Укыту-тәрбия процессында укучыларда экологик культура формалаштыру

 

Гөлсинә ГАНИЕВА,

Казандагы 144 нче урта мәктәпнең  I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

«Чын кешелек сыйфатлары табигать белән бик нык бәйләнгән: чәчәкләргә сокланудан, кош-кортларны кызганудан башлана бу сыйфатлар»

(Ә.Еники)

Туган җирем! Синең саф сулы чишмәләрең, яшел бишек-урманнарың, биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар. Күктә кояш елмая, матур ак болытлар йөзә, агачлар, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый. Болар барысы да күңелгә якын, йөрәк түренә урнашкан…

Белүебезчә, табигать элек-электән кешенең остазы, дусты, туендыручысы булган. Ул аны ашаткан, эчерткән, яшәргә өйрәткән, аңарда күзәтүчәнлек, төрле күренешләрне аңларга омтылу, кызыксынучанлык кебек сыйфатлар тәрбияләгән.

XXI гасырга без экологик проблемалар белән кердек. Туган илебезнең матурлыгы, җаны булган табигатьне пычрату, кешеләрнең аңа карата ваемсызлыгы дәвам итә. Киләчәк буыннарның сәламәтлеге, аларның алдагы уңышлары турыдан-туры безнең нинди табигый мирас калдыруыбыздан тора. Бу нисбәттән, мәктәп, укытучылар тәрбиясе зур роль уйный.

Максатыбыз – планетабыз табигатен саклап калуда һәм үстерүдә булышлык итү, балаларны табигать гүзәллеген күрә, ишетә, аңа соклана белергә өйрәтү, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Укучыларда кечкенәдән үк табигатьне ярату, ихтирам итү хисләрен үстерү, экологик аңнарын формалаштыру максатында түбәндәге бурычларны куябыз:

– мәктәптә экологик эшне системага салу, ягъни дәресләрдә экологик белемнәрне куллану аша экология буенча эзләнү эшләрен башкару, укучыларның белемнәрен тормышта куллануларына ирешү;

– экологик юнәлештә башкарыла торган эшләргә әти-әниләрне киңрәк тарту;

– мониторинг алып бару.

Шушы бурычларны уңышлы хәл итү өчен «Табигать һәм без» дигән программа төзү уңышлы булыр иде. Укучылар туган як табигате турында системалы белем һәм күнекмәләр ала, тирә-якны яшелләндерүдә, экологик проблемага үз мөнәсәбәтләрен иркен рәвештә белдерергә өйрәнә. Башта дәресләрдә, түгәрәкләрдә теоретик материал өйрәнелә, ул системага салына, ныгытыла, укучылар тарафыннан практикада кулланыла, тикшеренү эшләре үткәрелә, гамәли чаралар оештырыла. Укучылар, газета-журнал язмаларыннан, телевидение тапшыруларыннан алынган мәгълүматларны кулланып, слайд-шоу, фотокүргәзмәләр өчен материаллар әзерлиләр. Бу эш нигездә укучыларда төрле чыганаклар белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә, алар анализларга, нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Белемнәрне йомгаклау уен, викторина, конкурслар рәвешендә үтә, бу этап табигатьне танып белүдә, туган як табигатенең проблемаларын аңлауда мөһим урын били.

XXI гасыр балаларына экологик аңны, табигатькә сакчыл карашны ничек тәрбияләргә соң?

Алдарак телгә алынган бурычларга бәйле рәвештә, табигатьне саклау өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә китерә торган заманча проектлар системасын төзү, укучыларның экологик белемнәрен үстерүгә шартлар тудыру, методик һәм дидактик материаллар эшләү көн үзәгендә булырга тиеш.

Балаларга экологик тәрбия дәресләрендә, кичәләр һәм төрле гамәли чаралар аша тормышка ашырыла. Табигать күренешләре (таң ату, кояш баю, салават күпере, яңгыр яву), ел фасыллары, бөҗәк, кош, җәнлекләр турында экологик-әхлакый эчтәлекле бик күп табышмак, әйтем, сынамыш, бәйрәм-йолаларны уңышлы кулланып та уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Мәсәлән, “Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс”, “Яралы кошка ярдәм итәләр” һ.б. Халкыбыз нинди зирәк фикерләр әйткән!

Ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары да күп. Мәсәлән: “Сөмбелә”, “Каз өмәсе”, “Нардуган”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы” һә.б. Мондый йола-бәйрәмнәр белән танышу ерак бабаларыбызның табигать белән бербөтен булып яшәгәнен күзалларга ярдәм итә

Әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Халык әкиятләре шулай ук зур әһәмияткә ия.  Балалар язучысы Абдулла Алишның иҗаты да игътибарга лаек. Аның “Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил” һ.б. әкиятләрендә бөҗәк-җәнлекләрнең бөтен гадәтләре, яшәү рәвешәре чагыла. Әкиятләр аша бала яхшылык һәм явызлыкны аерырга, табигатьне аңларга өйрәнә.

Җирнең матурлыгын, һаваның сафлыгын саклау мәсьәләләре бөек  шагыйребез Г.Тукайны да борчыган. Ул бу турыда уйланган, шул хакта күп кенә әсәрләр иҗат иткән.

Әй, кояш, нурлы ачылган бакчаларның гөлләре;

Яктылык! Рәхәт! Бәхет! Сайрый ходай былбыллары!

(“Кич һәм бүген”)

Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: табигатьне саклау – үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Яшәү мәгънәсе ул – табигать белән бергә булуда, үзебездән соң лаеклы алмаш – табигатьнең ышанычлы ярдәмчеләрен тәрбияләп калдыруда.

Елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне кара болытлар капламасын, үләннәр гел яшел булсын! Табигатьне саклыйк, кадерен белик!