаманнар мәктәбе» түгәрәкләрендә ача ала.Бу исемлекне тагын да дәвам иттерергә мөмкин булыр иде әле, чөнки аларның саны безнең мәктәптә 26га җитә. 2014–2015 уку елында мәктәбебез «Робототехника» буенча җиһазлар сатып алу өчен республика грантына лаек булды. Шул ук елдан бездә «Компьютерлы модельләштерү» түгәрәге дә эшли башлады.

Мәктәбебезнең икенче тапкыр республикакүләм «Дәресләрдән соң –мәктәп» грантына ия булуы – тәрбия өлкәсендәге эшләр нәтиҗәсенә ачык мисал.