«Унике ай» әкияте буенча кышкы күңел ачу кичәсе

№ 190

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен)

Гөлнара МИФТАХОВА,

Түбән Камадагы 64 балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларда әдәплелек, тыйнаклык, намуслылык, тырышлык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Уңай һәм тискәре геройларны аера белергә өйрәтү.

Кичә барышы

Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, килгән кунаклар! Сезнең игътибарыгызга үзебезнең кышкы күңел ачу кичәсен тәкъдим итәбез. Рәхим итеп карагыз!

1 нче күренеш

Алып баручы.

Ерак түгел бер  илдә

Яшәгән патша кызы.

Бик кире һәм үссүзле,

Тәкәббер булган үзе. (Профессор чыга, патша кызын эзли.)

Патша кызы.(Ширма артыннан.) Профессор, сез кайда?

Профессор.

Мин көтәм сезне, килегез,

Дәресебезне башлыйбыз! (Патша кызы чыга.)

Патша кызы. Тагын укырга, күңелсез бит ул уку. Укыйсым килми минем. (Аяк тибеп.) Бер генә бирем эшлим дә, җитәр бүгенгә!

Профессор. Яз җитте, үләннәр яшелләнде.

Патша кызы. Нинди яз, урамда буран, кыш. (Буран тавышы)

(Шигырьләр укыла, җыр башкарыла.)

Патша кызы. Ә миңа яз, җылы кирәк!

Профессор. Сез нәрсә? Бу мөмкин түгел!

Патша кызы. Миңа бүген үк чәчәкләр кирәк!

Профессор. Чәчәкләр апрельдә генә була.

Патша кызы.

Теләсә-нәрсә эшләгез.

Мин боерык бирәм:

Кем умырзая чәчәкләрен

Иртәгә иртән китерә? –

Бер кәрзин алтын бирәм. (Чыгып китәләр.)

Хәбәр итүче.

Игътибар! Игътибар!

Кем, иртәгә иртән чәчәкләр алып килә,

Кәрзиндә күпме чәчәк булса,

Шулкадәр алтын ала. (Үги ана белән кызы чыга.)

Үги ана. Бу кәрзингә алтын күп сыя.

Кызы. Кәрзинебез баааар, ә умырзаяны каян табарга? (Өстәл артында ашап утыра.)   

Үги ана. Каян булсын инде умырзая, урамда бит кыш. (Үги кыз кайта.)

Үги ана. Нәрсә җылындыңмы? Сиңа тагын бер җиргә барып килергә кирәк.

Үги кыз. Кайда?

Кыз. Урманга – умырзаяга.

Үги ана. (Кулына кәрзин тоттыра.) Бар, умырзаясыз кайтасың булма.

2 нче күренеш

Алып баручы. Үги кыз урманга чыгып китә. Озак кына буранда адашып йөри торгач, бер ут күрә.

Үги кыз. Хәерле кич! Учак янында җылынырга рөхсәт итмәссезме икән?

Декабрь. Хәерле кич! Әйдә уз, җылын.

Үги кыз. Ә сез кемнәр?

Гыйнвар.

Ел башы гыйнвар –

Кышның уртасы,

Җылырак киен.

Бик салкын ай ул.

Февраль.

Күзне ачырмый,

Котыра буран.

Яуган карлардан

Ап-актыр урам.

Март.

Җылыта башлый

Март әкрен генә,

Тәрәзәдән карый

Елмаеп кояш.

Апрель.

Карлар эри,

Гөрләвекләр шаулап ага,

Канатларын кага-кага

Кошлар кайта җылы яктан.

Май.

Шомырт, чия, алмагачлар

Чәчәк ата май аенда.

Нәни сары бәбкәләр дә

Йөри ямь-яшел болында.

Июнь.

Сандугач сайрый бакчада,

Матур итеп сузып-сузып.

Тупылның ак мамыклары

Тирә-якка оча тузып.

Июль.

Тау битендә җир җиләге

Кып-кызыл пешеп утыра.

Болындагы чәчәкләрдән

Хуш исе аңкып тора.

Август.

Нинди генә уңыш юк,

Август бит ул иң бай ай –

Басуларда өлгерде

Арыш, солы һәм бодай.

Сентябрь.

Беренче сентябрьдә

Без мәктәпкә барабыз.

Ул көн безнең илебездә

Белем көне – беләбез.

Октябрь.

Күкнең төбе тишелгәндәй

Яңгыр ява көннәр буе.

Барча үләннәр саргая,

Яфракларын агач коя.

Ноябрь.

Көз белән саубуллаша,

Күчмә кошларны озата.

Ак кышны каршы ала –

Бик җаваплы вазифа!

Декабрь.

Караңгы иртә төшә,

Көннән-көн көн кыскара.

Бер-бер артлы ай үткәч,

Ел менә үтеп бара.

Гыйнвар. Нарат күркәсенә килдеңме?

Сентябрь. Гөмбәгәдер, бәлки?

Үги кыз. Гөмбәгә дә түгел, чәчәккә.

Айлар (бергә).Чәчәккә?

Үги кыз. Үги әни умырзая алып кайтырга кушты.

Май. Димәк, бу – синең кунагың, туганым – апрель.

Үги кыз. Безнең патшабикәбез бер кәрзин умырзая китергән кешегә бер кәрзин алтын вәгъдә иткән.

Февраль. Хәлләрең авыр икән.

Үги кыз. Ярар, рәхмәт, китим инде.

Апрель. Ашыкма, тукта әле, кызыкай. Гыйнвар туганым, бир әле миңа бер генә сәгатькә үз урыныңны. Бу кыз бик таныш миңа, көне буена йөгерә-йөгерә эшли, хөрмәтем зур аңа.

Гыйнвар. Бирер идем дә, ләкин апрель февраль белән март айларын узып була алмый.

Март. Анысы, миннән калмас. Мин дә яхшы беләм аны!

Февраль. Ярар, мин дә үз урынымны бирәм.

Апрель.

Йөгерсен гөрләвекләр,

Җәелсен күлләвекләр.

Кар катламы астыннан

Умырзая чыга калкып. (“Умырзая биюе” башкарыла.)

Кыз. (Чәчәкләрне җыя.) Рәхмәт сезгә!

Гыйнвар. Ашыкма, безнең белән уйнап ал. (Уен уйныйлар. Үги кыз чыгып китә.)

3 нче күренеш

Хәбәр итүче. Игътибар! Игътибар! Барыгызны да патша сараена кышкы күңел ачуга чакырабыз! Рәхим итегез!

Патша кызы. Нинди бәйрәм? Умырзаяларны китермичә, күңел ачу булмый.

Хәбәр итүче. Китерделәр! Китерделәр! (Үги ана кызы белән керә.)

Профессор. Мин акылдан шашам бугай. Чәчәкләр? Кыш көне? (Аңын югалтып егыла.)

Патшабикә. Әйттем бит мин сезгә, китерегез чәчәкләрне тизрәк! Сез аларны кайдан алдыгыз?

Үги ана. Без … без кызым белән көне-төне урманда адашып йөрдек һәм кинәт чәчәкләр таптык.

Патша кызы. Алайса, күрсәтегез чәчәк үскән урынны.

Үги ана (башны аска иеп). Без түгел, без түгел, Үги кыз җыеп кайтты аларны.

Патшабикә. Кайда ул кыз? Чакырыгыз тизрәк! (Үги кыз килә.) Син җыйдыңмы умырзаяларны?

Үги кыз. Әйе, мин җыеп кайттым. Миңа дусларым бик нык ярдәм иттеләр.

Патшабикә. Тырыш булганың өчен, сиңа бер кәрзин алтын һәм тагын бүләкләр бирәм. Рәхим итеп ал.

Үги кыз. Бик зур рәхмәт сезгә.

Патшабикә (Үги ана белән кызына). Ә сез ялганыгыз өчен җәзага тартылачаксыз. Барыгыз. Ә хәзер, биеп алыйк!

Алып баручы. Балалар, хөрмәтле кунаклар! Күргәнегезчә, күркәм холык, тырышлык барыбер кайчан булса да үз бәясен ала. Ә ялганлау, ялкаулык яхшылыкка китерми. Без сезнең белән һәрвакыт яхшылыкка омтылыйк!